Кыргызстан

Кыргызстан (кырг. Кыргыз Республикасы), рәсми атамасы Кыргыз РеспубликасыУрта Азияның төньяк-көнчыгышындагы, нигездә Тянь-Шаньның көнбатыш һәм үзәк өлешендә урнашкан дәүләт.

Төньякта Казакъстан, көнбатышта Үзбәкстан, көньяк-көнбатышта Таҗикстан, көньяк-көнчыгышта һәм көнчыгышта Кытай белән чиктәш.

Дәүләт төзелеше

  • Кыргызстан Җөмһүриятенең дәүләт төзелеше 2010 елның 27 июнендә кабул ителгән Конституция тарафыннан билгеләнә. Яңа Конституция Кыргызстанның дәүләт идарәсе рәвешен парламент җөмһүрияте буларак ачыклый. Парламент һәм премьер-министр Президентка караганда күбрәк хокукларга ия.
  • Җөмһүрият Парламенты – Жогорку Кеңеш – дәүләт сәясәтен ачыклау һәм бик мөһим мәсьәләләрне чишәргә сәләтле, бер палаталы һәм фирка исемлекләре буенча 5 елга сайланучы 120 депутаттан тора.
  • 2010 елның 10 октябрендә яңа сайлаулар үтте, анда 5 фирка керде, төп көчләр – Атайорт фиркасендә.
  • Президент бөтенхалык сайлауларында 6 еллык мөддәткә, кире сайлану хокукыннан башка сайлана. Киләсе президент сайлаулары 2012 елда, күчеш периоды президенты Роза Отунбаева 2011 елның 31 декабрендә хокуклары юкка чыккач, булачак.
  • Вакытыннан алда президент сайлаулар 2021 елның гыйнвар аена билгеләнгән.
  • Хөкүмәт башлыгы – премьер министр, аны парламент билгели.

Дәүләти бәйрәмнәр

22 маенда — Кыргызстан Хәрби көчләр көне.

Дәүләт гимны

Kyrgyz El gimny                                Кыргызстан һимны 

(беренче куплеты һәм аның тәрҗемәсе)

Ak möngülüü aska yoolor, talaalar,              Ак түбәле таулар, үзән-далалар

Elibizdiŋ zhany menen barabar,           Ватаныбыз җаны белән бәрабәр,

Sansyz kyldym Ala-Toosun mekendep,       Ала-Тауның итәгендә ил тотып,

Saktap kaldy bizdin ata-babalar!          Саклап калган аны ата-бабалар!

CHORUS:                                           КУШЫМТАСЫ:

Algalaí ber, kyrgyz el,                             Алга бар син, кыргыз иле,

Azattyktyŋ zholunda,                           Азат тормыш юлында,

Örkündöí ber, ösö ber,                         Иркенәя, үсә бир син,

Öz tagdyrdyŋ koluŋda!                        Тәкъдирең үз кулыңда!

Тулы тексты һәм тәрҗемәсе[7] мәкаләсендә.

undefined

Географик мәгълүмат

undefined
undefined
undefined

Кыргызстанның диңгезгә чыгу юлы булмаган дәүләт.

Территориясенең дүрттән өченнән артык өлешен таулар алып тора. Биеклеге 7439 м булган Җиңү тау түбәсе – илнең иң биек ноктасы.

Кыргызстан Тянь-Шань һәм Памир тау системаларында урнашкан. Җөмһүриятнең барлык территориясе 500 мдан югарыракта урнашкан. Яртысыннан артыгы 1000 мдан 3000 мга кадәр биеклектә һәм якынча өчтән бере – 3000 – 4000 м биеклектә.

Төньяк-көнчыгышта ярларында күпсанлы ял итү урыннары һәм туристик базалары булган Ысык-Көл дип аталучы тау күле урнашкан.

Идарә төзелеше

Кыргызстанда 7 өлкә, 40 район, 22 шәһәр, 429 авыл җирлеге бар.

Чуй өлкәсе

Эссек-Күл өлкәсе

Талас өлкәсе

Нарын өлкәсе

Җәлал-Абад өлкәсе

Ош өлкәсе

Баткән өлкәсе

Сәяси партиялар

Икътисад

Кыргызстан икътисадының өстенлеге – автоном авыл хуҗалыгында. Алтын һәм терекөмеш экспортка чыгарыла. Гидроэнергетик потенциалы бар.

Шулай ук проблемалары да бик күп: экономикасы Россиягә бик нык бәйле, хроник инфляция, СССРның соңгы елларында күзәтелгән икътисади төшү.

Халкы

Файл:Kyrghyzstan demography.png
Кыргызстанның демографик кәкресе

Кыргызстанның халык саны – 5,3 млн кеше (2009 елның апреле). 1960нчы елларга кадәрге халык саны миграция һәм авылдагы кыргыз, үзбәкләрнең һәм башка Урта Азия халыкларының табигый үсеше хисабына булса, 1970нче еллардан соң азая төшкән табигый үсешне рус һәм рус телле халыкларның күчеп килүе алмаштыра.

Халыкның 66,9 % кыргызлар, 14,14% үзбәкләр һәм 10,65% руслар, 8,31% калган халыклар.

Мәдәният

Дин

Кыргызстанда тарафдарлары саны буенча иң зур дин (80,00%) — ислам. Христианнарга дин тотучыларның 16 % ы керә: руслар традицион рәвештә православие динен тота, алманнар католиклар һәм лютераннарга бүленә. Протестантлык хәрәкәтләре (баптистлар, иллеләр, адвентистлар) рус телле халыкны да, кыргызларны да үз эченә ала. Кыргызстанда шулай ук бәһаи, яһүдләр, буддачыларның аз санлы төркемнәре бар. Кришна Аңы Җәмгыяте әгъзалары булып төрле милләтләрдән якынча 300 кеше исәпләнә.

Искәрмәләр

  1. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
  2. https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; чыгару датасы: 2022.
  3. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
  4. https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI?locations=KG.
  5. 1 2 "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 8 июль 2016; мөхәррир: Халыкара телекоммуникацияләр береге.
  6. 1 2 3 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
  7. Кыргызстан гимны

Тема буенча өстәмә