Рамил Муллин
Рамил Хәмзә улы Муллин (тат. Му́ллин, Рами́ль Ха́мзович; 10 май 1974, Мөслим районы, Татарстан АССР) — Россия дәүләт эшлеклесе. Түбән Кама мэры һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы (2022—2025)[3], Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе (2025 елның апреленнән)[4].
Рамил Муллин 2025 елның 3 декабрендә Махсус хәрби операциягә контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләрне җыю вакытында мошенниклыкта һәм вазифаи вәкаләтләрен арттыруда гаепләнеп, хокук саклау органнары тарафыннан кулга алына[5].
Тормыш юлы
1974 елның 10 маенда Татарстан АССР Мөслим районы Мөслим авылында туган.
Белеме
«Табиб» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтын (2008), «юрист» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын (2013), Идел буе дәүләт хезмәте академиясен (Сарытау, 2014) тәмамлый[1].
Хезмәт юлы
1996–1998 — Казан ашыгыч медицина ярдәме станциясе хезмәткәре.
1998–2001 — Мөслим районы дәүләт санитар эпидемиологик күзәтү үзәге санитар табибы.
2001–2003 — Мөслим районы сәламәтлек саклау бүлеге мөдире.
2003–2006 — Түбән Кама шәһәре һәм районы буенча дәүләт санитар эпидемиологик күзәтү үзәге баш табибы.
2006–2010 — Түбән Кама районы башлыгы урынбасары.
2010–2013 — Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең муниципаль контроль мәсьәләләре буенча урынбасары — административ техник контроль идарәсе башлыгы.
2013–2021 — Мөслим муниципаль районы башлыгы.
2021 елдан – Түбән Кама мэры (10 ноябрьдән ― Түбән Кама районының башкарма комитеты җитәкчесе, 4 октябрьдән ― район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы)[6].
2022 елның 19 сентябреннән ― Түбән Кама муниципаль районы башлыгы[7].
Җинаять эше
2025 елның 3 декабрендә силовиклар Рамил Муллин белән бәйле берничә урында: аның Мөслим авылындагы әти-әнисе йортында, Казандагы яллап торган фатирында, Түбән Кама районы Башкарма комитеты бинасында тентүләр үткәрәләр. Шул ук көнне кичен Муллин, Җинаять кодексының ике маддәсе буенча җинаятьләр кылуда шикләнеп, тоткарлана: аеруча зур күләмдә мошенниклык (159 нчы маддә) һәм вазифаи вәкаләтләрне арттыру (286 нчы маддә)[5]. 5 декабрьдә Яр Чаллы шәһәр судында аңа 2026 елның 3 февраленә кадәр тикшерү изоляторына ябу рәвешендәге кисәтү чарасы билгеләнә[8].
Массакүләм мәгълүмат чаралары мәгълүматлары буенча, җинаять эше фабуласы рекрутлык түләүләрен үзләштерү белән бәйле[9] (Татарстанда Махсус хәрби операцигә контрактчыларны җәлеп итү өчен кызыксындыру чарасы гамәлгә куела: Оборона министрлыгы белән контракт төзүгә булышлык күрсәткән кешегә җирле бюджеттан 100 мең, соңрак 150 мең сум күләмендә акчалата бүләк түләнә)[5].
Гаиләсе
Әнисе Энҗе Гәрәева тумышы белән Татарстан Республикасы Сарман районының Балтамак авылыннан, әтисе Хәмзә Муллин Мөслим районының Каенсаз авылыннан.
Тормыш иптәше — Светлана Гарипова. Өч балалары бар: уллары — Илһам һәм Илдан, кызлары — Айсылу[10].
Дәүләт бүләкләре
- 2019 — «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале;
- 2021 ― «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале;
- 2024 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан Республикасы);
- 2025 — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале[11].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Муллин Рамиль Хамзович. Единая Россия.
- ↑ "Маленький, но с характером": who is mr. Муллин? Бизнес Online (4 октябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2025.
- ↑ Алина Латыпова. Рамиль Муллин избран мэром Нижнекамска. НТР-24 (19 сентябрь 2022).
- ↑ Эльза Кузнецова. Смена глав в Закамье: камбэк Беляева в Нижнекамск и проводы Муллина в Казань (рус.). Татар Информ (24 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2025.
- ↑ 1 2 3 Садыков, Данил. Дважды в рекруты. Экс-мэр Муллин задержан за аферу с контрактниками (2025-12-04). 4 декабрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Рамиль Муллин стал мэром Нижнекамска (рус.). // kommersant.ru (19 сентябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2025.
- ↑ Пресс-служба Главы НМР. Официально: мэром Нижнекамска стал Рамиль Муллин (19 сентябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2025.
- ↑ https://inkazan.ru/news/2025-12-05/eks-mera-nizhnekamska-otpravili-v-sizo-ugolovnoe-delo-ramilya-mullina-5518726. inkazan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 декабрь 2025.
- ↑ Муллин в ИВС: за что закрыли бывшего мэра Нижнекамска? (рус.). БИЗНЕС Online (4 декабрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 декабрь 2025.
- ↑ Татьяна Завалишина, Регина Шафиева. Рамиль Муллин: «Нижнекамск не может жить обыденностью, важна идея, которая разбудит город» (рус.). БИЗНЕС Online (11 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2025.
- ↑ Муллин Рамиль Хамзович — Татцентр.ру. 25 сентябрь 2025 тикшерелде.
Әдәбият
- Рамиль Муллин: «Созидая, мы получаем эффект аккумуляции радости» // Строители Татарстана (журнал) : журнал. — 2015. — Сентябрь.
- Рамил Муллин: «Иң зур теләгем – район халкының тормышын тагын да ямьлерәк, уңайлырак итү» // Казан утлары : журнал. — 2017. — Август.