Төрекмәнстан

Төрекмәнстан (төрекм. Türkmenistan) – Урта Азияда урнашкан дәүләт. Көньякта Әфганстан һәм Иран белән, төньякта Казакстан һәм Үзбәкстан белән чиктәш. Көнбатыштан Каспий диңгезе белән юыла. Дөнья океанына чыгу юлы юк.

Тарих

undefined

Географик мәгълүмат

undefined

Территориясының 80% артыгын Караком чүле алып тора. Төрекмәнстанның Каспийда яр сызыгы озынлыгы 1 768 км.

Административ бүленеш

undefined

Икътисад

СССР чорында Төрекмәнстан чимал (нигездә мамык һәм энергия ташучылар) чыганагы булып тора. Хәзерге вакытта нефть һәм газ чыгару ТМПның 70% тәшкил итә.

Рәсми чыганаклар буенча Төрекмәнстанның ТМП үсеше түбәндәгечә:

  • 1999 – 16%,
  • 2000 – 18%,
  • 2001, 2002 – 20%,
  • 2003 – 17%,
  • 2004 – 21%.

Халык

Җөмһүрияттә халык санының тиз артуы күзәтелә. 1979 елдагы халык санын алу буенча республикада 2 759 мең, 1989 елда – 3 534 мең, 1995 ел исәбе буенча – 4 481 мең кеше яшәгән. 1995 елдан соң да үсеш дәвам итә: 2000 елда – 5 200 мең, 2001 ел башында – 5369,4 мең; 2001 ел, 1 май – 5410 мең; 2001 ел, 1 август – 5478,9 мең кеше.

Халыкның якынча 90% – төрекмәннәр, 4% – үзбәкләр, 3% – руслар. Шулай ук азәриләр, казаклар, татарлар һ.б. халыклар да яши.

Гаскәр

Гаскәр саны якынча 100 000 сугышчы һәм офицер.

Искәрмәләр

  1. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
  2. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
  3. https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; чыгару датасы: 2022.
  4. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
  5. https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI?locations=TM.
  6. 1 2 3 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
  7. http://chartsbin.com/view/edr.

Тема буенча өстәмә