Исланов Роман Леонидович

Роман Леонидович Исланов (25 март 1978, Болгар, Татарстан АССР) — Россия муниципаль эшлеклесе, Спас районы башлыгы (2025 елның апреленнән)[1].

Тормыш юлы

1978 елның 25 мартында ТАССРның Куйбышев (Болгар) шәһрендә туа[2].

Белеме

Һөнәри әзерлек һәм белемен күтәрү:

Хезмәт юлы

2000–2001 елларда — 200 мотоукчылар бригадасының аерым гаубица үзйөрешле артиллерия дивизионы батареясендә өлкән офицер; взвод командиры.

2002 елда — «Татэнерго» ҖЭБның Чистай электр челтәренә караган Спас районы тарату челтәрендә 4 разрядлы электромонтер.

2002-2005 елларда — Татарстан Республикасы Спас районы администрациясе аппаратында мобилизация эше буенча баш белгече.

2006-2010 елларда — Татарстан Республикасы Спас районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе.

2010-2012 елларда — Татарстан Республикасы Спас районы Советы Аппараты җитәкчесе.

2012-2015 елларда — Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсендә баш киңәшчесе.

2015-2018 елларда — Татарстан Республикасы Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе.

2018 елда — Татарстан Республикасы Балык Бистәсе башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары.

2019 елдан 2023 елга кадәр — Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы башкарма комитеты җитәкчесе[3].

2023 елда — Татарстан Республикасы Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе.

2023–2025 елларда — ТР Алабуга районы башлыгы урынбасары[4].

2025 елның апреленнән — ТР Спас районы башкарма комитеты җитәкчесе.

2025 елның сентябреннән — Татарстан Республикасының Спас районы башлыгы итеп сайлана[5][6].

Дәүләт бүләкләре

  • «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005)[7];
  • «Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада» медале (2014);
  • Россия Федерациясенең Хезмәт һәм социаль үсеш министрлыгының Мактау кәгазе (2016);
  • Татарстан Республикасының «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале (2023).

Искәрмәләр

  1. Александра Давыдова. «Болгар — прекрасное место»: кто будет руководить Спасским районом и куда ушел экс-глава (рус.). Татар Информ (25 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 октябрь 2025.
  2. Роман Исланов биография (рус.). www.tatar-inform.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 октябрь 2025.
  3. Роман Исланов освободил пост руководителя исполкома Рыбно-Слободского района (рус.). rsloboda-rt.ru (1 март 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 октябрь 2025.
  4. Заместитель главы Елабужского района покинул свой пост (рус.). elabuga-rt.ru (22 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 октябрь 2025.
  5. Азалия Абдуллина. Стало известно, кто станет новым руководителем Спасского района (рус.). trt-tv.ru (22 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 октябрь 2025.
  6. Главой Спасского района Татарстана стал Роман Исланов (рус.). rt.rbc.ru (25 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 октябрь 2025.
  7. Исланов Роман Леонидович глава Спасского района РТ (рус.). БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 октябрь 2025.

Сылтамалар