Роман Бусаргин

Роман Виктор улы Бусаргин (1981 елның 29 июле, Зур Сакма авылы, Саратов өлкәсе, РСФСР, ССРБ) — Россия сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе. 2022 елның 16 сентябреннән Саратов өлкәсе Губернаторы (2022 елның 10 маеннан 16 сентябренә кадәр губернатор вазифаларын вакытлыча башкаручы)[1][2].

Тәрҗемәи хәле

Роман Бусаргин 1981 елның 29 июлендә Саратов өлкәсенең Кызыл Партизаннар районы Зур Сакма авылында туа. 2003 елда Вавилов исемендәге Саратов дәүләт аграр университетын, 2017 елда Россия кооперация университетын тәмамлый.

2005 елдан 2008 елга кадәр Саратов районы администрациясендә эшли. 2008—2009 елларда Саратов районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары була.

2009 елдан 2011 елга кадәр Бусаргин Энгельс муниципаль районының Идел буе муниципаль берәмлеге хакимияте башлыгы урынбасары булып эшли. 2011 елның гыйнварында Энгельс шәһәре муниципаль берәмлеге администрациясе башлыгы урынбасары итеп билгеләнә. 2013 елдан 2018 елга кадәр Энгельс муниципаль районы администрациясенең ТКХ, ТЭК, Транспорт һәм элемтә комитеты рәисе вазифасын башкара.

2018 елда «Саратов шәһәре» муниципаль берәмлеге администрациясенең Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе була, Саратов администрациясе башлыгының шәһәр хуҗалыгы буенча урынбасары вазифасын башкара.

2018 елның октябрендә Саратов өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары итеп билгеләнә. 2020 елның 21 октябрендә Саратов өлкәсе хөкүмәте рәисе — вице-губернаторы вазифасына билгеләнә.

Социология фәннәре кандидаты[3].

Саратов өлкәсе Губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы

2022 елның 10 маенда Россия Президенты Владимир Путин Бусаргинны Саратов өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгели[4]. 2012 елдан төбәкне җитәкләгән өлкәнең элеккеге җитәкчесе Валерий Радаев отставкага китә[5].

Шәхси тормыш

Өйләнгән, ике бала тәрбияли[6].

Бүләкләр

2021 елда Бусаргин II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнә.

Тема буенча өстәмә