Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе — 1937 елда Татарстан Республикасының музыкаль мәдәниятен үстерү һәм пропагандалау максатыннан оештырылган филармония. Милли музыка мәдәниятенә керткән зур өлеше өчен Татар дәүләт филармониясенә 1946 елда Габдулла Тукай исеме бирелә.
Тарих
Беренче еллар
Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе 1937 елның 21 августында Татарстан АССРның Халык Комиссарлары Советы карары белән оештырыла. Филармония тарихы — ул Казанның сәнгать тарихы. Үзенең барлык яшәү дәверендә Татар дәүләт филармониясе татар музыка иҗатын һәм башкару осталыгын башкала тамашачысына зур осталык белән җиткереп килә. Үзенең аякка басу чорында ул республиканың барлык иҗат көчләрен — җырчыларын, биючеләрен, музыкантларын бер үзәккә туплап, аларның мөмкинлекләрен тагын да үстерү һәм музыка сәнгатен пропагандалауны максат итеп куя.
Монда барлыкка килгән иң беренче музыкаль коллективта — симфоник оркестрда — 35 музыкант була. Баш дирижёр итеп М. Э. Шеппер билгеләнә, соңрак аны И.В.Әүхәдиев алмаштыра. 1938 елның 11 гыйнварыннан коллектив Татар дәүләт симфоник оркестры дип атала башлый. Ә 1939 ел азагында оркестр яңа ачылган Татар дәүләт опера һәм балет театрына күчерелә. Александр Ключарёв тырышлыгы белән монда яңа коллектив — татар халык инструментлары оркестры оеша. Әмма ул 1941 елда таркатыла. 1937 елның 11 сентябрендә филармония каршында татар фольклоры кабинеты ачыла. Аны башта С. Ш. Таһиров, шул ук елның 10 октябреннән А. С. Ключарёв җитәкли. Шул ук 1937 елны хөкүмәт карары нигезендә филармониядә хор студиясе — И. В. Грекулов җитәкчелегендәге Дәүләт хор капелласы барлыкка килә. Ярты ел үткәч, ул ТАССРның җыр һәм бию ансамбле итеп үзгәртелә. Сәнгать җитәкчесе һәм хормейстеры З.С.Әхмәтова ансамбльне 22 ел җитәкли. 1991 елдан башлап Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле мөстәкыйль эшли башлый.
1937 елда А. В. Казанский җитәкчелегендә эстрада-концерт бүлеге төзелә.
Башта филармония Киров (хәзер — Мәскәү) урамына урнашкан, анда җыр һәм бию ансамбле репетицияләр үткәрә алган. Тик ул вакытта филармониянең үз концерт залы булмаган. Күпмедер вакыт филармония Бутлеров урамындагы Галимнәр йортында да, Островский урамындагы йортта да яшәп алган.
Иң беренче сәнгать җитәкчесе А. М. Райский булган.
1940 елны филармония музыка-пропаганда эшчәнлеген ныклап җәелдереп җибәрә. Җыр һәм бию ансамбле беренче тапкыр ил буйлап озак вакытлы гастрольгә чыгып китә. 160 көн эчендә Ерак Көнчыгышта һәм Себердә 100дән артык концерт бирелә.
Сугыш еллары
1941 елда республиканың бөтен мәдәни тормышы бары тик бер вакыйгага — ТАССРның Мәскәүдә көзен үтәчәк әдәбият һәм сәнгать декадасына юнәлдерелгән була. Бөек Ватан сугышы башлану бу планнарны җимерә. Филармониянең күп артистлары сугышка алына.
Бөек Ватан сугышы чорында, Казанның башка мәдәни үзәкләре шикелле үк, Татар дәүләт филармониясе дә үзенең бөтен эшчәнлеген хәрби тормыш ритмына күчерә: зур коллективларның эшчәнлеге туктатыла, артистларның күбесе Ватанны саклаучылар сафына баса.
Сугыш елларында татар дәүләт филармониясе республика территориясендәге госпитальләрдә, хәрби частьларда 1700 шефлык концерты куя. Ә 60 артист, 17 бригадага бүленеп, төрле фронтларда концерт программалары белән чыгыш ясый.
Сугыш бетүгә үк филармония гастрольләргә чыгып китә. Татар артистлары беренче тапкыр Мәскәүнең дәрәҗәле концерт залларында чыгыш ясый.
Җыр һәм бию ансамбле гастроль белән бөтен Урта Азияне һәм Казакъстанны йөреп чыга.
Сугыштан соңгы чор
1945 елда Филармониядә әдәби- музыкаль лекторие оештырыла.
1946 елны В. Апресов, А. Броун, Н. Брауд фортепиано триосы оештыралар. Шул ук елны Печников җитәкчелегендә кыллы квартет та оеша.
Милли музыка мәдәниятенә керткән бик зур өлеше өчен һәм Габдулла Тукайның тууына 60 ел тулу уңаеннан 1946 елны Татар дәүләт филармониясенә халкыбызның бөек шагыйре исеме бирелә.
1950-елларда эстрада-концерт бүлеге ике мөстәкыйль юнәлешкә: әдәби-музыкаль лекторий һәм эстрадага аерыла.
Узган гасырның илленче еллары уртасында Олег Лундстрём җитәкчелегендә эстрада-джаз оркестры оеша. 1955 елда ул Казанда дистәләгән концертлар бирә. Озак та үтми, РСФСРның мәдәният министрлыгы карары белән оркестр Мәскәүгә күчерелә.
Филармониядә бик күп билгеле, бөек музыкантлар эшләгән: Зөләйха Әхмәтова, Җәлал Садриҗиһанов, Александр Ключарев, Җәүдәт Фәйзи, Рәисә Волкова, Алмаз Монасыйпов, Мәхмүт Нигъмәтҗанов, Илгиз Мәҗитов.
Бина тарихы
1955 елда С. Киров исемендәге синтетик каучук заводының Мәдәният сарае буларак төзелә. Архитекторлары - РСФСРның атказанган архитекторы Павел Алексеевич Саначин һәм Георгий Иванович Солдатов. Архитектурасы — барокко, классицизм, совет чоры йогынтысында бераз үзгәреш алган арт-деко элементларын берләштергән совет ампиры, икенче төрле атаганда — неоклассицизм стиле.
С. Киров исемендәге синтетик каучук заводының мәдәният сарае 1959 елның 10 декабрендә эксплуатациягә бирелә. Биредә төрле тематик очрашулар, ял итү кичәләре, музыка һәм техник өлкәсе юнәлешендә халык университетлары оештырыла, кече яшьтәге балалар һәм яшүсмерләр өчен төрле түгәрәкләр эшли башлый. Мәдәният сарае карамагында шундый 13 төрле түгәрәк, 5 спорт секцияләре булдырыла. Үзешчән сәнгать халык коллективлары, «Идел» бию ансамбле, Фатеев җитәкчелегендә баянчылар ансамбле, С.А.Җиганова җитәкчелегендәге җыр коллективы, рәсем ясау студиясе эшли.
Шулай ук биредә рус һәм татар телләрендә эшләүче үзешчән театр коллективлары үз эшчәнлеген башлап җибәрә. Заводның төрле бүлекчәләреннән килгән яшьләрдән торган татар хор коллективлары (А.Р.Хәйретдинов җитәкли), тынлы оркестр (В. В. Михайлов җитәкли), халык бию ансамбльләре үз эшчәнлеген күрсәтә.
Яңа ел бәйрәменә карата балалар катнашында чыршы бәйрәмнәре үткәрелә.Шулай ук кинофестивальләр үткәрелә, анда төрле темаларга караган документаль фильмнар күрсәтелә. (Мәгълүмат интернет сайтыннан һәм завод музее архивында сакланучы чыганаклардан алынды)
2000 елның 18 ноябрендә бина Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә тапшырыла
Бүгенге көн
Бүгенге көндә филармония тулы тормыш белән яшәүче, армый-талмый эшләүче иҗат коллективларын туплаган абруйлы концерт оешмасы булып тора. Биредә Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры, Филармониянең әдәби-музыкаль лекторие (1994—2012 елларда Опера һәм камера музыкасы бүлеге дип аталды), Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле һәм Татарстанның филармония джаз-оркестры эшли. Филармониянең шушы иҗат коллективлары зур мәдәни-агарту эше алып бара. Шулай ук филармония төрле төбәкләрдән чакырылган солистлар чыгышларыннан торган орган концертларын да оештыра.
2000 елдан филармониянең заманча технологияләр буенча реконструкция үткән, яңа ут һәм тавыш аппаратурасы белән җиһазланган 600 тамашачы сыйдырышлы үз Концерт залы бар.
Сезон дәверендә филармония коллективлары 500 меңнән артык тамашачыга (өлкәннәр һәм балалар өчен) үз иҗатларын җиткерәләр. 800 дән артык концерт уздыралар. Чит илләргә гастрольләр белән еш чыгалар. Филармония үз концертларына башка республикалардан һәм илләрдән бик күп танылган дирижерлар, җырчылар һәм музыкантлар чакыра.
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе менә инде күп еллар дәвамында Татарстан Республикасының музыкаль йөзен билгели. Концертлар, төрле грандиоз яңа проектлар оештыру белән беррәттән, ул Бөтендөнья татар конгрессы концертларын, Татарстан, Россия буйлап һәм чит илдә узучы Сабантуй бәйрәмнәрен, Татарстанның күренекле сәнгать әһелләренең юбилей кичәләрен һәм дәүләт дәрәҗәсендә уза торган башка мәдәни чараларны үткәрүдә актив катнаша.
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә ия булган сәнгать әһелләре һәм иҗат коллективлары
1959 ел - Яхин Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы — композитор («Дулкыннар, дулкыннар», «Күңелем өзгәләнгән минутларда» һ.б. җырлары, романслары өчен).
1960 ел -Татарстан АССР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле (татар хор культурасын һәм СССР халыкларының музыкаль иҗатын актив пропагандалаганы өчен).
1966 ел -Фәйзи Җәүдәт Харис улы (Җәүдәт Фәйзи) — композитор (яңа җырлар циклы өчен).
1969 ел - Арсланов Айрат Гәрәй улы — артист, нәфис сүз остасы («Туган ягым — Татарстан» дигән һ.б. әдәби концерт программалары өчен).
1970 ел - Ключарев Александр Сергеевич — композитор («Канатлы яшьлек» исемле җырлар җыентыгы һәм татар халык музыкаль иҗатын җыюы һәм пропагандалавы өчен).
Шакиров Илһам Гыйльметдин улы — җырчы (1968—1969 еллардагы концерт программалары, татар халык җырларын һәм композиторлар әсәрләрен пропагандалаганы өчен).
1979 ел - Ибраһимов Ринат Ислам улы — җырчы (1976—1978 еллардагы концерт программалары өчен).
1985 ел - Нигъмәтҗанов Мәхмүт Нигъмәтҗан улы — музыка белгече («Татар халык җырлары» һәм «Идел буе татарларының халык җырлары» һ.б. хезмәтләре өчен).
1990 ел - Садыйкова Сара Гариф кызы — композитор (үлгәннән соң; җырлары өчен).
1992 ел - Афзалова Әлфия Афзал кызы — җырчы (1989—1991 еллардагы концерт программасы өчен).
1994 ел - Мансуров Фуат Шакир улы — дирижёр (Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының 1991—1993 еллардагы концерт программасы өчен)
2001 ел - Шутиков Анатолий Иванович — дирижёр (Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестрының 1995—1999 еллардагы концерт программасы өчен).
Җитәкчелек
Кадим Нуруллин' (2003 — х.в.)
Сәнгать җитәкчеләре
А.М. РАЙСКИЙ (1937—1938)
И.М. КОЛЕСОВ (1938—1939)
Александр КЛЮЧАРЁВ (1939—1946)
Җәләл САДРИЖИҺАНОВ (1946—1949)
Ә.Х. ХӘБИБУЛЛИН (1949—1950)
А.Г. ЯКОВЛЕВ (1950—1950)
Александр КЛЮЧАРЁВ (1950—1952)
Н.З. СТЕПАНОВ (1952—1953)
А.М. ИСМӘГЫЙЛЕВ (1953—1953)
Җ.Х. ФӘЙЗИ (1953—1959)
Рәйсә ВОЛКОВА (1959—1964)
Алмаз МОНАСЫЙПОВ (1966—1966)
Шамил НИЗАМЕТДИНОВ (1966—1967)
Мәхмүт НИГЪМӘТҖАНОВ (1967—1973)
Н.Г. САБИТОВСКАЯ (1973—1975)
Илгиз МӘҖИТОВ (1975—1992)
Илһам. ШАКИРОВ (1992—2011)
Айдар ФӘЙЗРАХМАНОВ (2011 — х.в.)
Солистлар
- Васильев Владимир Михайлович (2004 — х.в.) — бас[1]
- Георгий Ибушев (1985 — х.в.) — тенор[1]
- Резидә Галимова — (1996 — х.в.) — сопрано
- Роман Чуйнов — (1995- х.в.) — концертмейстер (фортепиано)[1]
- Ригина Вәлиева — (2012 — х.в.) — сопрано[1]
- Гөлнара Байназарова — (2013 — х.в.) — сопрано[1]
Коллективлар
- Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры (сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёр — РФнең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, профессор Анатолий Шутиков);
- Филармониянең әдәби-музыкаль лекторие (сәнгать җитәкчесе — ТРның халык артисты Владимир Васильев);
- Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле (сәнгать җитәкчесе — РФнең атказанган артисты, ТРның халык артисты Айдар Фәйзрахманов);
- Татарстанның филармония джаз-оркестры (сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёр — ТРның атказанган артисты Сергей Васильев).
Филармониядә оештырган бәйгеләр
1989 елда филармония халыкара «Татар җыры» конкурсын оештыручыларның берсе була. 2003 елда ул татар җырын башкаручыларның Илһам Шакиров исемендәге Халыкара конкурсы, 2006 елда Н.Г. Рахлин исемендәге музыка фестивале, ә 2008 елдан «Филармониада» Халыкара музыка сәнгате фестивален оештыручы.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 архив күчермәсе, archived from the original on 2017-09-16, retrieved 2017-09-11