Татарстан Республикасының Халык рәссамы

Татарстан Республикасының Халык рәссамы — ТР мактаулы исемнәренең берсе. 1948 елда булдырылган. Бүләкләнүчеләр саны — 29 кеше (1998).[1]

Татарстан Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР ЮШ Президумы) тарафыннан рәсем сәнгате, сынлы сәнгать, графика, монументаль, декоратив-гамәли, театр, кино һәм телевидение сәнгатендә иң күренекле әсәрләр иҗат иткән, республиканың сәнгати мәдәниятенә аерым өлеш керткән һәм җәмәгатьчелектә киң танылган күренекле рәссамнарга бирелә.[2]

Тема буенча өстәмә