Китап (радио)

«Китап»Татмедиа АҖ тарафыннан 2020 елда оештырылган (2019 елда лицензия алынган)[7] яңа милли, музыкаль мәдәни-агарту радиосы. «Китап» радиосы — мобиль кушымталар, Интернет сайт һәм Казанда 98,6 FM ешлыгына көйләнгән радиоалгычлар аша тәүлек әйләнәсе җырлап һәм сөйләп торучы милли радио. Баш мөхәррире һәм радио концепциясенең авторы — Алмаз Миргаязов.

Тарих

Файл:Китап (радио).png
Китап радиосының логотибы

2020 елга Татмедиа химаясендә 9 радиостанция эшләп килә: «Радио Актаныш», «Арча», «Биектау FM», «Нократ дулкыннары», «Минзәлә дулкыннары», «Мөслим-МР», «Күңел», «ДЭНС — Динамит-Түбән Кама», «Саба дулкыннары». Әлеге станцияләр Татарстан районнарында гына кабул ителә. Соңгы тапкыр (2019 елга кадәр) Казанда татар телле радио 2011 елда лицензия алган булган: «Тәртип FM»[8].

Идеясе

Максаты — китап уку традициясенә игътибарны җәлеп итү. «Китап» радиосында эфирның яртысы җырлардан, яртысы әдәби әсәрләрдән торачак[9]. Радионың төп үзенчәлеге — татар халкы арасында бүген яратып укылган, шулай ук татар әдәбияты классикасына әверелгән матур әдәбиятны күренекле театр артистлары, дикторлар башкаруында тыңлаучыга җиткерү.

Потенциаль аудиториясе

Зыялы, белемле, мәдәни дәрәҗәсе югары булган, милли моң, сыйфатлы төзек татарча сөйләм көтүче татарлар.

2023нче елда "Китап" радиосы студиясендә тавышландырылган әсәрләр

2023нче елда барлыгы 560 сәгать тавышландырылды, шуларның иң күләмлеләре:

Әдәби тапшырулар вакыты

«Китап» радиосында көндезге әдәби программалар ял көннәрендә 10:00—12:00, 15:00—17:00 сәгатьләрдә, төнге әдәби тапшырулар 22:00—6:00 аралыгында яңгырый.

Тыңлау мөмкинлеге

«Китап» радиосы башлангыч чорында мобиль кушымталарда эшли, көзгә таба (сентябрь–октябрь) 98,6 МГц ешлыгында Казанның ФМ киңлегендә эшләячәк. «Китап» радиосын Android (Андроид) һәм iOS (Айос) операцион системаларында эшләүче смартфоннар аша тыңлап була. Радионы бушлай тыңлау өчен смартфонга махсус кушымта куярга кирәк: мобиль телефоннан Play Market (Плей Маркет) һәм AppleStore (Аппл Стор) хезмәтләренә кереп, «Милли радио Китап» кушымтасын урнаштырасы[10].

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә