Равил Кузюров
Равил Афраим улы Кузюров (рус. Кузюров Равиль Афраимович; 9 гыйнвар 1973, Аксубай, Татарстан АССР) — Россия дәүләт эшлеклесе.
2013–2018 елларда Татарстан Республикасы Нурлат районы башлыгы. 2018 елның 8 февраленнән Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры.
Тәрҗемәи хәле
1973 елның 9 гыйнварында Татарстан АССР Аксубай эшчеләр бистәсендә (1973 елдан шәһәр тибындагы бистә) туа.
Белеме һәм хәрби хезмәт
1991—1993 елларда Равил Кузюров Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хезмәт үтә.
«Инженер-төзүче-технолог» белгечлеге буенча Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясен (2001) тәмамлый[1]. «Дәүләт хезмәтендә идарә итү эшчәнлеген планлаштыру һәм оештыруның заманча ысуллары» белгечлеге буенча Казан (Идел буе) федераль университетында (2012), «Менеджментның заманча технологияләре һәм аларны дәүләт идарәсен үзгәртеп коруда файдалану» белгечлеге буенча Саклык банкының Корпоратив университетында (2016) укый.
Квалификация күтәрү
- 2012 — КФУ (Дәүләт хезмәтендә идарә итү эшчәнлеген планлаштыруның һәм оештыруның заманча ысуллары).
- 2015 — Мәскәүнең «Сколково» идарә мәктәбе һәм Казан (Идел буе) федераль университеты (Нәтиҗәле идарә: Стратегия. Гамәл. Нәтиҗә).
- 2016 — «Саклык банкының корпоратив университеты» (Менеджментның заманча технологияләре һәм аларны дәүләт идарәсе реформасында куллану).
- 2018 — Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (Санлы икътисад шартларында нәтиҗәлелек белән идарә итү).
- 2021 — Урман хуҗалыгының җитәкче хезмәткәрләре һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү россиякүләм институты (Урманнарны янгыннан һава һәм җир өсте чаралары белән саклау. Урман янгыннарын сүндерү җитәкчесе һәм белгече).
Хезмәт юлы
Равил Кузюров хезмәт эшчәнлеген 1990 елда Армиягә, авиациягә һәм флотка ярдәм итү буенча ирекле җәмгыятенең (ДОСААФ) Аксубай район комитеты инструкторы вазифасыннан башлый.
1994 елдан Әлмәт шәһәренең «Востокмонтажгаз» трестының 5 нче махсус идарәсендә монтажчы булып эшли.
1995–2005 елларда эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Равил Кузюров хезмәт эшчәнлеге белән беррәттән югары уку йортында да укый.
2006 елда Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының «Муниципаль заказ хезмәте» оешмасы генераль директоры вазыйфасын башкара, 2007 елда Аксубай районы башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы булып эшли[2].
2008–2010 елларда Аксубай районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары.
2010–2011 елларда Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү буенча идарәсе баш киңәшчесе, 2011—2013 елларда Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары[3].
2013 елның 19 сентябреннән 21 октябренә кадәр бер үк вакытта Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары һәм җитәкчесе вазифаларын башкаручы, 22 октябрьдән әлеге комитетның җитәкчесе итеп билгеләнә. 2013 елның 20 декабрендә Нурлат муниципаль районы башлыгы вазифасын башкара.
2018 елның 8 февралендә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры итеп билгеләнә[4][5][6].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2005 ― «Казанның меңьеллыгы истәлегенә» медале.
- 2009 ― Россия Федерациясе Төбәк үсеше министрлыгының Мактау грамотасы.
- 2012 ― Россия Федерациясенең «Табигатьне саклау отличнигы» күкрәк билгесе.
- 2013 ― Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте.
- 2016 ― «Сугышчан бердәмлекне ныгыткан өчен» медале.
- 2017 ― Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Мактау грамотасы.
- 2017 ― Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте.
- 2018 ― «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен» медале.
- 2018 ― Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының Мактау грамотасы.
- 2020 ― Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының Мактау грамотасы.
- 2020 ― Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте[7].
- 2023 ― «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләр өчен» ордены медале (республика урман хуҗалыгын үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен)[8].
- 2023 ― II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале (ирешкән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы эше өчен)[9][10][11].
- 2023 ― Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының Мактау грамотасы.
- 2024 ― «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале — Татарстан Республикасының социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга керткән зур өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен[12][13].
Гаиләсе
Өйләнгән, ике улы бар.
Искәрмәләр
- ↑ Нурлатта яңа башлык(үле сылтама)
- ↑ Кузюров Равиль Афраимович. RusTeam (25 июль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2023.
- ↑ Кузюров Равиль Афраимович. ГлобалКазань.ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2024.
- ↑ Пресс-служба Президента РТ, Елена Бритвина. Премьер-министр Татарстана Алексей Песошин представил коллективу Министерства лесного хозяйства РТ нового руководителя. Правительство Республики Татарстан (8 февраль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2024.
- ↑ Указ Президента Республики Татарстан. Официальное опубликование правовых актов. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2024.
- ↑ № УП-623 | Указ Президента Республики Татарстан "О назначении Кузюрова Р.А. министром лесного хозяйства Республики Татарстан". pravo.tatarstan.ru (1 октябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2024.
- ↑ Кузюров Равиль Афраимович. Награды России. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2024.
- ↑ Миңнеханов Кузюровны «Татарстан алдындагы хезмәтләре өчен» орден медале белән бүләкләде. Татар-информ, 11.01.2023
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 10.07.2023 № 512
- ↑ Кузюров Равиль Афраимович. Награды России. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2024.
- ↑ Путин наградил татарстанского министра. inkazan.ru (10 июль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2024.
- ↑ Кузюров Равиль Афраимович (рус.). Государственная гражданская и муниципальная служба. gossluzhba.tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2025.
- ↑ О награждении медалью «100 лет образования Татарской Автономной Советской Социалистической Республики» [неопр.]. rais.tatarstan.ru (26 июль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 сентябрь 2026.
Сылтамалар
- Нурлат районы рәсми сайты
- Динара Прокопьева. Молодые и амбициозные: три новых министра Татарстана 2018 елның 8 февраль көнендә архивланган.. Сетевое издание «События», 08.02.2018
- Р. А. Кузюров «Чикләрсез татарлар» порталында
- Бердәм Россия фиркасенең төбәк бүлекчәсе сайты 2018 елның 8 февраль көнендә архивланган.