Старовойт Роман Владимирович
- РУВИКИ проектының татар бүлегендә шундый фамилия белән башка кешеләр турында мәкаләләр бар: Старовойт.
Роман Владимирович Старовойт (20 гыйнвар 1972, Курск — 7 июль 2025, Одинцово, Мәскәү өлкәсе) — Россия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. Россия Федерациясе транспорт министры (14 май 2024 — 7 июль 2025)[1]. 2019 елның 16 сентябреннән 2024 елның 12 маена кадәр (2018 елның 11 октябреннән 2019 елның 16 сенятбренә кадәр вазифаны вакытлыча башкаручы) Курск өлкәсе губернаторы. 2020 елның 12 ноябреннән «Бердәм Россия» партиясенең Курск төбәк бүлеге сәркатибе.
2025 елның 7 июлендә Раздоры авылы янындагы Малевич паркында үз-үзен үтерә[2][3].
Тәрҗемәи хәле
Роман Старовойт 1972 елның 20 гыйнварында Курск шәһәрендә туа. Әтисе — Владимир Александрович Старовойт Курск атом электростанциясендә эшли[4][5]. 1974 елда әтисен Ленинград өлкәсенең Сосновый Бор шәһәрендә урнашкан Ленинград атом электр станциясенә күчерәләр[6], Романның балачагы шушы шәһәрдә уза.
Белем
1995 елда «Импульслы җылылык машиналары» белгечлеге буенча Д. Ф. Устинов исемендәге Балтыйк дәүләт техник университетын тәмамлый[7].
2008 елда «Дәүләт органнары һәм муниципаль органнар белән идарә итү» белгечлеге буенча Төньяк-Көнбатыш дәүләт хезмәте академиясен тәмамлый[8].
2012 елда Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү университетында «Инновацион методика подготовки спортсменов в зимнем полиатлоне» темасына педагогика фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый[9].
2019 елда Россия Федерациясе Президенты карамагындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе Дәүләт идарәсе югары мәктәбендә (ВШГУ) идарә итү кадрлары резервын үстерү программасы буенча укый.
Хезмәт
Эшмәкәрлек
1995 елда «Төбәк инвестиция агентлыгы» акционерлык җәмгыятенең башкарма директоры. 1995—2001 елларда «Промышленный» дәүләтнеке булмаган пенсия фонды активлары белән идарә итү ширкәтенең генераль директоры. 2002—2005 елларда «Стройинвест» төзелеш ширкәтенең хуҗасы һәм генераль директоры[10].
Россия министрлыкларында һәм ведомстволарында
2005—2007 елларда Санкт-Петербург Хөкүмәтенең инвестицияләр һәм стратегик проектлар комитетының инвесторлар белән эшләү бүлеге башлыгы, 2007—2010 елларда комитет рәисенең беренче урынбасары[6]. 2010—2012 елларда[11] Россия Федерациясе Хөкүмәте Аппаратының сәнәгать һәм инфраструктура департаменты директоры урынбасары.
2012 елның 22 ноябреннән Федераль юл агентлыгы (Росавтодор) җитәкчесе, 2018 елның 1 октябреннән Россия Федерациясе транспорт министры урынбасары[10].
Курск өлкәсе башлыгы
2018 елның 11 октябрендә, Александр Михайлов отставкага киткәннән соң, Роман Старовойт Курск өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнә[12].
2019 елның 4 апрелендә Старовойт шушы елның 8 сентябренә планлаштырылган Курск өлкәсе губернаторы сайлауларында партиядән кандидат сайлау буенча «Бердәм Россия» праймеризында катнашу өчен документлар тапшыра[13]. "Бердәм Россия"нең Курск төбәк бүлегендә яшерен тавыш бирү барышында 257 делегатның 229 сы Роман Старовойт өчен тавыш бирә. Июнь аенда «Бердәм Россия» аны губернаторлыкка кандидат итеп тәкъдим итә[14].
2019 елның августында Россия Президенты Владимир Путин губернатор белән очраша һәм аның милли проектларны гамәлгә ашыруның барышы, төбәкнең инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыру, дәүләт-шәхси партнерлык принциплары нигезендә автомобиль юллары салуны, сырхауханәләр, шулай ук мәктәпләр һәм балалар бакчаларын төзүне арттыру турында докладын кабул итә[15].
2019 елның 8 сентябрендә узган сайлауларда Роман Старовойт 81,07 % тавыш җыя һәм 5 елга Курск өлкәсе губернаторы итеп сайлана. Аның вәкаләтләре 2024 елда тәмамлана[16].
2020 елның 9 ноябреннән «Бердәм Россия» партиясенә керә[17].
2020 елның 21 декабреннән Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы[18].
Россия Федерациясе Хөкүмәтендә
2024 елның 12 маенда Михаил Мишустин Россия Федерациясе транспорт министры вазифасына Роман Старовойтны тәкъдим итә[19]. 14 майда Дәүләт Думасы аны вазифага раслый[20], шул ук көндә Росссия Президенты вазифага билгеләү турында указ имзалый[21].
Укыту эшендә
Губернатор вазифасы белән бергә Роман Старовойт Көньяк-көнбатыш дәүләт университетының икътисади куркынычсызлык һәм салым салу кафедрасы доценты сыйфатында лекцияләр укый[22].
Старовойт 2025 елның 7 июлендә Россия Президенты Указы нигезендә Россия Федерациясе Транспорт министры вазифасыннан азат ителә[23].
Вафат булуы
Роман Старовойт 2025 елның 7 июлендә, отставкадан соң берничә сәгать узгач, Раздоры авылыннан ерак түгел Малевич паркында үз-үзен үтерә. Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, Старовойтның элеккеге урынбасары Алексей Смирнов аңа каршы күрсәтмәләр бирә[24]. Апрель аенда Смирнов, Украина белән чиктә оборона корылмалары төзү өчен билгеләнгән акчаларны урлауда гаепләнеп, кулга алына[25].
Россия Федерациясе Транспорт министрлыгы Роман Старовойтның үлеме уңаеннан кайгы уртаклашуын белдерә[26]. Президент эшләре идарәсенең 1 нче Үзәк клиник хастаханәсе матәм залында узган хушлашу мәрасименә федераль хөкүмәтнең берничә министры килә[27], президент Владимир Путин венок җибәрә[28]. 2025 елның 11 июлендә ул Смоленск зиратында җирләнә[29]. Һәлак булучының әтисе һәм ир туганы Санкт-Петербургта яши[30][31].
Класс чины
- Россия Федерациясенең 1 нче класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе.
Казанышлары
- «Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә» медале (2003);
- Почёт ордены (2014);
- II дәрәҗә «Югары дәрәжәдәге хезмәте һәм аерылып торуы өчен» медале (2015);
- «Россиянең агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше өчен» алтын медале (2015);
- Александр Невский ордены (2017);
- I дәрәҗә «Югары дәрәжәдәге хезмәте һәм аерылып торуы өчен» медале (2018);
- Дуслык ордены (2020)[32];
- Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы;
- «Кырымның транспорт системасын үстерүдәге казанышлар өчен» медале;
- «Коткару хакына бердәмлек өчен» медале;
- «Росгвардиягә ярдәм иткән өчен» медале;
- «Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен» медале;
- «Генерал-лейтенант Ковалев» медале;
- «Россия Федерациясе оборонасын ныгытуга керткән өлеше өчен» медале;
- «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медале;
- Бүләк итеп бирелгән корал — Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгыннан, 9 мм Макаров пистолеты (18 октябрь 2023)[33].
Шәхси тормышы
Хатыны белән аерылышкан. Ике кызы бар.
Кызыксынулар
Халыкара санкцияләр
Искәрмәләр
- ↑ Путин уволил Старовойта с поста главы Минтранса (07.07.2025). 7 июль 2025 тикшерелде.
- ↑ Тело Старовойта увезли с места самоубийства (2025-07-07). 7 июль 2025 тикшерелде.
- ↑ «Известия» показали кадры с места обнаружения тела Старовойта (2025-07-07). 7 июль 2025 тикшерелде.
- ↑ Старовойт Роман биография, личная жизнь, образование, политика. biograf24.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 май 2019. Архивировано 11 май 2019 года.
- ↑ Роману Старовойту на Курской атомной станции подарили трудовое дело его отца (рус.). Рамблер/новости. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 май 2019. Архивировано 11 май 2019 года.
- ↑ 1 2 Старовойт, Роман Владимирович Архивная копия от 1 ноябрь 2018 на Wayback Machine // ТАСС
- ↑ Биография Романа Старовойта Архивная копия от 1 ноябрь 2018 на Wayback Machine // РИА Новости
- ↑ Роман Старовойт: «Железный человек» для Курской области [рус.] (2018-10-16). 29 октябрь 2018 тикшерелде.
- ↑ Роман Владимирович Старовойт. {{{заглавие}}} (ru-RU). — 2012. Архивировано 2 март 2022 года.
- ↑ 1 2 Старовойт Роман Владимирович Архивная копия от 28 октябрь 2018 на Wayback Machine // Коммерсантъ
- ↑ Путин уволил Старовойта с поста главы Минтранса (07.07.2025). 7 июль 2025 тикшерелде.
- ↑ Роман Старовойт назначен временно исполняющим обязанности Губернатора Курской области (рус.). Президент России. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2018. Архивировано 16 декабрь 2018 года.
- ↑ Глава Курской области Роман Старовойт заявил о готовности сотрудничать со всеми партиями. 15.04.2019 ТАСС. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2021. Архивировано 1 август 2021 года.
- ↑ «Единая Россия» выдвинула Старовойта в губернаторы Курской области. 13.06.2019 Коммерсантъ. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2021. Архивировано 14 июнь 2019 года.
- ↑ РБК-Черноземье, 29 августа 2019. Президент РФ Владимир Путин встретился с Романом Старовойтом
- ↑ Старовойт победил на выборах губернатора Курской области с 81,07% голосов (рус.). www.kommersant.ru (9 сентябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2019. Архивировано 21 сентябрь 2019 года.
- ↑ Губернатор Курской области Роман Старовойт вступил в «Единую Россию». 9 ноября 2020. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 гыйнвар 2021. Архивировано 15 гыйнвар 2021 года.
- ↑ Распоряжение Президента Российской Федерации от 21.12.2020 № 310-рп ∙ Официальное опубликование правовых актов ∙ Официальный интернет-портал правовой информации. publication.pravo.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 декабрь 2020. Архивировано 10 гыйнвар 2021 года.
- ↑ Мишустин предложил новый состав правительства. РИА Новости (12 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2024.
- ↑ Госдума утвердила Старовойта министром транспорта России. РИА Новости (14 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2024.
- ↑ Президент подписал указы о назначении членов Правительства Российской Федерации и директоров служб. kremlin.ru (14 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2024.
- ↑ Источник. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 июнь 2021. Архивировано 24 июнь 2021 года.
- ↑ Путин уволил Старовойта с поста главы Минтранса (07.07.2025). 7 июль 2025 тикшерелде.
- ↑ В Подмосковье найден мертвым бывший министр Роман Старовойт (2025-07-07). 7 июль 2025 тикшерелде.
- ↑ Уволенный экс-министр транспорта Роман Старовойт совершил самоубийство (2025-07-07). 7 июль 2025 тикшерелде.
- ↑ Минтранс выразил соболезнования из-за смерти Старовойта (2025-07-07). 7 июль 2025 тикшерелде.
- ↑ В Москве прошла церемония прощания с экс-министром транспорта Романом Старовойтом | Эксперт (рус.). Эксперт. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
- ↑ В ЦКБ прошла церемония прощания со Старовойтом (2025-07-10). 23 сентябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Старовойта похоронили на Смоленском кладбище (2025-07-11). 23 сентябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ ТАСС: Старовойта похоронят в Петербурге 11 июля (2025-07-09). 23 сентябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Стало известно возможное место похорон экс-министра Старовойта (2025-07-08). 23 сентябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Роман Старовойт удостоен Ордена Дружбы (рус.). adm.rkursk.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 август 2020.
- ↑ Курского губернатора Романа Старовойта наградили оружием // «Комсомольская правда» от 18 октября 2023
- ↑ Роман Старовойт: «Железный человек» для Курской области (ru-RU) (2018-10-16). 26 октябрь 2018 тикшерелде.
- ↑ Роман Старовойт - о себе: биография врио губернатора Курской области. gtrkkursk.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 май 2019. Архивировано 11 май 2019 года.
- ↑ Губернатор Курской области Роман Старовойт попал в санкционный список Великобритании
- ↑ Канада вводит санкции против 62 физлиц и одной структуры в связи с ситуацией на Украине
- ↑ Russia-related Designations and Designations Updates.