Җибути

Җибу́ти (Җибу́ти Җөмһүрияте, гарәп. جمهورية جيبوتي‎) — Африканың төньяк-көнчыгышында урнашкан дәүләт. Эритрея, Сомали, Хәбәшстан белән чиктәш.

Дәүләт төзелеше

Җибути — унитар дәүләт. Конституция 1992 елда кабул ителә.

Ил һәм башкарма хакимият башлыгы — Президент. Ул ике турда узучы сайлауларда 6 елга сайлана. Президент дәүләт сәясәтенең юнәлешен билгели.

Югары канун чыгару органы — Милли Җыен. Ул бер палатадан тора. Депутатлар 5 елга сайлана.

Югары башкарма орган — Президентка буйсынучы премьер-министр җитәкчелегендәге парламент. Ул киңәшмә орган ролен үти.

Конституция нигезендә илдә дин дәүләттән аерылмаган һәм дәүләт дине — Ислам.

Илдә күппартияле система яши.

Халык

Милли состав

  • Кушетлар — 89,5 %
    • арафа — 48,3 %
    • сомали — 41,2 %
  • Французлар — 2,3 %
  • Гарәпләр — 2,5 %

Шәһәрләрдә яшәүчеләр

  • Җибути — 642,8 мең кеше
  • Амсабих — 41,3 мең кеше
  • Таҗура — 22,9 мең кеше

Дини состав

Төп мәкалә: Җибутида ислам

Җибутида ислам – дәүләт дине. 1992 елда кабул ителгән Конституция нигезендә, илдә дин дәүләттән аерылмаган һәм дәүләт дине — Ислам. Ил халкы (0, 9 млн, 2016 ел, бәяләү) эчендә мөселманнар ― 94 % (740 000 кеше, 2012 елга), христианнар (католиклар) ― 5 % (7000 кеше, 2006 ел)[7], яһүдләр ― 1 %, индуистлар ― 1 %.

Файл:Salman Mosque (cropped).jpg
Ил башкаласында Салман мәчете  [ингл.]
  1. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
  2. https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; чыгару датасы: 2022.
  3. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
  4. https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI.
  5. 1 2 3 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
  6. http://chartsbin.com/view/edr.
  7. Cheney, David M. Diocese of Djibouti. Catholic-hierarchy.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 февраль 2013. Архивировано 12 март 2013 года.

Тема буенча өстәмә