Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре

Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре — ТР мактаулы исемнәренең берсе. 1983 елда булдырылган. Бүләкләнүчеләр саны — 167 кеше (1997).[1]

Татарстан Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР ЮШ Президумы) тарафыннан республиканың физик культура һәм спорт өлкәсендә кимендә 10 ел эшләүче физкультура хәрәкәтен оештыручыларга, галимнәргә һәм тренерларга, физик культура коллективларының, спорт корылмаларының, физкультура оешмаларының, уку йортларының, фәнни-тикшеренү институтларының хезмәткәрләренә оештыру-методик, укыту-күнекмә, фәнни-педагогик, тәрбия, инженер-техник һәм хуҗалык эшчәнлегендәге, халыкны физик тәрбияләү системасын, массакүләм спортны, иң югары казанышлар спортын камилләштерүдәге казанышлары өчен бирелә.[2]

Тема буенча өстәмә