Тверь
Тверь (рус. Тверь (тыңларга ), кар. Tveri, 1931–1990 елларда — Кали́нин) — Россия шәһәре, Тверь өлкәсенең һәм Калинин районының мәркәзе. Иделгә Тверца һәм Тьмака елгалары кушылган урында, Мәскәүдән 158 километр ераклыкта урнашкан.
Тарих
Елъязмаларда беренче тапкыр 1135 елда телгә алына. 1247 елдан Тверь кенәзлегенең мәркәзе. Борынгы Россиянең икътисади, сәяси һәм мәдәни мәркәзләрдән бере. Алтын Урда дәверендә Русьның үзәге булу өчен Мәскәү белән көндәшлек иткән һәм монголларга каршы хәрәкәтенең үзәге булып торган. 1327 елда шәһәрдә монголларга каршы эре күтәрелеш булган. 1466 елда тверле Афанасий Никитин Һиндстанга сәяхәт кылган.
1485 елдан Мәскәү дәүләте составында. 1775 елдан Тверь калгайлыгы, 1796 елдан Тверь губернасы үзәге. 1941 елның октябрь-декбарь айларында алман оккупациясе астында булган.
Твердә машиналар төзү (вагоннар, экскаваторлар, электр аппаратурасы һ.б.), җиңел, химия (химия җепселләре, ясалма күн әйберләре һ.б.), полиграфия, азык-төлек сәнәгатьләре ширкәтләре бар, төзелеш материаллары да җитештерелә.
Халык
Идарә-җир төзелеше
Шәһәр 4 районга бүленгән:
- Идел аръягы районы
- Мәскәү районы
- Пролетар районы
- Үзәк районы
Искәрмәләр
- ↑ https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Сhisl_MO_01-01-2024.xlsx
- ↑ 1 2 2010 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2013-08-17, retrieved 2018-10-13
- ↑ архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2016-03-04, retrieved 2018-10-13
- ↑ http://www.mojgorod.ru/tversk_obl/tver/index.html
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_pop_39_3.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны