Илһам Кашапов

Илһам Миннехан улы Кашапов (рус. Ильхам Миннеханович Кашапов; 13 апрель 1972, Ленино-Кокушкино, Татарстан АССР) — Россия дәүләт эшлеклесе. 2018 елның гыйнварыннан 2025 елның гыйнварына кадәр — Питрәч муниципаль районы башлыгы. 2025 елның гыйнварыннан — Татарстан Республикасының Беларусь Республикасындагы вәкиллеген җитәкли. Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты (2011).

Тәрҗемәи хәле

Илһам Кашапов 1972 елның 13 апрелендә Татарстан АССРның Питрәч районы Апакай авылында туа[1]. 1994 елда академик К. И. Скрябин исемендәге Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы Мәскәү ветеринария академиясен тәмамлый. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, «Питрәч кошчылык фабрикасы» ААҖнең зоолаборатория мөдире (1994), үсемлекчелек бүлеге идарәчесе (1994—1995), азык цехы башлыгы (1995—1997) булып эшли.

1997—1998 елларда Питрәч районы Апакай авылының 93 нче номерлы һөнәри лицеенда җитештерү буенча белем бирү мастеры. 1998 елдан, 11 ел дәвамында «„Казанская“ кошчылык фабрикасы» ААҖдә эшли: технологик процесслар буенча директор (1998—2003), генераль директорының беренче урынбасары (2004—2005), башкарма директорының беренче урынбасары (2005—2006), җитештерү буенча генераль директорының урынбасары (2006—2008). 2008 елдан «„Ак Барс“ Питрәч кошчылык фабрикасы» ҖЧҖнең генераль директоры, 2016 елның сентябреннән фабриканың Яшел Үзән җитештерү мәйданчыгы директоры.

2018 елның 17 гыйнварында Илһам Кашапов Татарстан Республикасының Питрәч районы башлыгы итеп сайлана[2]. 2025 елның гыйнварында Питрәч районы Советына үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында гариза тапшыра. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән Татарстан Республикасының Беларусь Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле итеп билгеләнә[3].

Өйләнгән, ике баласы бар.

Сылтамалар