Иванов Анатолий Пётр улы
Анатолий Пётр улы Иванов (рус. Анатолий Петрович Иванов; 7 май 1960, Ылыя, Татарстан АССР) — дәүләт эшлеклесе, VIII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты (2024 елдан), «Бердәм Россия» фиркасе әгъзасы. Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы (2006), икътисад һәм менеджмент докторы (2008). Икенче класслы ТР дәүләт киңәшчесе (2005), икенче класслы хакыйкый муниципаль киңәшче (2009)[1].
Тормыш юлы
Анатолий Пётр улы Иванов 1960 елның 7 маенда ТАССРның Мамадыш районы, Ылыя (Уткино) авылында, педагоглар гаиләсендә туа. Әтисе — ТАССРның атказанган укытучысы, озак еллар авыл мәктәбендә директор; әнисе — башлангыч мәктәп укытучысы булып эшли[2].
Белеме
- «Дәүләт иминияте, финансист» белгечлеге буенча Канаш финанс техникумыны (1978)[3];
- «Икътисадчы-менеджер» белгечлеге буенча Мәскәү кулланучылар кооперациясе университеты (2003)[3];
- Икътисад һәм менеджмент докторы (2008)[4].
Хезмәт юлы
1978 елда «Госстрах» инспекциясенең Мамадыш участок инспекторы.
1978—1980 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
1980—1981 елларда Мамадыш район финанс бүлегендә ФМХ өлкән икътисадчысы; 1981—1987 елларда шунда ук ФСХ өлкән ревизор-инспекторы; 1987—1993 елларда Мамадыш районы статистика бүлеге башлыгы; 1993—1996 елларда Мамадыш «Электрон» предприятиесе директоры; 1996—1998 елларда Мамадыш районы администрациясенең финанс бүлеге мөдире; 1998—2002 елларда Мамадыш районы кулланучылар берлеге идарәсе рәисе; 2002—2005 елларда Мамадыш район хакимияте башлыгының икътисад һәм эшкуарлыкка ярдәм итү буенча урынбасары, Мамадыш районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары; 2006—2010 елларда Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе.
2010—2024 елларда «Мамадыш муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы[4]. «Бердәм Россия» фиркасенең Мамадыш җирле бүлеге сәркатибе.
2021 елның 19 сентябрендә VIII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнаша. Федераль округ буенча «Бердәм Россия» фиркасе кандидатлары исемлеге составында (20 нче региональ төркемдә 10 нчы номер, Татарстан Республикасы) кандидатлыкка чыга, әмма мандатларны бүлү нәтиҗәләре буенча Дәүләт Думасына үтми.
2024 елның июненнән — VIII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль җыены Дәүләт думасы депутаты[1], «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы. 2024 елның 5 июнендә РФ Президенты Администрациясенә күчкән Елена Ямпольская («Бердәм Россия») вакантлы депутат мандатын кабул итеп ала[5].
Шәхси тормышы
Тормыш иптәше — Маргарита Иванова, улы һәм кызы бар[6].
Дәүләт бүләкләре
Түбәндәге дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән[7]:
- «Бөтенроссия халык санын алуны уздырудагы казанышлары өчен» (2002);
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005);
- Татарстанның атказанган икътисадчысы (2006);
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2010);
- «Мамадыш муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен» (2010);
- «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале (2020)[8];
- Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2021);
- «Служение» Бөтенроссия муниципаль премиясе лауреаты (2023);
- «Дуслык» ордены (2023);
- «ТАССР оешуга 100 ел» медале (2024)[9].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Иванов Анатолий Петрович. Единая Россия. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 сентябрь 2025.
- ↑ Ильнур. Глава Мамадышского района Анатолий Иванов в «Элите Татарстана». www.mamadysh-rt.ru (19 июнь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 сентябрь 2025.
- ↑ 1 2 Иванов Анатолий Петрович. Реальное время. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 сентябрь 2025.
- ↑ 1 2 Иванов Анатолий Петрович. Бизнес Онлайн. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 сентябрь 2025.
- ↑ Иванов, Анатолий Петрович. ТАСС. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 сентябрь 2025.
- ↑ Гөлнар Гарифуллина. Глава хатыннары ничек яши? — «Интертат»тан күзәтү. Татар Информ (13 июль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 сентябрь 2025.
- ↑ Иванов Анатолий Петрович депутат Государственной Думы РФ (рус.). БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 сентябрь 2025.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 21.09.2020 г. № 575. www.kremlin.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 сентябрь 2025.
- ↑ О награждении медалью «100 лет образования Татарской Автономной Советской Социалистической Республики» (рус.). rais.tatarstan.ru (30 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2026.
Сылтамалар
- Свой человек на родной земле — 10 лет на посту // Нократ, 1.09.2025.