Нократ елгасы

Нократ (чир. Виче, удм. Ватка, рус. Вятка) — Россиянең Европа өлешендә ага торган елга, Чулманның иң зур уң кушылдыгы (Идел бассейны), зурлыгы буенча Агыйделдән соң икенче урында тора[2].

Удмуртия Республикасының төньягында, Югары Кама калкулыгында башлана. Бассейнының төп өлеше Киров өлкәсе территориясендә, түбән агымы — Татарстанда[3].

Озынлыгы — 1314 чакрым (Татарстан Республикасында — 67 чакрым), бассейнының мәйданы — 129 мең км²[4] (Татарстанда — 4,1 мең км²[3]).

Уртача еллык су чыгымы — 860 м³/сек.

Атаманың килеп чыгышы

undefined

«Вятка» гидронимының төгәл килеп чыгышы билгеле түгел. Удмурт тарихнамәсендә гидроним Ватка́ удмурт «кабиләсе» исеменнән килеп чыккан дигән фараз бар. Әмма бу версия тәнкыйтьләнә: фин-угор телләрендә [в] авазының йомшак вариатлары юк, моннан тыш, [а] сузык авазы алдыннан [в] авазы традицион рәвештә палатализациягә (йомшарту) дучар ителми. Елганың удмуртча атамасы — Ватка. Бу топоним рус теленнән алынса, ул, Вата сүзенә охшаш, фонологик үзгәртеп коруларны кичермичә, башлангыч яңгырашын саклап калыр иде. [В] авазының йомшак варианты булмаган удмурт фонетикасы нормалары нигезендә һәм басым традицион рәвештә ахыргы иҗеккә куелган, Вятка атамасының удмуртлар тарафыннан руслардан алынган нәкъ менә «Ватка́» формасы сакланып калырга тиеш[5]. Ватка үзе бор.-рус. Вѧтка елга исеменнән алынган.

Л. Н. Макарова фикеренчә, «Вятка» атамасы борынгы рус телендәге вятше (вяче, вяще) «больше» сүзенә якын һәм елгаларның рус исемнәренә хас булган -ка суффиксын кушу юлы белән барлыкка килгән. Димәк, Вятка исеме «зур» дип тәрҗемә ителә[5].

Топонимчы В. Л. Васильев, Л. Н. Макарова версиясеннән читкә китеп, Нократ елгасы исеменең килеп чыгышын «агач ботагы, нәрсәнеңдер ян тармагы» белән бәйли. Соңрак галим Новгород сөйләме тәэсирендә үзгәртелгән *větъka Һинд-Европа тамырына бәйләп аңлатырга тәкъдим итә. Әлеге диалект вәкилләре фаразлаганча, Нократ төбәге территориясен беренче өйрәнүчеләр — славян-колонистлар[6].

«Нократ» атамасы татар теленә Новгород сүзен татарчалаштырудан кергән (тат. Нократ [йылгасы], сүзгә-сүз тәрҗемәдә: «Новгород[ская река]»)[7]. Бу Нократ елгасының Урта Идел бассейнын (Идел буе Болгары дәүләтен һәм соңрак Казан ханлыгын да кертеп) Сухона-Вычегодский елга юлы белән тоташтырган һәм Новгород территориясе белән элемтә тәэмин иткән мөһим су магистраленнән гыйбарәт булуы белән аңлатыла. Елганың аталышы төрле, татар халкында аны «Нохрат» һәм «Нократ» исеме белән йөртәләр. «Нохрат» атамасы елга һәм шәһәрчек исеме булып тора. «Нохрат» сүзе көмешне яки көмеш болгар акчасын аңлата дигән версияләр дә бар (фар.  نقره noqrah «серебро»).

География

undefined

Удмуртиянең төньягындагы Югары Чулман калкулыгында Перелом тимер юл аермасы яныннан башлана. Чулманга коя. Су башының биеклеге — диңгез өсте тигезлегеннән 240 м[8]. Елга тамагының биеклеге — диңгез өсте биеклегеннән 53,1 м[9].

Нократ елгасына агым юнәлешенең кискен үзгәрүе (төньяктан көньяк-көнбатышка, көньяк-көнчыгышка) хас, елга юлы нык бормалы. Югары һәм урта агымында тармаклар һәм үзәннәр барлыкка килә.

Нократ — гадәти тигезлекле елга, зур өлеше сөзәклекле киң үзәннәрдән ага. Үзәннең киңәйгән һәм тарайган участоклары 1-5 чакрымнан чиратлаша. Елганың күп урыннары сайлыклар белән капланган.

Гидрология

Башлыча кар сулары исәбенә туена. Уртача еллык су чыгымы — 860 м³/с. Боз кату ноябрьнең беренче яртысында күзәтелә, елга боздан апрельнең икенче яртысында арчыла. Уртача еллык агып төшкән су күләменнән чыгып (% ларда), бер ел эчендәге су микъдары: гыйнвар 2,4; февраль 2,2; март 2,1; апрель 17,3; май 38,2; июнь 13,3; июль 4,1; август 3,2; сентябрь 4,8; октябрь 4,7; ноябрь 4,6; декабрь 3,1[3].

1918–1985 еллар аралыгындагы айларда Нократ елгасының уртача су чыгымы (м³/с)
(үлчәүләр Нократ Аланы шәһәре тирәсендә гидрологик постта башкарылды)[10]

Кушылдыклары

Иң эре кушылдыклары: уң — Агыйдел, Кобра, Летка, Великая, Молома, Пижма, Шушма, Уржумка; сул — Белая Холуница, Чүпче, Быстрица, Воя, Көлмез.

Татарстан территориясендә елганың 23 кушылдыгы ага, шуларның иң зурлары — Шушма, Бурец, Оштырма, Шия (уң); Лубянка, Өмәр, Әнҗерә (сул).

Елганың тамагыннан башына таба кушылдыклар исемлеге (ераклык тамагыннан күрсәтелгән):

Хуҗалыкта файдалану

undefined

Нократ — агымсу елга[11]. Суднолар Киров шәһәренә кадәр (тамагыннан 688 чакрым), язын Подрезчиха бистәсенә кадәр (986 чакрым) йөри. Төп пристаньнар: Киров, Котельнич, Советск, Нократ Аланы.

Нократ елгасы буйлап суднолар 1874 елдан йөри башлыйлар.

Елгада чабак, карабалык, кәлчәк, җәен, чуртан, елга алабугасы, судак, табан балыгы, чөгә, корбан балыгы һәм башкалар.

Нократ бассейны — хуҗалык эшчәнлеге, алга киткән авыл хуҗалыгы җитештерүе (нигездә терлекчелек) булган регион. Үсемлекчелектә бөртекле, яшелчә һәм техник культуралар үстерү өстенлек итә. Елга бассейнында нефть һәм фосфорит ятмалары эшкәртелә. Төбәк шәһәрләрендә җиңел, химия, урман һәм агач эшкәртү сәнәгате, машина төзелеше һәм металл эшкәртү, урман һәм агач эшкәртү сәнәгате предприятиеләре эшли[12].

Торак пунктлар

Нократ — Киров өлкәсенең төп елгасы, төбәкнең күпчелек шәһәрләре аның ярларында урнашкан: Слободской, Кирово-Чепецк, Киров, Орлов, Котельнич, Советск, Нократ Аланы, Сосновка, Мамадыш (Татарстан). Кушылдыкларында, Нократ елгасына койган урыннарыннан берничә чакрым ераклыкта Омутнинск, Кирс, Нолинск, Уржум, Малмыж шәһәрләре бар.

Нократ аша күперләр

(тамагыннан алып Омутнинскка кадәр):

  • Мамадыш шәһәре янындагы күпер (М–7 автомобиль юлы),
  • Нократ Аланы шәһәре янындагы күпер (Казань–Можга автомобиль юлы),
  • Нократ Аланы шәһәре янында тимер юл күпере (МәскәүЕкатеринбург юлы),
  • Гоньба авылы янындагы йөзмә автомобиль күпере (Киров өлкәсенең Малмыж районы),
  • Буйский Перевоз авылы янындагы күпер (Киров–Нократ Аланы автомобиль юлы),
  • Советск шәһәрендәге күпер (Киров–Советск автомобиль юлы),
  • Котельнич шәһәре янындагы тимер юл күпере (Мәскәү–Пермь юлы),
  • Гирсово янындагы тимер юл күпере (Киров — Котлас юлы),
  • Киров шәһәренең Яңа һәм Иске күперләре (Ярославль, Сыктывкар, Пермь автомобиль юлына),
  • Слободская шәһәрендәге күпер (Киров–Пермь автомобиль юлы),
  • Подрезчиха бистәсе янындагы өрлекле күп торыклы агач күпер,
  • Кирс шәһәре янындагы күпер (Киров–Кирс автомобиль юлы),
  • Яр–Кирс юлында тимер юл күпере,
  • Белореченск бистәсе янындагы күпер,
  • Омутнинск шәһәре янындагы күпер (Киров–Пермь автомобиль юлы).

Искәрмәләр

  1. Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 11. Средний Урал и Приуралье. Вып. 1. Кама / под ред. В. В. Николаенко. — Л.: Гидрометеоиздат, 1966. — 324 с.
  2. Кама, река // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  3. 1 2 3 Вятка. "Tatarica" татар энциклопедиясе. tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 апрель 2025. [Тикшерелгән 15 апрель 2025]
  4. Дәүләт су реестры. Вятка (рус.). textual.ru. Русия Табигать министрлыгы (1 гыйнвар 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2026. Архивировано 29 март 2009 года.
  5. 1 2 Макарова Л. Н. Древнее наименование города Кирова (Вятка — Хлынов) // Вятская земля в прошлом и настоящем. Т. II. Киров, 1992. С. 7.
  6. Васильев В. Л. Ещё раз о происхождении названий реки Вятка и города Вятка (совр. Киров) (рус.). onomastics.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2020. Архивировано 2 февраль 2020 года. // Вопросы ономастики. 2016. Т. 13. № 2. С. 23-39.
  7. Чураков В. С. Об обстоятельствах появления каринских арских князей на Вятке (рус.). udmurt.info. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2020. Архивировано 6 август 2020 года. // Урал-Алтай: через века в будущее. Материалы Всероссийской научной конференции. Уфа, 2005. С. 216—219.
  8. Лист карты O-39-57-C — ФГУП «ГОСГИСЦЕНТР»
  9. Лист карты N-39-20 Нижнекамск. Масштаб: 1 : 100 000. Состояние местности на 1988 год. Издание 1993 г.
  10. Данные на сайте ЮНЕСКО (рус.). Архивировано из оригинала 7 сентябрь 2003 года.
  11. Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Юрий Осипов. — М., 2004—2017.
  12. Н.Л. Фролова. Вятка (рус.). Большая российская энциклопедия (7 июнь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 апрель 2025. [Тикшерелгән 15 апрель 2025]

Әдәбият

  • Vyatka River (ингл.). — статья из Encyclopædia Britannica Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 август 2022.
  • Штина Э. А. Флора водорослей бассейна реки Вятки. — Киров, 1997.
  • Вятка (река в Кировской обл.) // Большая советская энциклопедия / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд.. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978. — (Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров).
  • Вятка (река) // Географическо-статистическій словарь Россійской имперіи П. П. Семёнова.
  • Мозжерин В.И. Вятка // Татарская энцциклопедия: В 5 т. / Гл. ред. М.Х Хасанов, отв. ред. Г.С. Сабирзянов. К.: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. Т.1: А–В. С. 660–661.
  • Природа и природные ресурсы Республики Татарстан иллюстрированная энциклопедия / [ответственный редактор Ф. Г. Бурганов]. — Казань : Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ, 2017. — 582, [1] с. цв. ил.; 27. — ISBN 978-5-902375-14-2.

Тема буенча өстәмә