Габделәхәт Хәкимов

Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов (рус. Габдулахат Гилумханович Хакимов; Пустой шаблон {{ВД-Преамбула}}) — Россия муниципаль эшлеклесе, Әтнә муниципаль районы башлыгы (2005 елдан).

Тәрҗемәи хәле

Габделәхәт Хәкимов 1950 елның 27 сентябрендә Татарстан АССРның Арча районы (1990 елдан Әтнә районы) Комыргуҗа авылында туа[1]. 1970 елда хезмәт эшчәнлеген Арча районының Тукай исемендәге колхозында баш зоотехник булып башлый. 1972—1980 елларда — «Шахтер» колхозының баш зоотехнигы, рәис урынбасары, партком секретаре. 1979 елда «зоотехния» белгечлеге буенча Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлый. 1985 елдан 1990 елга кадәр «Тукай» совхоз-техникумы директоры була.

1990—1991 елларда — Әтнә район советы рәисе. 1991 елда Әтнә районы администрациясе башлыгы итеп билгеләнә. 2005 елның октябреннән Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы башлыгы — Әтнә район советы рәисе.

II чакырылыш (2000―2004) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.

Өйләнгән, ике кызы һәм улы бар.

Бүләкләр

Искәрмәләр