Владимир Владимиров (1975)
Владимир Владимир улы Владимиров (14 октябрь 1975, Георгиевск, Ставрополь крае) — Россия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. 2014 елның 27 сентябреннән Ставрополь крае Губернаторы (2013 елның 27 сентябреннән 27 сентябренә кадәр Ставрополь крае Губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы)[1]. 2013 елның 10 октябреннән Ставрополь крае Хөкүмәте рәисе[2].
Тәрҗемәи хәле
Владимир Владимиров 1975 елның 14 октябрендә Ставрополь краеның Георгиевск шәһәрендә туа.
Әти-әнисен юллама белән Камчаткага җибәрәләр. Анда алар аерылыша һәм Владимир, әнисенә ияреп, Ставрополь краеның Будённовск шәһәренә кайта.
Әнисе ягыннан әбисе — Коммаяк ашханәсендә пешекче, бабасы төрле эшләрдә эшләгәннәр[3].
Белеме
1992 елда Будённовсктагы урта мәктәпне тәмамлый, шунда ук укыту-җитештерү комбинатында «III разрядлы пешекче-кулинар» һөнәрен үзләштерә.
1997 елда Уфа дәүләт нефть техника университетын «Табигый энергия чыганакларының һәм углерод материалларының химик технологиясе», 2006 елда Төмән дәүләт нефть һәм газ университетын «Нефть һәм газ яткылыкларын эшкәртү һәм эксплуатацияләү» белгечлеге буенча тәмамлый.
Хезмәт эшчәнлеге
Университетта уку белән беррәттән, 1996 елда «Ставролен» заводында сатучы, йөк төяүче булып эшли, фатирлар ремонтлый[4].
1997—2005 елларда Ханты-Манси автономияле округында «ЛУКОЙЛ — Көнбатыш Себер» ҖЧҖ составындагы «Когалымнефтегаз» предприятиесенең «Ватьеганнефть» нефть-газ чыгару идарәсендә нефть әзерләү һәм кудыру җайланмасы башлыгы булып эшли.
2001—2002 елларда — «Дружбанефть» нефть-газ чыгару идарәсенең нефть әзерләү һәм суыртып агызу цехы башлыгы.
2002 елда — «Повхнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең нефть әзерләү һәм кудыру буенча баш инженер урынбасары — нефть әзерләү бүлеге башлыгы.
2002—2005 елларда — «Когалымнефтегаз» нефть әзерләү бүлеге башлыгы урынбасары, нефть әзерләү буенча баш инженер урынбасары — предприятиенең бүлек башлыгы.
2005—2007 елларда — «Геойлбент» ҖЧҖ маркетинг һәм стратегия буенча директор, генераль директор.
2007—2009 елларда — «Югары Тонскнефтегаз» ААҖ техник департамент директоры, аннары генераль директор урынбасары — баш инженеры.
2009—2010 елларда «Газпромнефть-Ноябрьскнефтегаз» ААҖнең «Муравленковнефть» филиалында җитәкче вазифаларны башкара.
2010 елның мартында Ямал-Ненец Автономияле Округының Муравленко бермандатлы округы буенча Канун чыгару җыены депутаты итеп сайлана.
2010 елның апрелендә Ямал-Ненец Автономияле Округы Губернаторы Дмитрий Кобылкин Владимировны Ямал-Ненец Автономияле Округы Губернаторының беренче урынбасары итеп билгели[5]. Аның өлкәсенә икътисади үсеш, табигый ресурсларны куллану, ягулык-энергетика комплексы эше мәсьәләләре керә.
2010 елда «Бердәм Россия» фиркасенә керә[6].
2011—2013 елларда — «Бердәм Россия» фиркасенең Ямал-Ненец Автономияле Округындагы төбәк сәяси советы секретаре.
Ставрополь крае губернаторы
2013 елның 27 сентябрендә Россия Президенты Владимир Путин Владимир Владимировны Ставрополь крае Губернаторы вазифаларын башкаручы итеп билгели[7].
2013 елның октябреннән — Ставрополь крае Хөкүмәте җитәкчесе.
2014 елның 14 сентябрендә Ставрополь крае Губернаторы вазифасына биш елга сайлана, 2014 елның 27 сентябрендә Ставрополь шәһәрендә инаугурация уза[8].
2015 елның 7 апреленнән 10 ноябренә кадәр һәм 2019 елның 28 гыйнварыннан 2 августына кадәр — Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы[9][10][11][12][13][14]. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматлары буенча, 2019 елның апреленә Владимир Владимировның рейтингы 46 % тәшкил итә, аның электораль потенциалы күрсәткече — 65 %[15].
2019 елның 19 июлендә Владимир Ставрополь крае Губернаторы вазифасына кандидат итеп теркәлә[16].
2019 елның 8 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә биш елга Ставрополь крае Губернаторы итеп сайлана. Владимиров кандидатурасын Ставрополь крае халкының 79,65 % хуплый[17][18]. Үз вазифасына 2019 елның 27 сентябрендә керешә[19].
2019 елның 1 ноябрендә «Бердәм Россия» фиркасенең Ставрополь төбәге бүлеге секретаре итеп сайлана[20].
2020 елның 16 мартында Владимиров коронавируска каршы көрәш буенча край Координацион советын җитәкли[21].
2020 елның 21 декабрендә Владимиров Россия Федерациясе Дәүләт Советы әгъзасы итеп билгеләнә.
2024 елгы Бердәм тавыш бирү көнендә Ставрополь краеның гамәлдәге губернаторы Владимир Владимиров, сайлаучыларның 79,61 % тавышын җыеп, сайлауларда җиңү яуый[2].
Санкцияләр
Гаиләсе
Хатыны — Наталья Владимирова, чыгышы белән Иркутсктан (1982 елда туа), «Время Ставрополья» иҗтимагый проекты җитәкчесе. Гаиләдә дүрт бала: уллары Владимир, Николай, Иван һәм кызы Мария[24].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Дуслык ордены (26 июнь 2023) — парламентаризмны үстерүгә керткән өлеше, канун чыгаруда актив эшчәнлеге һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[25];
- Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Мактау грамотасы (27 июнь 2016) — илнең оборона куәтен һәм дәүләт иминлеген ныгытуга керткән өлеше өчен[26];
- «Суд приставлары институты оешуга 150 ел» медале (3 июль 2015 ел)[27];
- «Кырымны кире кайтарган өчен» медале (2015)[28];
- «Россия балаларын яклау эшендәге казанышлар өчен» мактау медале (2015)[29];
- «Изге апостолларга тиң бөек кенәз Владимирның вафат булуының 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2014, Рус православие чиркәве)[30].
Искәрмәләр
- ↑ Избранный губернатор Ставропольского края Владимир Владимиров вступил в должность. tass.ru (27 сентябрь 2014).
- ↑ 1 2 Новый глава Ставрополья реформирует правительство. ТАСС.
- ↑ Владимир Владимиров. Сила трёх «В» (рус.). etokavkaz.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 гыйнвар 2019. Архивировано 26 гыйнвар 2019 года.
- ↑ 10 интересных фактов о губернаторе Ставрополья. Архивировано 26 гыйнвар 2019 года.
- ↑ Биография Владимира Владимирова. ria.ru. Архивировано 30 сентябрь 2013 года.
- ↑ Владимиров Владимир Владимирович // Единая Россия (рус.). er.ru. Архивировано 6 август 2019 года.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 27.09.2013 г. № 734. РоссийскаяГазета. Архивировано 25 гыйнвар 2018 года.
- ↑ Избирательная комиссия Ставропольского края. Итоги голосования на выборах губернатора Ставропольского края 14 сентября 2014 года.(үле сылтама)
- ↑ Распоряжение Президента Российской Федерации от 07.04.2015 г. № 85-рп (рус.). Президент России. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2021.
- ↑ Распоряжение Президента Российской Федерации от 07.04.2015 г. № 85-рп (рус.). Президент России. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2021.
- ↑ Распоряжение Президента Российской Федерации от 10.11.2015 г. № 356-рп (рус.). Президент России. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2021.
- ↑ Распоряжение Президента Российской Федерации от 28.01.2019 г. № 23-рп (рус.). Президент России. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2021.
- ↑ Распоряжение Президента Российской Федерации от 02.08.2019 г. № 255-рп (рус.). Президент России. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2021.
- ↑ Владимир Владимиров вошёл в состав президиума Госсовета России (рус.). www.gubernator.stavkray.ru. Архивировано 31 гыйнвар 2019 года.
- ↑ Пресс-выпуск (рус.). wciom.ru. Архивировано 21 апрель 2019 года.
- ↑ Владимиров зарегистрирован кандидатом в Губернаторы Ставропольского края (рус.). bloknot-stavropol.ru. Архивировано 19 июль 2019 года.
- ↑ Избирательная комиссия Ставропольского края. Общие данные о результатах выборов Губернатора Ставропольского края 8 сентября 2019 года. www.stavropol.izbirkom.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 май 2022. Архивировано 16 сентябрь 2019 года.
- ↑ Владимир Владимиров победил на выборах губернатора Ставрополья (рус.). rg.ru.
- ↑ Владимир Владимиров вступил в должность губернатора Ставрополья (рус.). Своё ТВ (27 сентябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 декабрь 2021. Архивировано 27 сентябрь 2019 года.
- ↑ Владимиров избран секретарем регионального отделения партии // Официальный сайт Губернатора В. В. Владимирова. 01.11.2019 г.
- ↑ Глава Ставрополья возглавил краевой координационный совет по противодействию коронавирусу, archived from the original on 2020-06-04, retrieved 2022-05-23
- ↑ Губернатор Ставрополья Владимиров рад попаданию в санкционный список Великобритании. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 июль 2022. Архивировано 26 июль 2022 года.
- ↑ Russia-related Designations and Designations Updates. Архивировано 15 декабрь 2022 года.
- ↑ Владимир Владимиров биография, фото, карьера, личная жизнь. 22 гыйнвар 2026 тикшерелде.
- ↑ Госнаграду вручили в Кремле главе Ставрополья (рус.). pobeda26.ru (27 июнь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2025. Архивировано 25 апрель 2025 года.
- ↑ Распоряжение Правительства Российской Федерации от 27.06.2016 г. № 1316-р (рус.). government.ru (27 июнь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2025. Архивировано 13 май 2023 года.
- ↑ Видные государственные и общественные деятели Российской Федерации и иностранных государств, награждённые ведомственными наградами Федеральной службы судебных приставов, archived from the original on 2021-09-23, retrieved 2022-05-23
- ↑ Алексей Дроботов. Губернатора Ставрополья наградили медалью «За возвращение Крыма» (рус.). КП (8 май 2015). Архивировано 1 июль 2015 года.
- ↑ Владимиров Владимир Владимирович | биография и последние новости (рус.). ФедералПресс. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2025.
- ↑ Глава Ставрополья награжден медалью Русской православной церкви «В память 1000-летия преставления святого равноапостольного великого князя Владимира» (2015-11-05). 13 октябрь 2025 тикшерелде.