Сембер губернасы

Сембер губернасы (рус. Симби́рская губе́рния) (1924 елдан — Ульяновск губернасы) — Россия империясенең, Россия республикасының һәм РСФСРның 1796–1928 елларда булган административ-территориаль берәмлеге. Губерна шәһәре — Сембер (1924 елдан — Ульяновск).

Географик урнашуы

XX гасыр башында Сембер губернасы 49,5 мең км² (43 491 чакрым²) били. Төньяктан — Казан губернасы, көнчыгыштан — аны Самара губернасыннан аерып торган Идел елгасы (Иделнең сул ярын ике урында — Сембер шәһәренең каршы ягыннан һәм Сызраньда гына колачлый), көньяктан — Саратов губернасы, көнбатыштан Пенза һәм Түбән Новгород губерналары белән чиктәш була.

1926 елда губернаның мәйданы 34 071 км² тәшкил итә[2].

undefined
undefined

Тарих

Екатерина IIнең 1780 елның 26 сентябрендәге Указы һәм Россия империясе Сенатының 1781 елның 7 гыйнварындагы Указы буенча Сембер наместниклыгы оештырыла. 1796 елның 23 декабрендә император Павел Iнең «Дәүләтне губерналарга яңача бүлү турында»гы Указы чыга, аның нигезендә гамәлдәге наместниклыклар урынында ун өяздән торган Сембер губернасы оештырыла[3]. Наместниклыкның Котяково, Кынады һәм Тагай өязләре бетерелә.

1796 елның 31 декабрендә «Ун өяздән гыйбарәт Сембер губернасы штаты» раслана[4].

undefined

1798 елның 12 апрелендә юкка чыгарылган Пенза губернасыннан Сембер губернасына Инсар һәм Саранск өязе, шулай ук таркатылган Шешкеев өязе территориясе тапшырыла, Ардатау һәм Сөнгәләй өязе бетерелә[4].

1801 елның 9 сентябрендә Инсар һәм Саранск өязләре кабат торгызылган Пенза губернасына күчә. Сембер губернасында яңадан Ардатау һәм Сөнгәләй өязләре оештырыла[4].

undefined
undefined

1812 елның сентябрендә Ватан сугышы өчен Сембер ополчениесе төзелә. Аның җитәкчесе итеп Д. В. Тенишев сайлана. Шулай ук сугышка Платов корпусында көрәшкән Ставрополь калмык полкы җибәрелә.

1836 елның 22 августында Сембергә Николай I килә.

1848 елда Сембердә Карамзин җәмәгать китапханәсе ачыла. 1850 елның 6 декабрендә Идел аръягындагы Ставрополь, Самара өязләре, шулай ук Сызрань өязенең бер өлеше яңа оешкан Самара губернасы составына күчә. Территориаль үзгәрешләр нәтиҗәсендә Алатырь, Ардатау, Буа, Карсун, Кормыш, Сөнгәләй, Сембер һәм Сызрань өязләре Сембер губернасында кала[4]. 1864 елгы янгыннар губерна үзәгенең торак фондын юк итүгә китерә.

1870 елда Сембердә В. И. Ленин, 1881 елда А. Ф. Керенский туа.

Губерна 1891–1892 елгы ачлык вакытында җитди зыян күргән 17 төбәк исемлегенә керә.

1914 елда Беренче бөтендөнья сугышы башлана, аннан Сембер халкының шактые әйләнеп кайтмый[5].

Гражданнар сугышы елларында губернасының бер өлеше Учредительләр җыены әгъзалары комитеты гаскәрләре тарафыннан басып алына.

1919 елның март–апрель айларында губерна территориясендә «Чапан сугышы» дип аталган крестьяннар чуалышы уза.

1920 елның 27 маенда, Татарстан АССР һәм Чуаш автономияле өлкәсе төзелү сәбәпле, Буа өязе губерна составыннан чыгарыла, ТАССРның Спас өязенең Жедяевка[6], Матвеевка, Йорткүл волостьлары Сембер губернасының Мәләкәс өязенә күчә[7]. Берничә волость Сембер өязеннән Буа кантонына тапшырыла[8].

1920 елның сентябрендә Кормыш өязенең 6 волосте Чуаш автономияле өлкәсе составына күчерелә.

1922 елның маенда Кормыш өязе Түбән Новгород губернасына тапшырыла.

1924 елның 4 апрелендә Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты Президиумы карары нигезендә, Сембер губернасы Алатырь, Ардатау, Карсун, Сембер, Сызрань өязләренә бүленә. Сөнгәләй өязе бетерелә, аның территориясе Сембер һәм Сызрань өязләренә тапшырыла.

СССР Үзәк башкарма комитетының 1924 елның 9 маендагы Декреты нигезендә Сембер шәһәре, волосте, өязе, губернасының атамасы Ульяновск дип үзгәртелә[9].

1925 елда Алатырь өязе Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасына тапшырыла, Ардатау, Карсун, Сызрань һәм Ульяновск өязләре Ульяновск губернасында калдырыла.

Самара губерна башкарма комитетының 1926 елның 6 гыйнварындагы карары нигезендә, Мәләкәс өязе Ульяновск губернасына тапшырыла.

1928 елның 14 маенда, СССРда икътисади районлаштыру барышында губерна бетерелә, аның территориясе Ульяновск округы, Мордва округы һәм Урта Идел өлкәсенең Сызрань округы составына кертелә[10].

Геология

Губернаның геологиясе турында профессор А. П. Павлов «Нижневолжская юра» хезмәтендә түбәндәгеләрне яза:

« Билгеле булганча, Сембер губернасының ташкүмердән башлап барлык системалары катламнар белән капланган. Биредә өченчел, акбур, юра һәм чуар мергель ярусы дип йөртелә торган системалар аеруча үсешкә ирешә, алар чикләү һәм бүлү буенча бәхәсле сораулар тудыра торган өлкәләр булып тора[11][12][13]. »

Геологик яктан губернаны С. Паллас, У. Странгвейс, Н. В. Широкшин һәм А. Г. Гурьев, Р. Мурчинсон, П. М. Языков, Х. И. Пандер, профессор Г. Д. Романовский, П. И. Вагнер, П. В. Еремеев, Г. А. Траутшольд, И. Ф. Синцов, И. И. Лагузен һәм башкалар тикшерә. Иделнең уң як ярында юра катламнарының ачыклыгы бер-берсеннән шактый ерак торган ике урында — Сембер һәм Сызрань өязләрендә күзәтелә. Төньяк Сембер һәм көньяк Сызрань өлешләре арасында өлешчә яңа (акбур һәм өченчел) катламнар һәм палеозой известьташлары (Самара Лукасының ташкүмер һәм Пермь известьташлары) биләгән гаять зур мәйдан ята.

Түбән Идел катламнары Городищи авылы янында нык үсеш ала[14]. Поливно авылы тирәләре губернаның төньяк өлешендәге тау таралышының иң көньяк чиген тәшкил итә. Биредә акрынлап көньякка таба авышкан юра катламнары Идел өсте тигезлеге астында кала, Ундор тирәләрендә һәм аннан соң Бессонкова авылына таба яр буендагы ачык урыннарда аларны яр түбәләрендәге һәм Иделнең биек ярлары калкулыкларындагы түбән балчык системасы токымнары алыштыра. Сембернең тирә-ягындагы түбән акбур катламнары, үз чиратында, югары акбур (бераз көнбатышкарак — өченчел) өлешләре белән каплангана; әлеге яңарак утырмалар көньякка таба Усолья авылы тирәләренә кадәр дәвам итә, анда кайбер урыннарда вертикаль дивар рәвешендә күтәрелеп һәм шактый биек (300 м чамасы) калкулыклар хасил итеп, кинәт ташкүмер утырмаларына алышына, алар итәгендә акбур һәм өченчел катламнарның алга таба таралуы өзелә. Күп урыннарда юылып, чокырлар белән киселгән яки азмы-күпме йомрыланган известьташ таулар тезмәсен Жигули һәм Усольедан көньяк-көнбатышка таба — Троекуровка авылы юнәлешендә, тагын да ерактарак — Сызрань елгасы буйлап күзәтергә мөмкин була, монда ташкүмер известьташларының соңгы чыгу урыны теркәлә. Ләкин борынгы катламнарның килеп чыгуы мезозой токымнарының көньякка таралуына чик куймый.

Идел агымы буйлап аска таба Городищи балчыгындагы кебек үк казылмаларга ия булган соры юра балчыгы очрый, бераз ерактарак, Кашпур авылы янында, ауцелла комташлары, конгломератлар, сумалалы сланецлар һәм гомумән Поливно һәм Городищи авыллары тирәсендә булган тау токымнарның нык таралуы күзәтелә. Кашпирдан бераз көньяктарак барлык бу өлешләр, Поливно тирәсендәге кебек үк Идел тигезлеге астында калып, түбәнге акбур катламнары белән алышына. Губернада XX гасыр башына кадәр тикшеренүләр уздырылуга кармастан, күп мәсьәләләр ачык булып кала. Профессор Павлов тарафыннан Городищи балчыгын тикшерү биредә рус юра чорының виргаз катламнарына хас фауна эзе очравын күрсәтә. Ул анда лат. Pinna, Trigonia, Aporrhais, Buccinum, Purritella ыру вәкилләрен очрата; ауцеллалар һәм диңгез керпеләре сирәк күзәтелә. Per Figatus Buch, Per Quenstedti Rllr, Per biplex Sow (Per Pallasianus) калдыклары күзәтү мөмкин булган поясның иң түбән өлешләрендә дә еш очрый.

Сембер губернасына геологик яктан түбәндәгеләр хас: аның Казан губернасына якын өлешенең төньягында триас чоры катламнары ята; Иделнең уң як яры белән чикләнгән көнчыгыш өлешендә күп җирләрдә өченчел токымнар белән өзелгән һәм киселгән ташкүмер, акбур формацияләре бар; көнбатышта күбесенчә акбур һәм эоцен формациясенең акбур өсте катламнары таралыш ала, алар көньякка таба акбурлы туфрак белән алышына. Губернаның төрле урыннарында мамонт һәм башка хайваннарның сөякләре табыла.

Файдалы казылмалар

Губерна территориясендә балчык, акбур һәм известьташтан тыш Сембер, Алатырь һәм Кормыш өязләрендә пирит чыганаклары, Сызрань өязе территориясендә күкерт, селитра, таш тоз чыганаклары, табигый асфальт, комташ һәм янучан сланец ятмалары да очрый, шулай ук тимер рудасы ятмалары булганлыгы да билгеле.

Идел, Сура, Зөя һәм Уса елгалары тугайларында бай торф ятмалары була. Минераль чыганаклар, шул исәптән Ундоры минераль чыганагы булуы билгеле. Губернаның күпчелек өлешендә таралган акбур формациясе катламнарында фосфор кислоталы известь очрый.

undefined

Климат

Сембер губернасының климат шатлары күрше губерналардагыга охшаш була. Бик аз киңлекне биләгән төньяк һәм көньяк өлешләрдәге табигать шартлары бер-берсеннән аз аерыла. Диңгез өсте биеклеге белән бәйле рәвештә, үсемлекләр капламының һәм торышының саклану дәрәҗәсендә аермалыклар килеп чыга.

Идел һәм Сызрань ярларында биеклек түбән, төньяктан ышыклау һәм урман булмау сәбәпле, яз белән җәй җылырак була, кар соңрак ята, Самара Лукасының калку, куе урманлы төньяк-көнчыгыш өлеше белән чагыштырганда, Сызрань өязенең югарырак көньяк өлешендә җәй белән яз салкынрак була, кар иртәрәк ята һәм соңрак эри.

Сембердә уртача еллык температура +3,3 °C тәшкил итә, гыйнварда — -13,4 °C, апрель аенда — +3,5 °C, июльдә — +20,3 °C, сентябрьдә — +10,9 °C була. Явым-төшем күләме губернаның көнбатыш өлешендәге Языково бистәсендә — 483 мм, Сембердә — 443 мм, Сөнгәләй өязенең Чертановка авылында — 406 мм, Сызраньда 374 мм тәшкил итә. Җәй көне явымнар өстенлек итә — июнь һәм июль айларында яңгыр күбрәк ява, кар капламы җир өстендә 4–5 ай ята. Яңгыр һәм кар алып килгән, халык телендә «черек почмак» дип йөртелгән көнбатыш җилләре өстенлек итә.

Табигать ресурслары

Чыршы ылыслы агачы Сембер губернасының Алатырь һәм Кормыш өязләрендәге Сура елгасы һәм аның кушылдыклары буендагы урманнарында гына очрый, губернаның комлы җирләрендә, аеруча Сура дачасында һәм Карсун өязенең көньяк өлешендә нигездә наратлар үсә. Губерна территориясендә яфраклы урманнар ыслыслыларга караганда күбрәк була. Төп агачлар булып имән, аннан соң каен, усак, юкә, өрәңге санала. Тулаем алганда катнаш яфраклы урманнар өстенлек итә.

undefined

Сембер губернасы урманнарга бай санала. 1860 елларда аларның гомуми мәйданы бөтен губернаның 1/3 өлешен тәшкил итә. Гомумән урманнар шактый тигез урнаша, тик кайбер өлешләре генә, аерым алганда, Сызрань өязенең көньягы, Сембер өязенең төньягы, Буа өязенең көньяк-көнчыгышы һәм Алатырь елгасының сул ягында урнашкан Алатырь, Кормыш өязләре генә урмансыз була. Буа өязенең көнбатышы, Алатырь өязенең көнчыгышы (Сура дачасы) һәм Самара Лукасының төньяк-көнчыгышы урманнарга бай булып санала. Губернаның көньяк яртысында һәм гомумән тауларда урман күбесенчә тәбәнәк — утын өчен яраклы, төньяк өязләрдә — биек, төзелеш өчен файдаланырлык була, Кормыш, Алатырь, Буа өязләрендә хәтта корабльләр коруда кулланырлык урманнар да очрый. Алдагы 40 ел эчендә урманнар шактый киселә; рәсми урман хуҗалыгы казна удел җирләрендә һәм кайбер шәхси затларда гына була.

Туфрак белгече, галим Р. В. Ризположенский 1890 елдан башлап, ун ел дәвамында Сембер губернасының җир катламын тикшерә. Бу хезмәтләрнең нәтиҗәсе булып 1901 елда Казанда дөнья күргән «Описание Симбирской губернии в почвенном отношении» очергы тора.

Сембер губернасында удел җирләре күп була, бу император Николай I идарә иткән чорда, Сура урман дачасыннан кала, Сембер губернасының барлык казна җирләренең удел ведомствосына күчерелүе белән аңлатыла. 1896 елда земствода 1 473 617,5 гектар урман исәпләнә. Шуның 506 714,6 гектары шәхси җир биләүчеләргә, 787 887 гектары — удел җирләренә, 139 243,5 гектары — казнага, 34 653 гектары — крестьян җәмгыятьләренә, 5115,1 гектары — шәһәрләргә һәм 4,4 гектары земствога карый. Урманнарда марена күп үсә, аны крестьян хатын-кызлары буяу матдәсе буларак файдалана. Төрле җиләкләрдән тыш, монда кыргый чия куаклары һәм алмагачлар, далаларда бадәм яки ногыт еш очрый.

Кыргый хайван һәм җәнлекләрдән губернада бүре, төлке, ак һәм кара куян, кушаяк, көзән, ак төлке, җофар, аю һәм башкалар яши, элегрәк сусар һәм ас та була. Сунарчылык белән башлыча чуашлар шөгыльләнә. Аучылык кәсебе предметын тәшкил иткән чуар көртлек, кыр тавыгыннан тыш, төрле токымлы үрдәк, шөлди һәм башка күп кошлар тереклек итә; җәй көне даладан дүдәк һәм сиртмә койрык килә.

Балык, аеруча Иделдә һәм Сурада шактый күп була. Иделдә кырпы, укбаш, мәрсин, чөгә, судак, җәен һәм төрле вак балыклар тереклек итә. XX гасыр башында пүчинкә дип йөртелгән балык күпләп тотыла; аны күбесенчә чуашлар сатып ала. Сура елгасында, кырпы, мәрсин, укбаш һәм пүчинкәдән кала, Иделдәге кебек үк балыклар яши. Биредә тотылган чөгә балыгын башкалага җибәрә торган булалар, анда ул Иделнекенә караганда кыйбатрак йөри. Кайбер тау елгаларында сирәк кенә кәркә балыгын да тоталар.

Халык

Җанисәп

1897 елгы Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматлары буенча, Сембер губернасы территориясендә 1 527 848[1] кеше (728 909 ир-ат һәм 798 939 хатын-кыз) яши, аларның 108 049 шәһәр халкы була.

undefined

1905 елда губернада 1 750 600 кеше гомер итә. Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча, 1920 елның 20 августына, Буа өязен кертмичә, 1 622 702 исәпләнә, аларның 168 851 шәһәрдә яши.

1926 елгы Бөтенсоюз халык санын алу нәтиҗәләре буенча, губерна халкы 1 384 220 кешене тәшкил итә[2], аларның 167 275 шәһәр кешесе була.

undefined

Социаль һәм милли состав

1898 елгы мәгълүматлар буенча, губернада 3439 нәселле дворян, 2971 шәхси дворян, 7551 ак рухани, 718 монах (104 ир-ат һәм 614 хатын-кыз), 2789 мактаулы граждан, 1969 сәүдәгәр,  64 339 мещан, 1 190 749 крестьян, 2507 регуляр гаскәр, 207 836 отставкадагы һәм вакыты чикләнмәгән түбәнге чиннар, аларның хатыннары һәм кызлары, 563 колонист, 106 476 чит ил кешесе, 208 чит ил гражданы, 1681 башка катлау кешесе яши.

Халыкның милли составы гаять күптөрле була, руслардан һәм Сызрань өязендә гомер итүче малорослардан тыш губернада мордвалар (эрзя һәм мукшылар), татарлар, мишәрләр, чуашлар да гомер итә.

Руслар бу җирләргә чуашлар, мордвалар һәм татарлардан соң килеп төпләнә.

1897 елгы милли состав[15]:

Өяз атамасы Руслар Мордвалар Чуашлар Татарлар
Губернада 68,0 % 12,4 % 10,5 % 8,8 %
Алатырь өязе 73,0 % 26,7 %
Ардатау өязе 59,6 % 39,4 %
Буа өязе 17,3 % 3,8 % 44,3 % 34,6 %
Карсун өязе 85,3 % 8,3 % 2,3 % 3,9 %
Кормыш өязе 52,5 % 6,4 % 25,9 % 15,0 %
Сөнгәләй өязе 78,9 % 10,7 % 4,6 % 4,5 %
Сембер өязе 77,1 % 4,9 % 7,4 % 9,8 %
Сызрань өязе 88,7 % 4,1 % 3,4 % 3,1 %

Дин

1898 елда 1 407 317 православие дине кешесе, 144 440 мөселман, 31 384 раскольник һәм сектант, 4031 православиедән баш тарткан керәшен татары, 1831 Рим католигы, 1283 протестант, 472 яһүд , 441 мәҗүси, 4 әрмән-григориан була. Раскольниклар иң күбе Сызрань (12 мең) һәм Алатырь өязләрендә (9 мең) таралып яши. Карсун, Сембер һәм Сөнгәләй өязләренең һәрберсендә 3–4 мең раскольник гомер итә.

8 монастырь, 263 таш һәм 458 агач православие чиркәве,  5 диндәшләр чиркәве, 2 Рим католилары чиркәве, 2 протестант чиркәве, моннан тыш, 159 мәчет һәм бер синагога була.

Галерея

Дворян нәселләре

  • Анненковлар
  • Бекетовлар
  • Воробьёвлар
  • Ермоловлар
  • Каловскийлар
  • Пазухинар
  • Поливановлар
  • Репьёвлар
  • Сазоновлар
  • Селивёрстовлар
  • Скрябиннар
  • Соловцовлар
  • Соковниннар
  • Языковлар
  • Ознобишиннар
  • Бетевлар
  • Топорниннар
  • Тимашевлар
  • Назарьевлар
  • Чагатаевлар
  • Дмитриевлар
  • Бестужевлар
  • Каврайскийлар
  • Ухтомскийлар
  • Аксаковлар
  • Куроедовлар
  • Мотовиловлар
  • Оболенскийлар
  • Закревскийлар
  • Ивашевлар
  • Киндяковлар
  • Зиновьевлар
  • Дурасовлар
  • Карамзиннар
  • Ульяновлар
  • Столыпиннар
  • Акчуриннар
  • Вяземскийлар
  • Татищевлар
  • Кудрявцевлар
  • Ниротморцевлар
  • Жилинскийлар
  • Урусовлар
  • Мещериновлар
  • Масленицкийлар
  • Колюбакиннар
  • Валуевлар
  • Кротковлар[16]
  • Баюшевлар
  • Головинскийлар
  • Ленивцевлар
  • Наумовлар

Административ бүленеш

1796 елда Сембер наместниклыгын губернага үзгәрү нәтиҗәсендә Котяково, Кынады һәм Тагай өязләре бетерелә һәм губерна Алатырь, Ардатау, Буа, Карсун, Кормыш, Самара, Сөнгәләй, Ставрополь, Сызрань һәм Сембер өязләренә бүленә.

1797 елда таркатылган Пенза губернасыннан Инсар, Саранск һәм Шишкеево өязләре күчә, аннан соң 1801 елда кире кайтарыла. 1798 елда Ардатау, Сөнгәләй һәм Шишкеево өязләре бетерелә, 1802 елда Ардатау, Сөнгәләй өязләре кабат торгызыла.1850 елда Самара губернасы составына Идел аръягындагы Ставрополь һәм Самара өязләре, шулай ук Сызрань өязенең бер өлеше кушыла. 1851–1920 елларда губерна составына сигез өяз керә:

Өяз Өяз шәһәре Өяз шәһәре гербы Мәйданы,
чакрым²
Халык саны[1]
(1897)
1 Алатырь Алатырь (12 209 кеше) 4832,1 158 188
2 Ардатау Ардатау (4855 кеше) 3972,7 189 226
3 Буа Буа (4213 кеше) 4758,4 182 056
4 Карсун Карсун (3805 кеше) 6678,4 217 087
5 Кормыш Кормыш (3166 кеше) 3786,6 161 647
6 Сөнгәләй Сөнгәләй (5734 кеше) 5408,3 151 726
7 Сембер Сембер (41 684 кеше) 6038,9 225 873
8 Сызрань Сызрань (32 383 кеше) 8015,6 242 045
undefined

Штаттан тыш шәһәрләр

Шәһәр Халык саны (1897) Өяз Герб
1 Кынады 4097 кеше Сызрань
2 Котяково 1137 кеше Карсун
3 Тагай 962 кеше Сембер

Губернада 39 благочиние округы, 1641 торак пункт, шул исәптән 8 шәһәр, 550 сала, 119 утар, 967 авыл һәм 12 пүчинкә була.

1917 елның 7 ноябрендә хакимияткә Советларны китергән Октябрь инкыйлабы уза.

Сембер шәһәрендә Совет хакимияте губернаның башка өяз үзәкләренә караганда соңрак — 1917 елның 10 декабрендә генә урнаша.

1920 елның 27 маенда Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты һәм ХКС карары нигезендә, Буа өязе яңа оешкан Автономияле Татар Социалистик Совет республикасы составына тапшырыла.

1920 елның сентябрендә Кормыш өязенең берничә волосте Чуаш автономияле өлкәсенә күчә.

1922 елның 4 маенда Кормыш өязе, Алатырь өязенә кертелгән Морза һәм Анастас волостьларының бер өлешеннән тыш, Түбән Новгород губернасына тапшырыла.

1924 елның 4 апрелендә Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты Президиумы карары нигезендә, Сембер губернасы 5 өязгә бүленә. Сөнгәләй өязе бетерелә, аның территориясе губернаның күрше өязләренә бүлеп тапшырыла.

1924 елның 9 маенда СССР Үзәк Башкарма Комитеты декреты белән, Сембер шәһәре һәм губернасы атамасы Ульяновск шәһәре һәм губернасы итеп үзгәртелә[9].

undefined

1925 елның 20 июлендә Алатырь өязенең төньяк өлеше Чуаш АССРына тапшырыла, өязнең калган өлеше Ульяновск һәм Ардатау өязләре арасында бүленә.

1928 елның 14 маенда Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты һәм РСФСРның ХКС Президиумы карары нигезендә, Ульяновск губернасы һәм аның барлык өязләре бетерелә, территорияләре Урта Идел өлкәсенең Ульяновск округы составына кертелә.

Наместниклык / губерна җитәкчелеге

Наместниклыкның генерал-губернаторлары

Фамилиясе, исеме, әтисенең исеме Титулы, чины, званиесе Вазифаны биләү вакыты
Мещерский Платон Степанович кенәз, генерал-поручик, Сембер һәм Казан наместнигы
1780–1781
Якоби Иван Варфоломеевич генерал-поручик, Сембер һәм Уфа[17] наместнигы
1782
Апухтин Аким Иванович Сембер һәм Уфа генерал-губернаторы
1783–1784
Игельстром Осип Андреевич барон, Сембер һәм Уфа генерал-губернаторы
1784–1791
Пеутлинг Александр Александрович генерал-поручик; 1789 елның 7 декабреннән шведларга каршы сугышка җибәрелгән генерал-губернатор, барон О. А. Игельстром урынына губерна белән идарә итеп, ике вазифаны бергә алып бара 1792–1794
Дерфельден Вилим Христофорович Рус император армиясенең генерал-аншефы, Суворовның көрәштәше. 1793–1794 елларда Уфа һәм Сембер наместниклыклары генерал-губернаторы. Генерал Иоганн Дерфельденның бертуганы, граф П.А. Паленның агасы
1794–1794
Вязмитинов Сергей Кузьмич Сембер һәм Уфа генерал-губернаторы вазифаларын башкаручы, бер үк вакытта 1795–1796 елларда Оренбург корпусы командующие
1794–1796

Наместниклык идарәчеләре

Фамилиясе, исеме, әтисенең исеме Титулы, чины, званиесе Вазифаны биләү вакыты
Баратаев Пётр Михайлович кенәз, генерал-поручик
1780–14.04.1789
Карпов Александр Дмитриевич[18] генерал-майор / генерал-лейтенант
1790–12.12.1796

Губернаның губернаторлары

Фамилиясе, исеме, әтисенең исеме Титулы, чины, званиесе Вазифаны биләү вакыты
Карпов Александр Дмитриевич[18] генерал-лейтенант / яшерен советник
12.12.1796–31.07.1797
Толстой Александр Васильевич хакыйкый статский советник / яшерен советник
18.08.1797–22.05.1799
Кромин Матвей Ильич[19] хакыйкый статский советник
18.07.1799–21.09.1799[20]
Сушков Василий Михайлович хакыйкый статский советник
2.10.1799[20]–09.1802[20]
Хованский Сергей Николаевич кенәз, статский советник / хакыйкый статский советник
1803–1808
Долгоруков Алексей Алексеевич[21] кенәз, хакыйкый статский советник
14.03.1808–17.05.1815
Дубенский Николай Порфирьевич хакыйкый статский советник
17.05.1815–27.05.1817
Магницкий Михаил Леонтьевич хакыйкый статский советник
14.06.1817–1819
Умянцов Андрей Петрович[22] барон, хакыйкый статский советник
1819–1821
Лукьянович Андрей Фёдорович статский советник
15.06.1821–28.08.1826
Бахметев Алексей Николаевич генерал-губернатор 1825 елның августыннан 1828 елның декабренә кадәр губерна губернатордан тыш, генерал-губернатор тарафыннан да идарә ителә
Жмакин Александр Яковлевич[23] статский советник
28.08.1826–02.07.1831
Загряжский Александр Михайлович[24] статский советник
02.07.1831–05.03.1835
Жиркевич Иван Степанович хакыйкый статский советник
05.03.1835–27.07.1836
Хомутов Иван Петрович[25] хакыйкый статский советник
03.08.1836–1838
Комаров Николай Иванович хакыйкый статский советник
27.02.1838–07.05.1840
Гевлич Авксентий Павлович хакыйкый статский советник
1840–1843
Булдаков Николай Михайлович хакыйкый статский советник
06.12.1843–1849
Черкасский Пётр Дмитриевич[26] кенәз, хакыйкый статский советник
01.02.1849–1852
Бибиков Николай Петрович хакыйкый статский советник
10.12.1852–01.06.1856
Извеков Егор Николаевич хакыйкый статский советник
01.06.1856–23.06.1861
Анисимов Михаил Иванович хакыйкый статский советник, вазифаны башкаручы (1862 елның 12 гыйнварында раслана)
23.06.1861–01.01.1865[27][28]
Велио Иван Осипович барон, камергер званиесендә, хакыйкый статский советник
01.01.1865–02.12.1866
Орлов-Давыдов Владимир Владимирович граф, Галиҗәнап Свитасы, генерал-майор
06.12.1866–12.10.1868
фон Гойнинген Гюне Александр Фёдорович барон, яшерен советник
24.01.1869–16.10.1869
Еремеев Дмитрий Павлович[29] камер-юнкер званиесендә, статский советник (хакыйкый статский советник)
02.11.1869–19.01.1873
Долгово-Сабуров Николай Павлович хакыйкый статский советник
26.05.1873–01.11.1886
Теренин Михаил Николаевич камергер, хакыйкый статский советник (яшерен советник)
08.01.1887–22.01.1893
Акинфов Владимир Николаевич хакыйкый статский советник (яшерен советник)
30.01.1893–22.07.1902
Ржевский Сергей Дмитриевич камергер званиесендә, хакыйкый статский советник
28.08.1902–25.10.1904
Яшвиль Лев Владимирович кенәз, статский советник
25.10.1904–13.07.1906[30]
Старынкевич Константин Сократович генерал-майор
19.07.1906–23.09.1906[30]
Дубасов Дмитрий Николаевич[31] хакыйкый статский советник
07.10.1906–28.02.1911
Ключарёв Александр Степанович яшерен советник
28.02.1911–26.10.1916[32]
Черкасский Михаил Алексеевич кенәз, статский советник
29.11.1916–05.03.1917
Головинский Фёдор Александрович[33] губерна комиссары
06.03.1917–04.01.1918[34]

Губерна дворянлыгы җитәкчеләре

Фамилиясе, исеме, әтисенең исеме Титулы, чины, званиесе Вазифаны биләү вакыты
Нагаткин Иван Иванович[35] I ранг капитаны
1780–1784
Мещеринов Афанасий Степанович коллегия асессоры
1784–1787
Порошин Иван Андреевич статский советник
1787–1789
Самарин Василий Николаевич секунд-майор
1789–1792
Ермолов Нил Фёдорович гвардия прапорщигы
1792–1795
Бестужев Василий Борисович полковник
1795–1798
Бахметев Иван Александрович надворный советник
1798–1802
Ермолов Александр Фёдорович хакыйкый статский советник
1802–1820
Баратаев Михаил Петрович кенәз, штабс-ротмистр
1820–1835
Бестужев Григорий Васильевич генерал-майор
04.04.1835–1841
Юрлов Пётр Иванович[36][37][38] штабс-капитан
20.03.1841–1846
Наумов Михаил Михайлович подполковник
1846–1847
Аксаков Николай Тимофеевич надворный советник (статский советник)
14.06.1847–06.03.1859
Ермолов Александр Иванович хакыйкый статский советник
06.03.1859–09.06.1871
Теренин Михаил Николаевич камергер званиесендә, коллегия асессоры (хакыйкый статский советник)
09.06.1871–08.01.1887
Оболенский Иван Михайлович кенәз, камергер званиесендә, отставкадагы лейтенант (шталмейстер вазифасында)
12.01.1889–13.06.1897
Поливанов Владимир Николаевич камергер званиесендә, хакыйкый статский советник
22.05.1898–1915
Протопопов Александр Дмитриевич[39] хакыйкый статский советник
1915–1917
Беляков Михаил Фёдорович[40][41] 1917

Вице-губернаторлар

Фамилиясе, исеме, әтисенең исеме Титулы, чины, званиесе Вазифаны биләү вакыты
Чириков Николай Егорович статский советник
18.08.1797–1807
Астафьев Николай Алексеевич коллегия советнигы (статский советник)
1807–1810
Дубенский Николай Порфирьевич статский советник
1810–17.05.1815
Ренкевич Ефим Ефимович полковник
1815–03.08.1817
Шигорин Иван Фёдорович коллегия советнигы
1817–14.06.1819
Толстой Сергей Васильевич граф, коллегия советнигы
14.06.1819–1821
Грибовский Михаил Кириллович коллегия советник
15.01.1822–31.01.1826
Смирной Николай Фёдорович[42][43]. коллегия советнигы
26.02.1826–11.04.1831
Огнёв Иван Дмитриевич статский советник
11.04.1831–10.04.1836
Воскресенский Пётр Герасимович статский советник
10.04.1836–1838
Средний-Камышев надворный советник
01.02.1838–15.04.1838
Прибытков Михаил Александрович коллегия советнигы
15.04.1838–21.10.1839
Васильев Пётр Михайлович коллегия советнигы
24.10.1839–11.12.1841
Бороздин Александр Дмитриевич статский советник
11.12.1841–22.01.1844
Будянский Иван Иванович статский советник
21.03.1844–1849
Муравьёв Николай Михайлович коллегия советнигы
1849–25.05.1850
Окунев Илларион Александрович статский советник
25.05.1850–03.02.1854
Юркевич Николай Ильич надворный советник, вазифаны үтәүче (1855 елның 17 апрелендә раслана)
03.02.1854–01.06.1856
Иванов Павел Егорович коллегия советнигы
01.06.1856–06.07.1856
Попов Николай Алексеевич статский советник (хакыйкый статский советник)
24.07.1856–13.04.1861
Котляревский Андрей Иванович статский советник
05.05.1861–30.10.1864
Косаговский Павел Павлович надворный советник, вазифаны үтәүче (1865 елның 29 октябрендә коллегия советнигы итеп раслана), (статский советник)
30.10.1864–28.07.1867
Чарыков Валерий Иванович камергер званиесендә, хакыйкый статский советник
18.08.1867–14.03.1869
Поливанов Дмитрий Семёнович хакыйкый статский советник
04.04.1869–22.11.1874
Альбединский Ипполит Петрович камер-юнкер званиесендә, надворный советник, вазифыны үтәүче (1876 елның 1 гыйнварында раслана)
24.01.1875–02.01.1876
Тройницкий Владимир Александрович камер-юнкер званиесендә, надворный советник (статский советник)
23.01.1876–06.03.1886
Скалон Евстафий Николаевич хакыйкый статский советник
18.03.1886–30.08.1887
Бер Виктор Николаевич статский советник
14.01.1888–20.10.1889
Шлиппе Владимир Карлович камергер званиесендә, хакыйкый статский советник
16.11.1889–19.04.1890
Ржевский Сергей Дмитриевич камергер званиесендә, статский советник
19.07.1890–05.07.1896
Наумов Александр Петрович статский советник
05.07.1896–14.03.1903
Арцыбашев Александр Михайлович хакыйкый статский советник
14.03.1903–12.05.1907
Шиловский Пётр Петрович коллегия советнигы
12.05.1907–22.02.1910
Ширинский-Шихматов Андрей Александрович кенәз, надворный советник (коллегия советнигы)
22.03.1910–04.03.1913
Арапов Александр Викторович статский советник (хакыйкый статский советник)
04.03.1913–06.12.1915
Шишков Николай Леонович хакыйкый статский советник
1915–1917
1916 елда губернатор вазифаларын башкаручы[32]

Инкыйлаблар аралыгында (6.03.1917–10.12.1917) губерна белән губерна комиссары Головинский Фёдор Александрович идарә итә[44].

Совет хакимияте

Совет хакимияте урнашкач, губерна белән партиянең беренче секретарьлары һәм башкарма комитет рәисләре идарә итә башлый.

РКП(б), ВКП(б) губерна комитетының беренче секретарьлары Дата Губерна башкарма комитеты рәисләре Дата
Крымов Михаил Дмитриевич 1917–1918 Ксандров Владимир Николаевич 1917–1918
Варейкис Иосиф Михайлович 1918–1920 Гимов Михаил Андреевич 1918–1921
Каучуковский Григорий Данилович 1920–1921 Самохвалов Александр Степанович 1921
Стэн Ян Эрнестович 1921 Рейн Рихард Петрович 1921–1923
Беляев Пётр Васильевич[45] 1921 Теплов Николай Павлович 1923–1924
Мещеряков Владимир Николаевич 1921–1922 Хахарев Константин Григорьевич[46] 1924–1925
Попов Аркадий Васильевич 1922–1925 Рыбочкин Иван Фёдорович[47] 1925–1928
Верстонов Фёдор Иванович[48] 1925–1928

Икътисад

Авыл хуҗалыгы

Губерна халкының төп шөгыле игенчелек була. 1896 елда земство 3 036 211,5 гектар җир һәм, моннан тыш, 1 473 617,5 гектар урманны били. 3 036 211,5 гектар җирнең 1 819 312,9 гектары — крестьян һәм бер йортлылар җәмгыятьләренә, 943 054,7 гектары — хосусый хуҗаларга, 243 891,9 гектары — уделга,  9628,2 гектары — казнага, 20 097,6 гектары —шәһәрләргә, 207,6 гектары — крестьян җир банкына, 18,6 гектары земствога һәм башкаларга карый. 1886 елдан 1899 елның 1 гыйнварына кадәр дворян банкы тарафыннан залогка бәясе 32 270 201 сум дип бәяләнгән 550 155,7 гектар җир кабул ителә; бирелгән ссуданың күләме 18 107 200 сумны тәшкил итә. Крестьян банкы тарафыннан 1670 мең сумлык 28 745,9 гектар җир сатып алу өчен 1 477 383 сум ссуда бирелә. Сембер казначылык палатасының 1898 елгы мәгълүматларына караганда, крестьяннар биләмәсендә 1 751 935,2 гектар; сатып алынган мәйданнар белән бергә крестьяннар карамагында 1 793 929,8 гектар җир була. Сембер казначылык палатасының 1898 елгы мәгълүматларына караганда, крестьяннар 1 751 935,2 гектар җирне били; сатып алынган җирләр белән бергә крестьяннар карамагында 1 793 929,8 гектар мәйдан була. Бу җирнең 503 809,7 гектары (28,8 %) элеккеге алпавыт крестьяннарына, 1 070 837,9 гектары элеккеге удел крестьяннарына карый. 1 ир-атка уртача 2,58 гектар җир туры килә.

undefined

Крестьян җирләренең зур өлеше — 1 336 811,4 гектары (76,3 %) сөрүлек өчен файдаланыла. Бу күләмнән (өч кырлы хуҗалыкта) һәр басудан 20 211,3 гектар (4,5 %) җир җәмәгать сөрүлекләре өчен бүлеп бирелә, алардан җыелган акчалар азык-төлек бурычларын каплауга юнәлдерелә. Крестьяннар карамагынада 91 506,7 гектар (5 %) болын була. Бу җирләр терлекләрне туендыру өчен җитмәгәнлектән, крестьяннар 32 775 гектардан артык болын мәйданын арендаларга мәҗбүр була. Уңайсыз җирләр 155 212,6 гектарны (8,8 %) тәшкил итә. Карсун өязендә уңайсыз җирләр күләме 17,2 %ка , Сөнгәләй өязендә 11,2 %ка җитә. Элеккеге алпавыт крестьяннары — 102 414,2 гектар, удел крестьяннары — 82 348,3, дәүләт крестьяннары 6078,7 гектар җирне арендага ала. Бөртекле игеннәрдән һәм авыл хуҗалыгы үсемлекләреннән уҗым басуында бөтен территориядә арыш; губернаның төньяк өлешендәге сабан басуларында башлыча солы һәм карабодай, көньякта — тары, Сызрань өязенең көнчыгыш өлешендә — бодай; шулай ук борчак, ясмык, бәрәңге, җитен, киндер, көнбагыш игәләр. Бакча һәм бахча культураларыннан карбыз, кыяр, кәбестә, колмак, кавын һәм башкаларны үстерәләр. Ардатау, Алатырь шәһәрләрендә һәм аларның өязләрендә, шулай ук Кормыш, Сызрань өязләрендә, кайбер башка өязләрдә тәмәке үрчетәләр. Тәмәке белән колмакның сыйфаты түбән була. Бәрәңгенең шактый күп игелүе губернада 60ка якын крахмал һәм бәрәңге-патка заводлары булуы белән аңлатыла, аларның күбесе Сембер өязендә урнаша. Җитен үстерү белән Ардатау һәм Алатырь өязләрендә, Сураның уң ярында шөгыльләнәләр. Җимеш агачларыннан алмагач, груша, дуля, слива һәм бергамот үстерәләр. Бакчачылык белән күбесенчә Идел буенда шөгыльләнәләр, ләкин җимеш бакчалары башка җирлекләрдә дә очрый. Бакчалар нигездә тау битләре белән көньякка караган таулы елга ярлары буйларында урнаша. Сембер шәһәренә якын авылларда яшәүчеләр искәрмә була, алар сату өчен бәрәңге, кәбестә һәм башкаларны үстерә. Сембердә, шулай ук Ардатау, Сембер өязләренең кайбер авылларында яшелчәләрне орлык итеп сату өчен чәчәләр. Иделнең уң ярында урнашкан бакчалар һәм Сызрань һәм Сөнгәләй өязләрендә бахчачылык сәнәгать характерында була. Умартачылык урман күп үскән өязләрдә киң тарала; аның белән аеруча мордвалар һәм чуашлар шөгыльләнә. Губернада игенчелек культурасы югары үсеш дәрәҗәсендә булмый; фәкать кайбер хуҗалыкларда гына күп кыр системасы кертелә. Земство үзидарәләре каршында игенчелек кораллары һәм орлык складлары оештырганга күрә, алар ел саен берничә дистә меңгә крестьяннарга тапшырыла. Сембер авыл хуҗалыгы җәмгыяте губерна земствосы һәм игенчелек министрлыгы акчаларына үз фермасы каршында I разрядлы авыл хуҗалыгы мәктәбе оештыра.

1898 ел мәгълүматларына караганда, 555 975,4 гектар крестьян җирләрендә — көзге культуралар, 265 273,2 гектарында — солы, 78 891,6 гектарда — сабан бодай, калган 254 694,5 мәйданда сабан икмәге чәчелә. Хосусый хуҗаларның 133 483,8 гектарына көзге чәчүлекләр игелә, сабан культураларыннан 96 606,5 гектар солы, 10 661,7 гектар бодай һәм 39 277,6 гектар башка сабан икмәге үстерә. Барлык җирләрдә 683 955 чирек арыш, 95 474 чирек сабан бодае, 576 819 чирек солы, 5718 чирек арпа, 36 182 чирек карабодай, 28 657 чирек борчак, 22 237 чирек тары, 57 704 чирек борай, 6263 чирек җитен, 34 567 чирек башка сабан икмәге һәм 288 110 чирек бәрәңге игелә. 1 778 700 чирек арыш, 145 987 чирек сабан бодае, 517 560 чирек солы, 8518 чирек арпа, 9009 чирек карабодай, 25 757 чирек борчак, 137 809 чирек тары, 53 583 чирек борай, 5442 чирек җитен, 44 153 чирек башка сабан икмәге һәм 514 123 чирек бәрәңге җыеп алына. Биш ел эчендә (1893–1897 елларда) игеннәрнең уртача уңышы түбәндәгечә була: 1 гектардан 586,3 кг арыш, 460,3 кг сабан икмәге җыеп алына, печәннең уртача уңышы 1 гектардан 295,4 кг тәшкил итә; шул ук вакытта крестьяннарның уңышыннан сату өчен 34 141,9 тонна икмәк, 27 421,1 кг печән җитми. Кәсепчелек белән шөгыльләнүче крестьяннар 125 897 кеше (крестьян халкының 8,7 %ы) була. Аларның табышы 5 995 511 сумны тәшкил итә.

Сембер губернасында 1 531 704 баш (1897) терлек, шул исәптән 288 890 ат, 325 995 мөгезле эре терлек һәм 916 819 баш вак хайван исәпләнә. Земство Сембер авыл хуҗалыгы җәмгыятенә фермаларда нәселле терлек үрчетү өчен субсидия бирә. Губернада ат үрчетү аеруча үсеш ала. 1898 елда 52 ат заводы эшли, анда 176 айгыр һәм 1337 бия була. Иң күп завод Карсун өязендә урнаша. 1898 елда губерна земствосы Сембердә дәүләт ат заводы җитештерүчеләре өчен ат абзары ача. Атлар белән сату итү күбесенчә Сембердәге «Җыелма» ярминкәдә алып барыла. 1897 елда 544 210 сумлык ат китерелә һәм 375 435 сумлык сатыла. Күп кенә алпавыт хуҗалыкларында сарык үрчетәләр; аларның саны 700 меңнән артык була (шул исәптән 50 меңгә кадәр нәзек йонлы); йон сукно һәм сарык тиресе фабрикаларына җибәрелә. Сызрань өязендә (24 мең башка кадәр) һәм Сембер өязендә (12 меңнән артык) нечкә йонлы сарыкчылык алга китә.

undefined

Сәнәгать һәм сәүдә

Кәсепчелек сәнәгатенең төп тармагын барлык өязләрдә, бигрәк тә Карсун, Алатырь, Ардатау һәм Сызрань өязләрендә киң таралган агач эшкәртүнең төрле юнәлешләре тәшкил итә. Алар арасында иң мөһиме арба, чана, тәгәрмәч, тәгәрмәч күчәрләре ясау, дуга, тәгәрмәч кырыйларын һәм чана табаннарын бөгү, агач савыт-саба, көрәк, тырыс һәм тагараклар ясау, чабата үрү, чыпта туку һәм капчыклар әзерләү була. Губернада агач эшкәртү кәсебе белән 200 мең сумнан артык бәягә барлыгы 7 меңгә кадәр кеше шөгыльләнә. Башка вак һөнәрчелектән җылы аяк киеме басу, итек, бияләй, бүрек һәм фуражка тегү, шәл туку, бау ишү һәм балык тоту өчен кирәк-яраклар үрү зурлыгы буенча игътибарга лаек шөгыльләр була. Атап үтелгән һөнәрләрнең беренче икесе — аяк киеме басу, итек һәм бияләй тегү аеруча Карсун, Сембер һәм Сызрань өязләрендә, шулай ук бөтен губерна буйлап таралыш ала; бу кәсеп белән 130 мең сумлык бәягә 3 меңгә якын кеше, итек һәм бияләй тегү белән 100 мең сумга 1500гә кадәр кеше шөгыльләнә. Бау ишү эше Буа өязендә таралыш ала. Кулдан яулык туку кәсебе Карсун һәм Алатырь өязләрендә яшәүчеләр өчен хас. 1898 елга мәгълүматлар буенча, һөнәрчелек белән барлыгы 15 285 кеше шөгыльләнә, алар арасында 5940 Карсун өязе кешесе, шулай ук 2шәр меңгә якын Сембер һәм Сызрань өязе халкы була. Вак һөнәрчелекне үстерү максаты белән,  земство авыл хуҗалыгы күргәзмәләрендә кәсепчелек бүлекләре оештыра. Губерна земство идарәсе каршында кул эшләнмәләренең даими күргәзмәсе эшли. Вак һөнәчелеккә карамаган җирле кәсепләр арасыннан урман эше, балыкчылык, сумала һәм дегет җитештерү, шулай ук извозчиклык һәм байтарчылык киң таралыш ала; бу юнәлешләр буенча 1898 елда 680 мең сумнан артык табыш алып 26 меңгә кадәр кеше шөгыльләнә. Читкә китеп эшләү кәсепләре булып авыл хуҗалыгы эшләре, бурлаклык, терлек көтү, йон басу тора. Карсун өязендә 3 меңгә якын кеше балтачылык һәм байтарчылык белән шөгыльләнә. Бурлаклык юнәлешендә — 6 меңгә кадәр, йон басуда — 3500, авыл хуҗалыгы эшләрендә 32 меңгә якын кеше эшли, нигездә барысы да Ардатов, Буа һәм Сызрань өязләреннән була. Аларның уртак табышы 700 мең сумнан артып китә. Гомумән алганда, 1898 елда халык вак һөнәрчелектә һәм читкә китеп эшләү кәсепләрендә 2 млн. сумга кадәр акча эшли.

1898 елда 6080 фабрика, завод һәм вак сәнәгать оешмасы була. Монда хезмәт куйган 18 709 эшче 10 639 967 сумлык товар җитештерә. Төп урынны постау эшкәртү, он тарту һәм аракы ясау били. 18 постау фабрикасы була, 1898 елда биредә нигездә хәрби ведомство ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән 4 575 429 сумлык төрле постау эшләп чыгарыла. 14 шәраб ясау заводы эшли; монда 1 482 149 пот чимал, шул исәптән 942 098 пот бәрәңге файдаланыла, 37 047 727° спирт чыгарыла. Җитештерү суммасы 289 217 сумны тәшкил иткән 3375 он тарту тегермәне эшли, аларның 18е вальцлы була. Биш аракы заводында 114 653 сумлык аракы чистартыла һәм әзерләнә. Өч асфальт һәм тугыз гудрон заводындагы җитештерү суммасы 310 400 сумга тигез була. Моннан тыш, губернада 7 такта яру (153 650 сум), 3 балавыз шәм заводы (141 010 сум), 78 күн, 2 пыяла, 3 сыра кайнату заводы, 9 сабын кайнату, 10 май эретү, 216 сарык тиресе эшкәртү, 156 йон иләү заводы, 12 постау, 36 юка йон тукыма җитештерү заводы, 16 бәрәңге-патока, 52 бәрәңге ваклау, 3 язу кәгазе, 1 йон эрләү, 1 төрү кәгазе, 460 май язу, 33 шыттырып киптерелгән арыш яки арпа оны җитештерү, 7 чуен кою заводы, 96 поташ, 244 кирпеч, 73 чүлмәк, 230 буяу, 41 җилем кайнату, 59 кап заводы, 696 ярма ярдыру тегермәне, 24 аркан, 1 шырпы, 84 дегет-сумала эретү, 2 ясалма минераль су заводы, 1 тасма, 2 гильза, 3 акбур, 1 известь, 1 химия, 1 сыр кайнату заводы эшли.

1898 елда акциз җыемнарының гомуми суммасы 3 031 577 сумны тәшкил итә, бу исәпкә 2 576 640 сумлык шәраб һәм спирт, 258 900 сумлык яктырткыч нефть майлары, шулай ук 143 986 сумлык патент өчен түләнгән җыемнар керә. Шәраб сатуга 1430 патент тапшырыла. 1897 елда сәүдә һәм кәсепчелек хокукын биргән 16 035 документ, шул исәптән 16 данә I гильдия, 883 данә II гильдия таныклыгы тапшырыла; казнага сәүдәдән 239 253 сум пошлина керә. Губернадан чит төбәкләргә башлыча икмәк продуктлары, аннан соң поташ, спирт, асфальт һәм башка товарлар чыгарыла.

82 ярминкә була, 1898 елда 7,5 млн. сумлык товар китерелә һәм 4100 мең сумлык товар сатыла. Сембердәге «Җыелма» (5 млн. сумлык товар китерелә, 3668 мең сумлык сатыла), Сызраньдагы «Чукындыру» (375 000 сумлык товар китерелә, 310 000 сумлык сатыла), Карсундагы «Троица» (548 мең сумлык товар китерелә, 332 мең сумлык сатыла) ярминкәләре аеруча әһәмиятле була. 93 пунктта атнага ике-өч мәртәбә базар сәүдәсе эшли. Базарларга якынча 5 млн. сумлык товар китерелә һәм сатыла.

Губерна һәм өяз земство җыемнары, вакытында түләнми калганнардан тыш, 1898 елда 985 524 сумны тәшкил итәргә тиеш була, 800 307 сум түләттерелә, 761 389 сум недоимкада кала. 1898 елда шәһәр кереме 517 861 сум була, 517  чыгымнар 670 сумны тәшкил итә.

Транспорт һәм элемтә

Тимер юллар төзелгәнче товарлар башлыча елга аша җибәрелә. 1898 елда Идел һәм Сура пристаньнарыннан 9 785 091 сумлык товар җибәрелә, шул исәптән 1 744 025 сумлык арыш һәм арыш оны, 987 727 сумлык солы, 812 717 сумлык бодай һәм бодай оны, 677 177 сумлык поташ һәм 243 600 сумлык шәраб спирты озатыла.

Губерна аша Рузаевка (станция) — Батраки (Сызрань), Инза (станция) — Сембер һәм Сембер–Мәләкәс тармаклы Сызрань–Вязьма һәм Мәскәү–Казан тимер юллары уза[49][50]. 1880 елның 30 августында Сызрань өязенең Костычи авылы янында Александр күпере, 1916 елда Сембер янында Император күпере ачыла.

Почта юлларының озынлыгы 976 чакрымны тәшкил итә. 1899 елда 55 почта-телеграф учреждениесе була. Гади корреспонденция алмашы 10 волость идарәсе каршында башкарыла. Сембердә телефон челтәре дә була. Почта-телеграф керемнәренең гомуми суммасы 1898 елда 206 736 сумны, чиста керем 106 943 сумны тәшкил итә. Земство почтасы биш өяздә хезмәт башкара, Карсун, Буа һәм Сызрань өязләрендә бөтенләй булмый.

Банклар

XIX гасыр ахырына губернада Дәүләт банкы (Сембердә һәм Сызраньда), дворян һәм крестьян банклары (Сембердә), Идел–Чулман банкы бүлекчәләре (Сембердә һәм Сызраньда) була. Сембер, Сызрань, Алатырь, Ардатов, Сөнгәләй һәм Буада шәһәр банклары эшли. 1898 елда шәһәр банкларының чиста табышы 68 148 сумны тәшкил итә. Сембер белән Алатырьда үзара кредит җәмгыятьләре була.

Мәгариф һәм мәдәният

Мәгариф

1887 елда губернада 27 240 укучы белем алган 588 уку йорты эшли. 1898 ел мәгълүматлары буенча, губернада 944 белем бирү үзәге була, бу исәпкә 4 ир балалалар, 3 кыз балалар урта белем бирү, 5 шәһәр, 3 өяз, 3 дини уку йорты, 3 кыз балалар прогимназиясе, укытучылар семинариясе, чуаш укытучылар мәктәбе, 7 һөнәрчелек училищесы һәм 914 башлангыч мәктәп керә. Барлык уку йортларында 50 377 укучы — 39 221 ир бала һәм 11 156 кыз бала белем ала. Авылларда 853 училище була, аларның 466сы Халык мәгарифе һәм земство министрлыгынына, 207се — чиркәү мәхәлләсенә, 164е грамота мәктәбенә, 16сы башкаларга карый. Министрлык һәм земство мәктәпләрендә 22 777 ир бала һәм 4775 кыз бала, чиркәү мәхәлләсе мәктәпләрендә — 5892 малай ир бала һәм 1590 кыз бала, грамота мәктәпләрендә — 3264 ир бала һәм 952 кыз бала, калганнарында 721 ир бала һәм 150 кыз бала белем ала.

240 мәктәптә укытучылар җитәкчелегендә җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчалары үстерелә, игеннәр чәчелә. 55 мәктәптә умартачылык белән шөгыльләнәләр. 14 башлангыч училищеда тегү, тимерчелек, слесарьлык һәм токарьлык, келәм һәм сәрпинкә туку хезмәтенә өйрәткән һөнәрчелек сыйныфлары эшли.

1898 елда шәһәр һөнәрчелек һәм башлангыч училищеларын тәэмин итүгә дәүләт казначылыгыннан — 38 094 сум, земстволардан — 97 150 сум, шәһәрләрдән — 48 954 сум, авыл җәмгыятьләреннән — 127 877 сум, башка чыганаклардан 41 438 сум акча юнәлтелә. Чиркәү мәхәлләсе училищеларына һәм грамота мәктәпләренә 162 657 сум сарыф ителә.

Татарлар яшәгән җирләрдә мәдрәсә һәм мәктәпләр була, анда укыту бары тик татар телендә генә алып барыла. 1898 елда 132 шундый училище була, анда 6217 укучы белем ала.

Укытучылар әзерләү өчен Порецкое саласында 100 студент белем алган укытучылар семинариясе һәм чит телле училищеларга укытучылар әзерләгән 126 укучыдан торган чуаш мәктәбе эшли.

1840–1918 елларда Сембер дини семинариясе эшчәнлек алып бара.

1873 елда Сембер кадет корпусы оештырыла.

Сембер, Сөнгәләй, Сызрань, Карсун, Ардатау һәм Буа шәһәрләрендә җәмәгать китапханәләре хезмәт күрсәтә. 1898 елда бушлай эшләүче 42 халык китапханәсе була. 1898 елда Сембер, Кормыш һәм Сызрань шәһәрләрендә, шулай ук ике асфальт һәм гудрон заводларында халык укулары оештырыла. Губерна земствосы 1897 елда халык мәгарифенә 16 774 сум акча сарыф итә.

Архив комиссиясенең 1894 елдан 4620 борынгы әйбер һәм 3490 тәңкә сакланган музее һәм 1196 томлык китапханәсе була; оешма төбәк тарихы буенча җиде хезмәт бастыра һәм үз журналларын чыгара.

Губернада табиблар җәмгыяте (1861 елдан); Сембер шәһәрендә 1 разрядлы авыл хуҗалыгы мәктәбе һәм фермасы булган һәм авыл хуҗалыгы ярминкәләре күргәзмәләре оештырган авыл хуҗалыгы җәмгыяте (1859 елдан); нәфис сәнгать, аучылар, ат чабышы, кошчылык, балык тоту сөючеләр җәмгыятьләре һәм башка иҗтимагый оешмалар була. Аларның барысы да губерна шәһәрендә туплана.

Губерна шәһәрендә «Симбирские губернские ведомости», «Симбирские епархиального ведомости» һәм «Вестник Симбирского земства», Сызрань шәһәрендә «Сызранский листок объявлений» басмалары чыга.

Мәдәният

1871 елда Шотландия, Россия рәссамы һәм фотографы, Британия подданные Каррик Вильям Андреевич, фототехник Джон Мак-Грегор бер ай дәвамында Сембер губернасында торып китә. Алар рус һәм мордва крестьяннары, татарлар, чуашлар тормышын чагылдырган фотосурәтләрнең коллекциясен зур тудыра. 1875 елның җәендә Каррик кабат Сембер губернасына килә.

Пианиночы һәм композитор Валентина Семёновна Серова Сембер губернасының Судосево авылында крестьяннар хорын оештыра, шулай ук рус һәм мордва крестьяннары көче белән опералар куя. Крестьян театрының популярлык казана, кайбер спектакльләрне күп тапкырлар күрсәтергә туры килә[51].

Сәламәтлек саклау һәм химаячелек

1898 елда губернада 82 табиб һәм 17 ветеринария табибы эшли. 13 даруханә була, аларның өчесе Алатырь өязенең Порецкое һәм Промзино, Карсун өязенең Большие Березники авылларында урнаша; 1241 урынга исәпләнгән 36 хастаханә эшли, алар арасында 216 урынга исәпләнгән губерна земствосы хастаханәсе дә була; хастаханә каршында 29 укучылы (23 хатын-кыз һәм 6 ир-ат) фельдшер мәктәбе урнаша. Моннан тыш, губерна шәһәреннән 14 чакрым ераклыкта Карамзин тарафыннан иганә итеп бирелгән капиталга төзелгән психик авырулар өчен колония оештырыла. 16 хастаханә, 16 дәваханә, 9 кабул итү бүлмәсе, 91 табиблык һәм фельдшерлык пункты өяз земстволары тарафыннан тәэмин ителә. 1898 елда земстволар медицина өлешенә 320 410 сум сарыф итә, шул исәптән губерна тарафыннан 85 720 сум акча тотыла. Шәһәрләр бу өлкәгә 16 055 сум юнәлтә.

Хәйрия учреждениеләренә хезмәт сөю йорты, шәһәр, земство һәм дворяннар гыйбадәтханәләре, Сембердәге 3 приют, Алатырь һәм Буа шәһәрләрендәге гыйбадәтханәләр, берничә балалар йорты керә.

Карсун өязе Румянцево саласындагы 32 укучыга исәпләнгән ике класслы ирләр һөнәрчелек училищесы, 33 укучыга исәпләнгән кул эшләре сыйныфы булган хатын-кызлар училищесы, 35 кешелек приют-интернат, 11 кешелек хәйрия йорты һәм 45 урынлы хастаханә Н. Д. Селиверстов тарафынна иганә итеп бирелгән 400 мең сумлык капитал хисабына тәэмин ителә.

Танылган шәхесләр

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Первая всеобщая перепись населения Российской Империи 1897 г. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2025. Архивировано 8 август 2014 года.
  2. 1 2 Всесоюзная перепись населения 1926 г. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2025. Архивировано 5 октябрь 2016 года.
  3. Государственный архив Ульяновской области. ogugauo.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2025.
  4. 1 2 3 4 Справочные материалы об изменениях внутренних и внешних границ губерний Европейской России (1775–1897 гг.). Симбирская губерния (рус.). nlr.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2025. Архивировано 11 ноябрь 2020 года.
  5. Первая мировая война:Поиск документов по героям. gwar.mil.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2025. Архивировано 12 май 2020 года.
  6. Мордвинов Ю. Жедяевская волость. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2025.
  7. Мордвинов Ю. Юрткульская волость. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2025.
  8. История села Большие Тарханы. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2025.
  9. 1 2 Список населенных мест Ульяновской губ. / Ульян. губ. план. комис.. — Ульяновск, 1924. — 89 с.
  10. Тархов С. А. Первая советская реформа, укрупнение единиц административно-территориального деления в 1923—1929 гг. geo.1sept.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2025.
  11. Чыннан да, губернаның геологик төзелеше буенча А. П. Павлов һәм С. Н. Никитин арасында бәхәс килеп чыга.
  12. Никитин С. Н. Заметки о юре окрестностей Сызрани и Саратова // Известия Геологического комитета. — 1887. — № 8.
  13. Павлов А. П. О келловейских слоях Симбирской губернии и их отношении к оксфордскими // Известия Геологического комитета, т. VII. — 1889. — № 2.
  14. Бу катламнарның төзелешенә профессор А. Н. Павловның «Нижневолжская юра» хезмәтендә ачыклык кертелә (б. 22–32).
  15. Первая всеобщая перепись населения Российской империи 1897 г. Распределение населения по родному языку и уездам 50 губерний Европейской России. Приложение. Справочник статистических показателей. demoscope.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2025. Архивировано 5 май 2014 года.
  16. listina73. Жизнь и приключения дворян Кротковых. Часть 1 (рус.). ulpressa.ru (15 гыйнвар 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2025. Архивировано 1 март 2022 года.
  17. 1782 елның апрелендә Уфа наместниклыгы оешканнан соң, Сембер наместниклары Уфа наместниклары белән берләштерелә.
  18. 1 2 Карпов Александр Дмитриевич. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2025.
  19. Кромин Матвей Ильич. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2025.
  20. 1 2 3 Как в Симбирске увольняли губернаторов, три назначения за один год (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2025.
  21. Долгоруков Алексей Алексеевич. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2025.
  22. Умянцов Андрей Петрович. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2025.
  23. Жмакин Александр Яковлевич. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2025.
  24. Загряжский Александр Михайлович. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2025.
  25. Хомутов Иван Петрович. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2025.
  26. Черкасский Пётр Дмитриевич. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2025.
  27. Генерал-губернатор симбирский. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2025. Архивировано 14 октябрь 2009 года.
  28. Аннан тыш, 1864 елда, 1864 елгы Сембер янгыннарыннан соң, генерал-губернатор вазифасына Врангель Александр Евстафьевич, аннары Кнорринг Роман Иванович җибәрелә.
  29. Еремеев Дмитрий Павлович. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2025.
  30. 1 2 Ульяновские архивисты рассекретили судьбы симбирских губернаторов (рус.). Улправда. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2025. Архивировано 13 ноябрь 2020 года.
  31. Дубасов Дмитрий Николаевич. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2025.
  32. 1 2 Ключарёв Александр Степанович. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2025.
  33. Фёдор Александрович Головинский р. 1863 — Родовод. ru.rodovid.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2025. Архивировано 3 июль 2020 года.
  34. Толстой Александр Васильевич. руни.рф. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 0254.
  35. Фролов Н. Иван Нагаткин — командир любимой яхты Екатерины Великой. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2025.
  36. День памяти П. И. Юрлова. nasledie73.ulgov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2025. Архивировано 17 апрель 2021 года.
  37. hautiev_sh. Герой Отечественной войны 1812 г. - Юрлов Пётр Иванович. Шарпудин Хаутиев (9 август 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2025. Архивировано 17 апрель 2021 года.
  38. Michel. Наполеон и революция: Юрлов Пётр Иванович (1793-1869). impereur.blogspot.com (22 май 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2025. Архивировано 17 апрель 2021 года.
  39. Козлов Ю. Симбиряне в центре революционных вихрей (рус.). годы-и-люди.рф. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2025.
  40. Предводители дворянства Симбирской губернии - история Симбирска и Ульяновска. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2025.
  41. Кто возглавлял представительные органы Симбирской губернии и Ульяновской области (рус.). web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2025.
  42. 1826 елдан Сембер вице-губернаторы вазифасын Денис Давыдовның ерак туганы булган Н. Ф. Смирной били. Николай Фёдорович 1812 елгы Ватан сугышы ветераны, отставкага чыкканнан соң сенатор булган полковник Д. Н. Бегичевның туганнан туган сеңлесенә өйләнгәнә. Дмитрий Никитич Давыдовның бертуган апасының ире, «аның полкташы һәм бик әйбәт кеше» була
  43. Певец-гусар в Симбирском крае. Ульяновский краевед Юрий Козлов о жизни Дениса Давыдова в Верхней Мазе. ulpravda.ru (7 гыйнвар 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2025.
  44. Фёдор Александрович Головинский р. 1863 — Родовод. ru.rodovid.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2025. Архивировано 3 июль 2020 года.
  45. Забалухина Н. В., Пашкин А. Г. Симбирский – Ульяновский край в новейшей истории России. 1917-1991 гг. Люди. События. Факты. — Ульяновск: Корпорация технологий продвижения, 2012. — 200 с. — ISBN 987-5-94655-219-6.
  46. Хахарев Константин Григорьевич. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2025.
  47. Рыбочкин Иван Федорович. ulian.kaisa.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2025.
  48. Верстонов Фёдор Иванович. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2025.
  49. Корчагин А. Жилье – под снос, лопаты – в руки. Как в Симбирске строилась первая железная дорога (рус.). ulpravda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2025. Архивировано 1 октябрь 2020 года.
  50. 116 лет железной дороге Симбирска – Ульяновска. ulzapovednik.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2025. Архивировано 14 октябрь 2019 года.
  51. Захарычева Т. Ирина Каторгина: «Было время, когда музыканты ездили по деревням и заводам» (рус.). ul.aif.ru (13 июль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 декабрь 2025. Архивировано 17 февраль 2022 года.

Әдәбият

  • Симбирская губерния // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  • Симбирские губернские ведомости // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  • Симбирские епархиальные ведомости // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  • Симбирская земская газета // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә