Төрки каганлыгы

Төрки каһанлыгы (Беренче Төрки каһанлыгы; Күк төркиләре) — Азиядә булган иң эре, борынгы төрки халыкларны берләштереп оештырылган дәүләтләренең берсе, Ашина нәселеннән чыккан хакимнәр нигез салган.552 елда оешкан.

Мәйданы 13 млн км². VI гасырда, үзенең иң көчле чорында, Маньчжурия, Монголия, Алтай, Көнчыгыш Төркестан, Көнбатыш Төркестан, Казакъстан һәм Төньяк Кавказ җирләрен били. Төрки каһанлыгына Сасанид Ираны, Кытай дәүләтләре – Чжоу һәм Ци ясак түләп торганнар.

576 елда Төрки каһанлыгы Византияне җиңеп, Төньяк Кавказ һәм Кырымны куша.

Каһанлык 603 елда ике өлешкә – Көнбатыш Төрки каһанлыгы һәм Көнчыгыш Төрки каһанлыгына, бүленә.

Алдагы тарихы

Риваять буенча, һун патшасы улы белән бүредән Ашина нәселе барлыкка килгән. Алар Алтай тауларында яшәгәннәр, саннары берничә йөз гаиләгә исәпләнгән. Ашиналылар Җуҗан каһанының вассалы булып торган. V гасыр уртасында Алтайның Көньяк ягына килеп урнашканнар һәм җуҗаннар өчен тимер чыгарганнар.

Җидесуның төньяк-көнчыгышында, Иртеш үзәнендә һәм Җунгариядә төпләнгән теле халкының күпсанлы кабиләләре җуҗаннарга каршы баш күтәрәләр һәм 482 елда үз дәүләтләрен төзиләр. Ул озак яшәми: 516 елда телеләр яңадан җуҗаннарга бәйлелеккә эләгә. Алтай кабиләләреннән Ашина Җуҗан империясенә тимер белән ясак түли, шул ук вакытта үз хуҗалыкларын да ныгыта. Бу кабилә Евразия тарихында аерым роль уйный. Нәкъ менә Ашинага буйсынган кабиләләр нәтиҗәдә төркиләр дип атала башлыйлар[5].

undefined

Алтайда Ашина кабиләсе тирәсендә «төрки» исемен алган җирле кабиләләр берлеге оеша[6]. Алтай тауларында яшәгән дәвердә төрки-түгүләр җуҗаннар хакимлеге астына эләгәләр һәм VI йөз урталарына кадәр аларга бәйле булалар[5].

«Төрки халыкның мәңгелек иле» термины беренче тапкыр VII—VIII гасырлардагы борынгы төрки (Орхон) язуы истәлекләрендә күренә. Анда ил, Ашин аксөякләр нәселеннән булган каһан җитәкчелегендә «төркиләр»нең төрле төркемнәрен (төрек будун – «төрки халык») һәм каһанлыкка буйсынган башка кабиләләрне берләштергән хәрби-сәяси организм буларак сурәтләнә[7].

Этимологиясе

«Төрки» этнонимы беренче тапкыр 542 елгы Кытай чыганакларында очрый[8]. Борынгы төрки телендә (ингл.) исеме Old Turkic letter UK.svgOld Turkic letter R2.svgOld Turkic letter U.svgOld Turkic letter T2.svg Түрүк[9][10], Old Turkic letter UK.svgOld Turkic letter R2.svgOld Turkic letter U.svgOld Turkic letter T2.svg Old Turkic letter K.svgOld Turkic letter U.svgOld Turkic letter UK.svg Көк Түрүк[9][10], яки Old Turkic letter K.svgOld Turkic letter R2.svgOld Turkic letter U.svgOld Turkic letter T2.svg Түрүк[11] була (уңдан сулга укыла).

Төрки каһанлык

545 елда теле кабиләләре яңадан җуҗаннарга каршы баш күтәрәләр һәм яңа дәүләт башында төрки Ашина хакиме Бумын тора. Җиңелгән Юйцзюлюй Анагуй каһанның соңгы сүзләрен: «Син минем тимерчем идең», – дип язып калдыра[12]. 551 елда Бумын Кытай патшалыгы Көнбатыш Вэй белән союз төзи һәм, җуҗаннарны тар-мар итеп, Илхан («Халыклар хакиме») титулын ала[7].

552 елда Бумын үлгәннән соң, тәхеткә аның улы утыра, ул Кара Ыссык хан титулын ала һәм җуҗаннарны тулысынча тар-мар итә. Җиңгәннән соң, каһан серле шартларда һәлак була, дәүләтне аның энесе Мугань каһан (553-572) җитәкли. Татабларны (кыт. «хи»), киданнарны һәм «утыз-татар» кабиләсен (кыт. «шивэй») буйсындырып, түркүтләр Сары диңгезгә чыгалар; төньякта аларга Енисей кыргызлары һәм Тыва җирләрендә яшәүче чиклар буйсына; 553 елда җуҗаннар яңадан тар-мар ителәләр һәм төркиләр Алтайдан Көнчыгыштагы бөтен далага хуҗа булалар[3]. Киләсе елда төркиләр Бумынның энесе Истәми каһан җитәкчелегендә көнбатышка яу башлый. Җуҗаннар һөҗүме аркасында хәлсезләнгән усуннар каршылык күрсәтмиләр һәм 555 елда Истәми гаскәрләре, Җидесу, Казакъстан һәм Харәземне буйсындырып, Арал диңгезенә барып җитәләр. Әмма Аралдан төньякта яшәүче уарлар һәм хионит кабиләләре көчле каршылык күрсәтәләр. Бары 558 елда гына көнбатышка кысрыкланалар һәм анда аварларның нигезен тәшкил итәләр. Төркиләр Идел буена чыксалар да, аны кичмиләр. Шул рәвешле, кыска вакыт эчендә Иделдән алып Хинган тауларына кадәр территорияне үз эченә алган гаять зур күчмә империя төзелә[3].

561–563 елларда төркиләр Иран белән эфталитларга (ак сөннәр) каршы союз төзиләр[1][2][13]. 564 елда Хөсрәү Ануширван шаһ гаскәрләре стратегик яктан мөһим өлкәне — Тохаристанны алалар. 565 елда Нахшаб янындагы сугышта төркиләр җиңү яулыйлар һәм Согудны каһанлыкка кушалар. Эфталитларның төп көчләре 567 елда Бохара янында төркиләр тарафыннан тар-мар ителә[2]. Урта Азияне яулап алганнан соң, каһанлык Бөек Ефәк юлының шактый өлешен контрольдә тота башлый.

Ираннан буйсынып яшәгән төркиләр һәм согдиләр Византия белән турыдан-туры сәүдә элемтәләре урнаштырырга телиләр. Иран моңа каршы була. Истәми каһан 568 елда Константинопольгә Согди сәүдәгәре Маниах җитәкчелегендә илчелек җибәрә[1][3]. Византия императоры Юстин II белән сөйләшүләр нәтиҗәсендә, сәүдә килешүе һәм Иранга каршы хәрби килешү имзалана[2][3][13]. Византия – төрки берлеге төзелгәннән соң, Иран каһанатка ел саен 40 мең алтын динар күләмендә ясак түләргә һәм сәүдәгә комачауламаска тиеш була[1].

575 елда Иран белән Византия төркиләргә каршы берләшәләр. Моңа җавап итеп, 576 елда төрки гаскәрләр Византия вассалы — Киммерия Боспорын тар-мар итә, Кырымга һәм Көнбатыш Кавказга җиңүле яу чаба. Шушы яулап алулар нәтиҗәсендә каһанлык Бөек Ефәк юлының барлык мөһим участокларын контрольдә тота башлый, бу төрки аксөякләрне кәрван сәүдәсеннән гаять зур табыш белән тәэмин итә.

VI гасырның соңгы чирегендә төркиләргә Төньяк Кытай дәүләтләре Чжоу һәм Ци буйсына. Каһанлык гаять зур һәм икътисади яктан көчле дәүләткә әверелә.

VI гасырның 60 елларыннан Бөек Төрки каһанлыгы шул чорның көчле дәүләтләре — Кытай, Византия, Иран белән сәяси-икътисади мөнәсәбәтләрдә тора. Япон диңгезе һәм Маньчжуриядән алып Кара диңгездәге Керчь бугазына кадәр сузылган беренче Евразия империясен төзеп, Төрки каһанлыкгы Урта Азиянең һәм Көнчыгыш Европаның киләчәк тарихына да йогынты ясый. Әлеге дәүләтнең сәяси һәм рухи мирасы бу территорияләрдә яшәгән халыклар тарихында тирән эз калдыра[14].

Каһанлыкның җимерелүе

581 елда Тобо хан үлгәч, Төрки каһанлыгы көчсезләнә, аның төп чагылышы үзара сугышларның көчәюе, социаль каршылыкларның кискенләшүе, Кытайның каһанлык чикләренә һөҗүме, күрше илләр белән сугышлар була. 603 елда Төрки каһанлыгы Көнбатыш төрки һәм Көнчыгыш төрки каһанлыкларына таркала[1][2][13].

Дәүләт төзелеше

Титуллар

Каһан (хан) — каһанлыкның югары идарә итүче заты, хәрби башлык[1], ул Тәңренең җирдәге вәкиле саналган. Дәүләттә ханнан соң беренче зат ябгу булган, идарәче ыруг вәкиле[15]. Мәсәлән, Бумын илхан заманында аның бертуган энесе Истәми ябгу дәрәҗәсендә булган. Ләкин шуның белән бергә ябгу тәхет варисы булмаган, варис биләгән вазифасына карамастан тәгин дип аталган. Шад титулын каһан уллары ханзадәләр йөрткән. Мәсәлән, Сымо (соңыннан хан була), законсыз туу шиге булганга, шад була алмый. Дәүләттәге барлык вазифаларны Ашина ыругы затлары биләгән. Һәр кабилә өстендә каһанга гына буйсынган бәкләр торган. Бәкләрнең күбесе шул кабиләдән һәм милек дәрәҗәсенә карап сайланган[16]. Бәк буйсынуында кадашлар – гади ватандашлар торган. Кадашлар нигездә будунны (гади халык) тәшкил иткән. Каһанлыкның башка югары титуллары — элтебер (илтәбәр, илтабар — каһанлыкка кергән кабилә башлыгы). Хөкем функцияләрен боерыклар, тарханнар (ясак җыючылар) башкарган.

Түбән дәрәҗәдәге чиннарны Ашина нәселенә карамаган затлар алган, ләкин барлык вазифалар нәселдән нәселгә күчкән. Каһанлыкта ирекле терлекчеләр, игенчеләр, һәм һөнәрчеләрдән башка коллар була. Ир-ат колларны кул, хатын-кыз колларны көн дип атаганнар.

undefined

Варислык системасы

Мугань каһан идарә иткән чорда (553 ел) биләмәле-баскычлы система урнаштырыла (вазифалар нәселдән нәселгә күчә), шул сәбәпле түркүтләр державасы йөз елдан артык Азиядә беренчелекне саклап кала һәм VI—VII йөзләрдәге бөек державалар белән ярыша ала.

Системаның мәгънәсе түбәндәгедән гыйбарәт. Төрки каһанлыгы «озын сөңге һәм үткен кылыч» нигезендә төзелгән. Ун ел эчендә (550-560) төркиләр Сары диңгездән алып Иделгә кадәр барлык күчмә кабиләләрне үзләренә буйсындыралар һәм тагын егерме ел экспансияне дәвам итәләр. Ләкин бу зур территорияне буйсындыру гына җитми, аны тотып торырга да кирәк була. Ашина династиясенә каршы күтәрелешләр гел кабынып торалар. Ул вакытта биләмәле-баскычлы система кабул ителә. Ул тәхет варисы чиратын билгели. Мугань хан кануны буенча, атасының варисы улы түгел, ә өлкән абыйсына кече абыйсы һәм кече абыйсына бертуганының улы варис була. Тәхетне көткәндә ханзадәләр үз биләмәләре (удел) белән идарә иткәннәр.

Административ-территориаль бүленеш

558 елда төрки дәүләт дүрт өлешкә, ә 576 елда инде сигез өлешкә бүленә. 572 елда Тобо хан түбәндәге биләмәләрне бүлеп чыгара: көнчыгышта үзенең туганнан туган энесе Шетуга һәм көнбатышта абыйсына (абыйсы тиздән үлә һәм үз җирләрен Бури-хан титулын йөрткән улына калдыра). Мугань ханның улы Торэменның ставкасы төньякта (кыргызлар, чикләр җирендә булырга мөмкин) була. Үлгән Истәминең балалары шулай ук биләмәле булалар. Мәсәлән, Кара Чурин Түбән Иделдә һәм Уралда Җидесу һәм Төрксанф җирләренә ия булган. Олуг ханның ставкасы Алтай янында, борынгы түркүт җирләрендә урнашкан булган, ә калган ике биләмә аның угыллары Амрак белән Тәгин-шадныкы булырга мөмкин. Бу бүленештән соң биләмәләр сигезгә җитә.

Бу гаять катлаулы һәм буталчык системада тәхетне мирас итеп алуның баскыч системасы беренче чорда шактый уңай роль уйный. Балигъ булмаган ханзадәнең тәхеткә утыруы ике тапкыр булдырылмый кала. Хакимлек һәрвакыт тәҗрибәле кешеләр кулында тора. Биләмә кенәзләре, иртәме-соңмы югары хакимлекне алырга өметләнеп, фетнәләр оештырмыйлар, һәм держава бөтен тарафка җәелүен дәвам итә. Мондый биләмәләр системасы өчен прототип булып, II гасырда яшәгән көньяк һуннардагы тәхеткә утыру тәртибе торган. Безгә килеп ирешкән чыганаклар, VI гасырда «олуг гаилә» барлыгы турында мәгълүмат бирмиләр һәм бу тәртипнең түркүтләр өчен яңалык булуына күрсәтәләр.

Армия

Төркиләрнең яраткан кораллары: сызгыра торган ук, сөңге, кылыч, хәнҗәр, ат япмалары һәм дирбияләре — барысы да шул заман дала техникасының югары үрнәкләре булып тора. Еш кына җайдак белән ат бронясын кулланганнар. Ашина ыруының байракларында алтын белән чигелгән бүре башы сурәтләнгән. Сугышта һәлак булу ир-ат өчен иң яхшы үлем саналган[17].

undefined

Икътисад һәм хуҗалык

Төркиләрнең төп шөгыле күчмә терлекчелек, шулай ук Азия далаларында күмәк ау белән шөгыльләнгәннәр. Төркиләрнең төп ризыгы — ит, яраткан эчемлеге — кымыз булган. Кием-салым һәм чатырларны хайван тиресеннән теккәннәр, киез һәм йон тукымалар җитештергәннәр. Терлекләрнең төп төре — сарыклар һәм атлар, сыерлар һәм дөяләр дә асраганнар. Төп икътисадый берәмлек булып парлы гаилә тора.

Төркиләр тимер сәнәгатен үзләштергәннәр. Металлургия үсеше төрки ханнарга үз армияләрен яңадан коралландырырга мөмкинлек биргән. Төсле металлардан: бронза, көмеш, алтын эшкәртү югары дәрәҗәдә була. Алардан затлы бизәнү әйберләре һәм ат дирбияләре өчен бизәкләр эшләнә. Алтын Алтайда табыла, ул ясак итеп, яисә Бөек ефәк юлында пошлина өчен алынган[18].

Бөек ефәк юлы каһанлык аша уза, ул дәүләт күзәтүе астында тора. Ефәкне төркиләр Кытайдан алган. VI гасырда ефәк валюта була һәм алтын, кыйммәтле ташлар белән бер дәрәҗәдә бәяләнә[19].

Төркиләр кышны Ил, Чу, Талас һәм Сырдәрья тирәсендә уздыралар.

Шәһәр мәдәнияте

Төрки каһанлыгы шәһәр мәдәнияте үскән беренче төрки дәүләт була.

Талас, Суяб, Сәйрәм һәм Ташкент кебек шәһәрләр Бөек Ефәк юлында үзәкләр булып торганнар һәм сәүдә хисабына яшәгәннәр.

Җидесу Көнбатыш Азиягә капка булган.

Ташкент һәм Төркестанда сәүдә гильдияләре күп була, аларда фарсы һәм кытай сәүдәгәрләре өстенлек итә. Иран каләм ияләре Таразны континентның барлык почмакларыннан агылган товарларның гаять зур ассортименты аркасында «дөнья базары» дип атаганнар, чөнки ул Ефәк юлында төп сәүдә үзәкләренең берсе булган.

Мәдәният

Төп дин Тәңречелек, төп аллалары — Тәңре була, ул Кояш һәм Күк культына нигезләнә. С.Г. Кляшторный күрсәткәнчә, Орхон рун истәлекләрендә өч илаһ — Тәңре, Умай һәм Ыдук (Изге) Йер-Су телгә алына. Тарихчы И.В. Стеблева борынгы төрки илаһларны «дәрәҗәләр» буенча урнаштырырга тәкъдим итә: иң югарысы — Тәңре, аннан Умай, өченче дәрәҗә — Йер-Су, һәм, ниһаять, ата-бабалар рухы[20].

Бүгенге көндә күп кенә тикшеренүчеләр борынгы төркиләрнең карашлары трихотомик булган, ягъни макрокосмосны түбәнге, югары һәм урта дөньяларга бүлгәннәр дигән фикердә торалар[21]. Ениисей текстларында Эрклиг хан телгә алына[22][23]: «Без дүртәү идек, безне Эрклиг аерды, кайгы!».

Төркиләрнең мәдәнияте дәрәҗәсен күрсәткән ядкярләрнең берсе – балбаллар – эшкәртелгән зур булмаган таш баганалар булган. Алар Алтайдан Днепрга кадәр гаять зур территориядә таралган. Балбаллар — кеше йөзе сурәтләнгән таш сыннар. Аларның саны үлгән кешенең абруен һәм әһәмиятен ассызыклый. Билге каһан һәм Күлтәгингә куелган балбаллар рәтләре 2-3 чакрымга җитә. Балбалларда кайчак җиңелгән юлбашчыларның исемнәре күрсәтелә[24].

2000–2001 елларда монгол археологы Д. Баяр Билге каһан һәйкәлләре комплексын археологик казу эшләре белән җитәкчелек итә һәм төрки археология өчен сенсацион ачышлар ясала: Билге каһанның алтын таҗы, көмеш савыт-сабалар, әйберләр һәм башка кыйммәтле әйберләр (барлыгы 2800 данә) булган хәзинә табыла[25].

Хәзерге Монголия территориясендә борынгы төрки башкала — Каракум-балык (682 ел) булган[26].

Тел

Монголиядә 581 елда язылган согдияле Бугут язмасына караганда, согд теле Күк төркиләр төзегән төрки каһанлыкның рәсми телләреннән берсе булган[27]. Моннан тыш, рәсми тел булып һинд язулы протомонгол теле кулланылган[28].

Борынгы төрки язу (Орхон-Енисей төре) — б.э. VIII—X гасырларында Үзәк Азиядә төрки телләрдә язу өчен кулланылган язу[29]. Борынгы төрки язу шул чорның әдәби теле тарафыннан кулланылган[30][31][32][33][34], ул шулай ук Орхон-Енисей язмалары теле дип атала[35]. Борынгы төрки язу белән язылган истәлекләр, нигездә эпиграфик (аз сандагы кулъязмалар Көнчыгыш Төркестанда сакланган) Үзәк һәм Урта Азия, Себер, Монголия өлкәләрендә төзелгән. Анда урта гасыр башында көнчыгыш һәм көнбатыш төркиләрнең, түркүтләрнең, карлукларның, борынгы уйгырларның дәүләт оешмалары урнашкан.

Төрки шагыйрь, язучы һәм тарихчы Йоллыг Тәгин (VII гасыр ахыры – VIII гасыр башы) төрки каган Күлтәгин, Билге каһан, Котлуг Илтерес каһан хөрмәтенә язылган истәлекле язмалар авторы була. Язмаларда төркиләрнең мәдәни дәрәҗәсе, әдәбияты, тарихи белемнәре чагыла[36]. Төрки каһанлыгын җитәкләгән Билге каһан (732) һәм аның энесе Күлтәгин (735) стелалары (Кошо-Цайдам язмалары), шулай ук Киңәшчесе Тоньюкук (716 елдан соң төзелгән) үзләренең каһарманнары тормышы һәм батырлыклары турында сөйлиләр, алар төрки дәүләтнең гомуми тарихы фонында бәян ителә һәм төрле сәяси декларацияләр белән озатыла. Кайбер язмалар өлешчә металл эшләнмәләрдә, савыт-сабада, кирпечтә, күндә, пергаментта сакланган.

Милли состав

  • Түркүтләр
  • Теле
  • Кидани
  • Согдлылар
  • Дулу
  • Нушиби
  • Усуни
  • Канглы (кабилә)

Хронология

undefined

Түбәндә борынгы төркиләр һәм Төрки каһанлыгы тарихына кагылышлы мәгълүм вакыйгалар китерелә.

Хакимнәр

Төп мәкалә: Ашина
Исем Төрки исеме[39] Кытай телендә искергән тәхет исеме[40] Кытай елъязмаларындагы тәхет исеме Кытай елъязмаларындагы шәхси исеме Кытай телендә искергән шәхси исеме[40] Хакимлек еллары
Бумын каһан Бумын Иль-хан
Old Turkic letter N1.svgOld Turkic letter G1.svgOld Turkic letter Q.svg Old Turkic letter N1.svgOld Turkic letter M.svgOld Turkic letter O.svgOld Turkic letter B1.svg
Или-хан Тумынь 伊利可汗 — Иликэхань 阿史那 土门 — Ашина Тумэнь Тумынь 542-552 (552 елдан каһан)
Кара Ыссык Хан Кара Иссык-хан[41] Исиги-хан Коло 乙息记 — Исицзи 阿史那 科罗 — Ашина Кэло Коло 553-554
Мукань каһан билгесез Муюй-хан Кигинь 木杆可汗 — Муганькэхань 阿史那 俟斤 — Ашина Сыцзинь
燕都 — Яньду
Кигинь
Яньду
553-572[2][3][13]
Тобо хан Тапу-Хан Арслан (греч. Арсила)[42] Тобо-хан 佗缽可汗 — Тобокэхань 阿史那 佗鉢 — Ашина Табо билгесез 572-581
Амрак Амрак Яньло
Диэр-кэхань[43]
阿史那庵逻- Ашинааньло 阿史那 庵逻- Ашина Аньло Яньло 581
Бага-Ышбара хан Эр-бег-шад[44]
Иль-кюлюг шад
Бага Ышбара-хан[45]
Илигюйлу Ше Мохэ Шиболо-хан Нйету 沙缽略可汗 — Шаболюекэхань 阿史那 摄图 — Ашина Шэту Нйету 581-587
Чоллыг-Җагбу-Бага хан Чоллиг[46] джабгу-хан Бага-хан Шеху-хан Чулохэу 莫何可汗 — Мохэкэхань 阿史那处罗侯 — Ашина Чулохоу Чулохэу 587-588
Юн улуг Юн улуг[47][48] Гйегя Шидонь Дулань-хан Юнюйлюй 都藍可汗 — Доуланькэхань кыт. 阿史那雍虞闾 — Ашина Юнюйлу Юнюйлюй 588-599
Кара-Чурин-Түрк Кара Чурин Тюрк[49][50]
Тардуш-хан[51][52]
Боке-хан[53][54]
Бугя-хан Дату кыт. 达头可汗 — Датоукэхань кыт. 阿史那玷厥 — Ашина Дяньцзюе Дату, Данькю, Дяньгу, Дяньгю 599-603

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 Сосанов Кошали. История Казахстана. Справочная пособие / Бибимара Омарова. — Алматы: «Ол-Жас баспасы», 2007. — С. 22—23. — 112 с. — ISBN 9965-651-56-6.
  2. 1 2 3 4 5 6 Методические рекомендации по подготовке школьников к ЕНТ по истории Казахстана / Локотинова О. С. Гребенюк Ю. П. — Алматы: «Институт повышение квалификации и переподготовки кадров системы образования», 2005. — С. 26. — 100 с.
  3. 1 2 3 4 5 6 Татьяна Владимировна Зепп. Пособие для подготовки к единому национальному тестированию (ЕНТ) по истории Казахстана / Омирбекова М; Касымхан Ж; Шаяхмет Г. — Алматы: «Зият Пресс», 2006. — С. 23. — 196 с. — 2000 экз. — ISBN 5-7667-7905-4.
  4. Peter Turchin, Thomas D. Hall, Jonathan M. Adams, East-West Orientation of Historical Empires Архивная копия от 12 сентябрь 2015 на Wayback Machine // Journal of World-Systems Research Vol. 12 (no. 2), pp. 219—229 (2006). [ингл.] С. 222.
  5. 1 2 Савинов Д. Г. Народы Южной Сибири в древнетюркскую эпоху. — Л.: Изд-во ЛГУ, 1984. — С. 32.
  6. Наука в Сибири. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2020. Архивировано 12 июнь 2020 года.
  7. 1 2 Советская этнография, 1968, № 1, С.100
  8. Великий Тюркский каганат - Статьи. 31 гыйнвар 2025 тикшерелде.
  9. 1 2 Kultegin's Memorial Complex, TÜRIK BITIG en:Khöshöö Tsaidam Monuments  [ингл.]
  10. 1 2 Bilge Kagan's Memorial Complex, TÜRIK BITIG Khöshöö Tsaidam Monuments  [ингл.]
  11. Tonyukuk's Memorial Complex, TÜRIK BITIG en:Bain Tsokto Monument  [ингл.]
  12. Гумилев Л. Н. Древние тюрки. III. Создание великой державы рода Ашина (545-581 гг.). gumilevica.kulichki.net. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2020. Архивировано 25 апрель 2019 года.
  13. 1 2 3 4 Методические рекомендации по подготовке школьников к ЕНТ по истории Казахстана / Локотинова О. С. Гребенюк Ю. П. — Алматы: «Институт повышение квалификации и переподготовки кадров системы образования», 2007. — С. 14—15. — 70 с.
  14. Фәйзрахманов Г.Л. Себердә һәм Үзәк Азиядә борынгы төрки дәүләтләр. — Казань: Мәгариф, 2005. — Б. 96
  15. Гумилев Л. Н. Древние тюрки. V. Внутри каганата. gumilevica.kulichki.net. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2020. Архивировано 8 июль 2020 года.
  16. Мелиоранский П. Об орхонских и енисейских надгробных памятниках с надписями // Журнал Министерства народного просвещения. 1938. — № 6. — С. 266.
  17. Satbayev University [неопр.]. Satbayev University. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 гыйнвар 2025.
  18. Бичурин Н.Я. Собрание сведений о народах, обитавших в Средней Азии в древние времена. Т. 1. — Л., 1926. — С.230
  19. Гумилев Л.Н. Тысячелетие вокруг Каспия. Баку, 1991. — С. 147.
  20. Стеблева И. В. К реконструкции древнетюркской религиозно-мифологической системы//Тюркологический сборник. М, 1971.
  21. Полная библиография — С. Г. Кляшторный. Указ. соч. С. 326, также: Об изображении божеств древнетюркского пантеона на памятниках искусства номадов Южной Сибири и Центральной Азии эпохи раннего Средневековья Архивная копия от 27 декабрь 2019 на Wayback Machine
  22. См. также: С. Г. Кляшторный. Стелы Золотого озера// Turcologica. Л, 1976
  23. Рунические памятники Хакасии. Алтын-Кёль I Е 28 строфа 8. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 гыйнвар 2020. Архивировано из оригинала 3 апрель 2009 года.
  24. Грач А. Д. Каменные изваяния Западной Тувы Архивная копия от 3 апрель 2016 на Wayback Machine. Сб. МАЭ 16 (1955).
  25. Источник. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2020. Архивировано 31 декабрь 2019 года.
  26. Кызласов Л. Городская цивилизация тюркоязычных народов Южной Сибири в эпоху средневековья // Взаимодействие кочевых культур и древних цивилизаций. Алма-Ата, 1987, с.177
  27. C.E.Bosworth, M.S.Asimov. Language situation and scripts // History of Civilizations of Central Asia [ингл.]. — Delhi (2003): Motilal Banarsidass Publ, 1992. — Vol. IV Part two. — P. 323. — 745 p. — ISBN 8120815963. Архивная копия от 13 февраль 2021 на Wayback Machine

    The Sogdian inscription of Bugut in Mongolia (see Volume III, pp. 342-3), written shortly after 581, shows that Sogdian was an official language of the First Türk empire centred on the Orkhon river in Mongolia.

  28. Vovin, Alexander (2019). «A Sketch of the Earliest Mongolic Language: the Brāhmī Bugut and Khüis Tolgoi Inscriptions» (en). International Journal of Eurasian Linguistics 1 (1): 162–197. DOI:10.1163/25898833-12340008. ISSN 2589-8825.
  29. Орхонские надписи. // Энциклопедический словарь Ф. А. Брокгауза и И. А. Ефрона.
  30. Архивированная копия. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2020. Архивировано из оригинала 17 октябрь 2012 года.
  31. Кормушин И. В. Тюркские енисейские эпитафии. Тексты и исследования. М., 1997.
  32. Erdal M. Old Turkic. // The Turkic languages. London; New York, 1998.
  33. A. von Gabain. Eski Türkçenin grameri. Ankara, 2003.
  34. Poppe N. Introduction to Altaic linguistics. Wiesbaden, 1965
  35. Малов С. Е., Памятники древнетюркской письменности, М. — Л., 1951
  36. Большая надпись в честь Кюль-Тегина | GreyLib: библиотека Хуршида Даврона. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2020. Архивировано 20 декабрь 2017 года.
  37. Поминальный комплекс в честь Татпар (Кутлык) кагана. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2010. Архивировано 15 декабрь 2013 года.
  38. Dr. Cengiz Alyilmaz, On the Bugut Inscription and Mausoleum Complex Архивная копия от 12 гыйнвар 2012 на Wayback Machine
  39. Л. Н. Гумилёв. Древние тюрки Архивная копия от 6 март 2012 на Wayback Machine
  40. 1 2 В переводе Бичурина. Собрание сведений… Архивная копия от 14 октябрь 2009 на Wayback Machine
  41. «Черный горячий хан».
  42. Менандр. Отрывок 45. Малые поздние историки., 1860, стр 417.
  43. У Гумилёва. Значение спокойный, второстепенный
  44. Мужественный
  45. Державы славный князь божественный могучий хан
  46. «Каменная пустыня».
  47. "Поднятая (вверх) судьба//доля прозвище. (Возвышенный удел).
  48. Хан, который не был родственником Хормизда.
  49. «Увечный, прокаженный тюрк».
  50. Кара Джурин Тюрк (перс.)
  51. Тарду (гр.)
  52. «Хан западного крыла державы». «Герой, могучий».
  53. «Хан западной окраины».
  54. Биягу (перс.)

Әдәбият

  • Гаврилова А. А. Могильник Кудыргэ как источник по истории алтайских племён. М.-Л., 1965
  • Д. Г. Савинов. Формирование и развитие раннесредневековых археологических культур Южной Сибири // Автореф. дисс. … д-ра истор. наук: 07.00.06 — археология. Новосибирск: 1987
  • Трифонов Ю. И. Кочевнические элементы в материальной культуре оседлого населения Южного Казахстана в период раннего средневековья. // Конф. «Взаимодействие кочевых культур и древних цивилизаций»: Тез. док. А-Ата, 1987
  • Кызласов Л. Городская цивилизация тюркоязычных народов Южной Сибири в эпоху средневековья // Взаимодействие кочевых культур и древних цивилизаций. Алма-Ата, 1987

Искәрмәләр

Тема буенча өстәмә