Туфан Миңнуллин урамы (Казан)
Туфан Миңнуллин урамы (рус. улица Туфана Миннуллина) — Казанның Вахит районында урнашкан урам. Драматург һәм язучы Туфан Миңнуллин (1935-2012) исемен йөртә.
Географиясе
Тихомирнов урамыннан башланып, Һади Такташ урамы белән киселештә тәмамлана.
Тарих
Урам 2012 елның 24 октябрендә Луковский (1929 елның 6 маена кадәр Күпер урамы), Минзәлә (1920-елларның икенче яртысында кадәр Берьяклы Аргы Архангел урамы) һәм Аргы Һади Такташ урамнарын берләштерү юлы белән барлыкка килгән.[2]
Игътибарга лаек объектлар
- 14 нче «в» – «Туган авылым» мәчете.
- 21 нче йорт – Изге Рух иңү чиркәве.
Шәхесләр
- Станислав Ерёмин
- 8а йорт — Әлфия Авзалова