Түбән Кама татар дәүләт драма театры
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры (рус. Нижнекамский государственный татарский драматический театр имени Туфана Миннуллина) — һөнәри театр учреждениесе. 1989 елда Түбән Кама шәһәрендә ачыла.
Тарих
Театр 1989 елда «Түбәнкаманефтехим» җитештерү берләшмәсе карамагындагы яшьләр эксперименталь татар театр-студиясе буларак оештырыла[1]. Сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссер — Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, М. Н. Сәлимҗанов һәм Д. Сираҗиев исемендәге премияләр лауреаты Галиев Рөстәм Вәлиәхмәт улы, «Нефтехим» ААҖ генераль директоры Сәхапов Гаяз Җамик улы һәм Халык иҗаты йорты директоры, Татарстан Республикасының атказанган артисты Анатолий Степанович Богатырев да театр студиясен оештыруга һәм үстерүгә мөһим өлеш кертәләр[2].
1994 елда театр шәһәр мәдәният идарәсе карамагына күчә, Татар яшьләре театры итеп үзгәртелә[3]. 1997 елда Түбән Кама татар драма театры статусы ала. 2007 елда театрга дәүләт театры статусы бирелә[4].
2012 елда театрга Туфан Миңнуллин исеме бирелә[2].
Театр репертуарында 90 нан күбрәк спектакль бар, алар арасында татар һәм рус классиклары һәм хәзерге заман авторлары әсәрләре буенча куелган спектакльләр: Мостай Кәримнең «Кыз урлау» һәм «Ай тотылган төндә», Һади Такташның «Җир уллары» трагедиясе, Гаяз Исхакыйның «Өч хатын белән тормыш», Туфан Миңнуллинның «Нәзер»[5], шулай ук Александр Островскийның «Бесприданница» һәм Борис Васильевның «А зори здесь тихие…» һәм башкалар[4].
Тәүге сезон Туфан Миңнуллинның «Ак тәүбә, кара тәүбә» пьесасы нигезендә иҗат ителгән «Кызлар кызык иттеләр» музыкаль комедиясе белән ачыла. Әлеге куелышның режиссеры — Рөстәм Галиев, композитор — Мохтар Минһаҗев, рәссам — Рафаэль Шакиров[2].
Театр Татарстан Республикасының шәһәр һәм авыллары, Россиянең төрле шәһәрләре һәм Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләре буйлап гастрольләрдә йөри, алар арасында Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Уфа, Түбән Новгород, шулай ук Төркия, Казакъстан һәм Кыргызстан[6][4].
Труппа
Театрның беренче составына Олег Фазылҗанов, Гөлгенә Зәйнуллина, Гөлнура Галиева, Илдус Әхмәтҗанов, Фәрил Вафиев, Илдар Закиров, Илшат Мостафин, Рәзил Сибгатуллин һәм Гөлчәчәк Габдрахманова кебек югары профессиональлеккә һәм иҗади сәләткә ия булган талантлы артистлар керә.
2025 ел мәгълүматлары буенча, театрда Татарстан Республикасының атказанган артистлары: Гөлназ Фәхразиева, Фариль Вафиев, Рәис Галиев, Дилә Карпова, Физалия Гыйниятуллина, Альберт Ибраһимов, шулай ук артистлар: Альбина Әгъләмова, Раушан Асатов, Эльвира Асатова, Сәрия Әхсәнова, Ләйсән Әхмәтҗанова, Гөлнура Галиева, Рафил Зәйнуллин, Юрий Павлов, Тамчыгөл Сәләхова, Таңсылу Сибгатуллина, Динар Терентьев, Гүзәлия Терентьева, Сабира Усманова, Алмаз Хөсәенов, Нурсанә Хөсәеноваа, Люзия Чупашева, Гүзәл Шәмәрданова эшлиләр.
Театрның директоры һәм сәнгать җитәкчесе — Галиев Рөстәм Вәлиәхмәт улы. 2024 елның сентябреннән Әхмәтова Лилия Фәрит кызы театрның баш режиссеры булып эшли. Баш рәссам — Булат Нәсыйхов.
Төзекләндерү
2019 елда, Театр елы кысаларында, Түбән Камада Кайманов урамындагы 9 нчы йорт адресы буенча урнашкан бинада капиталь төзекләндерү эшләре башкарыла. 250 кеше сыйдырылышлы яңа зал республика программасы кысаларында бүлеп бирелгән акчага төзелә, бинаның эче тулысынча үзгәртелә. Театр бинасын үзгәртеп кору март аеннан декабрьгә кадәр дәвам итә. Әлеге вакыт эчендә яңа тамаша залы, декорация склады, рәссамнар өчен остаханә төзелә. Бина эчен бизәү эшләре башкарыла. Тышкы ягы, керү юлы, театрның эче тулысынча үзгәрә[7]. Элек төп зал буларак кулланылган кече зал «Бишегем» татар балалар театрына тапшырыла, әлеге студиядә 40 бала шөгыльләнә.
2019 елның 29 декабрендә яңартылган бинаны ачу һәм Түбән Кама татар дәүләт драма театрының 30 еллыгы тантанасында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирадә Әюпова, Түбән Кама мэры Айдар Метшин катнаша[8].
Искәрмәләр
- ↑ Д. А. Гимранова. Нижнекамский татарский драматический театр (рус.). Tatarica. tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 июль 2025.
- ↑ 1 2 3 История театра (рус.). Нижнекамский государственный татарский драматический театр имени Туфана Миннуллина. /n-theatre.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 июль 2025.
- ↑ Нижнекамский государственный татарский драматический театр им. Т.А.Миннуллина в г. Нижнекамск, Республика Татарстан (рус.). Министерство культуры Российской Федерации. culture.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 июль 2025.
- ↑ 1 2 3 Нижнекамский татарский драматический театр им. Т.А. Миннуллина (рус.). «Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект. www.culture.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 июль 2025.
- ↑ ГАУК РТ «Нижнекамский государственный татарский драматический театр им. Т.А. Миннуллина». Спектакль «Обет» (рус.). «Культура.РФ». www.culture.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 июль 2025.
- ↑ Галиев Рустям Валиахметович (рус.). Нижнекамский государственный татарский драматический театр имени Туфана Миннуллина. n-theatre.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 июль 2025.
- ↑ Бүген Түбән Камада татар драма театрының төзекләндерелгән бинасы ачыла. 2020 елның 2 гыйнвар көнендә архивланган. Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты, 27.12.2019
- ↑ Төзекләндерүдән соң, Түбән Камада татар драма театры бинасы ачылды. 2020 елның 2 гыйнвар көнендә архивланган. Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты