Абхазия
Абхазия (абх. Аҧсны [апсны́], рус. Абхазия, гөрҗ. აფხაზეთი, [апхазе́ти]) — Көньяк Кавказның көнбатышында, Кара диңгезнең көньяк-көнчыгышында урнашкан регион, Абхазия Җөмһүрияте исеме астында билгеле өлешчә танылган дәүләт.
Гөрҗистан Конституциясе буенча, Гөрҗистанның бер өлеше, чынлыкта Гөрҗистан Абхазия территориясен контроль астында тотмый.
Абхазия үз почта маркаларын чыгара.
Тарихи өлкәләре
7 тарихи өлкәдән тора (дәүләт байрагындагы җиде йолдыз 7 өлкәне тасвирлый) – Садзын (Джигетия), Бзыпын, Гума, Абжуа, Самырзакан, Дал-Цабал, Псху-Аибга.
География
- Төп мәкалә: Абхазия географиясе
Урнашуы
Псоу һәм Ингур елгалары арасында урнашкан. Кара диңгез яр сызыгы озынлыгы 210 км.
Елгалары
Елгалар Кара диңгез бассейнына карый. Алар: Кодор, Бзыбь, Кяласур, Гумиста. Елганың туенуы яңгырлардан һәм кар суыннан. Тауларда искиткеч матур Рица һәм Амткел күлләре урнашкан.
Тарлавыклары
Халкы
Дин
1997 елда диннәр турындагы сораштыруда катнашучыларның 55 % ы үзләрен христианнар, 17 % ы мөселман дип атаган, 14,6 % ы дингә ышанмый. 2003 елда сораштырылучыларның 60 % ы үзләрен христианнарга, 16 % ы — мөселманнарга, 8 % ы — атеистларга, 5 % ы — мәҗүсилек диненә, 3 % ы — абхаз диненә, 1 % ы — Йәһвә шаһитларына, яһүдиләргә һ. б. кертеп караган.
- Православие
- Абхазия православ чиркәве ― Абхазиядә статусы җайга салынмаган автоном православие чиркәве (де-юре Грузия православ чиркәве юрисдикциясендә, де-факто Абхазия православ чиркәве клириклары РПЧ Майкоп епархиясенә карый)
- кануни булмаган Изге Абхазия митрополиясе (Анакопия епархиясе) (Яңа Афон)
- Ислам
- Төп мәкалә: Абхазиядә ислам
2009 елда Абхазия мөселманнары беренче тапкыр Согуд Гарәбстаны короленнән Мәккәгә хаҗ кылырга чакыру алган. Абхаз-мөселманнарның ризыкта һәм эчүдә бернинди чикләүләре дә юк: алар башка мөселманнар өчен харам булган аракы, шәраб, дуңгыз ите куллана. Ир балаларны сөннәткә утырту абхаз мөселман ирләре тарафыннан ниндидер әдәпсез гамәл һәм оятлы эш буларак кабул ителә[9].
Күренекле шәхесләр
- Фазыл Искәндәр, язучы.
Шулай ук карарга мөмкин
Искәрмәләр
- ↑ Принятие новой конституции республики. Также 12 декабря 1999 года был принят Акт о независимости. 30 сентября отмечается день независимости Республики Абхазия, в честь завершения войны в Абхазии в 1993 году
- ↑ Абхазия Җөмһүрияте Конституциясе 2010 елның 26 июнь көнендә архивланган. — 4 маддә
- ↑ Атлас мира. Государства и территории мира. Справочные сведения. — Роскартография, 2010. — С. 14. — ISBN 978-5-85120-295
- ↑ Объявлены окончательные итоги президентских выборов в Абхазии. РИА Новости, 24.03.2020 [рус.]
- ↑ В Абхазии обнародовали итоги переписи. lenta.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 декабрь 2011. Архивировано 17 август 2012 года.
- ↑ Закон Республики Абхазия «О Национальном банке Республики Абхазия» (статья 28) (PDF), archived from the original (PDF) on 2013-10-14, retrieved 2013-11-16
- ↑ «Абхазия получила российские телефонные коды» — Лента.ру (28.09.2009)
- ↑ Абхазия перешла на российские телефонные коды
- ↑ Александр Крылов. ЕДИНАЯ ВЕРА АБХАЗСКИХ "ХРИСТИАН" И "МУСУЛЬМАН". Особенности религиозного сознания в современной Абхазии. Портал-Credo.Ru, 17.03.2004 [рус.]