Рихард Зорге
Рихард Зорге (алман. Richard Sorge, төгәлрәк — Ика Рихардович Зорге[5], кайбер рус телле чыганакларда Рихард Густавович Зорге[6] буларак, шулай ук атасының исеме — Рихардович дип тә телгә алына[7], шымчы кушаматы: «Рамза́й», «Инсон», «Зонтер»; 4 октябрь 1895, Баку — 7 ноябрь 1944, Сугамо[d], Токио) — немец журналисты, дипломат, Икенче бөтендөнья сугышы вакытындагы яшерен резидентураның совет разведчигы, Япониядә совет разведкасы резиденты (1933—1941). Советлар Союзы Герое (1964, үлеменнән соң).
ХХ гасырның күренекле разведчикларының берсе.
Тәрҗемәи хәле
Рихард Зорге 1895 елның 4 октябрендә Россия империясенең Баку губернасы Сабунчи авылында, Баку кырларында Нобель компаниясе өчен нефть чыгару белән шөгыльләнгән немец инженеры Густав Зорге (1852—1907) гаиләсендә туа. Рихардның әнисе, Зоргеның икенче хатыны, Нина Степановна Кобелева — рус милләтеннән, тимер юлчылар гаиләсеннән. Гаилә күп балалы булган. Рихардның туганнан туган бабасы — Фридрих Адольф Зорге (1826—1906) — «Беренче интернационал» җитәкчеләренең берсе, Карл Марксның сәркатибе.
1927 елда Рихард Зорге үзенең кыска автобиографиясендә болай дип яза: «Әтием нәселле зыялылар гаиләсенән һәм күптәнге революцион традицияләрне саклаучы гаиләдән килеп чыккан. Минем бабам да, ике икетуган бабам да, аеруча Фридрих Адольф Зорге, 1848 елгы инкыйлаб алдыннан да, вакытында да, аннан соң да актив революционерлар булганнар»[8]. Соңрак Зорге үзенең Мәскәү дусларына бервакыт шаяртып дигән: «Гомумән, мин үземне азәрбайҗан дип саный алам. Тик менә бәла шул — азәрбайҗанча бер сүз дә белмим»[9].
1898 елда 3 яшьлек Зоргеның гаиләсе Россиядән Германиягә күчеп китә. Соңыннан ул үзе болай дип искә ала: «Сугыш башланганчыга кадәр минем балачагым чагыштырмача тыныч, җитешле немец буржуаз гаиләсендә үтте. Безнең йортта финанс кыенлыклары турында ишетмәделәр».
1914 елның октябрендә, реаль училищены тәмамламыйча, Рихард Зорге үз теләге белән немец армиясенә керә, Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. Башта ул кыр артиллериясе составында көнбатыш фронтка җибәрелә. 1915 елның җәендә Германия-Бельгия фронтындагы сугышларда Ипр янында беренче тапкыр яралана. Берлин лазаретында дәваланган вакытта өлгергәнлек аттестатына имтихан тапшыра. Ефрейтор дәрәҗәсен алгач, аны Көнчыгышка — Галициядә рус армиясенә каршы сугышларда австро-венгр гаскәрләренә ярдәм итү өчен билегләнгән часть составында җибәрәләр, ләкин өч атна да үтми, ул ярчыклы яра ала. Аңа 43 нче резерв кыр артиллериясе полкының унтер-офицеры дәрәҗәсенә бирелә һәм II дәрәҗә Тимер хач белән бүләкләнә. 1916 елда госпитальдән соң 43 нче кыр артиллериясе полкына кире кайта, бу полк Верден ныгытмасы диварлары янындагы хәрби операцияләрдә катнаша.
1917 елның апрелендә снаряд шартлау нәтиҗәсендә бик каты яралана (бер ярчык кул бармакларына, тагын икесе — аякларына эләгә); өч тәүлек дәвамында чәнечкеле тимер чыбыкта асылынып тора. Кёнигсберг сырхауханәсендә операция ясата, шуннан соң бер аягы икенчесенә караганда берничә сантиметрга кыскарак булып кала. 1918 елның гыйнварында инвалидлык буенча хәрби хезмәттән азат ителә.
Сугыш тәэсире тирән рухи борылышка китерә, нәтиҗәдә ул сырхауханәдә сул социалистлар белән якынлаша һәм Маркс тәгълиматын кабул итә: «Бөтендөнья сугышы… минем бөтен тормышыма тирән йогынты ясады, — дип яза ул. Минемчә, башка төрле факторлар ягыннан нинди генә йогынты кичерсәм дә, мин нәкъ менә шушы сугыш аркасында гына коммунист булдым дип уйлыйм»[10].
1917 елда урта белем турында аттестат, аннары 1917 елда Берлиндагы Фридрих Вильгельм исемендәге Император университеты дипломын ала. Демобилизациядән соң Киль университетының иҗтимагый фәннәр факультетына укырга керә. Гамбургта университет ачылгач, Зорге анда дәүләт һәм хокук факультетына гыйльми дәрәҗәгә дәгъва кылучы буларк языла, имтиханны "бик яхшы"га тапшыра һәм дәүләт һәм хокук докторы гыйльми дәрәҗәсен ала (1919 елның августында Гамбург университетында икътисад буенча гыйльми дәрәҗә ала).
1918 елның ноябрендә Зорге, Берлиннан Кильгә күчкәч, матрослар фетнәсендә катнаша. Халыкны коралландырган, Берлиндагы инкыйлабка ярдәм итәргә омтылган Киль эшчеләр һәм матрослар советы әгъзасы була, үзе дә чак кына һәлак булмый кала. Хакимият тарафыннан кире Кильгә сөрелә, аннан Гамбурга күченә, анда пропаганда эше белән беррәттән журналист булып эшли башлый. Монда, пионер отрядларының берсендә, аның Германия коммунистлар партиясенең булачак лидеры Эрнест Тельман белән очрашуы була. 1917—1919 елларда Бәйсез социал-демократик партия, 1919 елдан Германия коммунистлар партиясе әгъзасы. Вуппертальдә һәм Майндагы Франкфуртта пропагандист була, шахтёр булып эшли.
1920 елның ноябреннән 1921 елга кадәр Золингенда партия газетасын редакцияли. «Франкфурт мәктәбе» буларак танылган Франкфурт социаль тикшеренүләр институтының фәнни хезмәткәре була.
1924 елда Германия компартиясе эшчәнлеге тыелганнан соң озакламый Зорге, җитәкчелек хуплавы белән, Коминтерн башкарма комитеты чакыруы буенча Мәскәүгә килә. 1925 елда ул Бөтенсоюз коммунистлар фиркасенә (б) керә, Совет гражданлыгы ала һәм Коминтерн аппаратына эшкә кабул ителә. Анда мәгълүмат бүлеге референты, БКФ(б) Үзәк комитеты каршындагы Марксизм-ленинизм институтының оештыру бүлегендә сәяси һәм фәнни сәркатип булып эшли.
Зоргеның АКШ һәм Германиядәге революцион хәрәкәт мәсьәләләренә багышланган мәкаләләре «Дөнья хуҗалыгы һәм дөнья сәясәте», «Большевик», «Коммунистик Интернационал», «Профсоюзларның Кызыл Интернационалы» журналларында басыла[11].
1929 елда Англиягә һәм Ирландиягә командировкага бара. Зоргены Англиядә полиция тоткарлый. Шул ук вакытта аның бернинди дә аеруча мөһим элемтәләре ачылмаган. Америка тикшеренүчесе Роберт Ваймант, Зоргеның Англиягә килү максаты Британиянең MI6 разведка оешмасының өлкән офицерларының берсе белән очрашу һәм аннан кыйммәтле хәрби мәгълүмат алу булган, дип яза. Зоргеның беренче хатыны Кристина Герлах, күп еллар узгач, Рихардның ул вакытта ниндидер бик мөһим агент белән очрашуын искә ала. 1966 елда, Советларның Британия разведка органнарына үтеп керүен тикшерү барышында, аннан хәтта бу кешене тануны да сораганнар. Ул моны эшләп караган, ләкин шулкадәр елдан соң бары тик якынча һәм фаразлап кына җавап бирә алган[12].
Зорге Мәскәүдә Екатерина Александровна Максимова белән таныша, аңа өйләнә[13].
1929 елның ноябреннән ул Эшче-Крестьян Кызыл Армиясенең Разведка идарәсенә эшкә күчә[14]. Ян Березин һәм Семён Урицкий җитәкчелегендә эшли.
1930 елдан — Шанхайда. Монда ул Америка журналисты һәм шымчысы Агнес Смедли[15] һәм соңыннан Зоргеның мөһим информаторы булып киткән япон журналисты, коммунист Хоцуми Одзаки[15] белән таныша. Шулай ук Зорге информаторларыннан берсе Кытай коммунисты Цзян[15] була. 1930 елның май башында Зорге алты ай Кантонда һәм Көньяк Кытай провинцияләрендә үткәрә[15]. Зорге разведка төркеме Чан Кай Ши[15] армиясе каршындагы немец хәрби киңәшчеләренең шифрлау кодларын, аларның биләгән вазифалары күрсәтелгән тулы исемлеген алырга, шуалй ук күпләп юк итү химик чараларын эшкәртү һәм куллану максаты белән төзелгән Германия-Кытай яшерен килешүен[15] фаш итәргә ирешә. Кытайда эшләгәндә, Зорге халыкара эшләрдә Америка Кушма Штатларының роле көчәюе турында нәтиҗәгә килә: «Киләчәкта АКШ, Тын океанда өстенлек иткән держава буларак, Бөекбритания урынын алачагы миңа аңлашылды».
1933 елда Зоргены Япониягә җибәрү турында карар кабул ителә, ул анда 1933 елның 6 сентябрендә абруйлы немец газеталары «Берлинер бёрзен курьер», «Франкфуртер цайтунг», «Теглихе рундшау», «Дойче фольксвирт», «Геополитик» һәм Голландиянең «Алхемеен хандельсблат» газеты хәбәрчесе сыйфатында килеп килә[16]. 1933 елның 6 сентябреннән 1941 елның 18 октябренә кадәр Зорге Япониядә совет хәрби разведкасының яшерен резиндентурасында эшли. Моңа кадәр ул Франциядә булып, совет разведкасы курьеры белән очраша, аннары АКШка китә. Анда Мюнхен профессоры Карл Хаусхоферның АКШтагы Япония илчесе Кацуи Дебусига биргән тәкъдим хатына таянып, Япония илчелегеннән илнең Чит ил эшләре эшләр министрлыгына тәкъдим хатыалырга ирешә[11].
Япониядә
1933 елның сентябреннән 1941 елның октябренә кадәр Зорге — Япониядә яшерен совет разведкасы резиденты.
ССРБдагы 1937 елгы репрессияләр дулкыны разведка органнарын да, чит илдәге агентларны да читтә калдырмый. 1937 елның икенче яртысында Рамзайны кире чакыртып алу һәм аның 32 агенттан торган бөтен резидентурасын юк итү турында карар кабул ителә. Берничә айдан соң бу карар шулай ук гамәлдән чыгарыла. Моңа Эчке эшләр халык комиссариатыннан әлеге вазивага күчерелгән Разведка идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Семён Гендин ирешә. Аның тапшырган мәгълүматлары ялган дигән көчле шикләргә карамастан, ул Зорге резидентурасын саклап кала ала. 1938 елда Гендинны шпионлыкта һәм Эшче-Крестьян Кызыл Армиясендәге хәрби-фашистик баш күтәрүдә катнашуда гаепләнеп кулга алына һәм тиздән атып үтерәләр. Резидентура сакланып кала, ләкин «сәяси яктан тулы кыйммәтле булмаган» — «мөгаен, дошман тарафыннан фаш ителгән һәм аның күзәтү астында эшләүче» дигән шикле гриф белән. 1938 елның апрелендә Зорге кире кайтырга әзер булуы турында хәбәр итә, ләкин бу үзәк тарафыннан игътибарсыз калдырыла[12].
1938 елның май кичләренең берсендә Зорге Одзаки белән очраша һәм аннан бик мөһим мәгълүмат ала, аны ашыгыч рәвештә Мәскәүгә тапшырырга кирәк була. Зорге мотоциклга утыра һәм югары тизлектә радист Макс Клаузен янына китә, радио тапшыргыч аның өендә урнашкан була. Ләкин ул Клаузенга барып җитә алмый, авариягә эләгә, диварга бәрелә һәм чак кына үлми кала. Зорге җитди җәрәхәтләр ала: баш мие селкенә, теш казнасы ярыла, иңбашы урыныннан чыга һәм алгы тешләре коелып төшә. Аны чит ил кешеләре өчен иң якын хастаханәгә китерәләр һәм кирәкле ярдәм күрсәтәләр[17]. Хастаханәдә ул өч атна була. Бу очрак бөтен резидентураны чак кына ачмый кала. Фаш ителүдән Зоргены ныклы сәламәтлеге саклап кала, чөнки һәлакәттән соң ул озак вакыт аңында була, Макс Клаузенны чакыртып аңа яшерен документлар һәм үзендә булган долларларны тапшыра. Клаузен Зорге йортына полиция хезмәткәрләреннән алдарак килеп җитә һәм барлык компроматлаучы документларны алып өлгерә[12].
Токио төркеме эшчәнлеге дәвам итә. Хатларында һәм шифрлы телеграммаларында Зорге үзенең Япониядә булу вакытының төгәл вакытын күрсәтүен кат-кат сорый, атап әйткәндә: сугыш бетү белән үк китә алырмы, яки ул тагын берничә айга исәп тотарга тиешме (Зоргеның 1940 елның 22 июлендәге Үзәккә хаты). Шундый берничә хәбәрдән соң генерал И. И. Проскуров Зоргеның кайтарылмавын ничек компенсацияләргә икәнен уйларга куша. Токиода ни өчен эшләргә кирәк булган сәбәпләрне аңлатып, алыштыра алмыйча тоткарлаган өчен гафу үтенеп телеграмма һәм хат төзергә. Зорге һәм аның оешмасының башка әгъзаларына бер тапкыр бирелә торган акчалата премия бирергә. Зоргега алмаш таба алмаганлыктан, ул алга таба эшен дәвам итә. 1938 елның маенда үзәк Зорге һәм аның төркеме Япониядә эшләргә кала, аны алыштыру әлегә планлаштырылмый дип хәбәр итә[18]. Яңа элемтәчеләр эзләү башлана. Яшерен материаллар салынган капсулаларны салучы һәм алучы шундый элемтәчеләрнең берсе ул вакытта И. М. Фонарь (Фонарёв) була.
1938 елда хәрби атташе Ойген Отт Германиянең Япониядәге илчесе булгач, Зорге илчелекнең матбугат сәркатибе урынын ала. Башта Зорге илчелек штатына кермәгән һәм Оттаның рәсми булмаган киңәшчесе булган, гәрчә яшерен документлар белән эшли алган үз кабинеты булса да. Отт Зоргега Өченче рейхта булган бөтен нәрсә турында диярлек сөйләп бара, Япон җитәкчелеге белән очрашу нәтиҗәләре турында хәбәр итә, барлык язышулар белән таныштыра[19]. Нәтиҗәдә, Икенче бөтендөнья сугышы башлануга ук Зорге Германия илчелегендә рәсми пост алырга ризалаша[12].
Германия мәгълүмат бюросы директоры фон Ритген кушуы буенча Зорге Германия разведкасы өчен Япония сәясәте турында мәгълүмати материаллар әзерли. Германиянең СССРга һөҗүменнән соң Зорге Германия разведкасына Япония бернинди шартларда да СССР белән һәҗүм итмәү турындагы пактны бозмаячагын хәбәр итә[20].
1941 елда Зорге тиздән Германиянең СССРга һөҗүм итүе турында Германия илчесе Оттан, шулай ук диңгез һәм хәрби атташелардан төрле мәгълүмат ала[21]. Соңыннан билгеле булганча, 1941 елның 15 февралендә фельдмаршал Кейтель нейтраль илләрдәге Германия атташелары аша совет хәрби командованиесенә ялган мәгълүмат бирү турында директивага кул куя[22]. Шулай итеп, Зорге алган мәгълүмат даими үзгәреп тора. Мартта Зорге һөҗүм Англия белән сугыштан соң булачак дип раслый. Май аенда Зорге ай ахырында һөҗүмгә күрсәтә, әмма төзәтмәләр белән — «быел куркыныч үтеп китәргә дә мөмкин» һәм «яки Англия белән сугыштан соң». Май ахырында, алдагы мәгълүмат расланмаганнан соң, Зорге һөҗүм июньнең беренче яртысында булачак, дип хәбәр итә. Ике көннән соң ул датасын ачыклый — 15 июнь. «15 июнь» узганнан соң, Зорге сугыш июнь ахырына кадәр тоткарлана дип хәбәр итә. 20 июньдә Зорге даталарны хәбәр итми һәм бары тик сугышның котолгысыз булуына гына ышана.
- 1941 елның 10 марты: «Яңа Германия ВАТы (хәрби атташе — И. П.) хәзерге сугыш беткәч, Германиянең Совелар Союзына каршы каты көрәше башланырга тиеш дип саный».
- 2 май: «Мин Германия илчесе Отт һәм диңгез атташесы белән Германия белән СССР арасындагы мөнәсәбәтләр турында сөйләштем… СССРга каршы сугыш башлау турындагы карар бары тик Һитлер тарафыннан йә майда, йә Англия белән сугыштан соң гына кабул ителәчәк».
- 19 май: «Берлиннан бирегә килгән яңа Германия вәкилләре Германия белән СССР арасында сугыш май ахырында башланырга мөмкин, чөнки алар бу вакытка Берлинга кайтырга боерык алганнар, дип белдерә. Ләкин алар шулай ук куркынычның быел үтәргә мөмкинлеген дә белдерәләр».
- 30 май: «Берлин Оттка Германиянең СССРга каршы һөҗүме июньнең икенче яртысында башланачагын хәбәр итте. Отт сугыш башланачагына 95 % ышана».
- 1 июнь: «15 июнь тирәсендә немец-совет сугышы башлануын көтү бары тик подполковник Шолл үзе белән Берлиннан алып килгән мәгълүматка нигезләнә, аннан ул 6 майда Бангокка китте. Бангокта ул хәрби атташе урынын алачак».
- 15 июнь: «Германия курьеры хәрби атташега СССРга каршы сугыш июнь ахырына кадәр тоткарлана дип ышануын әйтте. Хәрби атташе сугыш булырмы-юкмы икәнен белми».
- 20 июнь: «Германиянең Япониядәге илчесе Отт миңа Германия белән СССР арасында сугыш котылгысыз дип әйтте»[21].
- 21 июнь: «Сугыш июнь ахырына кадәр тоткарланачак».
Совет җитәкчелегенә "Рамзай"ның кыйммәтен бәяләү өчен соңгы мөмкинлек бер-ике айдан соң була. 1941 елның 14 сентябрендә Зорге Ставкага Япониянең 1941 ел ахырына кадәр һәм 1942 ел башында СССР белән сугышка кермәскә дигән карар кабул ителүе турында (1941 елның 6 сентябрендә Япония императорында үткән серле киңәшмәдә) хәбәр итә, мондый вазгыять Эшче-крестьян Кызыл армиясен мөмкин булган ике фронттагы сугыштан коткара[15]. Зоргеның бу хәбәренә колак салалар: ставка илнең көнчыгыш чикләреннән 26 яңа Себер дивизияләрен алып, аларны көнбатыш фронтка, Мәскәү янына күчерә, 1941 елның декабрендә һитлерчыларның башкаланы алуларын булдырмый кала. 1941 елның 5 декабрендә 26 укчы дивизияләр Мәскәү янында контрһөҗүмгә күчә[23][15][24].
2001 елда РФның тышкы разведка хезмәте матбугат бюросы хезмәткәре В. Н. Карпов «Кызыл йолдыз» газетасындагы "түгәрәк өстәл"дә белдерә:
— К. Й.: СССРның югары җитәкчелеге Һитлерның планнары турында төгәл нәрсә белә иде?
— Карпов: Разведка нәкъ менә нәрсә ача алган? Бары тик хәрби әзерлекләр һәм якынча һөҗүм сроклары гына. Һитлерның максатлары, алда торган сугышның характеры, төп ударларның юнәлеше билгесез булып калды. Германия безгә каршы сугышны ялгызы яки коалициядәме һәм кем белән алып барачагы ахыргача ачык түгел иде. Хәтта дивизияләрнең саны да якынча гына билгеләнгән була, өстәвенә Гитлер танк берләшмәләрен һөҗүмгә ике тәүлек кала СССР чикләренә күчергән иде. Мәгълүматның чыгып китүе аркасында имеш-мимешләр тарала, Германия Советлар Союзына 15 апрельдә, 1, 15, 20 майда, 15 июньдә һөҗүм итәчәк дигән хәбәрләр рәвешендә җитәкчелеккә барып җитәләр. Бу көннәр җитә, ә сугыш башланмый. Рихард Зорге да бит расланмаган берничә срокны атый.
— К. Й.: Шулаймыни? 60нчы елларда ук "Рамзай"ның кисәтү телеграммасы басылып чыкты: «сугыш 22 июньдә башланачак»… Шуннан соң «Зорге төгәл датаны әйтте», — диелгән иде.
— Карпов: Кызганычка каршы, бу Хрущёв заманында барлыкка килгән ялган. Разведка төгәл датаны атамады, сугышның 22 июньдә башланачагын, әлбәттә, әйтмәделәр.
Кулга алу, суд
1941 елның 18 октябрендә Зорге төркеменең 32 разведчигының 25е (Зорге үзе һәм 24 легаль булмаган разведка агенты) япон контразведкасының 20 полицейскийлары тарафыннан кулга алына. Резидентураның япон әгъзаларын кулга алу алданрак башлана: 1941 елның 10 октябрендә — Мияги, 14 октябрьдә — Одзаки. Төркемнең төп әгъзаларының йортларын тентү вакытында Зоргеның үзеннән башлап барысында да шпионлык эшчәнлеген дәлилләүче документлар табылган. Бу исә соңыннан Зоргеның барлык шифрограммаларын җиңел чишәргә мөмкинлек биргән. Япон радиопеленгаторлары эфирга чыккан радиостанцияне даими рәвештә күреп барганнар. Япония махсус хезмәтләре эшләүче тапшыргычның төгәл урнашкан урынын ачыклый алмады, хәтта аңа якынлаша да алмады. Уңышлы эшләгән пеленгаторлар нәтиҗәсе буларак төркемнең уңышсызлыгы турындагы фикер — бу бары сәнгать уйдырмасы. Беренче радиограмма 1937 елда эләктерелә. Шуннан бирле хәбәрләр даими тотылып бара. Әмма Зорге төркеме әгъзаларын кулга алулар башланганчы тотып алынган радиограммаларның берсен дә шифрлауны Япония махсус хезмәтләре булдыра алмый. Бары тик беренче сорау алуда радист Макс Клаузен шифрлау кодлары турында белгәннәренең барысын әйтеп биргәннән соң гына, японнар берничә ел дәвамында тотып алынган хәбәрләрнең барлык җыелмасын шифрлый һәм укый алдылар. Бу хәбәрләр тикшерү материалларында да бар, һәм алар буенча гаепләнүчеләр үз аңлатмаларын биргәннәр.
1941 елның октябрендә кулга алынган тикшерү астындагыларның күрсәтмәләре нигезендә, 1942 елның гыйнварында бу эш буенча кулга алуларның икенче дулкыны уза. Зорге төркеме эше буенча барлыгы 35 кеше кулга алына, 17 се мәхкәмәгә тартыла. Сорау алу 1942 елның маена кадәр дәвам итә. «Рамзай» эше буенча тикшерүне башта Япония яшерен полициясе түрәләре алып бара, ә аннары — прокуратура. 1942 елның 16 маенда беренче 7 гаепләнүчеләргә рәсми гаепләүләр белдерелә: Зорге, Одзаки, Макс Клаузен, Вукелич, Мияги, Сайондзи һәм Инукаи. Калганнарга гаепләүләр соңрак белдерелә. 1942 елның июнендә 18 гаепләнүченең эшләре Токио округ җинаять мәхкәмәсенә җибәрелә. Әмма мәхкәмә утырышлары башланганчы, Зорге һәм башка гаепләнүчеләр ярты ел дәвамында судьялар тарафыннан кабат сорау алуларга дучар ителә. Зоргедан судья Кадзуо Накамура сорау алган. Аннан сорау алулар 1942 елның 15 декабрендә тәмамлана. Башка гаепләнүчеләрдән сорау алулар дәвам итә. 1943 елның 31 маенда суд утырышлары башлана. Һәр гаепләнүченең эше өч судья тарафыннан аерым каралган. Һәр гаепләнүче буенча аерым хөкем чыгарылган. 1943 елның 29 сентябрендә төп гаепләнүчеләргә хөкем карарлары чыгарыла: Зорге һәм Одзаки асылу аша үлем җәзасына хөкем ителә, Вукелич һәм Клаузен — гомерлек төрмә тоткынлыгына, Мияги хөкем чыгарылганчы ук төрмәдә үлә.
1943 елның декабрендә хөкем карары чыгарыла:
- Сигэо Мидзуно (13 ел);
- Фусако Кудзуми (8 ел);
- Томо Китабаяси (5 ел).
1944 елның гыйнвар-февралендә:
- Ёсинобу Косиро (15 ел);
- Угэнда Тагути (13 ел);
- Масадзанэ Ямана (12 ел);
- Сумио Фунакоси (10 ел);
- Тэйкити Каваи (10 ел);
- Кодзи Акияма (7 ел);
- Хатиро Кикути (2ел).
1944 елның 20 гыйнварында билгеләнгән сроктан соңгарак китерелгән дигән формаль сылтау белән Югары мәхкәмә Зоргеның кассацион шикаятен кире кага. 1944 елның 5 апрелендә Одзакиның үлем хөкеме үз көчендә кала, гәрчә аның кассацион шикаяте вакытында тапшырылса да. Рихард Зорге кулга алынганнан соң немец рәсми затлары аның гаебен озак шик астына куялар. Кире какмаслык дәлилләр китергәннән соң (расшифровкаланган радиограммалар, Зорге күрсәтмәләре) Һитлер шәхсән Япония хакимиятеннән хыянәтчене бирүне таләп итә, ләкин уңышсыз.
Леопольд Треппер сүзләренчә, ул Лубян төрмәсендә утырган вакытта аның камерадашы генерал Томинага Кёдзи аңа японнар Сталинга Зоргены алмаштырырга тәкъдим иткәннәр, Сталин моңа бармаган дип хәбәр итә. Әмма бу мәгълүмат башка чыганаклар тарафыннан расланмый. Якынча бу версия 1960 елларда Хрущёв вакытында барлыкка килгән. Б. И. Гудзя фикеренчә, ул да Леопольд Треппер истәлекләренә сылтама ясый, бу Зоргега карата җәзалаулар куллану аркасында килеп чыга, һәм ул үзенең СССР агенты булуын таный. Сталин моны гафу итми[25].
Зорге Япониядә Коминтерн агенты буларак гаепләнә. Зоргеның үз эше «Кэмпэйтай» хәрби полициясенә тапшырылырга мөмкин дигән куркулары аркасында, Зорге тикшерү башында ук, күрсәтмәләр бирә башлагач, үзенең Кытайда һәм Япониядә Коминтернда эшләвенә басым ясый, ә Совет хәрби разведкасын ул Коминтернга һәм БКП(б) Үзәк Комитетына мәгълүмат тапшыруга ярдәм итүче техник орган дип таный. Зорге Коминтернда эшләвен, Япониядә булганда «коммунистик эш алып барганын» күрсәтә, шул ук вакытта Совет илчелеге хезмәткәрләре белән элемтәдә торган. Зорге төркеменең кулга алынуы һәм эш буенча тикшерү турындагы рәсми хәбәрләр бик аз булган — газеталарда берничә кыска хәбәр генә. Төркемнең Коминтернга эшләгәнлеге аеруча азсызыкланган, ә Советлар Союзы һәм аның разведка органнары хәтта телгә дә алынмаган. Полиция һәм прокуратура кулга алынганнарны "җәмәгать тәртибен саклау турында"гы законны бозуда гаепләргә омтылды, бу Япония хакимиятенә тикшерүне гадирәк һәм катгыйрак алып барырга мөмкинлек бирде. 1942 елның 17 маенда, тикшерү тәмамланганнан соң, Япония Эчке эшләр министрлыгының махсус бюллетенында бу хакта совет ягын буталчыкта калдырган кыскача хәбәр пәйда була. Шуңа бәйле рәвештә Зоргеның шәхси эшендәге анкетада «Эчке эшләр халык комиссариаты мәгълүматлары буенча, 1942 елда японнар тарафыннан атып үтерелде» дигән сүзләр пәйда була. Совет разведка органнары японнарның тикшерү белән актив хезмәттәшлек итүче немецны кулга алганнарын ачыклый. Шул уңайдан, 1942 елның гыйнварында Дәүләт куркынычсызлыгы органнары кулга алынганнарның Коминтернга каравын ачыкларга тырышалар. Шуңа бәйле рәвештә Эчке эшләр халык комиссариатының Чит ил бүлеге башлыгы П. М. Фитинның Коминтерн җитәкчесе Георгий Димитровка түбәндәге характердагы яшерен соравы җибәрелә:
Токиода кулга алынган немецларның берсе, Зорге (ХОРГЕ) исемлесе, 1919 елдан бирле үзенең Коммунистлар партиясе әгъзасы булуын күрсәткән, партиягә Һамбургта кергән. 1925 елда Мәскәүдә Коминтерн конгрессында делегат була, ул тәмамлангач Коминтернның Мәгълүмат бюросында эшли. 1930 елда Кытайга командировкага җибәрелә. Кытайдан Германиягә китә һәм Коминтерн линиясе буенча үз эшен каплау йөзеннән милли-социалистик партиясенә керә. Милли-социалистик партиягә кергәннән соң Америка аша Япониягә чыгып китә. Анда, «Франкфуртер Цейтунг» газетасы хәбәрчесе буларак, коммунистик эш алып барган. Токиода Совет хезмәткәрләре ЗАЙЦЕВ һәм БУТКЕВИЧ белән элемтәдә торган. Әлеге мәгълүматларның ни дәрәҗәдә дөрес булуын хәбәр итүегезне сорыйм. Зоргеның Япониядә Коминтернның тармакланган разведка челтәрендә эшләве турындагы күрсәтмәләре япон коммунистларын компрометацияләү һәм Япония коммунистлар партиясен тар-мар итү буенча Япония махсус хезмәтләре тарафыннан уйналган операциядә сизерлек роль уйный.
Рихард Зорге җитәкчелегендәге совет резидентурасының уңышсызлыгыннан соң, СССР разведкасының Япониядә ышанычлы мәгълүмат чыганагы булмады, моны инде Шамил Хәмзин төзәтте[26].
Җәзалау
Зоргены җәзалау 1944 елның 7 ноябрендә 10.20 сәгатьтә Токионың «Сугамо» төрмәсендә була, шуннан соң Одзаки да җәзалап үтерелә. Зоргены дар агачыннан төшергәннән соң да йөрәгенең тагын 8 минут тибүен табиб беркетмәгә теркәгән[5]. Матбугатта бу хакта берни дә хәбәр ителми. 1942 елның 17 маендагы гаризадан тыш Япония хакимияте бу эш турында бернинди мәгълүмат бирми.
Рихард Зорге япон телен начар белгән, ләкин соңгы җөмләне ул рус яки немец телендә түгел, нәкь менә шул телдә әйтә. Ул моны җәзалауда катнашучыларның барысы да аның сүзләрен истә калдырсыннар өчен эшли: Сэкигун (Кызыл Армия)! Кокусай кёсанто (Коминтерн)! Собиэто кёсанто (Совет компартиясе)!" (яп. 赤軍! 国際共産党!ソビエト共産党!)[27].
Сугамо төрмәсе ишегалдында җирләнә, аннары Токиодагы Тама зиратына күчереп җирләнә. Бу зиратка Зоргены Япониядәге аның граждан хатыны Исии Ханако күмгән, аның белән Зорге Токиода танышкан. Зорге калдыкларын ул табып таный (аякларындагы өч җәрәхәт эзләре, күзлек, билендәге пряжка, алтын теш коронкалары буенча). Зорге көле салынган урнаны ул 1950 елның 8 ноябренә кадәр үз йортында саклый.
Кабер өстенә ике гранит плитә куелган. Берсендә — Зорге тормышы тасвирланган, икенчесендә — аның көрәштәшләренең исемнәре һәм үлү даталары:
- Рихард Зорге 1944.11.7 үлем җәзасы (Сугамо);
- Кавамура Ёсио 1942.12.15 төрмәдә үлә (Сугамо);
- Мияги Ётоку 1943.8.2 төрмәдә үлә (Сугамо);
- Одзаки Ходзуми 1944.11.7 үлем җәзасы (Сугамо);
- Бранко Вукелич 1945.1.13 төрмәдә үлә (Абасири);
- Китабаяси Томо 1945.2.9 төрмәдән азат ителгәннән соң 2 көн үткәч вафат була.
- Фунагоси Нагао 1945.2.27 төрмәдә үлә;
- Мидзуно Нару 1945.3.22 төрмәдә үлә (Сэндай);
- Тагути Югэнда 1970.4.4 үлде;
- Кудзу Михоко 1980.7.15 үлде;
- Каваи Садаёси 1991.7.31 үлде.
Япония үлчәмнәре буенча, Зорге кабере шактый мәйданны били. Кабер 17 секторда (17区) 1 нче квадратның (1種) 21 нче рәтендә (21側) 16 номеры (16番) астында урнашкан. Күмү урыны идеаль чисталыкта. Кабергә таш плитәләр алып бара. Кабер өстенә немец һәм япон телләрендә «Рихард Зорге» һәм гомер даталары язылган базальттан ясалган овал таш куелган. Таш өстендә ялтыратылган кара мәрмәр плитә. Анда рус телендә «Советлар Союзы Герое Рихард Зорге» дип язылган, медаль һәм лавр ботагы сурәтләнгән. Түбәндә япон телендә язу, сулда һәм уңда гранит плитәләр. Мәрмәр плитәдәге овал таш алдында — Зоргеның граждан хатыны, яки японнар ачыклаганча, «япон» хатыны Ханако Исии көле белән урна.
2004 елда Япониядә «Асахи» газетасы тарафыннан совет разведкасы хезмәткәре Рихард Зорге һәм аның якын ярдәмчесе Ходзуми Одзакиның үтерелүен тасвирлаган доументлар табылып бастырыла. Бу 1944 елның 7 ноябрендәге ике үлем җәзасының үтәлешен тасвирлаган дүрт кәгазь фотосурәтләр була. Аларны очраклы рәвештә Токиодагы букинистик кибетләренең берсендә, АКШ оккупацион гаскәрләре штабының иске документлары арасыннан, Зорге төркеме эшчәнлеген тикшерүче — Томия Ватабэ эзләп таба. Ватабэ хәбәр иткәнчә, бу табыш күренекле разведчик тормышының соңгы минутлары турындагы уйдырмаларга нокта куя. "Итигай төрмәсендә һәм Токионың Сугамо изоляторында 1932—1945 еллардагы үлем хөкемнәренең үтәүгә китерү теркәү китабы"ннан өземтәдә, аерым алганда, әйтелә: «Төрмә башлыгы Итидзима, хөкем ителүченең исемен һәм яшен тикшергәннән соң, аңа Юстиция министрлыгы боерыгы буенча хөкем карары бу көнне үтәләчәген һәм аннан үлемне тыныч каршы алачагын көтәләр, дип хәбәр итә. Төрмә башлыгы хөкем ителүче үзенең гәүдәсе һәм шәхси әйберләре турында алдан төзелгән васыятьнәмәсенә нәрсәдер өстәргә теләмиме дип сорый. „Минем васыятьнамәм мин язганча кала“, — дип җавап бирә Зорге. „Сез тагын берәр нәрсә әйтергә теләмисезме?“, — дип сорый башлык. „Юк, башка берни дә юк“, — дип җавап бирә Зорге. Бу сөйләшүдән соң Зорге анда булган төрмә хезмәткәрләренә таба борылып: „мин сезгә яхшылыгыгыз өчен рәхмәт белдерәм“, дип кабатлый. Аннары аны җәзаларны үтәү камерасына алып китәләр. Җәзалап үтерелгән кешенең ихтыяры, шулай ук төрмә кагыйдәләренең 73 маддәсенең 2 нче параграфы һәм 181 маддә нигезендә мәет гомуми кабергә күмелә». Рихард Зорге җәзалап үтерелгәннән соң аның граждан хатыны Ханако Исии яраткан кешесенең җәсәден аерым кабергә күмәргә рөхсәт ала.
Алга таба танылу
Америкалылар Японияне басып алгач, Япония махсус хезмәтләре документларына, шул исәптән Рихард Зорге һәм аның төркеменә кагылышлы документларга керү мөмкинлеген алалар. Бу документлар тулысынча сакланмаган. 1945 елның 1 мартында Токиога АКШ авиациясенең иң көчле һөҗүмнәренең берсе аркасында чыккан янгыннар вакытында аларның бер өлеше янып бетә (һөҗүмдә 334 B-29 самолёты катнаша). Бу документлар нигезендә АКШның Япониядәге оккупацион көчләренең Токио хәрби разведкасы (G-2) бүлеге башлыгы генерал-майор Уиллоуби хисап төзеп, аны хәрби училищеларда совет разведтехникаларын тикшерү өчен куллану тәкъдимнәре белән Вашингтонга җибәрә. 1949 елның 10 февралендә Уиллоби доклады Токио матбугатына тапшырыла. Публикация шунда ук СССРдан башка бөтен дөньяда зур кызыксыну уята.
Советлар Союзы 20 ел дәвамында Зоргены үз агенты итеп танымый. 1964 елда Н. С. Хрущёв Ив Чампиның «Кем сез, доктор Зорге?» фильмын күрә. Сөйләүләр буенча, ул күргәннәре белән шаккаткан диярлек. Кино күрсәткәндә катнашкан Совет махсус хезмәтләре җитәкчеләреннән Рихард Зорге уйдырма персонаж түгел, ә чын кеше икәнен белгәч, Хрущёв бу эш буенча аңа барлык материалларны әзерләргә куша. Генераль штабның Баш разведка идарәсендә генерал-майор А. Ф. Косицын җитәкчелегендә Зорге эше буенча материалларны өйрәнү өчен комиссия төзелә. Бу комиссия материалларына архив документларыннан тыш, Рихард Зоргены белгән һәм аның белән эшләгән кешеләрнең белешмәләре һәм истәлекләре кертелә. 1964 елның 4 сентябрендә «Правда» газетасы Рихард Зорге турында мәкалә бастыра. Анда ул беренче булып немец һөҗүмен әзерләү турында дөрес мәгълүмат алган герой буларак тасвирлана. Шуннан соң ул күп тапкырлар Сталинны СССР өстендә эленеп торган һәлакәт турында кисәткән. «Ләкин Сталин моңа һәм башка шундый докладларга игътибар итмәде» диелә бу мәкаләдә. 1964 елның 5 ноябрендә Р. Зоргега Советлар Союзы Герое исеме бирелә (үлгәннән соң). Аның төркеменең берничә әгъзасы сугышчан орденнары белән бүләкләнә. Кайберләре, Зорге кебек, үлгәннән соң.
1997 елда бер төркем япон адвокатлары, озак еллар тырышканнан соң, Йокогама шәһәре прокуратурасының Рихард Зоргедан шпионлык гаепләвен кире кагуына ирешәләр, чынлыкта ул Япониянең дошманы булмавын таныйлар[28].
Рихард Зорге өч китап һәм истәлекләр яза. Истәлекләр япон төрмәсендә язылган (Зорге исән вакытта өч китап бастырган)[29]:
- Роза Люксембург. Капитал туплау. Популяр бәян. Р. И. Зорге. Харьков: 1924; И. К. Зорге.
- Дауэс планы һәм аның нәтиҗәләре. Һамбург: 1925 (нем.); Р. Зонтер (Зорге).
- Яңа немец империализмы. — Л., 1928.
Владимир Дергачёв аларны: «Капитал концентрациясе һәм Роза Люксембург» (1922), «Версаль солых килешүенең икътисади нәтиҗәләре» (1926), «Герман империализмы» (1927).
Гаиләсе
Рихард Зорге ике тапкыр өйләнгән, аның балалары булмаган.
- Беренче хатыны — Кристина Герлах, никах 1920 елда Золингенда теркәлгән. 1924 елның декабрендә Мәскәүгә күченгәч, Марксизм-ленинизм институтында китапханәче булып эшли, анда классиклар әсәрләрен инглиз теленнән тәрҗемә итү белән шөгыльләнгән. СССРдагы тормышка яраклаша алмый һәм 1926 елда ул Рихардны ташлап, СССРдан Германиягә кайта. 1932 елда рәсми рәвештә аерылышалар[30][31], шуннан соң ул АКШка китә[32] (Массачусетс штатында яңа гаиләсе белән яши һәм җирле мәктәптә француз һәм немец телләрен укыта)[33]. Версияләрнең берсе буенча, Кристина Герлах совет хәрби разведкасы агенты булган, һәм аның СССРдан китүе Кызыл Армия Разведка идарәсенең бурычы белән бәйле[34].
- Икенче хатыны — Максимова Екатерина Александровна[35], никах 1933 елда теркәлгән. 1942 елның сентябрендә Эчке эшләр халык комиссариаты органнары тарафыннан шпионлыкта шикләнеп кулга алына, кулга алу сәбәбе булып Свердловскида яшәүче ерак туганы Е. Гаупт тора (аны профилактик максатларда совет немецы буларак кулга алалар һәм ныклап сорау ала башлыйлар). Башта Свердловскига җибәрелгән Максимова «дошманнар белән бәйләнештә булуын таный» һәм Лубянкада ялгыз камерада тугыз ай утырганнан соң, шикле бәйләнештә булган дип, биш ел сөргенгә хөкем ителә. 1945 елның маенда Красноярск краена сөрелә (Зур Мурта). Сөргендә ул разведчик В. Васильевның беренче хатыны Анна белән бергә була. 1943 елның[36] 29 июнендә тифдан үлә (башка мәгълүматлар буенча — 3 июльдә). Зур Мурта авылы зиратында җирләнгән (кабере югалган). 1964 елның 23 ноябрендә Мәскәү хәрби округының хәрби трибуналы тарафыннан реабилитацияләнә, шәхси эше № 3947.
- Рихард Зоргеның әтисе — Рихард Зорге-өлкән. 1885 елдан «Бертуган Нобельләрнең нефть җитештерү ширкәте» нефть сәнәгате фирмасында скважиналар бораулау буенча техник, фирманың техник консультанты булып эшли, беренче булып бораулау вакытында скважиналарны кире юуны исәпләп чыгара. 1885 елда Бакуга күчеп килә. Метиз заводы һәм метиз кибете булган. 1895 елда аның күп балалы гаиләсендә иң кече улы — булачак разведчик Рихард (Ика) Зорге туа[37]. 1907 елда вафат була (үлем сәбәбе — инсульт[38][39]), кайбер тикшеренүчеләр Зорге-өлкән 1911 елда вафат дип яза[40].
- Рихард Зоргеның әнисе, Нина Степановна, тумышы белән Кобелева, 1952 елга кадәр ФРГда яши[32].
- Рихард Зоргеның энесе — Вильгельм, Икенче бөтендөнья сугышы алдыннан хәбәрсез югала[32].
- Рихард Зоргеның абыйсы — Герман, инженер-химик булган. Серго Бериянең «Минем әтием — Лаврентий Берия» китабында сөйләгән вакыйга аның белән бәйле: «Әтием белән элемтәдә торучыларның берсе Рихард Зорге иде, аңа күп еллар узгач Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Сугыштан соң СССР территориясендә сугыш әсирләре арасында разведчикның абыйсы да була. Әти кушуы буенча аны хәрби әсирләр лагереннән махсус лабораторияләрнең берсенә күчерәләр, соңыннан ул шунда эшли»[32].
- Рихард Зоргеның туганнан туган бабасы — Фридрих Адольф, Беренче интернационал буенча Карл Марксның көрәштәше.
- Моннан тыш, Рихард Зорге озак вакыт япон Ханако Исии белән яшәгән. Ул аның турында өч китап яза (аларның беренчесе 1949 елда чыга һәм «Зорге — кеше» дип атала, икенчесе «Минем бөтен мәхәббәтем — Зорге кешесенә» — 1951 елда[41])[16], аны төрмәдән гомуми зиратка күчереп күмүне оештыра һәм 2000 елда үлгәнче Зорге каберенә барып йөри[42].
Фактлар
- «Әгәр миңа тыныч җәмгыять шартларында һәм тыныч сәяси мохиттә яшәргә туры килсә, мин, мөгаен, галим булыр идем. Һәрхәлдә, мин төгәл беләм — разведчик һөнәрен сайламас идем», — Зоргеның үз-үзен билгеләве[43].
- Токиода Зорге «Zündapp» фирмасы мотоциклында йөрде[16].
- Зоргеның шәхси эшен танышу өчен Сталин сорады[44].
- 1951 елның августында АКШ Конгрессы Зорге эше белән шөгыльләнә. Тыңлау барышында берничә тапкыр совет хәрби разведкасының, шул исәптән «Рамзай» легаль булмаган резентурасы, Америка Кушма Штатларына каршы Япониянең агрессив гамәлләрен юнәлтергә омтылуын исбатлау омтылышлары ясала.
- 1998 елның 6 сентябрендә Япониянең «Асахи» газетасы «ХХ гасырның йөз кешесе» арасында совет разведчигы, тарихчы һәм халыкара журналист Рихард Зорге исемен атады. «Зорге Германиянең СССРга һөҗүм итүенә ярты ел кала Токиодан агрессия башлану мөмкинлеге турында хәбәр итүе белән дан тота. Сталин Зорге мәгълүматына ышанмый һәм ахыр чиктә аның төркемен язмыш кочагына ташлый. Советлар Союзы өчен гомерен биргән Зорге Мәскәү тарафыннан хыянәт ителә…», — дип яза журналист Ёситака Сасаки.
- 1938 елның 4 октябрендә Риббентроптан туган көне белән котлау хаты — фашист Германиясе ягыннан ышанычның югары дәрәҗәсен чираттагы раслау. 2015 елда Токиодагы букинистлар кибетендә табыла.
- 2009 елда тарихчы Владимир Михайлович Чунихин үткәргән соңгы тикшеренүләр Зорге биографиясенең һәм эшчәнлегенең күп кенә мөһим, гомуми кабул ителгән фактларының дөреслеккә туры килмәвен ачыклый[12].
Хәтер
- Россиянең күп шәһәрләрендә урамнар Зорге исеме белән аталган — Липецк, Әстерхан, Брянск (Фокин районы), Дагыстан Республикасының Махачкала, Хәсүйорт һәм Изербаш, Волгоград, Волгоград өлкәсенең Петров Вал, Волжский шәһәрләрендә, Калининград шәһәрендә урам (1964 елдан), музей (1967 елдан) һәм һәйкәл (1985 елдан), шулай ук (2016 елдан) Мәскәү үзәк боҗрасы станциясе, Тверь, Уфа, Ишимбай, Ростов-на-Дону, Апшеронск (Краснодар крае), Тимашёвск, Биштау, Сегеж (Карелия Республикасы), Тула (Пролетар районы), Курган, Чебоксар, Новосибирскиның Киров районындагы Зорге урамы һәм монументы. Казанда, Санкт-Петербургта (Красносельский районы) урам һәм монумент, Саров, Новокузнецк, Якутск, Кызыл (Тыва Республикасы) шәһәрләрендә Р. Зорге урамы. Шулай ук Астана, Шымкент һәм Алма-Атада (Казахстан) урамнар бар. Р. Зорге туган Бакуда (Азәрбайҗан) аның хөрмәтенә разведчик монументы куелган парк һәм шәһәрнең төп урамнарының берсе аталган. Моннан тыш, Бакуда, Сабунчы бистәсендә, 1895—1898 елларда Рихард Зорге яшәгән йорт диварына мемориаль такта куелган.
- Ростов-на-Дону шәһәре үзәгендә урнашкан 80 нче урта мәктәп 1965 елдан Советлар Союзы Герое Рихард Зорге исемен йөртә. Мәктәптә Зорге исемендәге музей эшли. 2017 елның 15 ноябрендә мәктәпкә керү урынында Рихард Зорге һәйкәл-бюстының тантаналы ачылышы була[45].
- Удмуртия башкаласы Ижау шәһәрендә 63 нче мәктәп каршында Рихард Зоргега һәйкәл куелган.
- Владивостокта разведчик исеме белән сквер аталган һәм Рихард Зоргега һәйкәл булачак урында нигез ташы куелган. Авторы — М. Н. Алексеев.
- Р. Зорге урамы Яңа Каховка шәһәрендә бар (Херсон өлкәсе).
- Р. Зорге урамы Донецк Халык Республикасының Торез шәһәрендә бар.
- 1969 елның сентябрендә Көнчыгыш Берлинда, Фридрихсхайн шәһәр районындагы бер урамга разведчик исеме бирелә. Исеме Германия берләшкәннән соң да сакланган.
- СССРда Рихард Зорге хөрмәтенә корабльләр аталган. Моннан тыш, СССР һәм ГДРда аны сурәтләгән почта маркалары чыгарылган.
- Мәскәүнең 141 нче мәктәбе базасында (Зорге урамы, 4 нче йорт) 1967 елдан Рихард Зорге мемориаль музее эшли. 2015 елда мәктәп ишегалдында Рихард Зоргега һәйкәл куела.
- Рихард Зорге исемен Россия Федерациясенең Япониядәге илчелеге каршындагы мәктәп йөртә.
- 2016 елның 22 июнендә Казанда, Хәтер һәм кайгы көнендә, совет разведчигы, Советлар Союзы Герое Рихард Зоргега һәйкәл ачыла. Дан скверында легендар геройга бюст кую Татарстанда «Россия даны аллеясы» проектын гамәлгә ашыруның башы була. Рихард Зорге һәйкәле Җиңү проспекты һәм Рихард Зорге урамы киселешендә урнашкан.
- Кече БАМның 269 чакрымында Рихард Зорге разъезды урнашкан.
- Санкт-Петербургның танылган Tequilajazzz альтернатив рок-төркеме лидеры һәм солисты, 2010 елда төркем таркалганнан соң, Zorge исемле яңа коллектив оештыра. Яңа төркем исемендә, Евгений Фёдоров сүзләре буенча, шул исәптән танылган совет развдчигының исеме шифрланган.
- Мәскәү бакча боҗрасының «Зорге» һәм «Хорошево» станцияләре арасында төзелә торган торак комплекс «Рихард» дип атала[46].
Фильмография
- Пауль Мюллер — «Германиягә хыянәт / Д-р Зорге эше» / Verrat an Deutschland/Der Fall Dr. Sorge (ФРГ, 1954).
- Томас Хольцман — «Кем сез, доктор Зорге?» / Qui etes-vous, Monsieur Sorge? (Франция — Италия — Япония, 1961).
- Юозас Будрайтис — «Мәскәү өчен сугыш» (СССР, 1985).
- Йен Глен — «Шпион Зорге» (Япония, 2003).
- Александр Домогаров — «Зорге» (Россия, 2019).
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Richard Sorge // Brockhaus Enzyklopädie (нем.) / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
- ↑ Richard Sorge // Gran Enciclopèdia Catalana (кат.) — Grup Enciclopèdia, 1968.
- ↑ 1 2 Зорге Рихард // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ 1 2 Sorge, Richard // Чешская национальная авторитетная база данных
- ↑ Колесникова М.В., Колесников М.С. Рихард Зорге. — 3-е. — Москва: Молодая гвардия, 1980. — С. 301. — 318 с.
- ↑ Рихард Зорге [Текст] / Вячеслав Кондрашов. — М.: Молодая гвардия, 2017. — 395, [3] с.
- ↑ Шойгу возложил цветы к могиле советского разведчика Рихарда Зорге в Японии (20190530T0422). 28 октябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Зорге, Александр Куланов, Предисловие (рус.). livelib.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025.
- ↑ Дементьева, 1965
- ↑ Супершпион Сталина: как Рихард Зорге перевернул историю. 28 октябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ 1 2 Соколов, 2015
- ↑ 1 2 3 4 5 Чунихин В. М. Рихард Зорге: заметки на полях легенды. 2009. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025. Архивировано 22 март 2012 года.
- ↑ Московская любовь Рихарда Зорге (2001-11-04). 28 октябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Владимир Малеванный. Незакрытое дело «Рамзая». Независимая газета (27 октябрь 2000). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025. Архивировано 16 июнь 2013 года.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 Мадер, 1988
- ↑ 1 2 3 Куланов, 2014
- ↑ Кондрашов В.В. Рихард Зорге. — М.: Молодая гвардия, 2017. — С. 287. — 398 с. — ISBN 978-5-235-04017-5.
- ↑ Кондрашов В.В. Рихард Зррге. — М.: Молодая гвардия, 2017. — С. 285. — 398 с. — ISBN 978-5-235-04017-5.
- ↑ Кондрашов В.В. Рихард Зорге. — М.: Молодая гвардия, 2017. — С. 282. — 398 с. — ISBN 978-5-235-04017-5.
- ↑ Шелленберг В. Мемуары. — М.: Прометей, 1991. — С. 135. — ISBN 5-7042-7009-X.
- ↑ 1 2 Игорь Пыхалов. Великая Оболганная война. — М.: Яуза, Эксмо, 2005. — 480 с. — (Война и мы). — 7000 экз. — ISBN 5-699-10913-7.
- ↑ Органы государственной безопасности СССР в Великой Отечественной войне. — Т.1. Накануне. Книга 2. — С. 317.
- ↑ Рихард Зорге: ошибка легендарного разведчика. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025. Архивировано 31 октябрь 2009 года.
- ↑ Кузнецов Ю. А. Рихард Зорге и битва под Москвой. // Военно-исторический журнал. — 2010. — № 2. — С.50-57.
- ↑ Как легенду о Рихарде Зорге использовали против Сталина (рус.). topwar.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025.
- ↑ 13 лет под цветы сакуры (рус.). web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025.
- ↑ Георгиев Ю. В. Отечественная история. — М., 2005 № 2. — С. 120.
- ↑ Кондрашов В.В. Рихард Зорге. — М.: Молодая гвардия, 2017. — С. 394. — 398 с. — ISBN 978-5-235-04017-5.
- ↑ Рихард Зорге, внешний и внутренний (ингл.). ng.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025.
- ↑ Ирина Белинская. Рихард Зорге, советский военный разведчик, Герой Советского Союза. Биография (рус.). ТАСС. ТАСС (2 октябрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025. Архивировано 7 август 2018 года.
- ↑ Кондрашов В.В. Рихард Зорге. — М.: Молодая гвардия, 2017. — С. 41. — 398 с. — ISBN 978-5-235-04017-5.
- ↑ 1 2 3 4 Турмов Г.П. История о Рихарде Зорге (рус.). Бизнес-издание «Клуб Директоров» (2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025. Архивировано 14 июнь 2021 года.
- ↑ Куланов А.Е. Зорге. Неудобный. — М.: Молодая гвардия, 2018. — С. 85. — 652[4] с. — ISBN 978-5-235-04104-2.
- ↑ Алексеев М.А. «Ваш Рамзай»: Рихард Зорге и советская военная разведка в Китае. 1930-1933 годы. — М.: Кучково поле, 2010. — С. 90. — 798[1] с. — ISBN 978-5-9950-0084-6.
- ↑ Шлейкин Ю. В. Катя и Рихард. Тайны жены Зорге. — Петрозаводск: Острова, 2017. — 254 с.
- ↑ Гр. Кипнис-Григорьев. Такая долгая любовь… «Литературная газета». № 43 (5161), 21 октября 1987 г.
- ↑ Науковедение № 1, 2001 К. И. Джафаров, Ф. К. Джафаров К. И. «Товарищество нефтяного производства братьев Нобель»
- ↑ Куланов А.Е. Зорге. Неудобный. — М.: Молодая гвардия, 2018. — С. 21. — 652[4] с. — ISBN 978-5-235-04104-2.
- ↑ Зорге Густав Вильгельм Рихард - немецкий технолог, отец разведчика Рихарда Зорге (рус.). Ourbaku.com (22 август 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025. Архивировано 15 июнь 2021 года.
- ↑ Кондрашов В.В. Рихард Зорге. — М.: Молодая гвардия, 2017. — С. 13. — 398 с. — ISBN 978-5-235-04017-5.
- ↑ Кондрашов В. В. Рихард Зорге. — М.: Молодая гвардия, 2017. — С. 389—390. — 398 с. — ISBN 978-5-235-04017-5.
- ↑ Дмитриев В. Должны были пройти годы. // Техника — молодежи. — № 7, 1971. — С. 51.
- ↑ «Я, может быть, слишком русский» 130 лет назад родился «Джеймс Бонд Сталина». Какой была жизнь великого шпиона?. 28 октябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Предвоенные сообщения Рихарда Зорге даже не успели расшифровать (2025-10-03). 28 октябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ МБОУ «Школа № 80 имени Героя Советского Союза Рихарда Зорге». Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025. Архивировано 26 гыйнвар 2020 года.
- ↑ ГК ФСК. ЖК Рихард - жилой комплекс бизнес-класса в Москве, Зорге вл9, метро Полежаевская — ГК ФСК (рус.). fsk.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025.
Әдәбият
- Фронт без линии фронта / И. Дементьева, Н. Агаянц, Е. Яковлев и др ; сост. М. Лаврик. — М, 1965. — 257 с. — 300 000 экз.
- Алексеев М. «Ваш Рамзай»: Рихард Зорге и советская военная разведка в Китае. 1930—1933 гг. — М.: Кучково поле, 2010. — 800 с. — ISBN 978-5-9950-0084-6.
- Алексеев М. «Верный Вам Рамзай»: Книга 1. Рихард Зорге и советская военная разведка в Японии 1933—1938 годы — М.: Алисторус, 2017. — 1610 с. — ISBN 978-5-906914-53-8.
- Алексеев М. «Верный Вам Рамзай»: Книга 2. Рихард Зорге и советская военная разведка в Японии. 1939—1941 годы — М.: Алгоритм, 2019. — 688 с. — ISBN 978-5-906947-30-7.
- Почему Зорге был приговорён к смертной казни? (Дзорге ва надзэ сикэй-ни сарэта-но ка) Под редакцией Хисая Сираи и Сюнъити Кобаяси. — Токио: Издательство «Сякай хёронся», 2000. — 320 с.: ил. [яп.]
- Hearings on American Aspects of the Richard Sorge Spy Case. House of Representatives Eighty Second Congress. First Session. August 9, 22 and 23. Washington, 1951. [ингл.]
- Колесникова М. Наш друг Ика: Повесть о разведчике Рихарде Зорге. — М.: Детская литература, 1979. − 288 с.
- Колесникова М. Жизнь и бессмертие Рихарда Зорге: Повесть. — М.: Воениздат, 1985. − 303 с.
- Молодяков В. Рихард Зорге: Супершпион или суперполитик // Проблемы Дальнего Востока, 1993. — № 5. — С. 180—187.
- Кубеев М. Обречённый на казнь: Документальный рассказ о Рихарде Зорге и его соратниках // Дальний Восток, 1990. — № 2. — С. 73—116.
- Будкевич С. Л. «Дело Зорге». Следствие и судебный процесс: Люди. События. Документы. Факты — М.: Наука. Гл. ред. вост. лит., 1969. — 231 с.
- Колесникова М. Рихард Зорге. — М.: Молодая гвардия, 1971. — 304 с. — (Жизнь замечательных людей).
- Георгиев Ю. В. Рихард Зорге: последнее сражение в тюрьме Сугамо // Отечественная история. — 2005. — № 2. — C. 112—120.
- Колпакиди А. И. ГРУ в Великой Отечественной войне. — М.: Яуза, Эксмо, 2010. — 608 с. — (ГРУ). — 3000 экз. — ISBN 978-5-699-41251-8.
- Гаврилов В., Горбунов Е. Операция «Рамзай»: триумф и трагедия Рихарда Зорге. — Olma Media Group, 2004. — ISBN 978-5-2240-4436-8.
- Кондрашов В. В. Рихард Зорге. — М.: Молодая гвардия, 2017. — 398 с. — 3000 экз. — ISBN 978-5-235-04017-5.
- Корольков Ю. М. Кио ку мицу! Совершенно секретно — при опасности — сжечь! Роман-хроника. — М.: Советский писатель (издательство)|Советский писатель]], 1970.
- Корольков Ю. М. Человек, для которого не было тайн. — М.: Советский писатель, 1970.
- Колесникова М., Колесников М. Вечный огонь интернационализма // Люди молчаливого подвига. — Москва: Политиздат, 1975. — С. 61—134. — 366 с. — (Очерки о разведчиках). — 300 000 экз.
- Куланов А. Е. По следам группы «Рамзая» // Шпионский Токио. — Москва: Вече, 2014. — С. 90—210. — 320 с. — 1500 экз. — ISBN 978-5-4444-2289-2.
- Дело Рихарда Зорге: Неизвестные документы. / Публ., вступ. ст. и комм. Фесюн А. Г. — М.: Летний сад, 2000. — 192 с. — 1000 экз. — ISBN 5-89740-080-6
- Юлиус Мадер. Репортаж о докторе Зорге. — Берлин: Военное издательство ГДР, 1988. — 303 с.
- Поволяев В. Д. Зорге в Китае: Роман. — М.: Кучково поле, 2013. — 464 с.
- Поволяев В. Д. Рамзай: Роман. — М.: Кучково поле, 2013. — 480 с.
- Поволяев В. Д. Японский лабиринт: Роман. — М.: Кучково поле, 2013. — 256 с.
- Поволяев В. Д. Зорге. Под знаком сакуры: Роман. — М.: Вече, 2017. — 416 с. — ISBN 978-5-4444-6205-8.
- Соколов Б.В. Рихард Зорге. Джеймс Бонд советской разведки. — М.: Вече, 2015. — 256 с. — ISBN 978-5-4444-2094-2.
Сылтамалар
- Сергей Земляной. Рихард Зорге не был казнён японцами 7 ноября 1944 года?
- Гупало С. «Правда и хрономифы о Рихарде Зорге».
- Кошкин А. Последняя шифровка Рихарда Зорге. К 123-летию великого разведчика