Татар халкының этногенезы

Татар этногенезы (рус. Этногенез татар) — хәзерге вакытта тарихчылар тарафыннан актив эшләнә торган мәсьәлә. Татарларның этногенезы турында берничә тәгълимат бар. Фәнни әдәбиятта аларның өчесе җентекләп тасвирлана[1]:

  • болгар-татар тәгълиматы;
  • татар-монгол тәгълиматы;
  • төрки-татар тәгълиматы.

Озак вакытлар болгар-татар тәгълиматы иң танылган[2] теория булып санала. Хәзерге вакытта төрки-татар тәгълиматы киң таныла.

Болгар-татар тәгълиматы

Шулай ук карагыз: Казан татарлары һәм Болгарчылык

Татарларның болгар-татар килеп чыгышы турындагы тәгълимат кысаларында Идел Буе Болгарының яшәү чоры татар халкы этногенезының төп дәвере булып санала. VIII гасырдан башлап Урта Идел һәм Урал буйларында оеша башлаган Болгар этносында хәзерге татарларның төп этномәдәни үзенчәлекләре формалаша. Бу тәгълимат тарафдарлары фикеренчә, алдагы чорлар (Алтын Урда, Казан ханлыгы, Рус дәүләте яшәгән чор) болгар-татар халкының теленә һәм мәдәниятенә зур йогынты ясамый, Казан ханлыгы чорында Болгар («Болгар-Казан») этносы монгол чорына хас булган этномәдәни үзенчәлекләрне ныгыта һәм XX гасырның 20 елларына кадәр («болгарлар» үзатамасы белән бергә[3]) аларны саклап кала[4].

Әлеге тәгълимат буенча татарларның килеп чыгышының төп нигезе — болгарлар һәм төркиләшкән җирле фин-угыр халкы. Ә. Вәлиди, Х. Габәши, М. Зәкиев, Ф. Урманчыев һәм башка галимнәр болгарларның килеп чыгышында Евразиянең иң борынгы чордан мәгълүм күчмә скиф, сармат, алан-ас һәм башкаларның да катнашы бар дип исәпли. Болгар-татар тәгълиматы тарафдарлары татарларның этнокультур традицияләре һәм гореф-гадәт нигезләре Идел буе Болгар дәүләте дәверендә формалаша һәм Алтын Урда, соңрак Казан ханлыгы дәверләрендә әллә ни зур үзгәрешләр кичерми дип саный. Алтын Урда чорында болгар халкы берничә этнотерриториаль төркемгә бүленә. Казан ханлыгы дәверендә болгарларның монголларга кадәр булган гореф-гадәте, яшәү рәвешләре яңадан торгызыла һәм алга таба үзенчәлекле үсеше дәвам иттерелә. Хәтта халыкның «болгар» рәвешендәге үзатамасы да 1920 елларга кадәр саклана дип уйланыла. Татарларның килеп чыгышына караган бу концепция XX гасыр башларында Риза Фәхретдин, Г. Н. Әхмәров, Н. Н. Фирсов, М. Г. Худяков һәм башка галимнәренең хезмәтләрендә дә чагылыш таба. Әлеге караш нигезләре 1920 елларда Н. Н. Фирсов һәм М. Г. Худяков хезмәтләренә салына һәм гуманитар фәннәргә актив үтеп кергән марксизм идеяләрен стадиальлек теорияседә һәм халыкларның автохтон килеп чыгышы формасында чагылдыра[4][5]. 1946 елның 25-26 апрелендә СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институты белән берлектә СССР Фәннәр Акадамиясенең Тарих һәм фәлсәфә бүлеге тарафыннан оештырылган Казан татарларының килеп чыгышына багышланган махсус фәнни сессиядән соң болгар-татар тәгълиматы нигезләмәләре рәсми статус ала: сессия Казан татарларының этногенезы мәсьәләсе буенча күпьеллык дискуссиягә йомгак ясый. Лингвистика, археология, этнография, антропология һәм башка чиктәш дисциплиналар мәгълүматлары нигезендә сессия билгеле бер нәтиҗәләргә килә. Төп нәтиҗә шуннан гыйбарәт: Казан татарлары, һәр халык кебек үк, башка этник төркемнәр һәм халыклар белән озак аралашу, үзара бәйләнеш нәтиҗәсе булып тора. Аларның формалашуына җирле кабиләләр һәм төрки телле халыклар (болгарлар һәм башкалар) хәлиткеч йогынты ясый, бу халык төбәккә Монгол илбасарлары килгәнче Кама болгарлары дәүләтен төзи[6].

Сессиядә докладлар белән А. П. Смирнов («Казан татарларының килеп чыгышы турындагы мәсьәлә»), Т. А. Трофимова («Урта Идел буе Казан татарларының антропология мәгълүматлары буенча этногенезы»), Н. И. Воробёв («Этнография мәгълүматлары буенча татарларның килеп чыгышы»), Л. Җ. Җәләй («Тел материаллары буенча Идел буе татарларының килеп чыгышы») чыгыш ясый. ВКП(б) Үзәк Комитетының 1944 елның 9 август карарына туры килгән һәм СССР Фәннәр Академиясенең Казан татарлары этногенезын ачыклауга багышланган фәнни сессиясеннән (1946) соң әлеге концепция рәсми кабул ителә, Х. Г. Гыймади, А. П. Смирнов, Н. Ф. Калинин, Л. Җ. Җәләй, Һ. В. Йосыпов, А. Х. Халиков, М. З. Зәкиев һәм башка галимнәрнең хезмәтләре шушы концепциягә нигезләнә.

1990 еллар башына кадәр татар халкының этногенезының болгар-татар тәгълиматы галимнәрнең тулы бер төркеме тарафыннан актив эшләнә, алар арасында А. П. Смирнов, Х. Г. Гыймади, Н. Ф. Калинин, Л. Җ. Җәләй, Һ. В. Йосыпов, Т. А. Трофимова, А. Х. Халиков, М. З. Зәкиев, Ә. Г. Кәримуллин, С. Х. Алишев чыгыш ясый.

Болгар тәгълиматы тарафдарларын болгарчылар дип атыйлар[7].

Хәзерге вакытта күпчелек галимнәр тарафыннан татарларның килеп чыгышы турындагы болгар тәгълиматы искергән дип санала.[8].

Татар-монгол тәгълиматы

Икенче концепция — татар-монгол тәгълиматы. Ул Көнчыгыш Европага татар-монгол кабиләләре белән бергә күчеп килгән, җирле кыпчаклар белән кушылып һәм Алтын Урда дәверендә ислам динен кабул итеп, татар мәдәниятен, дәүләтчелеген барлыкка китергән дигән карашка нигезләнә. Бу концепциянең төп асылы кайбер рус, башкорт, чуаш галимнәре: Н. А. Мәҗитов, В. Ф. Каховский, В. Д. Дмитриев, Н. И. Егоров, М. Р. Федотов һәм башкаларның хезмәтләрендә чагылыш таба.

Татарларның татар-монгол килеп чыгышы тәгълиматы кысаларында этногенезның төп нигезе булып Көнчыгыш Европага күчмә татар-монгол кабиләләренең күченеп килүе санала[9]. Кыпчаклар белән кушылып, Алтын Урда чорында ислам динен кабул итеп, бу кабиләләр татар этносының, аның мәдәниятенең һәм дәүләтчелегенең нигезен булдыра. Кагыйдә буларак, бу тәгълимат тарафдарлары Казан татарлары тарихында Идел Буе Болгарының әһәмиятен киметергә яки инкарь итәргә омтыла.

Татарларның татар-монгол килеп чыгышы турындагы тәгълиматның барлыкка килү чыганакларын Көнбатыш Европа тикшеренүчеләреннән эзләргә кирәк. Дөрес, алар татарларның этнонимын аңлауга монгол-татар басып алучыларының дәвамчылары дип санап барлык Чыңгыз дәүләтләре халкын, шул исәптән Җучи Олысы халкын да кертә.

Бу концепция XIX гасыр ахырында, христиан булмаган халыкларны укыту һәм христианлаштыру белән шөгыльләнгән күренекле Казан галиме Н. И. Ильминский җитәкчелегендәге рус миссионерлары аны үз колониаль максатларында яңадан торгызырга карар кылгач, янә үсеш ала. 1863 елда чуаш сүзләре язылган болгар кабер ташларын тапкан Х. Фәезханов ачышына таянып, Н. И. Ильминский, гадәти төрки телдә бизәлгән болгар кабер ташлары күп булуга карамастан, 1865 елда чуашларның Идел буе болгарларыннан, ә татарларның монгол-татар яугирләреннән килеп чыгуы турындагы фикерне алга сөрә. Аның карашлары патша цензоры һәм галим Н. И. Ашмарин (1902) хезмәтләрендә хуплау таба һәм алга таба үсеш ала.

XIX гасыр ахыры — XX йөз башында татарларның татар-монгол килеп чыгышы турындагы версия шулай ук Г. И. Перетяткович, М. Н. Покровский, В. Ф. Смолин, Һ. Атласи, Г. Баттал, З. Вәлиди, М. Рәмзи хезмәтләрендә фәнни формалашу таба башлый. Әмма 1920 елларда ук бу карашның башлангыч постулатлары йомшартыла башлый. Мәсәлән, Г. Гобәйдуллин үзенең хезмәтләрендә хәзерге татарларның ата-бабаларын Алтын Урда чорында татарлашкан монголларга кадәрге кыпчакларга китереп тоташтыра[10].

1930 нчы еллар ахырына Совет идеологиясендә рус халкының тарихи ролен аеруча ассызыклау тенденциясе формалаша. Димәк, Алтын Урда «рус халкы һәм аның күршеләре җирләренә басып алу сугышлары һәм юлбасар походлары» алып барган агрессив дәүләт буларак карала башлый. Бу хәл татар тарихнамәсенә дә йогынты ясый. ВКП(б) Үзәк Комитетының 1944 елның 9 августындагы "Татар партия оешмасында массакүләм-сәяси һәм идеологик эшнең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында"гы[11][12] карары һәм ВКП(б) Татарстан өлкә комитетының 1944 елның 6 октябрендәге "Татар теле, әдәбияты һәм тарихы фәнни-тикшеренү институты эшендәге хаталар һәм кимчелекләр турында"гы[13][14] карары Алтын Урда тарихын идеологик кысалардан тыш өйрәнүне фактик тыюга китерә, ә аннан соң СССР Фәннәр Академиясенең Тарих һәм фәлсәфә бүлегенең 1946 елда[15] узган сессиясендә татарларның этногенезын өйрәнү бары тик болгар-татар теориясе кысаларында гына үсә ала.

1946 елда СССР Фәннәр Академиясенең Тарих һәм фәлсәфә бүлегенең фәнни сессиясендә татар этногенезы буенча кабул ителгән сәяси мотивлы карарлар 1950 елның гыйнварында[16] Мәскәүдә узган СССР Фәннәр Академиясенең Тарих һәм фәлсәфә бүлегенең һәм Чуваш фәнни-тикшеренү институтының фәнни сессиясе нәтиҗәләре белән кабат раслана. Анда чуашларның болгар чыгышы теориясе Идел буенда чуаш халкының автохтонлыгы идеясенең алдан ук ялгыш фикер булганлыгы файдасына кире кагыла. Татар һәм чуашларның этногенезы тирәсендәге мондый сәяси вәзгыять 1980 еллар уртасына кадәр саклана.

Татар-монгол тәгълиматы тарафдарларын татарчылар дип атыйлар[7].

Әмма татар гаплотөркемнәренең Y-ДНКсын тикшерү мәгълүматлары монгол-татар теориясенең нигезсезлеген күрсәтә, чөнки С гаплотөркеменең ешлыгы 1,7 %тан[17] кимрәк була, ә R1a (z93, z280, M558, M458 сниплары) — 34,1 %, N3 — 18,3 %, N2 — 4,8 %, I — 4 %, R1b — 8,7 % гаплотөркемнәре өстенлек итә[18].

Төрки-татар тәгълиматы

Шулай ук карагыз: Идел-Урал татарлары

Өченчесе — төрки-татар тәгълиматы. Татарларның килеп чыгышы турындагы төрки-татар тәгълиматы А. Н. Курат, Н. А. Баскаков, Ш. Ф. Мөхәммәдьяров, Р. Г. Кузеев, М. Г. Госманов, Р. Г. Фәхретдинов, Ә. Г. Мөхәммәдиев, Н. Дәүләт, Д. М. Исхаков, Ю. Шамильоглу, И. Л. Измайлов һәм башкаларның хезмәтләрендә үстерелә[19]. Әлеге караш тарафдарлары фикеренчә, ул татар этносының шактый катлаулы эчке структурасын (хәер, бу барлык эре этносларга хас) төгәл чагылдыра, үз эченә башка тәгълиматларның иң яхшы үзенчәлекләрен берләштерә[20]. Башта бу тәгълимат чит ил авторлары тарафыннан үстерелә. Моннан тыш, этногенезның бер бабага гына кайтып калмый торган катлаулы характерын беренчеләрдән булып 1951 елда М. Г. Сәфәргалиев күрсәтә дигән фикер дә очрый[20]. 1980 еллар ахырында СССР Фәннәр Академиясенең 1946 елгы сессиясе карарлары кысаларыннан тыш хезмәтләрне бастыруны тыю актуальлеген югалтканнан соң, шулай ук этногенезның[21] күпкомпонентлы аңлатуының «марксизмчыл булмау» гаепләүләре кулланылмый башлагач, әлеге караш үз илебездә язылган күпсанлы публикацияләр белән тулыландырыла[22].

Бу тәгълимат татар халкының килеп чыгышында Идел буе Болгары халкы белән бергә кыпчак, кимәк дәүләти берләшмәләренә кергән халыклар катнашуына да зур урын бирә. Бу карашта торучылар фикеренчә, татар халкының төп үзенчәлеге һәм яшәеш өлгеләре — халыкның тарихында һәм тормышында гәүдәләнгән үзаңы үсешендә, гасырлар буе дәвам иткән дини йолаларында, дәүләтчелектә, язма мәдәният һәм мәгърифәт традицияләрендә чагыла. Татар халкы этник тарихының төп үсеш дәвере Алтын Урда чорына туры килә, шул чорда җирле болгар һәм кыпчаклар монголлар белән килгән ишле төрки-татар кабиләләренә кушыла, яңа дәүләтчелек һәм мәдәният традицияләре, төрки нигездә уртак әдәби тел барлыкка килә.

XIX гасырның икенче яртысында, буржуаз социаль-икътисади мөнәсәбәтләр көчәйгән чорда, аерым милли мәдәниятләр, бигрәк тә Идел-Урал төбәгендәге татар мәдәнияте югарырак баскычка күтәрелә. Татар халкының тарихи-мәдәни бердәмлеге мәсьәләсе һәм үткәне белән кызыксыну арта, тарихи традицияне барлау яңартыла. Бу чорда Казан татарларының югары үсешкә ирешкән мәдәният, әдәби тел, уку-укыту, китап бастыру һәм вакытлы матбугат казанышлары Россиядә яшәүче байтак төрки халыклар өчен үрнәк була, башка татар этносы төркемнәренең милли үзаңы үсешенә китерә, аларда бердәм татар халкы булу хисе көчәя. 1926 елда халык санын исәпкә алу вакытында СССРда яшәүче татарларның 88 проценты үзен шул исем белән атый.

Әлеге тәгълимат тарафдарлары этнос формалашуның берничә этабын аерып күрсәтә[20]:

  • Төп этник компонентлар барлыкка килү этабы (VI гасыр уртасы — XIII йөз уртасы). Татар халкының этногенезында Идел Буе Болгарының, Хәзәр каһанлыгының һәм кыпчак-коман дәүләт берләшмәләренең әһәмиятле роле сизелә. Әлеге этапта киләсе дәвердә берләшкән төп компонентлар барлыкка килә. Ислам традициясен, шәһәр мәдәниятен һәм иң борынгы язмачылыкны — төрки рун язуын алмаштырган гарәп графикасы нигезендәге язмачылыкка нигез салган (X гасырдан соң) Идел Буе Болгарының әһәмияте гаять зур. Этник үзаң локаль булып кала.
  • Урта гасыр татар этносәяси бердәмлеге этабы (XIII гасыр уртасы — XV йөзнең беренче чиреге)[23]. Бу чорда бердәм дәүләт — Җучи Олысында (Алтын Урда) беренче этапта оешкан компонентлар берләшә; урта гасыр татарлары бер дәүләттә берләшкән халыкларның традицияләренә (аерым алганда, монгол-татар һәм җирле болгар һәм кыпчак традицияләренә) нигезләнеп үз дәүләтләрен төзеп кенә калмыйча, үзләренең этносәяси идеологияләрен, мәдәниятләрен, яңа тарихи традицияләрен, «татар»[24] этнонимы формасындагы этносәяси үзаң һәм үз уртаклыкларының символларын булдыралар. Болар барысы да Алтын Урда аристократиясенең, йомышлылар катламнарның, мөселман руханиларының этномәдәни берләшүенә һәм XIV йөздә татар этносәяси берләшмәсенең формалашуына китерә. Бу чор Алтын Урдада угыз-кыпчак теле нигезендә диалекттан тыш койнэ формалашуы, әдәби тел (иске татар әдәби теле) нормалары раслануы белән характерлана. Бу этапта сакланган иң борынгы әдәби истәлек (Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы) XIII гасырда языла. Әлеге чор XV гасырда Алтын Урданың таркалуы белән тәмамлана.
  • Барлыкка килгән татар ханлыкларында җирле үзатамаларга ия булган яңа этник берләшмәләр — Әстерхан, Казан, Касыйм, Кырым, Себер, Төмән татарлары һәм башкалар формалаша башлый.
  • XVI гасыр уртасыннан соң һәм XVIII йөзгә кадәр Рус дәүләте составындагы локаль этнотөркемнәрнең туплану этабын аерып күрсәтәләр. Идел буе, Урал буе һәм Себер Рус дәүләтенә кушылганнан соң, татарлар миграцияләнү процесслары көчәя (Окадан Чулман аръягы һәм Самара-Оренбург сызыгына, Кубаннан Әстерхан һәм Оренбург губерналарына күпләп күченүләр мәгълүм) һәм төрле этнотерриториаль төркемнәр арасындагы үзара бәйләнеш аларның тел һәм мәдәни якынаюына китерә. Моңа әдәби телнең бердәмлеге, мәдәни һәм дини-мәгариф өлкәсенең уртак булуы ярдәм итә. Рус дәүләтенең һәм этнотөркемнәрне аермаган рус халкының мөнәсәбәте дә билгеле бер дәрәҗәдә берләштерүче булып тора. Гомумконфессиональ үзаң — «мөселманлылык» билгеләп үтелә. Бу вакытта башка дәүләтләргә кергән локаль этнотөркемнәрнең бер өлеше (беренче чиратта Кырым татарлары) алга таба мөстәкыйль рәвештә үсә.
  • XVIII гасырдан XX йөз башына кадәрге чорны әлеге тәгълимат тарафдарлары татар милләтенең формалашуы дип билгели. Бу мәсьәлә бүгенге көндә җитәрлек дәрәҗәдә тирәнтен өйрәнелмәгән. Милләт формалашуның түбәндәге этапларын аерып күрсәтәләр:
    • XVIII гасырдан XIX йөз уртасына кадәр — берләштерүче фактор булып дин торган «мөселман» милләте этабы.
    • XIX гасыр уртасыннан 1905 елга кадәр — «этномәдәни» милләт этабы. 1860—1870 еллардагы реформалардан соң мәдәниятнең көчле үсешенә китергән буржуаз мөнәсәбәтләр үсеше башлана. Үз чиратында аны тәшкил итүчеләр (мәгариф системасы, әдәби тел, китап нәшер итү һәм вакытлы матбугат) татарларның барлык төп этнотерриториаль һәм этносословие төркемнәренең үзаңында бердәм татар милләтенә караганлыгы турындагы күзаллауларны раслауны төгәлли. XIX гасырның икенче яртысыннан 1910 елларга иске татар телен тулысынча кысрыклап чыгарган хәзерге татар әдәби теле формалаша башлый. Идел-Урал төбәгеннән килгән татарларның югары миграция активлыгы татар милләтен берләштерүгә көчле йогынты ясый.
    • 1905 елдан алып 1920 еллар ахырына кадәр — «сәяси» милләт этабы. Беренче чагылышы 1905—1907 еллардагы инкыйлаб вакытында әйтелгән мәдәни-милли автономия таләпләре була. Алга таба Идел-Урал Штаты, Татар-Башкорт Совет Республикасы, Татарстан АССР төзү идеяләре туа. 1926 елгы халык санын алудан соң этносословие үзбилгеләнү калдыклары юкка чыга.

Төрки тәгълимат тарафдарларын татаристлар дип атыйлар[25].

Искәрмәләр

  1. Татары. -М.: Наука, 2001, С.42-43.
  2. Закиев М. З. Часть вторая, Первая глава. История изучения этногенеза татар // Происхождение тюрков и татар. — М.: Инсан, 2002.
  3. Татары XIX века, как казанские, так и татары-мишары, предпочитали называть себя мусульманами. Но казанские татары себя, кроме того, называли или татарами, или булгарами, или казанцами, редко ногаями… Халиков А. Х. Татарский народ и его предки. — Каз.: Татарское книжное издательство, 1989. — С. 14.
  4. 1 2 Татары. — М.: Наука, 2001. — С. 42.
  5. Измайлов И. Л. Булгарский средневековый этнос: критика традиционных методик определения // Этнологические исследования в Татарстане. Материалы итоговой конференции Института истории АН РТ, посвященной 10-летию Института. — Вып. I. — Каз.: ИИ АН РТ, 2007. — С. 5.
  6. Происхождение казанских татар: Материалы сессии Отделения истории и философии Академии Наук СССР, организованной совместно с институтом языка, литературы и истории Казанского филиала Академии Наук СССР, 25-26 апреля 1946 г. в Москве. — Каз.: Татгосиздат, 1948. — С. 4.
  7. 1 2 Как и почему Ак Барс стал символом Татарстана  [рус.]. 15 октябрь 2018 тикшерелде.
  8. sam samuraiskiy. Дамир Исхаков о золотоордынской тематике (17 май 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 октябрь 2018.
  9. Татары. — М.: Наука, 2001. — 43 с.
  10. См., например, Губайдуллин Г. С. К вопросу о происхождении татар // ВНОТ. Казань, 1928, № 8.
  11. Постановление ЦК ВКП(б) «О состоянии и мерах улучшения массово-политической и идеологической работы в Татарской партийной организации». 9 августа 1944 г. // КПСС в резолюциях и решениях съездов, конференций и пленумов ЦК. Изд. 9-е, доп. и испр. Т. 7. — М.: Политиздат, 1985. — С.513—520.
  12. О партийной и советской печати. Сборник документов. М: Изд-во «Правда», 1954, С.528.
  13. Постановление Татарского обкома ВКП(б) от 6 октября 1944 года «Об ошибках и недостатках в работе Татарского научно-исследовательского института языка, литературы и истории». Мөрәҗәгать итү датасы: 16 ноябрь 2012. Архивировано из оригинала 13 февраль 2006 года.
  14. ЦГА ИПД РТ. Ф.15. Оп.5. Д. 1143. Л.51-55.
  15. Происхождение казанских татар: Материалы сессии отделения истории и философии АН СССР, организованной совместно с институтом языка, литературы и истории Казанского филиала АН СССР, 25—26 апреля 1946 г. в г. Москве (по стенограмме). — Казань: Татгосиздат, 1948. — 160 с.
  16. Советская этнография. — 1950. — № 3.
  17. Гаплогруппы татар, башкир, чувашей и удмуртов: геном татар, геном башкир, генетика чувашей, расшифровка ДНК Y гаплогруппы и mt гаплогруппы. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июль 2015. Архивировано 16 июль 2015 года.
  18. Tambets et al., 2004
  19. Татарская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 май 2010. Архивировано 16 сентябрь 2010 года.
  20. 1 2 3 Исхаков Д. М. Этнография татарского народа, Казань, Магариф, 2004
  21. Шнирельман В. «Быть аланами». — М.: Новое литературное обозрение, 2006
  22. Д. М. Исхаков Нация и политика: татарский вектор. Научная публицистика. — Казань, 2004.
  23. Исхаков Д. М., Измайлов И. Л. Образование Золотой Орды и формирование средневекового татарского этноса (XIII — первая четверть XV века): из книги «Татары», серия «Народы и культуры», Москва, «Наука», 2001
  24. Татары (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2022. Архивировано 24 ноябрь 2021 года.
  25. Гузель Насыбуллина. «Ученые никогда не отрицали роли булгар в формировании поволжских татар» | Всемирный конгресс татар [неопр.] (11 март 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 декабрь 2020. Архивировано 3 февраль 2021 года.

Әдәбият

Тема буенча өстәмә