Берләшкән Гарәп Әмирлекләре

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре (БГӘ, гарәп. الإمارات العربية المتحدة’Әл-’Има̄ра̄т ’әл-ʻАраби́йя ’әл-Мутта́һида) — көньяк-көнбатыш Азиядә, Гарәбстан ярымутравының көнчыгыш өлешендә урнашкан дәүләт. Көнбатышта һәм көньякта Согуд Гарәбстаны белән, көньяк-көнчыгышта һәм төньяк-көнчыгышта Оман белән чиктәш.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре халкының саны 4,8 млн. кеше, боларның 70 % кадәр — көньяк һәм көньяк-көнчыгыш Азиядән эшчеләр. Җирле халык күбесенчә суннит мөселманнары белән тәкъдим ителгән. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре 7 әмирлектән тора: Әбу-Даби, Гаҗман, Дөбәй, Рәэсел-Хәймә, Өммел-Кайвәйн, Фөҗәйрә һәм Шарҗә. Башкала — Әбу-Даби шәһәре.[1]

География

undefined

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре көнбатышта һәм көньякта Согуд Гарәбстаны белән, көньяк-көнчыгышта һәм төньяк-көнчыгышта Оман белән чиктәш. Мәйданы 83 600 км².

Идарә-җир төзелеше

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре — җиде әмирлектән торган федерация дәүләте. Һәр бер әмирлек — тулы монархияле кечкенә дәүләт.

Әмирлек Гарәп
исеме
Мәркәз Мәйдан,
км²
Халык,
кеше
Әбу-Даби أبو ظبي Әбу-Даби 67 340 1 463 491
Гаҗман عجمان Гаҗман 259 260 492
Дөбәй دبي Дөбәй 3 885 2 262 000
Рәэсел-Хәймә رأس الخيمة Рәэсел-Хәймә 1 683 191 753
Өммел-Кайвәйн أم القيوين Өммел-Кайвәйн 777 59 098
Фөҗәйрә الفجيرة Фөҗәйрә 1 166 118 933
Шарҗә الشارقة Шарҗә 2 590 656 941

Тарих

VII нче гасырда монда урнашкан кечкенә шейхлыклар Ислам динен кабул итеп, Гарәп халифатына керделәр. Шул чорда Дөбәй, Шарҗә, Фөҗәйрә шәһәрләре барлыкка килделәр. Халифат кечсезләнүе белән, шәехлыкларның автономиясе үсте. XXI нче гасырларда Гарәбстан ярымутравының көнчыгыш өлеше карматлар дәүләтенә керде, ә аның таркалуыннан соң Оман шаукымы астына ләкте.

XV нче гасырның ахырында бу җирләрдә хуҗа булып Европа ныкланды.

Дин

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә рәсми дин — ул халыкның 76 % ы тотучы ислам дине. Ил халкының 9 % ын христианнар, якынча 10 % ын һинд дине яки буддачылык тарафдарлары һәм 5 % ын башка диннәр вәкилләре алып тора[2].

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре халкының 85 % ы бу илнең гражданнары булып тормый. Чит ил кешеләре Көньяк һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиядән, Якын Көнчыгыш, Европа, Үзәк Азия, Бәйсез Дәүләтләр Берлеге һәм Төньяк Америкадан килгән.

Британия шаукымы

Бәйсез дәүләт

Сәясәт


 
Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең әмирлекләре
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре байрагы
Әбу-Даби | Гаҗман | Дөбәй | Рәэсел-Хәймә | Өммел-Кайвәйн | Фөҗәйрә | Шарҗә

Тема буенча өстәмә