Павел Малков

Павел Виктор улы Малков (1980 елның 29 гыйнвары, Саратов, РСФСР, ССРБ) — Россия дәүләт эшлеклесе. 2022 елның 10 маеннан Рязань өлкәсе Губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы.

Россия Федерациясенең I класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе[1].

Тәрҗемәи хәле

Павел Малков 1980 елның 29 гыйнварында Саратов шәһәрендә туа. 2001 елда «Исәпләү техниканың һәм автоматлаштырылган системаларның программ тәэминаты» белгечлеге буенча Саратов дәүләт техник университетын тәмамлый. 2004 елда П.А. Столыпин исемендәге Идел буе дәүләт хезмәте академиясендә «Дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге буенча яңадан һөнәри әзерлек уза. 2008-2009 елларда МВА программасы буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы халык хуҗалыгы академиясендә, «мәгълүмат менеджменты» белгечлеге буенча уку уза[2].

2003-2006 елларда Саратов өлкәсе хөкүмәтендә төрле вазифаларда эшли.

2006 елдан 2009 елга кадәр Саратов өлкәсенең икътисади үсеш һәм сәүдә министры урынбасары.

2009-2010 елларда — «Сигнал» ЭҖБ сәнәгать предприятиесе директоры урынбасары.

2010 елда Саратов өлкәсен мәгълүматлаштыру буенча комитет башлыгы, шул исәптән Саратов өлкәсе хөкүмәте министры рангында.

2012 елда Саратов өлкәсе хөкүмәте рәисе урынбасары вазифаларын башкара.

2012-2017 елларда — Россия Икътисади үсеш министрлыгының Икътисадта дәүләт җайга салуы департаменты директоры урынбасары.

2017 елдан 2018 елга кадәр — Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгының дәүләт идарәсе департаменты директоры.

2018 елның 14 декабреннән 2022 елның 10 маена кадәр Федераль дәүләт статистикасы хезмәте (Росстат) җитәкчесе.

Рязань өлкәсе губернаторы

2022 елның 10 маенда Рязань өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнә[3]. Рязань өлкәсе Губернаторын сайлау бердәм тавыш бирү көнендә 2022 елның 11 сентябрендә планлаштырыла.

Шәхси тормыш

Өйләнгән, ике бала тәрбияли.

Бүләкләр

2018 елда II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнә.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә