Рөстәм Зәкуан

Тәрҗемәи хәле

1957 елның 25 маенда Татарстан АССР Азнакай районы Үчәлле авылында туган. Туган авылында сигезьеллык, Тымытыкта урта мәктәпне, Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген (1980) тәмамлаган.

Хезмәт юлы

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, туган авылында бер ел шофер, 1975-1980 елларда җәйләрен район газетасында хәбәрче булып эшли. Район газетасы каршында оешкан «Гөлстан» әдәби берләшмәсе эшчәнлегендә актив катнаша.

1980 елда Үчәллегә күмәк хуҗалык рәисе урынбасары булып эшкә кайта, авылның фирка оешмасын җитәкли.

1985 елда Азнакай районының «Янтарь» совхозына директор итеп билгеләнә.

2000 елдан Әлмәттә «Татнефть» берләшмәсенең эшчеләрне тәэмин итү идарәсендә директор урынбасары.

2001-2004 елларда Азнакай районы һәм шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары.

2004 елда Татарстан Дәүләт шурасы депутаты булып сайлана, икътисад һәм эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе урынбасары итеп билгеләнә.

Соңгы елларда «Таттелеком» АҖ дә эшли.

Иҗаты

Мәктәптә укыган елларында беренче мәкаләләре, хезмәт кешеләре турындагы язмалары «Яшь ленинчы»да (хәзерге «Сабантуй») һәм Азнакай районының «Маяк» газетасында басыла.

«Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан»), «Татарстан яшьләре» һәм район газетасында очерк, зарисовкалары дөнья күрә, журналист буларак таныла.

« Автор, бай тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп, татар халкының фаҗигале тарихын, авыл кешесенең каршылыклы кичерешләрен тирәннән аңлап, фәлсәфи бәяләве белән истә кала. Аның шигырьләре туган якка чиксез мәхәббәт белән сугарылган. Шагыйрьнең лирик шигырьләре һәм бүгенге заманның җитешсезлекләренә сатирик карашы да үзенчәлекле[1] »

Китаплары

  1. Яшәү мәгънәсе: шигырьләр. Казан: Рухият, 2007.
  2. Авыл моңы: шигырьләр. Казан: ТКН, 2008.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

2018 елның 2 декабрендә Казанда вафат. Хәләл җефетенең туган ягында, Биектау районының Мүлмә авылында җирләнә.

Хәтер

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә