Татарстан Республикасының Атказанган җиңел сәнәгать хезмәткәре
Татарстан Республикасының атказанган җиңел сәнәгать хезмәткәре — ТР мактаулы исемнәренең берсе. 1984 елда булдырылган. Бүләкләнүчеләр саны — 115 кеше (1997).[1]
Татарстан Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР ЮШ Президумы) тарафыннан җиңел сәнәгатьнең әлеге тармакта кимендә 10 ел эшләүче югары квалификацияле хезмәткәрләренә җитештерүнең нәтиҗәлелеген күтәрүдәге, фән һәм техника казанышларын гамәлгә кертү, технологияне камилләштерү, җитештерү процессларын механикалаштыру һәм автоматлаштыру исәбенә продукция эшләп чыгаруны арттырудагы, аның сыйфатын яхшыртудагы, яңа төр эшләнмәләр ассортиментын киңәйтүдәге казанышлары өчен бирелә.[2]