Бәхрәйн

Бәхрәйн (рәсми Бәхрәйн Мәмләкәте; гарәп. مملكة البحرين‎) — Фарсы култыгындагы Бәхрәйн архипелагында урнашкан дәүләт. Гарәп дәүләтләре арасында иң кечкенәсе. Бәхрәйн Согуд Гарәбстаны көнчыгыш ярларыннан 16 км ераклыктагы өч чагыштырмача зур һәм күпсанлы вак утрауларда урнашкан. Согуд Гарәбстаны белән машина күпере аркылы тоташкан.

Тарих

Б.э.к. III меңьеллыкта Бәхрәйн җирләрендә алга киткән цивилизация булган. Дилмун дәүләте дип аталучы дәүләт шумерларны һәм башка Елгаара халыкларын Һинд елгасы буе халыклары белән бәйләүче диңгез юлында ятучы мөһим сәүдә үзәге булган.

Халык

2007 елда 708573 кешелек халыкның якынча яртысы нигездә Ираннан күчеп килгән эшче-иммигрантлар һәм аларның гаилә әгъзалары булган. Бәһрәйндә Европа һәм Көньяк Азия халыклары вәкилләре күп. Рәсми тел – гарәпчә, шулай ук инглиз, фарсы һәм урду телләре дә кулланыла.

Халык тыгызлыгы – 1 142,9 кеше/км².

Халыкның якынча 30 % 15 яшькәчә, 68 % – 15 тән 65 яшькә кадәр, 3,2 % – 65 яшьтән олы кешеләрдән тора.

Дин

Халыкның якынча 85 % ы – мөселман, шуларның 75 % – шигыйләр һәм 25 % – сөнниләр (шулай ук идарә итүче гаилә дә сөнни). Шулай ук христианнар (грек православие чиркәве), яһүдиләр, бәһаичылар, Һинд дине тарафдарлары, буддачылык вәкилләре һәм парслар очрый.

Дәүләт төзелеше

Бәһрәйн – конституцион монархия. Дәүләт башында король тора. Хөкүмәтне премьер-министр җитәкли. Кабинет 23 министрдан гыйбарәт.

Ике палаталы парламент. Түбәнгесе – Халык вәкилләре палатасы халык тарафыннан сайланган депутатлардан тора, Югарыгысының вәкилләрен король билгели. Ике палатада да 40шар кеше.

Икътисад

Илдә нефть һәм газ чыгарыла, алга киткән банк секторы, туризм, әлүмин җитештерү бар. Бәһрәйн азык-төлек белән тулысынча диярлек үз-үзен тәэмин итә.

Шулай ук тискәре яклар да бар – югары эшсезлек дәрәҗәсе (15 %), нефтьнең бетүе, дәүләтнең зур бурычлары, нефть табудан башка тармакларның үсеш алмавы.

Географик мәгълүмат

undefined

Административ бүленеш

Бәһрәйн 12 автоном районга бүленгән:

  • әл-Манама
  • әл-Минтака әл-Вуста
  • әл-Минтака әл-Гарбия
  • әл-Минтака аш-Шамалия
  • әл-Хадд
  • әр-Рифа вә әл-Минтака әл-Җәнубия
  • Җидд Хафс
  • Җузур Хавар
  • Иса, Мухаррак
  • Ситра
  • Хамад

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 https://www.bti-project.org
  2. 1 2 https://bti-project.org/en/reports/country-dashboard/BHR
  3. 2 // Конституция Бахрейна
  4. International Numbering Resources Database: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value / за ред. Халыкара телекоммуникацияләр береге
  5. https://apps.who.int/gho/athena/data/xmart.csv?target=GHO/SDGSUICIDE,SDG_SH_STA_SCIDEN&profile=crosstable&filter=COUNTRY:*;REGION:*;AGEGROUP:-&x-sideaxis=COUNTRY;SEX&x-topaxis=GHO;YEAR
  6. ЮНЕСКО-ның статистика институты
  7. World Plugs / за ред. Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе
  8. https://www.ncnk.org/sites/default/files/content/resources/publications/NCNK_Issue_Brief_DPRK_Diplomatic_Relations.pdf
  9. ЮНЕСКО-ның статистика институты
  10. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS
  11. Distribution of the four schools of Islamic jurisprudence // Islamic Jurisprudence & LawУниверситет Северной Каролины, 2009.
  12. 1 2 3 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
  13. Official Names of the United Nations Membership (ингл.)UNO, 2016. — 5 p.
  14. https://www.skgeodesy.sk/sk/ugkk/geodezia-kartografia/standardizacia-geografickeho-nazvoslovia/nazvy-statov/
  15. Отчёт о развитии человечестваПрограмма развития ООН, 2022.
  16. https://www.alayam.com/alayam/first/910904/News.html
  17. база данных Всемирного банкаБөтендөнья банкы.
  18. https://www.oic-oci.org/states/?lan=en
  19. https://www.interpol.int/Member-countries/WorldИнтерпол.
  20. https://www.interpol.int/Who-we-are/Member-countries/Asia-South-Pacific/BAHRAIN
  21. https://www.opcw.org/about-opcw/member-states/Химик коралларны тыю оешмасы.
  22. https://www.opcw.org/about-us/member-states/bahrain
  23. https://www.iho.int/srv1/index.php?option=com_wrapper&view=wrapper&Itemid=452&lang=enХалыкара гидрография оешмасы.
  24. http://www.unesco.org/eri/cp/ListeMS_Indicators.asp
  25. http://www.upu.int/en/the-upu/member-countries.html
  26. https://www.upu.int/en/Universal-Postal-Union/About-UPU/Member-Countries?csid=-1&cid=36
  27. https://www.itu.int/online/mm/scripts/gensel8
  28. https://public.wmo.int/en/members/bahrain
  29. https://www.who.int/choice/demography/by_country/en/
  30. https://data.worldbank.org/indicator/SE.ADT.LITR.ZS
  31. https://happyplanetindex.org/countries/?c=BHR
  32. https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/asia
  33. https://www.state.gov/reports/2019-report-on-international-religious-freedom/bahrain/
  34. 2020 Democracy Index
  35. ЮНЕСКО-ның статистика институты

Чыганаклар

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә