Хәйдәр Бигичев
Хәйдәр Әббәс улы Бигичев (рус. Хайдаар Аббясович Бигичев; 16 июнь 1949, Чүмбәли, Түбән Новгород өлкәсе — 13 ноябрь 1998, Казан) — җырчы (драматик тенор), Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры солисты. Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1984). ТАССР халык (1980), РСФСР атказанган (1986) артисты.
Тәрҗемәи хәле
Хәйдәр Бигичев 1949 елның 16 июнендә хәзерге Түбән Новгород өлкәсенең Чүмбәли (рус. Чембилей) авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, өч ел армиядә хезмәт итә.
1971 елда, алар районында гастрольләр белән килгән җырчы Фәхри Насретдинов, егеттәге сәләтне күреп, Мәскәү җырчысы Сөнгать Җәләлетдинов һәм Нәҗип Җиһанов ярдәме белән, аны Казан дәүләт консерваториясенә укырга җибәрүгә ирешә. 1977 елда, консерваторияне тәмамларга бер ел кала, аны Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрына солист итеп алалар.
Опера театрында төп рольләрне башкара: «Кармен»да – Хозе, «Тоска»да – Каварадосси, «Пиковая дама»да – Герман, «Борис Годунов»та —Самозванец партияләре һ.б.
Дж. Вердиның «Отелло» операсындагы Отелло образы исә иҗатының йөзек кашы була. Татар операсын танытуга Бигичев башкаруындагы Самат (Х. Вәлиуллин, «Самат»), Җик Мәргән (Н. Җиһанов, «Алтынчәч»), Җәлил (Н. Җиһанов. «Җәлил»), Батырҗан (С. Сәйдәшев, «Наёмщик»), Закир (Б. Мулюков, «Кара йөзләр») рольләре өлеш керткән.
1998 елның 13 ноябрендә вафат була, Казанның Яңа бистә зиратында җирләнгән.
Бүләкләр
- Татарстанның халык артисты (1980);
- РСФСРның атказанган артисты (1986);
- Татарстанның Г. Тукай исем. дәүләт премиясе лауреаты (1984).
Хәтер
- Казан шәһәренең Совет районында һәм Балтач бистәсендәге урамга аның исеме бирелгән;
- Казанның Татарстан урамында опера җырчысы хөрмәтенә мемориаль такта куелган[2];
- Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карары белән җырчының истәлеген мәңгеләштерү максатыннан түбәндәге чаралар уздырыла:
- 2008 елның көзендә Хәйдәр Бигичев исемендәге халыкара яшь вокалистлар бәйгесе үтә[3];
- 2009 елның 16 июнендә җырчының туган көне уңаеннан И. М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында юбилей кичәсе була;
- 2025 елның 13 ноябрендә Казанда «Кайтаваз. Хәйдәр Бигичев» дип аталган концерт уза. Концертны оештыручы — «Калеб«» яшьләр иҗат берләшмәсе[4].
- 2011 елның 9 июнендә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Хәйдәр Бигичев истәлегенә багышланган альбом-китапны тәкъдир итү кичәсе оештырыла. Китап 3 мең данә тираж белән басылган. Аңа җырчының замандашлары, хезмәттәшләре, дусларының истәлекләре, архив фотосурәтләре тупланып бирелә, шулай ук Хәйдәр Бигичев башкаруында 100 әсәр язылган эксклюзив mp3 форматында диск кертелгән[5];
- 2014 елда Казанның Совет районындагы 174 нче мәктәптә Хәйдәр Бигичев музее ачыла[6];
- 2016 елның 16 июлендә Кызыл Октябрь районы үзәге Уразавылда Хәйдәр Бигичев белән Рәшит Ваһаповка һәйкәл ачыла[7];
- 2020 елда Казанның Хәйдәр Бигичев урамында урам рәссамы Sly Dog тарафыннан күренекле җырчының иҗаты истәлегенә мурал ясалган[8].
Искәрмәләр
- ↑ Мин сине ничек яраттым. Казан: «Ак Барс», 2004
- ↑ ВКонтакте | ВКонтакте (рус.). vk.com (4 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 октябрь 2025.
- ↑ Конкурс памяти певца Хайдара Бигичева. 23 октябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ В день смерти Хайдара Бигичева в Казани пройдет концерт, посвященный великому солисту (рус.). Бизнес Онлайн (22 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 октябрь 2025.
- ↑ В Казани презентовали книгу-альбом о Хайдаре Бигичеве (2011-06-10). 23 октябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ В Казани открыт музей татарского певца Хайдара Бигичева [неопр.]. БИЗНЕС Online (28 декабрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 октябрь 2025.
- ↑ Рустам Минниханов в Нижегородской области открыл памятник татарским деятелям культуры Рашиту Вагапову и Хайдару Бигичеву http://president.tatarstan.ru/news/view/691322 Архивная копия от 15 сентябрь 2016 на Wayback Machine
- ↑ Алина ГАБДУЛИНА. В Казани появилось гигантское граффити певца Хайдара Бигичева (рус.). kazan.kp.ru (15 июнь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 октябрь 2025.
Чыганаклар
- http://www.chembileyskiy.narod.ru/haidarbigichev.html 2009 елның 10 февраль көнендә архивланган.
- http://www.mtss.ru/pages/xajdar/xajdar.htm 2012 елның 1 март көнендә архивланган.
- http://www.nizgar.ru/modules.php?name=Encyclopedia&op=content&tid=38