Гвинея
Гвине́я Респу́бликасы (фр. République de Guinée) — Көнбатыш Африкада урнашкан дәүләт. Төньякта Сенегал белән, көньяк-көнчыгышта Мали белән, көнчыгышта Кот-д’Ивуар, көньякта Либерия белән, көньяк-көнбатышта Сьерра-Леоне белән, төньяк-көнбатышта исә Гвинея-Бисау белән чиктәш. Көнбатыштан Атлантик океан сулары белән юыла.
Демография
Халык саны — 11,1 млн (2009 елның июленә фараз). Төп дин — Ислам (85 %). 8 %ка якын христианнар.
Дин
Гвинеядә ил халкының (12 млн, 2020 елга) 85 % ы – мөселманнар (күпчелеге Мәлики мәзһәбе сөнниләре, суфичылык вәкилләре бар), 8 % ы ― христианнар, 7 % ы ― җирле традицион диннәргә (анимизм) ышанучылар[6].
Искәрмәләр
- ↑ https://www.ethnologue.com/language/fra
- ↑ 1 2 база данных Всемирного банка — Бөтендөнья банкы.
- ↑ 1 2 Отчёт о развитии человечества — Программа развития ООН, 2022.
- ↑ 1 2 3 https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2020f/africa
- ↑ 1 2 https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI
- ↑ "Guinea 2012 International Religious Freedom Report", US State Department, Bureau of Democracy, Human Rights and Labor.