Кадамов Ирек Илгиз улы

Ирек Илгиз улы Кадамов (рус. Ирек Ильгизович Кадамов; 25 март 1971, Җәлил, Татарстан АССР) ― Россия дәүләт эшлеклесе, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы (2024 елның 6 ноябреннән).

Эчке хезмәт полковнигы, Татарстан Республикасының атказанган коткаручысы[1].

Тормыш юлы

1971 елның 25 мартында Татарстан АССРның Сарман районы Җәлил бистәсендә туа[2].

1988 елда Әлмәттә урта мәктәпне, 1992 елда Вольск югары тыл хәрби училищесын, 2003 елда Казан дәүләт университетын, 2013 елда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Дәүләт янгынга каршы хезмәте академиясен, 2021 елда Казан милли тикшеренү технология университеты магистратурасын, шулай ук Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Дәүләт янгынга каршы хезмәте академиясенең Үсеш институты Югары идарә академиясен тәмамлый[3].

Хезмәт юлы

1992 елдан 2001 елга кадәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәрби частьләрендә командир вазифасында хезмәт итә.

2001 елда Чистайда Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе башлыгы ― Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Гражданнар оборонасы башлыгы урынбасары итеп билгеләнә.

2004–2011 елларда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Яр Чаллы идарәсе башлыгы булып эшли.

2011–2015 елларда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матди-техник тәэмин итү идарәсе башлыгы урынбасары вазифасын башкара[4].

2015 елдан Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгының кризиска каршы идарә буенча урынбасары.

2019 елдан Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгының беренче урынбасары[5].

2023 елның декабрендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнә.

Ирек Кадамов Россия Федерациясе Президентының 2024 елның 6 ноябрендәге указы нигезендә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы вазифасына куела[2].

Министрлык структураларында хезмәт иткән елларында ким дигәндә сигез гуманитар һәм коткару операцияләрендә катнашкан[6]:

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

  1. Кадамов Ирек Ильгизович. tatcenter.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 ноябрь 2025.
  2. 1 2 Кадамов Ирек Ильгизович. Главное управление МЧС России по Республике Татарстан. 16.mchs.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 май 2025. [Тикшерелгән 27 май 2025]
  3. Ирек Кадамовны Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы итеп билгеләделәр. Татар-информ, 7.11.2024
  4. Ирек Кадамов возглавил ГУ МЧС России по Республике Татарстан. Аргументы и факты. kazan.aif.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 май 2025. [Тикшерелгән 27 май 2025]
  5. Новым начальником Главного управления МЧС Татарстана назначили Ирека Кадамова. Коммерсантъ. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 май 2025. [Тикшерелгән 27 май 2025]
  6. Ликвидировал последствия крушения «Булгарии» и принимал переселенцев с Украины. Что известно о новом главе МЧС Татарстана? (рус.). 116.ру (7 ноябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 ноябрь 2025.
  7. Кадамов Ирек Ильгизович. 28 ноябрь 2025 тикшерелде.
  8. Сотрудники МЧС России, награжденные государственными наградами (рус.) (pdf). static.government.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 май 2025.
  9. Сотрудникам Главного управления МЧС России по Республики Татарстан вручены государственные награды (рус.). Министерство по делам гражданской обороны и чрезвычайным ситуациям Республики Татарстан (10 июль 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 май 2025. [Тикшерелгән 30 май 2025]

Сылтамалар