Алексей Кораблев
Алексей Михайлович Кораблев (21 март 1979, Галактионово, Чистай районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — Россия хәрби хезмәткәре, 1998—2000 елларда Себер хәрби округының 57 нче армия корпусы 5 нче гвардия танк дивизиясенең 160 нчы гвардия танк полкының гвардия рядовое. Россия Федерациясе Герое (2000)[1][2].
Тормыш юлы
Алексей Кораблев 1979 елның 21 мартында ТАССРның Чистай районы Галактионово авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлый. Армиягә кадәр, Чистай сәгать заводында слесарь булып эшли[1][2].
Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә хезмәте
1998 елның декабрендә Алексей Кораблёв Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә чакырыла. Бурятия Республикасының Гусиноозёрск шәһәрендә урнашкан 160 нчы гвардия Волноваха Кызыл Байраклы Богдан Хмельницкий орденлы танк полкында хезмәт итә[1]. 1999 елның октябрендә үзенең подразделениесе составында Икенче чечен сугышы вакытында хәрби хәрәкәтләрдә катнашу өчен Чечен Республикасына килә. Бамут, Шали, Урус-Мартанны алу операцияләрендә катнаша[1].
Хәрби хәрәкәтләрдә катнашуы
2000 елның 14 гыйнварында 503 нче полкның мотоукчылар взводы һәм 160 нчы полкның разведка төркеме Чечен Республикасының Шали районы Дуба-Юрт авылы тирәсендәге 950.8 ныгытылган биеклектә дошманның өстенлекле көчләре тарафыннан камап алына. Берничә сәгатьтән разведка ротасы сугышчыларының сугыш кирәк-яраклары бетү дәрәҗәсенә җитә, ә каршы көчләр якын ук килә. Берничә сәгать дәвамында 36 сугышчы, полк артиллериясе ярдәмендә, 170 боевикка каршы тиң булмаган сугыш алып бара. Командир исән калган сугышчыларга чигенергә боерык бирә, ләкин чигенү өчен бердәнбер юл — биек текә таш кыя була.
Бу хәлдә гвардия рядовое Алексей Кораблёв отделение командиры белән бергә, штатлы коралдан һөҗүм итүче дошманга каршы атып, сугышчыларның чигенүен капларга кала. Аннары, караңгылык төшүдән файдаланып, камалышны өзеп чыгуга ирешәләр. Федераль көчләр урнашкан якка барганда, алар үз разведка төркеменнән авыр яраланган офицерны табалар, аңа медицина ярдәме күрсәтәләр һәм, бер тәүлек буе үзләрендә күтәреп, 160 нчы танк полкы урнашкан урынга алып килеп җиткерәләр[3][4].
Төньяк Кавказ төбәге территориясендә контртеррористик операция үткәрү вакытында күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Россия Федерациясе Президентының 2000 елның 28 июнендәге ябык Указы белән гвардия рядовое Алексей Михайлович Кораблёвка Россия Федерациясе Герое исеме бирелә, аңа «Алтын Йолдыз» медале (№ 665) тапшырыла[1].
Хәрби хезмәттән соң
2000 елда демобилизацияләнә. Татарстан Республикасының Чистай шәһәрендә яши һәм эшли. Иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә, Чистай районының «Патриот» әфган һәм чечен сугышлары ветераннары иҗтимагый оешмасы президенты[2].
Бүләкләре
- Россия Федерациясе Герое («Алтын Йолдыз» медале № 665, 2000 елның 28 июне)[1];
- Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте — актив иҗтимагый эшчәнлеге, үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә һәм республикада ветераннар хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш керткән өчен[5].
Гаиләсе
Өйләнгән, 4 баласы бар[6].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Кораблёв Алексей Михайлович (рус.). Герои страны. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2025.
- ↑ 1 2 3 Кораблев Алексей Михайлович (рус.). Слава-Дан Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2025.
- ↑ Всероссийский образовательный проект «Парта Героя» (рус.). СОШ №50. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2025.
- ↑ Глава Чистопольского муниципального района Дмитрий Иванов встретился с Героем Российской Федерации Алексеем Кораблевым (рус.). Чистопольский муниципальный район. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2025.
- ↑ Чистопольцам вручили заслуженные награды (рус.). Чистополь-информ (30 март 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2025.
- ↑ Ольга КОРОЛЬ. Афганский плен и чеченская засада: За что получали Звезды Героев России. nnov.kp.ru (9 декабрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 гыйнвар 2021. Архивировано 2 апрель 2017 года.
Сылтамалар
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Кораблёв Алексей Михайлович