Сергей Меликов

Сергей Алимович Меликов (лезг. Меликов Сергей Алиман хва; 12 сентябрь 1965, Орехово-Зуево, Мәскәү өлкәсе) — Россия дәүләт, сәяси һәм хәрби эшлеклесе. Дагстан Республикасы Башлыгы (2021 елның 14 октябре — 2026 елның 4 мае[1][2][3]; 2020 елның 5 октябре — 2021 елның 14 октябре: вазифаларны вакытлыча башкаручы[4]). «Бердәм Россия» партиясенең Дагстан төбәк бүлеге секретаре (2021 елның 9 июненнән)[5].

Россия Федерациясе Президентының Төньяк Кавказ федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле (2014 елның 12 мае — 2016 елның 28 июле). Россия Федерациясе милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәте директорының — Россия милли гвардиясе гаскәрләре баш командующиеның беренче урынбасары (2016 елның 28 июле — 2019 елның 27 сентябре). Россия Федерациясе сенаторы — Ставрополь крае башкарма хакимиятеннән вәкил (2019 елның 27 сентябре-2020 елның 5 октябре[6]). 1 нче класслы Россия Федерациясенең хакыйкый дәүләт киңәшчесе (2014). Генерал-полковник (2016).

Тәрҗемәи хәле

1965 елның 12 сентябрендә Мәскәү янындагы Орехово-Зуево шәһәрендә эчке гаскәрләр хәрби хезмәткәре гаиләсендә туа[7][8].

Белеме

1986 елда мотоукчылар гаскәрләре взводы командиры, башлангыч хәрби әзерлек укытучысы белгечлеге буенча Ф. Э. Дзержинский исемендәге Сарытау югары хәрби команда Кызыл Байраклы эчке гаскәрләр училищесын тәмамлый.

1994 елда М. В. Фрунзе исемендәге Хәрби академиянең чик буе һәм эчке гаскәрләр факультетын тәмамлап[8], Россия ЭЭМ эчке гаскәрләренең Төньяк Кавказ округына күчерелә.

2011 елда Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең Генераль штабы хәрби академиясен тәмамлый.

Эчке гаскәрләрдә хезмәт итү

1986 елда мотоукчылар гаскәрләре офицеры белгечлеге буенча Ф. Э. Дзержинский исемендәге Сарытау югары хәрби команда Кызыл Байраклы эчке гаскәрләр училищесын тәмамлый.

1986 елдан, Сарытау хәрби училищесын тәмамлагач, юллама буенча Украина һәм Молдавия буенча СССР Эчке эшләр министрлыгының (ЭЭМ) эчке гаскәрләре идарәсенең аерым бригадасына хәрби хезмәт үтәргә офицер итеп җибәрелә, Львов, Одесса шәһәрләрендә хезмәт итә, училищедан ук КПСС әгъзасы була[9].

1994—1995 елларда полк штабы башлыгының өлкән ярдәмчесе, аннары оператив билгеләнештәге дивизиянең батальон командиры вазифаларын били.

1995 елдан — штабның разведка бүлегенең гаскәри разведка бүлекчәсе өлкән офицеры.

1996 елдан — штаб башлыгы — оператив билгеләнештәге дивизиянең оператив билгеләнештәге полкы командиры урынбасары (1996—1997).

1994—1996 елларда Беренче чечен сугышында катнаша[9].

1996 елдан шулай ук Крапланган берет кию хокукына ия[10].

1997 елда командир урынбасары, 1998 елда — Россия ЭЭМ эчке гаскәрләренең Аерым оператив билгеләнештәге дивизиясе 2 нче полкы командиры вазифасына билгеләнә.

2001 елның мартында бу дивизия командиры урынбасары вазифасын били, 2002 елның июнендә аның командиры була[9].

2008 елның апрелендә Меликов Россия ЭЭМ эчке гаскәрләренең Үзәк төбәк командованиесе гаскәрләре командующиеның беренче урынбасары — штаб башлыгы вазифасына билгеләнә.

2011 елда ул Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең Генераль штабы хәрби академиясен тәмамлый, шул ук елның 31 августында Россия Президенты указы белән РФ Төньяк Кавказ төбәге территориясендә контртеррористик операцияләр үткәрү буенча Берләшкән гаскәрләр (көчләр) төркеме командующие — Россия ЭЭМ эчке гаскәрләренең Төньяк Кавказ төбәк командованиесе гаскәрләре командующиеның беренче урынбасары вазифасына билгеләнә[11].

2014 елның 8 маенда Россия ЭЭМ эчке гаскәрләренең баш штабы башлыгының беренче урынбасары вазифасына билгеләнә. Штабны генерал-полковник Сергей Бунин җитәкли[9].

Росгвардиядә хезмәте

Россия Федерациясе Президентының 2016 елның 26 августындагы 434 нче санлы Указы белән Меликовка «генерал-полковник» хәрби исеме бирелә[9][12].

2016 елның июлендә Россия Федерациясе милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәте директорының — Россия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләре баш командующие «Росгвардия» (В. В. Золотовның) беренче урынбасары итеп билгеләнә[9].

2019 елның июнендә Россия Федерациясе милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәте директорының беренче урынбасары вазифасыннан отставкага китү турында рапорт бирә[13].

Дәүләт хезмәте

2014 елның 12 маенда Россия Федерациясе Президентының Төньяк Кавказ федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле вазифасына билгеләнә[14][15][16].

2014 елның 12 маенда ул Россия Федерациясе Иминлек Советы составына кертелә[9], 12 июньдәге президент указы белән генерал-лейтенант дәрәҗәсендә 2014 елның 12 маеннан хәрби хезмәттән азат ителә[9][17].

Шулай ук Меликовка 1 нче класслы Россия Федерациясенең хакыйкый дәүләт киңәшчесе класслы чины бирелә[9].

2016 елның 28 июлендә Төньяк Кавказ федераль округында Президентның тулы вәкаләтле вәкиле вазифасыннан азат ителә һәм Россия Федерациясе милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәте директорының — Россия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләре баш командующиеның беренче урынбасары итеп билгеләнә[9][18]. 2016 елның 12 августындагы президент указы белән Иминлек Советы составыннан чыгарыла[19].

2019 елның 27 сентябрендә Ставрополь крае губернаторы Владимир Владимиров Сергей Меликовны Ставрополь краеннан Федерация Советы сенаторы итеп билгели[20]. 2020 елның 5 октябрендә вәкаләтләре вакытыннан алда туктатыла.

Россия Герое генерал-полковник Анатолий Александрович Романов исемендәге Фондның попечительләр советына керә[9].

Дагстан Республикасы Башлыгы

2020 елның 5 октябрендә Россия Президенты указы белән Дагстан Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнә[21]. 2021 елның 14 октябрендә Дагстан Республикасы Башлыгы итеп сайлана[22]. 2026 елның 4 маенда үз теләге белән отставкага китә (отставкасы РФ Президентының 291 нче санлы Указы белән кабул ителә)[23][24][3], Дагстан Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Фёдор Щукин билгеләнә[24][25].

Тәнкыйть

2021 елның февралендә берничә Россия массакүләм мәгълүмат чаралары генерал-лейтенант Сергей Милейконың уңышлы карьерасын Сергей Меликов белән бәйли[26], соңрак аны «Спецшвейснаб» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Росгвардия өчен форма тегү буенча дәүләт заказын конкурентларга караганда 2-3 тапкыр югарырак бәядән алуда коррупциядә шик астына алалар. Дәүләткә китерелгән зыян якынча 1 млрд сумга бәяләнә. 2019 елда Росгвардия җитәкчелеге тарафыннан тиешле хезмәт тикшерүеннән соң, Сергей Милейко үз вазифасыннан китә[27].

2021 елның мартында федераль массакүләм мәгълүмат чаралары Сергей Меликовның сәяси тотрыклылыгын уртача дип бәялиләр, аның җитди элита конфликтлары булмау хисабына ныклы позицияләр биләвен билгеләп үтәләр[28].

Шәхси тормышы

Әтисе — Алим Нур-Магомедович Меликов (1932—2012), отставкадагы полковник, СССР Эчке эшләр министрлыгың эчке гаскәрләре бригадасы командиры вазифасын биләгән[9]. Милләте буенча лезгин.

Әнисе — Татьяна Николаевна, педагог. Милләте — рус.

Абыйсы — Михаил Алимович Меликов (1958 елның 2 февралендә туган), запастагы генерал-майор, Ленинград гомумгаскәри команда училищесын тәмамлаган, Һава-десант гаскәрләрендә батальон командирына кадәр төрле вазифаларда хезмәт иткән. Соңрак Россия ЭЭМ Эчке гаскәрләренә күчерелә, Ярославльдә Эчке гаскәрләр полкы белән җитәкчелек итә. 1998—1999 елларда — Россия ЭЭМ эчке гаскәрләренең Аерым оператив билгеләнештәге дивизиясе 1 нче оператив билгеләнештәге полкы командиры, 1999—2001 елларда — Россия ЭЭМ Эчке гаскәрләренең «Витязь» 1 нче махсус билгеләнештәге полкы командиры, махсус билгеләнештәге подразделениеләр ветераннары иҗтимагый оешмасы рәисе, РФ ЭЭМ Эчке гаскәрләренең 100 нче оператив билгеләнештәге дивизиясе белән җитәкчелек итә (Новочеркасск)[9].

Хатыны — Галина Анатольевна Меликова (1961—2024), хәрби табиб[29]. Улы Михаил 2018 елның июль аена кадәр Оборона министрлыгының Хәрби университетында белем ала. Үги улы — Дмитрий Александрович Серков (1981—2007), «Витязь» 1 нче Кызыл Байраклы махсус билгеләнештәге отрядта хезмәт иткән, подразделениенең 1 нче төркеме 1 нче взводының штурм төркеме командиры булган. 2007 елның 2 августында Дагстанда хәрби бурычны үтәгәндә һәлак була, 2007 елның декабрендә аңа үлеменнән соң Россия Федерациясе Герое исеме бирелә[9].

Санкцияләр

2022 елның 30 ноябрендә Бөекбритания Меликовны санкцияләр исемлегенә кертә.

2023 елның 24 февралендә АКШ Дәүләт департаменты тарафыннан санкцияләр исемлегенә кертелә.

Меликов шулай ук Австралия һәм Яңа Зеландиянең санкцияләр исемлекләренә кертелгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 1 нче класслы Россия Федерациясенең хакыйкый дәүләт киңәшчесе (2014);
  • генерал-полковник (2016);
undefined
  • кылычлар сурәте белән IV дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» ордены[30][9][10];
  • Александр Невский ордены[10];
  • «Хәрби казанышлар өчен» ордены[30][9];
  • Батырлык ордены[30][9];
  • Хөрмәт ордены[30][9];
  • Крапланган берет кию хокукына ия;
  • Әхмәт Кадыйров ордены (2014) — дәүләтчелекне үстерүдәге казанышлары, ватан мәнфәгатьләрен яклау, Чечен Республикасы территориясендә законлылыкны һәм хокук тәртибен саклауга зур өлеш керткәне өчен;
  • «Дагстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены (2017)[31];
  • медальләр[30][9].

Искәрмәләр

  1. Путин принял отставку главы Дагестана Меликова. Интерфакс (4 май 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 май 2026.
  2. Владимир Путин принял отставку главы Дагестана Сергея Меликова. Первый канал (4 май 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 май 2026.
  3. 1 2 Путин принял отставку главы Дагестана Меликова. РБК (4 май 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 май 2026.
  4. Сергей Меликов назначен врио Главы Республики Дагестан (рус.). Президент России. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 октябрь 2020. Архивировано 11 август 2021 года.
  5. Врио главы Дагестана избрали секретарем регионального отделения "Единой России". ТАСС. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 август 2021. Архивировано 3 август 2021 года.
  6. Меликов Сергей Алимович (рус.). Совет Федерации Федерального Собрания Российской Федерации. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 сентябрь 2019. Архивировано 1 октябрь 2019 года.
  7. Биография Сергея Меликова. Справки. РИА Новости (28 июль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 сентябрь 2017. Архивировано 29 сентябрь 2017 года.
  8. 1 2 ТАСС-ДОСЬЕ. Биография Сергея Меликова. Досье. Биографии и справки. ТАСС (28 июль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 сентябрь 2017. Архивировано 29 сентябрь 2017 года.
  9. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок тасс биография не указан текст
  10. 1 2 3 Меликов Сергей Алимович. Официальный сайт Федеральной службы войск национальной гвардии Российской Федерации. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 сентябрь 2017. Архивировано 5 октябрь 2017 года.
  11. Биографическая справка и интервью генерала С. Меликова. // «На боевом посту» (журнал ВВ МВД). — 2011. — № 12. — С.4. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 гыйнвар 2020. Архивировано 25 февраль 2021 года.
  12. Указ Президента Российской Федерации от 26.08.2016 г. № 434 «О присвоении воинского звания Меликову С.А.» kremlin.ru. Сайт Президента России. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 сентябрь 2017. Архивировано 29 сентябрь 2017 года.
  13. Росгвардия умерила тыл. Ведомство Виктора Золотова собрались покинуть его первый заместитель и куратор тыловых вопросов / Коммерсантъ, 1 июля 2019. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июль 2019. Архивировано 2 июль 2019 года.
  14. Указ Президента Российской Федерации от 12.05.2014 г. № 326 «О полномочном представителе Президента Российской Федерации в Северо-Кавказском федеральном округе». Мөрәҗәгать итү датасы: 28 сентябрь 2017. Архивировано 12 август 2019 года.
  15. Указ Президента Российской Федерации от 12.05.2014 г. № 326 «О полномочном представителе Президента Российской Федерации в Северо-Кавказском федеральном округе». kremlin.ru. Сайт Президента России. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 сентябрь 2017. Архивировано 12 август 2019 года.
  16. Чем известны новые полпреды президента // Коммерсантъ : газета. — 13 мая 2014. — № 79 (5352). — С. 2.
  17. Указ Президента Российской Федерации от 12.06.2014 г. № 420 О «Меликове С.А.» kremlin.ru. Сайт Президента России. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 сентябрь 2017. Архивировано 29 сентябрь 2017 года.
  18. Указ Президента Российской Федерации от 28.07.2016 г. № 372 «О Меликове С. А.» Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2019. Архивировано 12 август 2019 года.
  19. Указ Президента Российской Федерации от 12.08.2016 г. № 408 «О внесении изменений в состав Совета Безопасности Российской Федерации, утвержденный Указом Президента Российской Федерации от 25 мая 2012 г. № 715». kremlin.ru. Сайт Президента России. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 сентябрь 2017. Архивировано 29 сентябрь 2017 года.
  20. Сенатором от Ставрополья назначен Сергей Меликов. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 июль 2026. Архивировано 27 сентябрь 2019 года.
  21. Сергей Меликов назначен врио Главы Республики Дагестан / kremlin.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 октябрь 2020. Архивировано 5 октябрь 2020 года.
  22. Сергей Меликов избран главой Республики Дагестан. ТАСС. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 октябрь 2021. Архивировано 14 октябрь 2021 года.
  23. Указ о принятии отставки Главы Республики Дагестан. Президент России (4 май 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 июль 2026.
  24. 1 2 Путин принял отставку Меликова и назначил врио главы Дагестана Щукина. Интерфакс (4 май 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 май 2026.
  25. Федор Щукин назначен врио главы Дагестана. РИА Новости (4 май 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 май 2026.
  26. Генерала Росгвардии забрили на дело. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 апрель 2021. Архивировано 5 июнь 2021 года.
  27. Генералам Росгвардии готовят посадки и отставки. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 апрель 2021. Архивировано 10 декабрь 2020 года.
  28. Эксперты оценили вероятность отставки глав трех регионов России (рус.). РИА Новости (16 март 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2021. Архивировано 21 май 2021 года.
  29. РБК, 2 февраля 2024. Умерла жена главы Дагестана
  30. 1 2 3 4 5 Биография Сергея Меликова. Справки. РИА Новости (28 июль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 сентябрь 2017. Архивировано 29 сентябрь 2017 года.
  31. АиФ-Дагестан. Сергей Меликов награжден орденом «За заслуги перед Республикой Дагестан». Аргументы и факты (16 февраль 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 сентябрь 2017. Архивировано 29 сентябрь 2017 года.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә