Максим Егоров
Максим Борис улы Егоров (1977 елның 23 мае, Горький, РСФСР, ССРБ) — Россия дәүләт эшлеклесе. 2021 елның 4 октябреннән Тамбов өлкәсе администрациясе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы[1]. 2021 елның 10 декабреннән «Бердәм Россия» фиркасенең Тамбов төбәк бүлеге секретаре[2].
Россия Федерациясенең баш дәүләт торак инспекторы (2019 елның 11 декабреннән 2021 елның 4 октябренә кадәр).
I класслы Россия Федерациясе Дәүләт Киңәшчесе.
Тәрҗемәи хәле
Максим Егоров 1977 елның 23 маенда Горький шәһәрендә туа. 1999 елда Идел дәүләт су транспорты академиясен тәмамлый[3].
1999-2000 елларда Түбән Новгородның Ленин районы администрациясенең икътисад, сәнәгать һәм планлаштыру бүлегендә эшли.
2000 елдан 2005 елга кадәр «Нижновэнерго» АҖдә төрле вазифалар били, 1 нче категорияле икътисадчы, икътисад буенча директор урынбасары — план-икътисад бүлеге башлыгы.
2005-2015 елларда электр энергетикасы тармагында бәя хасил итүне җайга салу һәм контрольдә тоту идарәсендә бүлек башлыгы, аннан соң Федераль тарифлар хезмәтендә электр энергетикасы тармагын җайга салу идарәсе башлыгы.
2016 елдан 2018 елга кадәр Мәскәүдә Төмән өлкәсе хөкүмәте вәкиллегендә эшли, Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев киңәшчесе була. 2018 елның июнь-декабрендә Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры В. В. Якушев киңәшчесе була[4].
2018 елның 29 декабреннән башлап төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары вазифасын башкара.
Бер үк вакытта 2019 елның 11 декабреннән башлап Россия Федерациясенең баш дәүләт торак инспекторы да була. Министрлыкта торак-коммуналь өлкәдә норматив-хокукый җайга салу буенча дәүләт сәясәтен тормышка ашыру, ТКХ өлкәсе торышына мониторинг һәм анализ, ТКХда дәүләт-шәхси партнёрлык, капиталь ремонт, авария хәлендәге торак фондын бетерү мәсьәләләре буенча җитәкчелек итә.
2019 елның мартыннан Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү фондының күзәтчелек советы әгъзасы булып тора.
2021 елның 4 октябрендә Тамбов өлкәсе администрациясе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнә[1].
Шәхси тормыш
Өйләнгән, өч ул тәрбияли.
Бүләкләр
- Россия Федерациясе Президентының мактау грамотасы;
- Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Мактау грамотасы;
- Ягулык-энергетика комплексының мактаулы хезмәткәре;
- Бәя һәм тарифларны җайга салу органнарының мактаулы хезмәткәре.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Максим Егоров назначен врио главы администрации Тамбовской области
- ↑ Максим Егоров избран Секретарем Тамбовского регионального отделения «Единой России».(үле сылтама) Единая Россия. Тамбовская область
- ↑ Биография врио главы администрации Тамбовской области Максима Егорова
- ↑ Егоров Максим Борисович, archived from the original on 2022-02-05, retrieved 2022-05-21
Сылтамалар
- Тамбов өлкәсе администрациясе сайтында 2022 елның 5 февраль көнендә архивланган.