Олег Хорохордин

Олег Леонидович Хорохордин (1972 елның 3 апреле, Глушинка, Косихин районы, Алтай крае) — Россия дәүләт һәм сәяси эшлеклесе. Алтай Республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы (2019 елның 20 мартыннан 1 октябренә кадәр), Алтай Республикасы башлыгы (1 октябрь 2019 ел — 4 июнь 2024 ел). Россия Федерациясенең II класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе (2014).

Тәрҗемәи хәле

Олег Хорохордин 1972 елның 3 апрелендә Алтай краеның Косихин районы Глушинка авылында туган[1].

1999 елда Олег Хорохордин Алтай икътисад һәм хокук академиясенең икътисад факультетын, 2000 елда шунда ук дәүләт һәм муниципаль идарә кафедрасын тәмамлый. 2003 елда Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте академиясенең Дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте кафедрасының аспирантурасын тәмамлый[2].

2003 елда «Дәүләт һәм кече эшмәкәрлек: кадрлар потенциалын формалаштырганда үзара хезмәттәшлек (социологик анализ)» темасына социологик фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый (22.00.08 белгечлеге. «Идарә социологиясе»)[3].

2019 елда РАНХиГС Дәүләт идарәсе югары мәктәбе базасында Президент кадрлар резервын әзерләүнең икенче агымында уку узган.

Хезмәт эшчәнлеге

Мәктәпне тәмамлаганнан соң һәм армиягә чакырылганчы Барнаул шәһәренең 106 нчы урта мәктәбендә, Барнаулның Ленин район судында һәм Алтай мотор заводында эшләргән.

1990—1992 елларда Украин ССР территориясендә хезмәт итә.

Россия Президенты Владимир Путин белән очрашу, 2019 елның 16 июле

Демобилизациядән соң 1992 елда Барнаул ТЭЦларында 2 нче разрядлы балта остасы-бетончы булып эшли. 1994 елда «Алтайэнергострой» ПФХКга күчерелә. 1997 елда «„Алтайэнергострой“ сәүдә йорты»ның 2 нче участогы башлыгы вазыйфасына билгеләнә. 1997—2002 елларда «„Алтайэнергострой“ сәүдә йорты» ҖЧҖ директоры булып эшли. 2002—2003 елларда «ТД „Алтайэнергострой“» ҖЧҖ, «Рантье» ҖЧҖ һәм «Энергопродряд» ҖЧҖ компанияләренең хуҗалары арасына керә.

2002—2003 елларда — Россия җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Мәскәү өлкәсе буенча территориаль идарәсенең җыелма-аналитик бүлеге белгече. 2004—2006 — Мәскәү өлкәсе буенча Халыкны эш белән тәэмин итү федераль дәүләт хезмәте идарәсенең эшне координацияләү бүлегенең баш белгече. Шулай ук 2002 елдан 2006 елга кадәр Үзәк федераль округта Россия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле аппаратының мәгълүмати-аналитик тәэмин итү буенча киңәшчесе булып эшли.

2006 елның февраленнән — Россия Президенты администрациясенең эчке сәясәт буенча РФ Президенты идарәсенең киңәшчесе, баш киңәшчесе, департамент башлыгы урынбасары, референты. 2011 елның декабреннән — РФ Хөкүмәте рәисе Владислав Сурков, соңрак Аркадий Дворкович, аннары Максим Акимов урынбасары ярдәмчесе, секретариат җитәкчесе урынбасары.

Россия Президенты Администрациясендә һәм хөкүмәт аппаратында «Сколково» инновацион үзәген булдыру һәм үстерү кураторлык иткән (2021 елның гыйнварына кадәр «Сколково» фондының директорлар советында була)[4], инновацион үсеш институтлары эшчәнлеген координацияләү мәсьәләләре белән шөгыльләнгән, Милли технологик инициативаны һәм «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасын тормышка ашыруны координацияләгән. Шулай ук 2012 елдан «ГЛОНАСС» НП навигация эшчәнлеге өлкәсендә федераль челтәр операторы советында эшли, совет рәисе булып торган[5].

Алтай Республикасы Башлыгы

2019 елның 20 мартында Алтай Республикасы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп, 2019 елның 8 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә сайлауларга кадәр билгеләнә[6].

Бердәм тавыш бирү көнендә, 2019 елның 8 сентябрендә, Алтай Республикасы башлыгы сайлауларының беренче турында 58,82% нәтиҗәсе белән ул җиңү яулый[7]. Үз вазыйфасына 2019 елның 1 октябрендә кергән. Вәкаләтләр вакыты 2024 елда тәмамлана[8].

2024 елның 4 июнендә Олег Хорохордин яңа эш урынына күчү сәбәпле отставка турында игълан итә[9].

Шәхси тормыш

Ике баласы бар. Улы Данил Хороходин (1990) Мәскәү дәүләт университетының икътисад факультетын тәмамлаган. Венчур бизнесы белән шөгыльләнә. Кызы Ярослава (1998) «халыкара икътисадый мөнәсәбәтләр» белгечлеге буенча МГИМО бакалавриатын тәмамлаган[10].

Олег Хорохордин яшь чагында фехтование белән шөгыльләнгән һәм олимпия резервы мәктәбендә укыган. Тау чаңгысы, мотокросс, вейкбординг белән мавыга. Көнчыгыш көрәшләре белән шөгыльләнә, иайдо хәрби сәнгате буенча өченче дан иясе[10][11][12].

Бүләкләр

Россия Федерациясе Хөкүмәте рәхмәте (2016)

Искәрмәләр

  1. Чем известен Олег Хорохордин. Коммерсант (20 март 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2019.
  2. Биография врио главы Республики Алтай Олега Хорохордина (рус.). ТАСС. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 март 2019.
  3. Олег Леонидович Хорохордин. {{{заглавие}}}. — 2003.
  4. В «Сколково» утвердили новые КПЭ и состав совета директоров. sk.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2022.
  5. Биография Олега Хорохордина. РИА (9 сентябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 март 2019.
  6. Олег Хорохордин назначен временно исполняющим обязанности Главы Республики Алтай (рус.). Президент России. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 март 2019.
  7. admin. Олег Хорохордин официально вступил в должность главы Республики Алтай (рус.). Новости Горного Алтая. НГА (1 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2019.
  8. Врио главы Алтая Хорохордин побеждает на выборах после обработки 100% протоколов (рус.). ТАСС. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2019.
  9. Глава Республики Алтай Олег Хорохордин ушел в отставку. РБК (4 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июнь 2024.
  10. 1 2 Олег Хорохордин: социальные проблемы Республики Алтай нужно решать созданием рабочих мест (рус.). ТАСС (16 май 2019).
  11. Новый глава Республики Алтай. Справка. Sibnet (20 март 2019).
  12. «Будет полное переформатирование». Олег Хорохордин встретился с руководителями СМИ. Новости Горного Алтая (13 май 2019).

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә