Тәтеш
Тәтеш (рус. Тетюши, чуаш. Теччĕ) — 1781 елда нигез салынган Россия шәһәре, Татарстанның Тәтеш районы һәм Тәтеш шәһәр җирлеге үзәге. Халык саны —10 302 кеше (2023)[1]. Мөһим стратегик максатларда, татарларның Идел буе крае территориясенә һөҗүмнәрен булдырмау өчен, каравыл ныгытмасы буларак төзелә[2]. XVII гасырда, хәрби әһәмиятен югалтып, типик сәүдә шәһәренә әйләнә[3].
«Кече шәһәрләр» категориясендә Россиянең тарихи шәһәрләре исемлегенә кертелгән.
Физик–географик сыйфатлары
Шәһәр Татарстан Республикасының көньяк-көнбатыш өлешендә, Идел буе калкулыгы чикләрендә, Куйбышев сусаклагычының биек көнбатыш ярында урнашкан. Урынның рельефы калкулыклы тигезлек, Иделгә илткән тирән ерымнар һәм үзәнлекләр белән катлауланган[4]. Торак пункт үзәге биеклеге — диңгез өсте тигезлегеннән 186 метр[5]. Туфрак катламы — соры урман туфрагы[6].
Автомобиль юллары буенча Казан шәһәренә кадәр ара 150 чакрым, Ульяновскка кадәр — 94 чакрым. Иң якын тимер юл станциясе — Горький тимер юлының Буа тимер юл станциясе (Зөя–Ульяновск линиясендә) — Буада урнашкан (шәһәрдән көнбатышка таба 44 чакрым)[7].
- Климат
Климаты уртача континенталь. Уртача еллык температура уңай һәм + 3,9 °C тәшкил итә. Иң җылы июль аеның уртача температурасы — +19,4 °C, иң салкын гыйнвар аеның температурасы — 12,1 °C. Күпьеллык явым–төшем нормасы —543 мм. Явым-төшемнең иң күп өлеше июльдә (70 мм), иң азы февральдә (23 мм) ява[5].
- Сәгать поясы
Тәтеш, бөтен Татарстан Республикасы кебек үк, Мәскәү вакыты сәгать зонасында урнашкан. Кулланыла торган вакытның UTC ка карата күчеше +3:00[8].
Символика
1781 елда Тәтеш шәһәренә өяз шәһәре статусы бирелгәндә гербы да булдырыла (1781 елның 18 октябрендә расланган). Ул горизонталь буенча ике өлешкә бүленгән калканнан гыйбарәт. Өске өлешендә Казан гербы, аскы өлешендә шәһәр символикасы: кызыл фонда тәрегә ике көмеш сөңге, ә сулда һәм уңда ике калкан урнашкан. Рыцарь сөңге-калканнарын сайлауның сәбәбе — шәһәр формалашкан чорда халыкның зур өлешен йомышлы кешеләрдән торуы белән аңлатыла. Тәтеш муниципаль районы гербының нигезенә 1781 елгы герб алына, ул 2005 елның 6 декабрендә расланган. Берникадәр үзгәрешләр кертелсә дә, идеясе сакланган[3].
Тарих
Тәтеш шәһәре Казан ханлыгы чорыннан билгеле. Застава буларак 1574 һәм 1578 еллар арасында (икенче мәгълүмат буенча, 1555 һәм 1557 еллар арасында) нигезләнә.
А. Дженкинсонның 1558 елда Идел буйлап Каспий диңгезенә сәяхәте турындагы хисабында Чулман елгасы тамагыннан 20 лига түбәнрәк Petowse буларак күрсәтелгән. 1574–1578 еллар арасында (башка мәгълүматлар буенча 1555–1557 еллар арасында) нигез салына[9], аның эзләре бүгенге көнгә кадәр сакланган[10].
XVI гасырда Тәтеш ныгытмасын төзү стратегик характерда була: Рус дәүләте күптән түгел кушылган территорияләрне нугай, калмык һәм кырым татарлары һөҗүмнәреннән саклау буенча чаралар күрә[11]. Тәтеш засекасын төзү, Тәтеш ныгытмасын төзүгә кадәр, 1552 елда Казанны басып алганнан соң ук башланган дип санала. Засека Идел елгасыннан алып Сура елгасына кадәр территорияне биләргә һәм озынрак оборона структурасына — Карла сызыгына керергә тиеш була, аны шулай ук Карла валы дип тә атыйлар.
Кайбер тарихчылар Карла сызыгы Казан алынганчы ук төзелә башлаган дигән фикердә торалар. Аның төзелешен Алтын Урдадан аерылып чыккан нугайлар белән бәйлиләр. Документларда әлеге засека Старая Тетюшская засека буларак искә алына. Яңа Тәтеш засекасын төзү ихтыяҗы, Сура белән Идел арасындагы территорияләргә халык күчеп утыргач, туа. XVII гасыр уртасыннан Тәтеш үзенең хәрби әһәмиятен югалта, чөнки бу рольне үзенә 1648 елда төзелгән Сембер ала, ә Тәтеш оборона линиясе урынына тагын да камилрәк «Сембер сызыгы»[ru] төзелә[12], анда 1649 елда 50 атлы казак күчерелә һәм алар Тәтеш бистәсенә (хәзерге Тәтеш авылы) нигез салалар[13].
XVII гасыр Тәтеше турында күзаллауны Голштиния илчелеге белән ике тапкыр Мәскәүгә (1639 һәм 1643 елларда) килгән Адам Олеарийның юлъязмаларыннан алырга мөмкин[14]:
| «Около полудня увидѣли мы городъ Тетюши (Tetus), который лежитъ во 120 верстахъ отъ Казани на правомъ, высокомъ берегу и горѣ, по которой разсыпаны дома и цѥркви, все деревянныя: вмѣсто стѣны городъ окруженъ частоколомъ. Отъ этого мѣста до конца Волги уже не встрѣчается болѣе ни одного селенія». Адам Олеарий[15]
|
Автор шулай ук шәһәрнең гравюрасын да ясый.
1708 елның декабрендә Тәтеш яңа оешкан Казан губернасы составына керә.
1719 елда өязләргә бүленеш бетерелгәч, Тәтеш Зөя провинциясе составына керә[16].
1781 елда Екатерина II Тәтешкә шәһәр статусын бирә. Шәһәрнең гербы булдырыла[17].
1789 елдан Тәтеш — Казан наместниклыгының Тәтеш өязе административ үзәге, 1796 елда штатта калдырыла, ә 1802 елда яңадан Казан губернасының өяз шәһәре була[10][18], бу вакыйга, үз чиратында, үсеш этәргече була. Моңа кадәр шәһәр торгынлыкта яши. Биредә 1768 елда сәяхәтче П. С. Паллас була[19]. Ул Урта Идел буе экспедициясе материалларында Тәтешне «ярлы урын» буларак сыйфатлый[20].
Соңыннан, 1796 елда өяз бетерелгәч, Казан наместниклыгының исемен кире губернага үзгәртү белән бәйле, Тәтешкә 1802 елда өяз шәһәре статусын кире кайтаралар[21] һәм XIX гасыр дәвамында шәһәр халкы балыкчылык, чабата үрү, игенчелек, тимерчелек эше белән шөгыльләнә[17]. Шәһәрнең бер өлеше Лаптевка дип аталган, чөнки элек монда яшәүчеләрнең барысы да чабата үрү һәм сату белән шөгыльләнгән, бу шәһәр янында туктаган бурлаклар аркасында отышлы эш булган. Гомумән алганда, һөнәрчелек зур үсеш алмый, барлыгы 160 ка якын һөнәрче була, алар нигездә күмәчче-икмәкчеләр була[22].
XIX гасыр ахырына сәүдә төп шөгыльгә әверелә, кибетләр саны үсә. Акрынлап эре сәүдәгәрләр катламы барлыкка килә, алар җирле халык белән генә түгел, башка өяз-губерналар белән дә сәүдә итәләр: пристаньның якын урнашуы зур роль уйный, нигездә ашлык белән сәүдә итәләр. Ел саен шәһәрдә ике зур ярминкә оештырыла: «Владимировская» (20 июньнән 27 июньгә кадәр) һәм «Воздвиженская» (14 сентябрьдән 21 сентябрьгә кадәр[16]). XIX гасырда халыкның төп шөгыле икмәк белән сәүдә, балыкчылык, елга эше белән бәйле[10].
XIX гасыр башында шәһәр халкы 1 мең кешедән артмый[16].
Шәһәрдә акрынлап рухи тормыш та җанлана. 1832 елда Тәтештә өяз училищесы барлыкка килә, ул 1912 елда югары башлангыч училищега үзгәртелә. 1906 елда хатын-кызлар прогимназиясенең ике катлы бинасы ачыла, ул 1910 елда тулы гимназиягә үзгәртелә.
1912 елда шәһәрдә ирләр гимназиясе (хәзерге педучилище) ачыла. 1852 елда мөселман мәхәлләсе нигезләнә һәм мәчет төзелә. 1879 елда яңа мәчет салына. Шул ук елда Иисус Христосның тәресен күтәрү чиркәве төзелә. 1889 елда Мария Магдалина чиркәве төзелә.
1869 елда беренче тапкыр земство хастаханәсе турында искә алына[23]. Хастаханә белән бер бинада земство даруханәсе дә урнаша[22].
1920-1927 елларда — Тәтеш кантоны үзәге[10].
Тәтеш шәһәренең алга киткән инфраструктурасы бар: сәүдә нокталары, җәмәгать туклануы предприятиеләре, кунакханәләр, мәгариф учреждениеләре, спорт-сәламәтләндерү үзәкләре, хастаханә, күпфункцияле үзәк, җирле матбугат чаралары. Шәһәргә туристларны җәлеп итү өчен зур эш башкара. Биредә тарихи ядкәрләргә бай төбәк тарихы музее бар. Тәтеш шулай ук автобус турлары һәм теплоход круизлары программаларына кертелгән[24][25].
Атамасы
Шәһәр атамасының килеп чыгышы турында берничә версия бар. Аларның берсе буенча, Тәтешкә темтюзи[26] атлы болгар кабиләсе яшәгән урында нигез салынган, шәһәрнең хәзерге исеме дә шуннан килеп чыккан (рус елъязмаларында Болгар шәһәре «Темтюзи» XII гасырда телгә алына). Әлеге теория файдасына шәһәрдән 19 чакрым ераклыкта табылган хәрабәләр дә сөйли, алар арасында җирлек белән башкала арасында сигнал утлары ярдәмендә хәбәрләр тапшыру өчен файдаланылган биек багана да булган. Моннан тыш, борынгырак торакның кайчандыр хәзерге Тәтеш урынында урнашканлыгын шәһәрнең төньягында табылган ныгытма ядкәрләре дә раслый[27].
Икенче версия буенча, атама болгар телендәге «Тиес-туе» сүзеннән килеп чыккан, «чикләвек тавы» дигәнне аңлата. Атаманы шулай ук Орел телендәге диалекталь «тетюшкать» — нянчить яисә нократлы «теша» — юан сүзе белән бәйлиләр.
Өченче версия, Бөек Болгар янганнан соң, аннан качкан һәм Иделнең уң ярында шәһәр нигезләгән татар ханы Тәтеш исеменнән килеп чыккан дигән риваятькә нигезләнә[28].
Тагы бер версия буенча, атама татарча «тау-таш» — яисә «тау-теш» — сүзләреннән килеп чыккан[16].
Халык
| 1856 | 1897 | 1913 | 1926 | 1931 | 1939 |
|---|---|---|---|---|---|
| 2300 | ↗4800 | ↗7200 | ↘4800 | ↗5000 | ↗8600 |
| 1959 | 1970 | 1979 | 1989 | 1992 | 1996 |
| ↘7884 | ↗8513 | ↗10 199 | ↗10 487 | ↗10 900 | ↗11 600 |
| 1998 | 2000 | 2001 | 2002 | 2003 | 2005 |
| ↗11 900 | ↗12 200 | →12 200 | ↘11 931 | ↘11 900 | ↘11 800 |
| 2006 | 2007 | 2008 | 2009 | 2010 | 2011 |
| ↘11 488 | ↘11 408 | ↘11 400 | ↘11 338 | ↗11 596 | ↘11 579 |
| 2012 | 2013 | 2014 | 2015 | 2016 | 2017 |
| ↗11 632 | ↘11 525 | ↘11 419 | ↗11 449 | ↘11 410 | ↘11 337 |
| 2018 | 2019 | 2020 | 2021 | 2023 | |
| ↘11 250 | ↘11 136 | ↘10 991 | ↘10 535 | ↘10 302 |
2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматлары нигезендә, 2021 елның 1 октябренә халык саны буенча шәһәр Россия Федерациясенең 1118[29] шәһәреннән 893 нче урында тора[30].
Төп милләтләр:
Һәйкәлләр
- Иделдә тотылган 960 килограммлы кырпы балыгына һәйкәл. 2013 елның июлендә ачыла[31];
- 2025 елда Тәтешнең Җиңү паркында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәйкәл ачыла. Чараны Ватан Геройлары көненә туры китереп уздыралар, авторы — скульптор Фәнил Вәлиуллин[32]. Махсус хәрби операциядә катнашып Герой исеменә лаек булган тәтешлеләр: Артем Кузин, Михаил Марцев һәм Андрей Соколовский[33].
Шәһәрдә туган күренекле шәхесләр
- Михаил Куприянов (1903-1991), СССР халык рәссамы.
- Николай Денисов (1910-1997), Социалистик Хезмәт Герое.
- Ильяс Фәйзуллин, рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
- Аркадий Никитич (Никитович) Воробьев — совет авыр атлеты, галим, язучы.
Сәнәгать һәм икътисад
Шәһәрдәге төп предприятиеләр:
- «Хлеб» катнаш авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы ( 2022 елның 2 июненнән гамәлдә, моңа кадәр — «Хлеб» җитештерү җәмгыяте ) икмәк пешерү һәм кондитер эшләнмәләре әзерләү белән шөгыльләнә[34].
- Казан вертолёт заводы филиалы Тәтеш механика заводы — 1967 елда ачылган[35], вертолетларның төрле модельләре өчен комплектлау җиһазлары җитештерә[36]
- «Стройинвест» КМК ҖЧҖ торак һәм торак булмаган корылмалар төзү- төзәтү эшләре алып бара[37].
Түбәндәге оешмалар шәһәргә торак-коммуналь хезмәткүрсәтәләр:
- «Тетюшское предприятие тепловых сетей» ААҖ;
- «Тетюши-Водоканал» ААҖ;
- «Тетюши Жилсервис» ҖЧҖ.
- «Тәтеш тегү фабрикасы» ҖЧҖ.
Шәһәрдә шулай ук азык-төлек сәнәгатенең ширкәтләре: сөт комбинаты, ит комбинаты, ашлык продуктлары комбинаты, балык эшкәртү заводы, сыра кайнатү заводы. Комбиазык заводы, мебель фабрикасы, кирпеч заводы һәм башка предприятиеләр эшли.
Мәгариф
- Тәтеш педагогика көллияте (2015 елдан Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте);
- Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы;
- Советлар Союзы Герое Павел Семенович Ханжин исемендәге 1 нче Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбе;
- 2 нче Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбе;
- Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбе;
- Тәтеш кадет интернат-мәктәбе;
- Тәтеш муниципаль районы балаларга өстәмә белем бирү үзәге;
- Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе;
- ТР стенд һәм ядрә белән ату буенча олимпия резервының республика махсуслаштырылган балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе;
- Тәтеш мәктәпара уку комбинаты.
Мәдәният
- Тәтеш төбәге тарихы музее — 1920 елда оештырылган Татарстан Республикасының иң борынгы музейларының берсе. Экспозициядә фарфор, мебель, яктырткыч приборларның бай коллекциясе, өяздә яшәүче халыкларның милли киемнәре, халык осталары эшләнмәләре, танылган якташлар турында материаллар[38].
- Тәтеш II шәһәрчеге;
- Тәтеш бистәара китапханәсе;
- «Яңа Гасыр» яшьләр мәдәни-күңел ачу үзәге, кинотеатр бар;
- Балыкчылык тарихы музее — федераль грант акчаларына төзелгән ачык һавадагы музей-күргәзмә комплексы. Төп бинадан, XIX гасыр ахыры архитектурасы һәйкәленнән тыш, музейда тагын берничә тематик мәйданчык һәм балыклы ачык сулык бар[39].
Транспорт
Ике шәһәр автобусы маршруты эшли. Тәтеш автостанциясеннән 122 «Тәтеш — Буа», 511 «Тәтеш — Ульяновск» һәм 575 «Тәтеш — Казан» шәһәрара автобуслары йөри.
Елга порты бар. Җәйге чорда һәр көнне пристаньга «Казан – Тенеш – Кама Тамагы – Болгар – Тәтеш» маршруты буенча йөри торган «Метеор» пассажир судносы килә.
Галерея
Искәрмәләр
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-05-25
- ↑ Воеводин А. Д. Тетюши // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : словник. — 1901. — Т. XXXIII, № 65. — С. 115—117.
- ↑ 1 2 Сайт города Тетюши и Тетюшского района. Нашему городу 225 лет // www.tetushi-225let.narod.ru, [Тикшерелгән 21 апрель 2025].
- ↑ Карты Генштаба N-39 (А) 1:100000. Татарстан, Ульяновская область. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2016. Архивировано 17 февраль 2016 года.
- ↑ 1 2 Климат: Тетюши — Климатический график, График температуры, Климатическая таблица — Climate-Data.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2016. Архивировано 16 февраль 2016 года.
- ↑ Почвенная карта России. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2016. Архивировано 17 февраль 2016 года.
- ↑ Расстояния между населёнными пунктами приведены по сервису Яндекс.Карты
- ↑ Федеральный закон от 03.06.2011 N 107-ФЗ (ред. от 14.04.2023) "Об исчислении времени". [Тикшерелгән 21 апрель 2025]
- ↑ Карлинская черта. Старая Тетюшская засека (рус.). archeo73.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 сентябрь 2020. Архивировано 18 февраль 2020 года.
- ↑ 1 2 3 4 Уездный город Тетюши. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2016. Архивировано из оригинала 1 март 2016 года.
- ↑ Назарова И. В. К вопросу сооружения Тетюшского града XVI столетия // Известия КГАСУ : журнал. — 2017. — № 1(39). — С. 39—45. — ISSN 2073-1523/
- ↑ Пашина Е. В. Карлинская засечная черта в отечественной историографии // Вестник СамГУ : журнал. — 2014. — № 5(116). — С. 75—79. — ISSN 1810-5378.
- ↑ Селения Симбирского уезда. L. Тетюшская волость. archeo73.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2019. Архивировано из оригинала 19 февраль 2020 года.
- ↑ Олеарий Адам, 1599—1671. // Музей-заповедник Коломенское. [Тикшерелгән 21 апрель 2025]
- ↑ Олеарий А. Подробное описание путешествия голштинского посольства в Московию и Персию в 1633, 1636 и 1639 годах / пер. с нем. П. П. Барсова; издание Императорского Общества истории и древностей российских при Московском университете. — М.: Университетская типография (Катков и К), 1870. — С. 420—421. — 1174 с.
- ↑ 1 2 3 4 Сайт города Тетюши и тетюшского района. Нашему городу 225 лет. Сайт посвященный юбилею города. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2016. Архивировано 22 февраль 2016 года.
- ↑ 1 2 Тетюши
- ↑ Тетюши // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- ↑ Журнал "Мономах". Маршрутами палласовской экспедиции (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 ноябрь 2020. Архивировано 27 август 2021 года.
- ↑ Николай Вехов.Маршрутами палласовской экспедиции // Мономах : журнал. — 2015. — № 4(88).
- ↑ История государственной символики Татарстана // Национальная библиотека Республики Татарстан (9 февраля 2021). Дата обращения: 21 апреля 2025.
- ↑ 1 2 Приволжские города и селения в Казанской губернии. — Казань: Типография Губернского Правления, 1892. — С. 198—200.
- ↑ ГАУЗ «Тетюшская центральная районная больница» Об организации. [Тикшерелгән 22 апрель 2025].
- ↑ Тетюши - речные круизы 2025. [Тикшерелгән 22 апрель 2025]
- ↑ Программа экскурсионного обслуживания в г. Тетюши (теплоходы, автобусные туры). [Тикшерелгән 22 апрель 2025]
- ↑ Полное собраніе русских лѣтописей, Том 2. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2019. Архивировано 14 октябрь 2018 года.
- ↑ Приволжские города и селения в Казанской губернии. — Казань: Типография Губернского Правления, 1892. — С. 197.
- ↑ Поспелов, Евгений Михайлович. Географические названия России: топонимический словарь. — Москва: АСТ; Астрель, 2008.. — С. 438. — 523 с. — ISBN 978-5-17-054966-5.
- ↑ Кырым шәһәрләрен дә исәпкә алып
- ↑ 5 нче таблица. Россиядә, федераль округларда, Россия Федерациясе субъектларында, шәһәр округларында, муниципаль районнарда, муниципаль округларда, шәһәр һәм авыл җирлекләрендә, шәһәр торак пунктларында, 3000 һәм аннан да күбрәк халкы булган авыл торак пунктларында халык саны (XLSX)
- ↑ Памятник 960-килограммовой белуге, выловленной в Волге, открыт в городе Тетюши Татарстана. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 июль 2013. Архивировано 20 июль 2013 года.
- ↑ Эльза Кузнецова. «Завет будущим поколениям»: в Тетюшах в парке Победы открыли памятник участникам СВО (рус.). Татар Информ (9 декабрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 декабрь 2025.
- ↑ В Тетюшах открыли памятник участникам специальной военной операции (рус.). Тетюшский муниципальный район (9 декабрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 декабрь 2025.
- ↑ ПО «Хлеб» Тетюши (ИНН 1638004223) адрес и телефон. [Тикшерелгән 22 апрель 2025].
- ↑ Сегодня Тетюшский механический завод отмечает 50-летие со дня основания // Тетюшские зори : газета. — 2017. — 15 сентября. [Тикшерелгән 22 апрель 2025].
- ↑ Минниханов и Патрушев посетили механический завод КВЗ в Тетюшах // Татар-информ : информационное агентство. — 2022. — 1 июня. [Тикшерелгән 22 апрель 2025].
- ↑ ООО «ПМК «Стройинвест» Тетюши (ИНН 1638004103) адрес и телефон. [Тикшерелгән 22 апрель 2025].
- ↑ Музей предлагает… Официальный сайт администрации Тетюшского района. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 апрель 2019. Архивировано 15 апрель 2019 года.
- ↑ Открытие Музея истории рыболовства. Официальный сайт Официальный сайт администрации Тетюшского района. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 апрель 2019. Архивировано 15 апрель 2019 года.
Сылтамалар
- Рәсми сайт
- Тәтеш районының рәсми бергәлеге
- Удивительное рядом: как столичный житель побывал в Тетюшах и остался в восторге // www.kp.ru, 26.07.2021. [Тикшерелгән 21 июль 2025].