Ливия
Ли́вия (гарәпчә ليبيا) — Төньяк Африкада, Урта диңгез ярында урнашкан дәүләт, Мәгърибнең иң көнчыгыш иле.
Мәйданы 1 759 540 км², шуның 90 % чүлләр алып тора. Ливия – мәйданы буенча Африкада дүртенче, дөньяда 17 нче ил. Башкалада, Триполида, 6, 3 миллион ливиялеләрнең 1,7 миллионы яши. Ливия традиция буенча, 3 өлешкә бүленә: Триполитания (көнбатыш), Киренаика (көнчыгыш) һәм Феззан (көньяк). Ливия байрагы —яшел төстә, бернинди сурәтсез.
Тәкъвим — ислам тәкъвиме, җәйге һәм кышкы вакытка күчеш юк.
Көнбатышта ил Алжир белән, төньяк-көнбатышта Тунис белән, көньякта Чад һәм Нигер, көньяк-көнчыгышта Судан, көнчыгышта Мисыр белән чиктәш. Ливиянең төнья чиген Урта диңгез юа.
Яр линиясе – 1770 км, Урта диңгез Африка илләре арасында иң зурысы. Урта диңгезнең Ливиягә якын өлешен Ливия диңгезе дип атыйлар. Климат, гадәттә, коры чүл климаты, диңгез буйларында йомшак Урта диңгез климаты, ә Бенгази районында – илнең көнчыгышында – дымлы. Тузан бураннары- сирокко еш. 1922 елда Әл-Газизия шәһәрендә 57, 8 0С (136, 0 оF) температурасы — Җирдә иң зур температура теркәлә.
Дин
Ливиядә ислам ― дәүләт дине. Коръән ― Ливиядәге законнарның нигезе. Ил халкының (7 млн кеше, 2021 елга) 97 % ы ислам динен тота, 2,7 % ы ― христианнар (Копт православие, католик, англикан чиркәүләре тарафдарлары), 0,3 % ы ― башка диннәр тарафдарлары. Ливия мөселманнарының күпчелеге ― сөнниләр[8]. Аз санлы Әхмәдия, шигый, гыйбадия агымнары вәкилләре бар [9] [10][11].
Искәрмәләр
- ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; чыгару датасы: 2022.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ 1 2 "World Plugs"; архивлау датасы: 6 февраль 2018; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе; архив URL: https://web.archive.org/web/20180206033008/http://www.iec.ch/worldplugs/list_bylocation.htm.
- ↑ 1 2 3 4 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
- ↑ http://chartsbin.com/view/edr.
- ↑ Chivvis, Christopher S.; Martini, Jeffrey (18 March 2014). Libya After Qaddafi: Lessons and Implications for the Future. Rand Corporation. p. 49. . https://books.google.com/books?id=PUAkAwAAQBAJ&pg=PA49. Retrieved 30 December 2018.
- ↑ Pakistani Ahmedis Held (January 16, 2013).
- ↑ Minority Muslim Groups. Islamopedia Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2016. Архивировано 15 апрель 2016 года.
- ↑ Pakistani Ahmedis Held (16 January 2013).