Юрий Гагарин

Калып:Мәкаләләрдә генә төркеме булган

Ю́рий Алексе́евич Гага́рин (9 март 1934, Клушино[d], Көнбатыш өлкә[d], РСФСР, СССР27 март 1968, Новосёлово[d], Владимир өлкәсе, РСФСР, СССР) — галәмгә очкан беренче кеше. ССРБнең очучы-космонавты, Советлар Союзы Герое, берничә дәүләтнең югары мактау билгеләре кавалеры, күп кенә Россия һәм чит ил шәһәрләренең шәрәфле гражданины.

ССРБ Хәрби-һава көчләре полковнигы (1963), 1-нче класслы хәрби очучы, ССРБнең атказанган спорт мастеры (1961), ВЛКСМ Үзәк комитеты әгъзасы, ССРБ Югары Советының 7-нче һәм 8-нче чакырылыш депутаты.

1961 елның 12 апрелендә Юрий Гагарин дөнья тарихында Галәм киңлегенә очучы беренче кеше була[3]. Бортында Гагарин булган «Восток-1» корабы Казакъстан ССРның Кызылурда өлкәсендә урнашкан Байконур космодромыннан «Восток» ракета-йөртүчесе белән җибәрелә. 108 минут[4] очканнан соң Гагарин Энгельстан ерак түгел Сарытау өлкәсендә уңышлы төшә. 12 апрель, Юрий Гагаринның космоска очу көне, бәйрәмКосмонавтика көне дип игълан ителә.

Тәрҗемәи хәле

Тормышның беренче еллары һәм белем алуы

Юрий Алексеевич Гагарин 1934 елның 9 мартында, документлар буенча – РСФСРның Көнбатыш өлкәсе Гжатск районының Клушино авылында (хәзерге вакытта – Смоленск өлкәсенең Гагарин районы)[3][5], ягъни әти-әнисе яшәгән (теркәлгән) урында туган. Фактик туу урыны – Гжатск шәһәренең балалар тудыру йорты[6] (1968 елда  Гагарин шәһәренә үзгәртелә). Крестьян-эшче мохитеннән чыккан: әтисе, Алексей Иванович Гагарин (14 (27) март 1902 ел[7] — 30 август 1973 ел[8]) — балта остасы, әнисе, Анна Тимофеевна Матвеева (1903 елның 20 декабре1984 елның 12 июне) – сөт-товар фермасы хезмәткәре[комм. 1][9], Хезмәт Кызыл Байрагы һәм Халыклар дуслыгы орденнары белән бүләкләнгән. Бабасы, Тимофей Матвеевич Матвеев (1871–1918), Путилов заводы эшчесе, XIX гасыр ахырында Санкт-Петербургта, Автовда, Богомолов (хәзерге Возрождение) урамында яшәгән.

undefined
undefined

Гагариннар гаиләсендә өч ул һәм бер кыз була. Юрий өлкәнлеге буенча өченче бала.

1945 елның 24 маенда Гагариннар гаиләсе Гжатскига күчеп килә. 1949 елның маенда Юра Гжатск урта мәктәбенең алтынчы сыйныфын тәмамлый. Шул ук елның сентябрендә Люберцының 10 санлы[10][11], һөнәрчелек училищесына укырга керә, анда ул шулай ук үзешчән сәнгатьтә катнаша – тынлы оркестрда трубада уйный[12][13]. Бер үк вакытта Юрий эшче яшьләрнең кичке мәктәбенә укырга керә. Уку вакытында, 1949 елның 16 декабрендә, комсомолга керә. 1951 елның маенда кичке мәктәпнең җиденче сыйныфын тәмамлый, ә июньдә «формага салучы-коючы» белгечлеге буенча училищены бишле билгеләре белән тәмамлый[3][14].

1951 елның августында Гагарин Сарытау индустриаль техникумына коеп эшләү бүлегенә укырга керә, анда укудан тыш үзен яхшы физкультурник һәм «Хезмәт резервлары» спорт җәмгыяте сәркатибе буларак күрсәтә. 1954 елның 25 октябрендә беренче тапкыр ССРБ ДОСААФының Сарытау аэроклубына килә. 1955 елда Юрий Гагарин зур уңышларга ирешә, укуны бишле билгеләре белән тәмамлый һәм Дубки спорт аэродромында Як-18 очкычында беренче мөстәкыйль очыш ясый. Аэроклубта Юрий Гагарин барлыгы 196 очыш ясый, очу вакыты 42 сәгать 23 минут тәшкил итә[3].

Авиациядәге карьерасы

1955 елның 27 октябрендә Гагарин армия сафларына чакырыла һәм Ырынбур шәһәренә (ул вакытта – Чкалов шәһәре) К. Е. Ворошилов исемендәге 1 нче хәрби-авиация очучылар училищесына җибәрелә. Ул вакытта танылган очучы-инструктор Я. Ш. Акбулатовта укый[15][14]. 1957 елның 25 октябрендә Гагарин училищены мактау билгесе белән тәмамлый[3].

Ике ел дәвамында Луостарида (Мурманск өлкәсе) Төньяк флот[3], Хәрби-һава көчләренең 122 нче истребитель авиация дивизиясенең МиГ-15бис[16] очкычлары белән коралланган 769 нчы истребитель авиация полкында[16] хезмәт итә. 1959 елның октябренә ул барлыгы 265 сәгать оча[3][17]. «3 нче класслы хәрби очучы» квалификациясенә ия була[18]. Хәрби дәрәҗәсе – өлкән лейтенант.

Галәмчеләр отрядында

Космонавтларны отрядка җыю һәм аларны «Восток-1» корабында беренче очышка әзерләү турындагы карар СБКФ Үзәк Комитеты һәм ССРБ Министрлар Советының 1959 елның 5 гыйнварындагы 22-10 санлы карарында һәм ССРБ Министрлар Советының 1959 елның 22 маендагы 569-264 санлы карарында кабул ителә.

Булачак космонавтларны сайлап алу һәм әзерләү белән ССРБ Хәрби-һава көчләре шөгыльләнә. 20 кандидатны сайлап алу планлаштырыла.

1959 елның 9 декабрендә Гагарин космонавтларга кандидатлар төркеменә кертү үтенече белән рапорт яза. Бер атнадан соң Үзәк фәнни-тикшеренү авиация госпиталендә төрле яклы медицина тикшерүе үтәргә аны Мәскәүгә чакыралар. 1960 ел башында тагын бер махсус медицина комиссиясе үткәрелә, ул өлкән лейтенант Гагаринны очышлар өчен яраклы дип таный.

1960 елның 11 гыйнварында Хәрби-һава көчләре баш командующие К. А. Вершинин боерыгы белән 26266 нчы санлы махсус хәрби часть оештырыла, аның бурычы космонавтлар әзерләү була (соңрак часть Хәрби-һава көчләре Космонавтлар әзерләү үзәге итеп үзгәртелә). Хәрби-һава көчләренең баш командующие К. А. Вершинин 1960 елның 3 мартындагы боерыгы белән Гагарин космонавтларга кандидатлар төркеменә алына, ә 11 мартта гаиләсе белән яңа хәрби хезмәт урынына китә. 25 марттан космонавтлар әзерләү программасы буенча даими дәресләр башлана[19].

Космонавт сайлау һәм әзерләү

Гагариннан кала, космоска беренче очышка дәгъва итүчеләр – барлыгы егерме кеше була (ССРБ космонавтларының беренче отряды). Кандидатлар хәрби очучы-истребительләр арасыннан Королёв карары буенча сайлап алына, мондый очучыларның инде артык йөкләнеш, стресслы хәлләр һәм басым үзгәрү тәҗрибәсе бар дип саный. Беренче космонавтлар отрядына сайлау медицина, психологик һәм башка берничә параметрлар нигезендә үткәрелә: 25–30 яшь, буе 170 см артмаска тиеш, авырлыгы 70–72 кг артмаска70—72 кг[20], биеклеккә һәм стратосферага яраклашу сәләте, реакция тизлеге, физик чыдамлылык, психик тигезлек. Рәсми хезмәт характеристикасы буенча Юрий Гагаринның озынлыгы 165 см[21], башка мәгълүматлар буенча, шул исәптән «ЕКА»[22], 157 см тәшкил итә[23]. Буйга һәм авырлыкка таләпләр «Восток» космик корабында тиешле чикләүләр аркасында килеп чыга, алар «Восток» ракета-йөртүчесе көче белән билгеләнә. Моннан тыш, кандидатларны сайлаганда уңай характеристика, партиядә әгъзалык (Гагарин 1959 елда СБКФ әгъзалыгына кандидат була, ә 1960 елның июнендә партиягә керә), сәяси активлык, социаль чыгыш исәпкә алына[24].

1961 елның 8 апрелендә «Восток» космик корабын җибәрү буенча дәүләт комиссиясенең ябык утырышы була, аны ССРБ Министрлар Советының оборона техникасы буенча Дәүләт комитеты рәисе К. Н. Руднев җитәкли. Комиссия кешегә космоска очуга тарихта беренче биремне раслый, аңа С. П. Королёв һәм Н. П. Каманин кул куя:

180–230 километр биеклектә Җир тирәли бер урап очыш ясарга, 1 сәгать 30 минут дәвам итәргә һәм билгеләнгән районда утырырга. Очышның максаты – кешенең махсус җиһазландырылган корабта космоста булу мөмкинлеген, корабның очыш җиһазларын, корабның Җир белән элемтәсен, корабның һәм космонавтның җиргә төшү чараларының ышанычлы булуын тикшерү.

Утырышның ачык өлешеннән соң комиссия тар составта кала һәм Каманинның Юрий Гагаринны очышка җибәрү, ә Титовны запас космонавт итү тәкъдимен раслый[25][26].

Космоска очу

Төп мәкаләләр: Восток-1  [рус.] һәм Кешенең җиһанга беренче очышы  [рус.]

Бортта пилот-космонавт Юрий Алексеевич Гагарин белән «Восток» корабы 1961 елның 12 апрелендә Мәскәү вакыты белән 09:07 сәгатьтә (06:07 UTC) Байконур космодромыннан җибәрелә.

undefined
undefined

«Восток» ракета-йөртүчесе кисәтүләрсез эшли, әмма соңгы этапта 3 нче баскыч двигательләрен сүндерергә тиешле радио белән идарә итү системасы эшләми. Двигательне сүндерү кабатлаучы механизмны (таймер) эшләтеп җибәргәннән соң гына була, ләкин кораб инде орбитага күтәрелә, аның иң югары ноктасы (апогей) исәпләнгәннән 100 км га югарырак була: орбита параметрлары 327×180 км тәшкил итә[27]. Мондый орбитадан «аэродинамик тормозлау» ярдәмендә төшү, төрле бәяләүләр буенча, 20 дән 50 көнгә кадәр дәвам итә ала[27][28]. Орбитада Гагарин үзенең хисләре, корабның торышы һәм күзәтүләре турында хәбәр итә. Ул иллюминатор аша Җирне, тауларны, урманнарны, елгаларны, диңгезләрне күзәтә, Җир күләгәсендә очкан вакытта күкне һәм Кояшны, башка йолдызларны күрә.

undefined

Җир тирәли бер әйләнеш ясап, 10:53тә 106 нчы минутта кораб очышын тәмамлый. Тормозлау системасының өзеклеге аркасында Гагарин белән төшүче аппарат Сталинградтан 110 км ераклыктагы планлаштырылган өлкәдә түгел, ә Сарытау өлкәсендә, Энгельстан ерак түгел, Смеловка һәм Подгорное авыллары янына төшә. 10:48 сәгатьтә якындагы зенит-ракета дивизионының радары[29] билгесез максатны ачыклый – бу төшү аппараты була (зенитчыларны моңа кадәр бер тәүлек алдан «күктән контейнерлар»ны күзәтергә кисәтәләр).

Очыштан соң космонавтны беренче булып җирле урманчының хатыны Анна (Әнихәйят) Тахтарова һәм аның алты яшьлек оныгы Рита (Румия) очрата[30]. Тиздән вакыйга урынына дивизионнан хәрбиләр һәм җирле колхозчылар килә. Бер төркем хәрбиләр төшү аппаратын сак астына ала, ә икенчесе Гагаринны часть урнашкан урынга алып китә. Аннан Гагарин телефон аша Һава һөҗүменә каршы оборона дивизиясе командирына: «Хәрби һава көчләре башкомына хәбәр итүегезне сорыйм: бурычны үтәдем, билгеләнгән районга төштем, үземне яхшы хис итәм, җәрәхәтләр һәм ватылулар юк. Гагарин»[31].

Статистика[32]
# Очу
корабы
Очу, UTC Экспедиция Утырту
корабы
Утырту, UTC Очыш Ачык
космоска чыгу
Ачык
космостагы вакыт
1 Восток-1 12.04.1961, 06:07 Восток-1 Восток-1 12.04.1961, 07:55 00 тәүлек 01 сәг 48 минут 0 0

Совет мәгълүмат чараларында яктырту

Кешенең космоска беренче очышының серлелеген тәэмин итү сәбәпле, Гагаринны җибәрү факты алдан яктыртылмый. Аны күреп була торган киң танылган кадрлар космоска җибәрелгән көнне түгел, ә соңрак, махсус кинохроника өчен төшерелгән, анда Гагарин чын җибәрү вакытында эшләгәннең барысын да кабатлый[33].

1961 елның 12 апрелендә диктор Ю. Б. Левитан радио аша Юрий Гагаринның «Восток» космик корабында очуы турында ТАСС хәбәрен тапшыра[34]ː

«1961 елның 12 апрелендә Советлар Берлегендә бортта кеше булган дөньяда беренче “Восток” космик кораб-иярчен Җир тирәли орбитага чыгарыла. “Восток” космик кораб-иярчененең пилот-космонавты – Совет Социалистик Республикалар Берлеге гражданины очучы майор Гагарин Юрий Алексеевич».

Космик очыштан соң

Мәскәүдә очрашу

Башта Гагаринның Мәскәүдә зур очрашуын беркем дә планлаштырмый. Барысын да соңгы мизгелдә Никита Сергеевич Хрущев хәл итә. Аның улы Сергей Хрущев сүзләренчә:

Ул оборона министры маршал Малиновскийга шалтыратудан башлый: «Ул сезнең өлкән лейтенант. Тиз арада аның дәрәҗәсен күтәрергә кирәк». Малиновский бик теләмичә генә, Гагаринга капитанны бирәчәген әйтә. Никита Сергеевичның моңа ачуы чыга: «Нинди капитанны? Сез аңа ичмасам майорны бирегез». Малиновский озак ризалашмый, ләкин Хрущев үз сүзендә нык тора, һәм шул ук көнне Гагарин майор була.

Аннары Хрущев Кремльгә шалтырата һәм Гагаринга лаеклы очрашу әзерләүләрен таләп итә.

Башка дәлилләр буенча, 1961 елның апрелендә Гагарин чираттагы капитан дәрәҗәсен алырга тиеш була, ләкин Д. Ф. Устинов аны шунда ук майор дәрәҗәсенә күтәрергә тәкъдим итә. Бу чираттан тыш исемне бирү турында боерык старт алдыннан әзерләнә, ләкин Юрий Гагарин үзенең майор исеме турында җиргә төшкәннән соң гына белә[35]. ТАССның 12 апрельдәге барлык хәбәрләрендә «майор Юрий Гагарин» турында әйтелә.

14 апрельдә Гагарин артыннан Ил-18 очып килә, ә Мәскәүгә җитеп килгәндә очкычка җиде МиГ-17 истребителеннән торган мактаулы авиация эскорты кушыла. Эскортлы очкычлар тезелешеп Мәскәү үзәге, Кызыл мәйдан өстеннән үтәләр, аннары Внуково һава аланына төшәләр, анда Гагаринны тантаналы кабул итү көтә: шат күңелле кешеләр, журналистлар һәм операторлар, ил җитәкчелеге. Очкыч үзәк бинага таба бара, трап төшерелә, һәм аның буенча беренче булып Гагарин төшә. Очкычтан хөкүмәт трибуналарына кадәр ачык кызыл келәм юлы сузылган, Юрий Гагарин шуның буенча бара. Юлда аның ботинкасындагы бау чишелә (башка версия буенча – оекбашлар бәйләвече чишелә), ләкин ул туктамый, абыну һәм егылу куркынычы[36], белән «Без әкиятне тормышка ашыру өчен туганбыз» совет авиамаршын башкаручы оркестр тавышлары астында хөкүмәт трибуналарына барып җитә. Трибуна янына килеп, Юрий Гагарин Никита Хрущевка рапорт бирә[37]:

Иптәш Советлар Берлеге Коммунистлар фиркасе Үзәк Комитетының беренче секретаре, ССРБ Министрлар Советы Рәисе! Сезгә Коммунистлар фиркасе Үзәк Комитеты һәм Совет хөкүмәте йөкләмәсе үтәлгәнен җиткерүемә шатмын...

Алга таба ачык «ЗИЛ-111в»да бару була, Гагарин аягүрә басып каршы алучыларны сәламли. Тирә-якта котлаулар ишетелә, күпләр плакатлар селкетә. Бер кеше камалышны үтеп, Гагаринга чәчәкләр бәйләме тапшыра. Кызыл мәйданда митинг уза, анда Никита Хрущев Гагаринга Советлар Берлеге Герое һәм «ССРБнең очучы-космонавты» исемнәрен бирү турында игълан итә.

Митинг үз-үзеннән 3 сәгатьлек демонстрациягә әверелә, аны Юрий Гагарин һәм Совет дәүләте җитәкчеләре Ленин мавзолее трибунасыннан сәламлиләр. Демонстрация тәмамлангач, Никита Хрущев Гагаринны мавзолей эченә, саркофаг янына озата бара[37]. Тантана Кремльдә кабул итүдә дәвам итә, чарада ул вакытта исемнәре рәсми рәвештә аталмаган күп кенә конструкторлар катнаша. Леонид Брежнев Гагаринга Советлар Берлеге Героеның «Алтын йолдызын» һәм Ленин орденын тапшыра. Күп кенә яңа туган малайларга әти-әниләре ул көнне Гагарин хөрмәтенә Юрий дип исем кушалар.

Икенче көнне матбугат конференциясе уза, анда Гагаринга һәм конструкторларга чит ил журналистлары сораулар бирә. Конференция Гагаринга хәзерге вакытта АКШта яшәүче Гагарин кенәзләре нәселенең туганнары түгелме дигән сорау белән башлана. Моңа Гагарин болай дип җавап бирә[37]: «Үз туганнарым арасында мин бернинди кенәзләр дә, затлы кешеләр дә белмим һәм алар турында беркайчан да ишеткәнем юк».

Чит илләргә сәфәрләр

Юрий Гагарин өчен беренче чит ил сәфәре Чехословакиягә бару була. Ул гадәти Ту-104 рейсында Прагага оча. Гагарин шулай ук Болгария, Финляндия, Бөекбритания, Польша, Куба, Кюрасао утравында тукталып Бразилияда, Канада, Исландия, Маҗарстан, Һиндстан, Цейлон (хәзерге Шри-Ланка), Әфганстанда була. 1962 елда Гагарин Берләшкән Гарәп Республикасында (Мисыр) була.

undefined

1963 елның сентябрендә Гагарин Парижда узган XIV Халыкара астронавтика конгрессында катнаша[38][39]. 1963 елның октябрендә В. Терешкова белән бергә Нью-Йоркта Берләшкән Милләтләр Оешмасы штаб-квартирасында була[40].

Гомумән алганда, Юрий Гагарин чит ил сәфәрләре кысаларында якынча 30 илгә бара [41].

Алдагы тормышы һәм карьерасы

1961 елның 3 сентябрендә Юрий Гагарин Жуковский исемендәге Хәрби-һава инженерлык академиясенә укырга керә. 1968 елның 17 февралендә С. М. Белоцерковский җитәкчелегендә анда тыңлаучы-космонавтлар төркеме тарафыннан эшләнә торган бер урынлы һава-космик очу аппаратын куллану методологиясе һәм атмосферада тавыш таралу тизлегеннән артмаган аэродинамика буенча диплом проектын яклый. Дәүләт имтихан комиссиясе полковник Юрий Гагаринга «очучы-инженер-космонавт» квалификациясен бирә һәм аны академия адъюнктурасына тәкъдим итә[42].

undefined
undefined

1964 елда Гагарин Космонавтлар әзерләү үзәге башлыгы урынбасары була һәм совет космонавтлары отряды командиры итеп билгеләнә.

Гагарин ССРБ Югары Советының 6 нчы (1962 елда Сычев округы буенча Берлек Советына сайлана) һәм 7 нче (1966 елда Милләтләр Советында) чакырылышлары депутаты итеп сайлана[43], ВЛКСМ Үзәк комитеты әгъзасы була (ВЛКСМның XXIV һәм XXV съездларында сайлана) һәм «Кызыл Йолдыз» газетасының штаттан тыш космонавтика бүлеге белән җитәкчелек итә (1964 елдан). Моннан тыш, космоска очуның тарихи әһәмияте аны чит илләрдә дә танылган шәхес итә. Гагарин Совет-Куба дуслыгы җәмгыяте президенты[44], «Финляндия – Советлар Берлеге» җәмгыятенең шәрәфле әгъзасы була, тынычлык һәм дуслык миссиясе белән дөньяның күп илләрендә була.

1965 елда Гагарин үткәннәр һәйкәлләренә сакчыл мөнәсәбәт кирәклеге турында мөһим белдерү ясый һәм 1931 елда Мәскәүдә Христос Спаситель гыйбадәтханәсен җимерүгә үкенеч белдерә. 1965 елның 27 декабрендә ВЛКСМ Үзәк комитетының VIII пленумында чыгыш ясаганда, Гагарин «без еш кына һәйкәлләрне саклау турында уйламыйча батырларча үткәннәргә хөрмәт тәрбияләмибез. Мәскәүдә 1812 елгы Триумфаль капка сүтелә һәм торгызылмый, Наполеонны җиңү хөрмәтенә бөтен ил буенча җыелган акчага төзелгән Христос Спаситель гыйбадәтханәсе җимерелә. Мин үткәннәрнең хәтеренә вәхши мөнәсәбәт корбаннары исемлеген дәвам итә алыр идем. Мондый мисаллар, кызганычка каршы, бик күп»[45][46]. Соңрак, Гагарин телгә алган ике объект та торгызыла, өстәвенә, Кутузов проспектында 1966–1968 елларда космонавт исән вакытта Триумфаль капка куела; мөгаен, аның тәкъдимнәре, башка иҗтимагый инициативалар арасында, хакимият тарафыннан игътибарга алынгандыр.

1966 елда Гагарин Халыкара астронавтика академиясенең шәрәфле әгъзасы итеп сайлана, шул ук елның июнендә ул «Союз» программасы буенча күнегүләргә керешә. Ул яңа корабда беренче очышын башкарган Владимир Комаров дублеры итеп билгеләнә. кояш батареясының төзек булмавы аркасында очыш вакытыннан алда туктатыла, ә космонавтның парашют системасы төзексезлеге аркасында һәлак булуы белән тәмамлана. Әгәр Королёв исән булса, Гагарин «Союз-1»нең төп очучысы булыр иде, чөнки Королёв аңа яңа типтагы корабта очарга вәгъдә итә[47].

Мәшгуль булуына карамастан, Гагарин су чаңгыларында шуу һәм кактуслар туплау шөгыльләре өчен дә вакыт таба[48].

undefined
undefined
undefined

1964 елда, Ю. А. Гагарин тәкъдиме буенча, ССРБ су чаңгысы спорты федерациясе оештырыла, ә 1965 елда су чаңгысы буенча беренче ССРБ чемпионаты үткәрелә[49].

Һәләк булуы

1968 елның 27 мартында Гагарин Владимир өлкәсенең Киржач районы Новоселово авылы янында тәҗрибәле инструктор В. С. Серегин җитәкчелегендә МиГ-15УТИ очкычында күнекмәләр вакытында авиация һәлакәтендә һәлак була. Гагарин һәм Серегинның гәүдәләре кремацияләнә, хушлашу 1968 елның 30 мартында оештырыла. Совет Армиясенең Үзәк йортында аларның көле салынган урналары куела, Кызыл мәйданда матәм митингы була, илдә бер минут тынлык игълан ителә. Гагарин һәм Серегин көле салынган урналар хәрби хөрмәт белән Кремль диварына күмелә[50].

Шәрәфле исемнәре һәм бүләкләре

Дәрәҗәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Советлар Союзы Герое (14 апрель 1961, «Алтын Йолдыз» медале № 11175)
  • ССРБнең очучы-космонавты (27 июнь 1961 ел)
  • Чехославак ССР Социалистик Хезмәт Герое (29 апрель 1961 ел))
  • Социалистик Хезмәт Герое (Болгария Халык Республикасы) (24 май 1961)
  • Хезмәт Герое (Вьетнам Социалистик Республикасы) (28 апрель 1962)

Совет хөкүмәте шулай ук Ю. А. Гагаринны өлкән лейтенанттан майорга кадәр күтәрә (космоска өлкән лейтенант дәрәҗәсендә оча).

Юрий Гагаринга «подполковник» исеме 1962 елның 12 июнендә, ә «полковник» исеме 1963 елның 6 ноябрендә бирелә.

  • Совет-Куба дуслыгы җәмгыяте президенты
  • «Финляндия – Советлар Берлеге» җәмгыятенең шәрәфле әгъзасы һ. б.

1966 елдан Юрий Гагарин Халыкара астронавтика академиясенең шәрәфле әгъзасы була.

  • ССРБнең атказанган спорт мастеры (1961, исем космоска очыш ясаган һәм Галәмдә беренче дөнья рекордларын куйган өчен бирелә[18][комм. 2])
  • 1-нче класслы хәрби очучы (1961, квалификация космоска очкан өчен бирелә)[18]

Орденнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ленин Ордены (ССРБ, 14 апрель 1961)
  • «Георгий Димитров» Ордены (Болгария, 24 май 1961)
  • II класслы Индонезия Йолдызы Ордены (Индонезия, 10 июнь 1961)
  • I дәрәҗә «Грюнвальд Тәресе» Ордены (Польша, 20 июнь 1961)
  • «Плайя-Хирон» орденының беренче кавалеры (Куба, 18 июль 1961)
  • «Һавада очудагы казанышлары өчен» Ордены (Бразилия, 2 август 1961)
  • Бриллиантлар белән I дәрәҗә ВХР Байрагы ордены (Маҗарстан, 21 август 1961)
  • «Нил Муенсасы» (Мисыр, 31 гыйнвар 1962)
  • Африка йолдызы орденының зур тасмасы (Либерия, 6 февраль 1962)
  • Карл Маркс (ГДР, 22 октябрь 1963)

Медальләре һәм дипломнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Источник[51].

  • «ССРБ Кораллы көчләренә 40 ел» медале (ССРБ, 1958)
  • «Чирәм җирләрне үзләштергән өчен» медале (СССР, 12 апрель 1961 ел)
  • «Алтын Йолдыз» медале (СССР, 14 апрель 1961 ел)
  • Британия планетаара хәбәрләр җәмгыятенең алтын медале, 1961 ел
  • Австрия Хөкүмәтенең алтын медале, 1962 ел
  • «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә егерме ел» юбилей медале (ССРБ, 9 май 1965 ел)
  • III дәрәҗә «Намуслы хезмәт өчен» медале (ССРБ, март 1966)
  • «ССРБ Кораллы Көчләренә 50 ел» медале (ССРБ, гыйнвар 1968)
  • «Планетаара элемтәләр өлкәсендә күренекле эшләр өчен» Константин Циолковский исемендәге алтын медале (ССРБ ФА)
  • Де Лаво медале (ФАИ)
  • Италия космонавтика ассоциациясенең «Космостагы кеше» алтын медале һәм мактаулы дипломы
  • «Күренекле казанышлары өчен» алтын медале һәм Швеция король аэроклубының мактаулы дипломы
  • ФАИның алтын авиация медале
  • Колумб Медале (Италия)
  • Сен-Дени шәһәренең Алтын медале (Франция)
  • Маццотти фондының «Батырлык өчен» премиясенең алтын медале (Италия), 2007
  • ВЛКСМның мактау билгесе
һәм башкалар.

Шәрәфле гражданлыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Юрий Гагарин түбәндәге шәһәрләрнең шәрәфле гражданы итеп сайлана:

Аңа шулай ук Каһирә һәм Александрия (Мисыр) шәһәрләренең капкаларыннан алтын ачкычлар тапшырыла[51][55]. Каһирә капкасы ачкычы 1962 елда шәһәр губернаторы Сәлах Дессуки тарафыннан тапшырыла[56].

Матди бүләкләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче космонавт ССРБ Хөкүмәтеннән Премияләр сыйфатында ала:

  • 15 000 сум,
  • «Волга» автомобиле (МОД 78-78номерлы),
  • хезмәт урыны буенча җиһазланган дүрт бүлмәле фатир,
  • бихисап бүләкләр[57][51].

Хәрби дәрәҗәләре

  • Сержант (22.02.1956).
  • Лейтенант (5.11.1957).
  • Өлкән лейтенант (6.11.1959).
  • Майор (12.04.1961, капитан хәрби дәрәҗәсен узып).
  • Подполковник (12.06.1962).
  • Полковник (6.11.1963).

Гаиләсе

  • Бабасы (әтисе ягыннан) – Иван Фёдорович Гагарин (1858–1914), крестьян, балта, агач остасы.
undefined
undefined
  • Бабасы (әнисе ягыннан) – Тимофей Матвеевич Матвеев (1871–1918), Путилов заводы эшчесе, инкыйлабчы. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында инвалид булып кала.
  • Әбисе (әнисе ягыннан) – Анна Егоровна Матвеева (1875–1922), кер юучы, кер юып акча эшләгән. Тифтан үлә.
  • Әбисе (әтисе ягыннан) – Анастасия Степановна Гагарина (1864–1928).
  • Әтисе – Алексей Иванович Гагарин (1902–1973), көтүче, балта остасы булып эшли, Бөек Ватан сугышында катнаша һәм инвалид була; ФЗУ мәктәбе коменданты, «Динамик» заводында балта остасы булып эшли. Гагарин шәһәренең Предтеченск зиратының төп аллеясында җирләнгән.
  • Әнисе – Анна Тимофеевна Матвеева (1903–1984), кырда һәм теплицада эшли, аннары сыер савучы һәм дуңгыз фермасы мөдире булып эшли. Гагарин шәһәренең Предтеченск зиратының төп аллеясында җирләнгән.
  • Апасы – Зоя Алексеевна Гагарина (кияүдә Бруевич, 1927–2004), Гжатск хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Гагарин шәһәренең Предтеченск зиратының төп аллеясында җирләнгән. Аның кызы, Тамара Дмитриевна Филатова – Ю. А. Гагарин музееның бүлек мөдире (г. Гагарин)[58].
  • Бертуганнары:
    • Валентин Алексеевич Гагарин (1924–2006), балта остасы, аннары – мастер, Рязань радиолампа заводында слесарь-җыючы, «Минем энем – Юрий» китабы авторы. Гагарин шәһәренең Предтеченск зиратының төп аллеясында җирләнгән.
    • Борис Алексеевич Гагарин (1936–1977), Харьков авиация институтын тәмамлый. ОКБ-23 дә эшли, аннары Гжатск радиолампа заводында инженер булып эшли. Гагарин шәһәренең Предтеченск зиратының төп аллеясында җирләнгән.
  • Хатыны – Валентина Ивановна Гагарина, тумышы белән Горячева (1935–2020). 1957 елда Ырынбурда өйләнешәләр. Очышлар белән идарә итү үзәгенең Медицина идарәсе лабораториясендә эшли[59][60]. Ырынбурда, Валентина гаиләсе яшәгән йортта соңыннан Юрий һәм Валентина Гагариннарның Музей-фатиры ачыла.
  • Кызлары:
    • Елена Юрьевна Гагарина (17 апрель 1959 туган) – «Мәскәү Кремле» музей-тыюлыгы генераль директоры, сәнгать фәннәре кандидаты.
    • Галина Юрьевна Гагарина (7 март 1961 туган – профессор, Г. В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының милли һәм төбәк икътисады кафедрасы мөдире, икътисад фәннәре докторы[61].

Дингә мөнәсәбәт

Космонавт үз китабында дингә мөнәсәбәтен болай дип белдерә[62]:

« Кешенең космоска очуы чиркәү хезмәткәрләренә зарар китерә. Миңа килгән хатларда дин тотучыларның фән казанышлары тәэсирендә, Аллаһыдан ваз кичүләре, Аллаһының булмавы, аның исеме белән бәйле бар нәрсә – уйдырма һәм мәгънәсезлек булуы белән килешүләре турында канәгатьлек белән укыдым. »

Ләкин, Виктория университеты тарихчысы Тревор Роквелла фикеренчә, бу китапны («Космоска юл») автобиографик дип шартлы рәвештә генә, аның эчтәлеген скептик рәвештә бәяләп кенә санарга мөмкин. Роквелл китапны Гагарин авызыннан «Правда» газетасы хәбәрчеләре Н. Денисов һәм С. Борзенко язып алуларына, ә мөхәррире югары дәрәҗәле генерал Николай Каманин булуына игътибар итә (бу титул битендә күрсәтелгән)[63]. Шул рәвешле, рәсми «автобиография» дингә каршы кампания чорын пропагандалау чарасы була ала һәм Юрий Гагаринның ышануларын чагылдырмаска мөмкин.

Гагаринның дингә мөнәсәбәте турында шундый караш та бар, ул Гагаринның бу темага «Космоска юл» китабында әйткәненә каршы килә. Валентин Петров, Россиядә беренче агымнан Космонавтлар әзерләү үзәге хезмәткәрләренең берсе, «Интерфакс-дин» агентлыгына биргән әңгәмәсендә хәбәр иткәнчә, алар Җирнең беренче космонавты белән Троице-Сергиев лаврасында булганнар[64]:

« Юрий Алексеевич, барлык рус кешеләре кебек үк, чукындырылган һәм, белүемчә, динле кеше иде. Минем өчен аның белән 1964 елда, нәкъ менә Гагаринга 30 яшь тулганда, Троице-Сергиев лаврасына уртак сәфәребез онытылмаслык булып кала. <…> Без лаврга килгәч, халык төркеме аның янына автографлар алырга килә бшлады. Гыйбадәт бетәргә дә өлгермәгән әле, Гагаринның килүен белгәч, барысы да аның янына ашыктылар. Менә шундый иде Юрага карата халык мәхәббәте, һәм ул беркемне дә кире кага алмады. »

Шулай ук Валентин Петров Гагаринның Христос Спаситель гыйбадәтханәсен торгызырга тәкъдим итүе турында сөйли[64]:

« Безнең сәфәрдән соң берникадәр вакыт узгач, Юрий Гагарин, яшьләрне тәрбияләү мәсьәләләре буенча Үзәк Комитет пленумы утырышында чыгыш ясаганда, ачыктан-ачык Христос Спаситель гыйбадәтханәсен хәрби дан һәйкәле буларак, праваслау диненең күренекле әсәре буларак торгызырга тәкъдим итә. Шул ук вакытта ул җимерелгән Триумфаль капканы торгызырга тәкъдим итә. Гагаринның мотивы бик гади иде: Үз тамырларыңны белмичә патриотизмны күтәрергә ярамый. Христос Коткаручы храмы-Хәрби Дан һәйкәле булганлыктан, Ватанны сакларга баручы кешеләр моны белергә тиеш. »
undefined

Ләкин Петров Гагарин сүзләрен дөрес җиткерми. Юрий Алексеевич ни торгызу турында, ни «праваслау диненең күренекле әсәре» турында бернәрсә дә әйтми. ВЛКСМ Үзәк комитетының VIII пленумындагы чыгышында (текстның төп нөсхәсе: Россия дәүләт социаль-сәяси тарих архивы, фонд № 1, опись 2, 2 өлеш, саклау берәмлеге 471) Гагарин сүзгә-сүз түбәндәгеләрне әйтә[65]:

« Минемчә, без еш кына һәйкәлләрне саклау турында уйламыйча батырларча үткәннәргә хөрмәт тәрбияләмибез. Мәскәүдә 1812 елгы Триумфаль капка сүтелә һәм торгызылмый, Наполеонны җиңү хөрмәтенә бөтен ил буенча җыелган акчага төзелгән Христос Спаситель гыйбадәтханәсе җимерелә. Мин үткәннәрнең хәтеренә вәхши мөнәсәбәт корбаннары исемлеген дәвам итә алыр идем. Мондый мисаллар, кызганычка каршы, бик күп. »

Космонавт Алексей Леонов бу хәлне шулай шәрехли[65]:

« Хәзер миңа ошамаган тенденция барлыкка килде. Әгәр совет чорында барлык космонавтлар да һичшиксез атеистлар дип расланса, хәзер еш кына аларның барысын да правослау, чиркәү кешеләре итеп күрсәтергә тырышалар. Әйе, совет чорында ачыктан-ачык динсезләр юк диярлек иде, күпләр Аллаһыга ышанган, ләкин монда, мәсәлән, Гагарин җимерелгән Христос Спаситель гыйбадәтханәсен торгызуны таләп иткән дип арттырып әйтергә ярамый. Сезнең алдыгызда чын документ, һәм аннан күренгәнчә, Гагарин Христос Спаситель гыйбадәтханәсен торгызырга өндәмәгәнен, ул патриотик һәйкәлләргә вәхши мөнәсәбәт турында сөйләгәнен күрергә мөмкин. »
Файл:Мемориал на месте приземления первого в мире космонавта Гагарина Ю. А.jpg
Ю. А. Гагарин җиргә төшкән урында һәйкәл. Саратов өлкәсендәге «Юрий Гагарин исемендәге Космосны буйсындыручылар паркы»

Гагарин совет космонавтларының «Советлар иленең яшь атеист-ленинчыларына» динне тәнкыйтьлүче мөрәҗәгатен имзаламаган (1966 елда «Фән һәм дин» журналында басылып чыккан[66]).

Өстәмә фактлар

  • 2022 елның сентябрендә Космонавтлар әзерләү үзәге тарафыннан Ю. Гагаринның шәхси эше ачыла. Шәхси эшенә анкета, хәрби хезмәт үтү турында таблица, уку турында белешмәләр керә[67].
    Сарытау өлкәсенең Энгельс шәһәрендә С. П. Королёв һәм Ю. А. Гагарин һәйкәле
    Ю. А. Гагаринның Кизләүдәге бюсты
  • Британиянең Daily Mirror газетасы кешенең космоска беренче очышы турындагы хәбәрне һәм беренче биттә Гагаринга котлавын урнаштыра, өстәвенә совет космонавтының фамилиясен Wild Duck – «Кыргый үрдәк» дип тәрҗемә итәләр[68].

Ул кичә иртән җидедән соң космоска китте. 27 яшьлек рус гаиләле ир-ат. Юрий Гагарин. Гагарин – кыргый үрдәк дигәнне аңлата. Ул бөтен дөнья тирәли очыш ясады. Океаннар һәм континентлар өстеннән үтеп, гади генә итеп: «Очыш яхшы уза. Үземне яхшы хис итәм». Кыргый үрдәк иртәнге тугызга кадәр кайдадыр Россиядә җиргә төште

Хәтер

Юрий Гагарин образы күп кенә мәдәният һәм сәнгать әсәрләрендә чагыла.

Библиография

  • Гагарин Ю. А. Дорога в космос. Записки лётчика-космонавта СССР. — М.: Правда, 1961.
  • Гагарин Ю. А., Лебедев В. И. Психология и космос. — М.: Молодая гвардия (серия «Эврика»), 1968, 1976. — 207 с.
  • Гагарин Ю. Есть пламя!: статьи, речи, письма, интервью. — М.: Молодая гвардия, 1968.

Искәрмәләр

Шәреһләүләр

  1. «… отец плотничал, а мать была дояркой. За хорошую работу её назначили заведующей молочнотоварной фермой колхоза». — Гагарин, 1961
  2. Звание присвоено Центральным советом Союза спортивных обществ и организаций СССР. Ю. А. Гагарин — заслуженный мастер спорта СССР // «Известия» : Газета. — 1961. — 14 апрель (№ 90 (13636)). — С. 3.

Чыганаклар

  1. Гагарин Юрий Алексеевич // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  2. Juri Alexejewitsch Gagarin // Filmportal.de — 2005.
  3. 1 2 3 4 5 6 7 Восьмеричный путь — Германцы [Электронный ресурс]. — 2006. — С. 237. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 6). — ISBN 5-85270-335-4.
  4. Давыдов В. А. Первый Пилотируемый Полёт, том 2. — Родина Медиа, 2011. — С. 42. — 1096 с. — ISBN 978-5-905350-01-6 / 9785905350016.
  5. Пресс-бюллетень № 1 17. Оргкомитет по подготовке и проведению празднования в 2011 году 50-летия полёта в космос Ю. А. Гагарина (22 август 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2026. Архивировано 21 август 2011 года.
  6. Тайна рождения Юрия Гагарина. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.
  7. Первушин А. И. Юрий Гагарин: Один полёт и вся жизнь. Полная биография первого космонавта. — М.: Пальмира, 2017
  8. Гагарин Алексей Иванович. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2026. Архивировано 4 август 2016 года.
  9. «На ферму прибежала рассыльная … Бегу, — ответила мама. — Вот задам поросятам корму, зайду переодеться домой …» — Гагарин, 1979
  10. Михайлова, Екатерина. Люберецкое ремесленное училище. Ю. А. Гагарин — сын Земли и звёзд. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2026. Архивировано 26 декабрь 2018 года.
  11. Гагаринский техникум в подмосковных Люберцах — уже не Гагаринский. ИА REGNUM (3 сентябрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2026. Архивировано 26 декабрь 2018 года.
  12. Алина Василенко. Играл на трубе, танцевал вальс. Необычные факты из биографии Юрия Гагарина. газета Аргументы и факты (11 апрель 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2026. Архивировано 17 апрель 2021 года.
  13. Трубач космической зари. Об истории одной фотографии Юрия Гагарина. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2026.
  14. 1 2 Лесков, Сергей. Главный полёт человека // Газета «Известия». — 2011. — 5 апрель. Архивировано 23 октябрь 2013 года.
  15. Копылов И. С., Лазукин А. Н., Райкин Г. Л. Первый космонавт // Оренбургское лётное: Очерк истории Оренбургского высш. воен. авиационного Краснознамённого училища лётчиков им. И. С. Полбина. — М.: Воениздат, 1976. — 268 с.
  16. 1 2 Ольга Воробьёва Север в судьбе первопроходца. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 апрель 2026.Архивная копия от 17 август 2018 на Wayback Machine //Красная звезда. — 2011. — 12 апреля.
  17. Юрий Алексеевич Гагарин. astronaut.ru (3 май 2018). Архивировано 3 апрель 2013 года.
  18. 1 2 3 «Космонавт узнал, что отныне он не только носитель воинского звания майора, но и заслуженный мастер спорта, и военный лётчик уже не третьего, а первого класса», — Галлай, 1985
  19. Хронология событий Центра. ФГБУ «НИИ ЦПК имени Ю. А. Гагарина». Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2026. Архивировано 17 апрель 2013 года.
  20. Лантратов Константин. Резюме для космонавта, Журнал «Коммерсантъ-Власть», № 19 (773) (2008-05-19). 3 апрель 2026 тикшерелде.
  21. рассекреченные архивные документы из фондов ЦА МО, рассказывающие об офицерской службе первого космонавта планеты Земля. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.
  22. Yuri Gagarin (ингл.). esa.int. Европейское космическое агентство. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2026. Архивировано 5 июль 2022 года.
  23. Деннис Тито. Yuri Gagarin. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.
  24. Лебедев В. В. Астронавты и космонавты. Размышления о прочитанном. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.
  25. Каманин Н. П. Скрытый космос (в 4-х кн.). — М.: Инфортекст-ИФ, 1995—1997.
  26. Инопланетяне страны Советов. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.
  27. 1 2 Юрий Гагарин погибал трижды. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.
  28. Неоткрытый космос. 6 апрель 2026 тикшерелде.
  29. Столярова Татьяна. Гагарин приземлился в секретном ракетном дивизионе, («Саратовский Арбат» - специально для «КП»), Комсомольская правда (2002-04-12). 5 апрель 2026 тикшерелде.
  30. Малинина, Екатерина. Девочка, которая первой встретила Гагарина на земле, сейчас работает официанткой под Астраханью. Комсомольская правда (6 апрель 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2026. Архивировано 3 апрель 2013 года.
  31. Апрельский день:44 года назад. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.
  32. Statistics - Gagarin Yuri Alekseyevich (ингл.). spacefacts.de. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026. Архивировано 29 апрель 2018 года.
  33. По сведениям Елены Гагариной. Фильм «Звёздный отряд», серия «Самые первые» (Александр Габнис, 2003, документальный сериал)
  34. День радио. Голос советского радио Ю.Б. Левитан. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.
  35. Россошанский В. И. Феномен Гагарина. — Летопись, 2001. Архивная копия от 23 июль 2021 на Wayback Machine
  36. Встреча Юрия Гагарина, RetroMap (2012-06-18). 3 апрель 2026 тикшерелде.
  37. 1 2 3 Гагарин, 1961
  38. Голованов, Василий. Праздник по имени Гагарин. «Известия» (12 апрель 2010). Архивировано 14 апрель 2013 года.
  39. First Man In Space Yuri Gagarin Visits France 1963. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2026.
  40. Пресс-конференция советских космонавтов Ю. А. Гагарина и В. В. Терешковой в штаб-квартире ООН (16 октября 1963). ООН. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2026. Архивировано 21 февраль 2022 года.
  41. По материалам стенда на ВДНХ // Отчёт о СССР: космос = USSR Report: Space. — Foreign Broadcast Information Service, Joint Publications Research Service, 1986. — С. 25. — 92 с. — (JPRS (Series)). См. также Архивная копия от 2 май 2013 на Wayback Machine.
  42. Белоцерковский С. М. Диплом Гагарина. — «Молодая гвардия», 1986. — 173 с.
  43. Гафутулин, Наиль. Космонавт и депутат. Красная звезда (12 апрель 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2026. Архивировано 4 март 2016 года.
  44. Гагарин Юрий Алексеевич — первый космонавт планеты // Космонавтика: Энциклопедия / Редколлегия: В. П. Бармин, К. Д. Бушуев, В.С. Верещетин и др. — М.: Советская энциклопедия, 1985. — 528 с.
  45. Первый космонавт о разрушении Храма Христа Спасителя. Журнал «Фома» (11 апрель 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2026.
  46. Российский Государственный архив социально-политической истории, фонд № 1, опись 2, часть 2, единица хранения 471
  47. Шубин, Павел. Почему, зачем и как погиб космонавт Комаров: аудиокнига / читает Алексей Халецкий. — Компьюлента, 2011.
  48. 1 2 Гагарин Юрий Алексеевич. Роскосмос. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2026. Архивировано 3 апрель 2019 года.
  49. Борис Столярж. Юрий Гагарин и водные лыжи. waterskiworld.ru (15 июнь 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2026. Архивировано 3 март 2018 года.
  50. Скорбные дни прощания. 6 апрель 2026 тикшерелде.
  51. 1 2 3 4 5 Роскосмос. Биография Ю.А. Гагарина, Центр управления полётами (ЦУП). 3 апрель 2026 тикшерелде.
  52. Юрий Алексеевич ГАГАРИН, РКК Энергия. 3 апрель 2026 тикшерелде.
  53. Гагарин Алексей Иванович. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2026. Архивировано 4 август 2016 года.
  54. Звание Почётного гражданина города Оренбурга присвоено Постановлением Оренбургского городского Совета от 11 апреля 2000 года № 59 (посмертно). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.
  55. Биография первого космонавта планеты Юрия Алексеевича Гагарина - Госкорпорация «Роскосмос» (рус.). www.roscosmos.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2026. Архивировано 27 апрель 2021 года.
  56. Уникальные фотографии визита Ю.Гагарина в Египет. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.
  57. Светлана Самоделова. Секретная премия Юрия Гагарина. За свой полёт первый космонавт получил 15 тысяч рублей и кучу подарков. Московский комсомолец № 25325 (12 апрель 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2026. Архивировано 14 апрель 2013 года.
  58. Незабываемая встреча с Гагариным. 6 апрель 2026 тикшерелде.
  59. Жена Юрия Гагарина до сих пор тоскует по мужу. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2026.
  60. История любви Гагарина. Комсомольская правда (10 апрель 2006). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026. Архивировано 14 апрель 2013 года.
  61. Гагарина Галина Юрьевна. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.
  62. Гагарин, 1961
  63. Rockwell, Trevor. "The Road to the Stars is Paved by the Communists!": Soviet Propaganda and the Hero-Myth of Iurii Gagarin [ингл.]. — University of Victoria, 2005. — P. 39, 40. Архивная копия от 26 апрель 2016 на Wayback Machine
  64. 1 2 Интервью: Я горжусь обвинениями в том, что ввёл Юрия Гагарина в православие. Интерфакс-Религия (12 апрель 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2026. Архивировано 17 апрель 2019 года.
  65. 1 2 «ФОМА»: «Первый космонавт о разрушении Храма Христа Спасителя». Мөрәҗәгать итү датасы: 4 апрель 2026.Архивная копия от 15 июнь 2020 на Wayback Machine // Интерфакс-религия, 2011 г.
  66. Юным атеистам-ленинцам Страны Советов // Наука и религия. — 1966. — № 8. — С. 69.
  67. Рассекречено дело Гагарина (рус.). Lenta.RU. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2026.
  68. «Коммунист в космосе»: зарубежная пресса о триумфе Гагарина. РБК Стиль (12 апрель 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2026.

Калып:МатериалПБ

Әдәбият

На русском языке
  • Восьмеричный путь — Германцы. — М., 2006. — С. 237. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 6). — ISBN 5-85270-335-4.
  • Артёмов В. В. Юрий Гагарин. Человек-легенда. — М.: Олма Медиа Групп, 2011. — 272 с. — 6000 экз. — ISBN 978-5-373-03953-6.
  • Берег Вселенной / под ред. Болтенко А. С.. — Киев: «Феникс», 2014. — ISBN 978-966-136-169-9.
  • Гагарин, Валентин Алексеевич. Мой брат Юрий: Повесть: Об Ю. А. Гагарине / Лит. запись В. Сафонова. — 2-е изд., доп. — М.: Московский рабочий, 1979. — 384 с.
  • Гагарин Ю. А. Дорога в космос. — М.: Воениздат, 1978. — 370 с. — 100 000 экз.
  • Гагарина А. Т. Слово о сыне / Запись Т. Копыловой. — М.: Молодая гвардия, 1983. — 160 с.
  • Гагарина А. Т., Копылова Т. А. Юрий Гагарин. Глазами матери. — Культурная Революция, 2011. — 368 с. — 2000 экз. — ISBN 978-5-250-06090-5.
  • Галлай М. Л. С человеком на борту. — М.: Советский писатель, 1985.
  • Губарев Владимир. Тайны Гагарина. — Эксмо, 2011. — 320 с. — (Первые в космосе). — 4000 экз. — ISBN 978-5-699-48162-0.
  • Губарев Владимир. Величайшая тайна Гагарина. Мифы и правда о Первом космонавте СССР. — М.: Эксмо, Яуза, 2014. — 320 с. — (Юбилейные биографии). — 1500 экз. — ISBN 978-5-699-70593-1.
  • Данилкин Л. А. Юрий Гагарин. — М.: Молодая гвардия, 2011. — (Жизнь замечательных людей). — 20 000 экз. — ISBN 978-5-235-03440-2.
  • Докучаев Ю. Юрий Гагарин. — М.: Детская литература, 1981. — 144 с.
  • Ковешников Юрий. Уроки Юрия Гагарина. — Л.: Лениздат, 1984. — 190 с. — (Библиотека молодого рабочего).
  • Маринин И. А. МО СССР. Личное дело. Гагарин Юрий Алексеевич // Русский космос. — 2022. — № 46 (декабрь). — С. 6–15. — ISSN 1561-1078.
  • Маринин И. А., Шамсутдинов С. Х., Глушко А. В. (составители). Советские и российские космонавты. 1960—2000 / Под редакцией Ю. М. Батурина. — М.: ООО Информационно-издательский дом «Новости космонавтики», 2001. — ISBN 5-93345-003-0.
  • Надеждин Николай. Юрий Гагарин. — М.: Астрель, 2011. — 224 с. — (Секрет успеха). — 3000 экз. — ISBN 978-5-98986-523-9.
  • Надеждин Николай. Юрий Гагарин. — М.: Мир энциклопедий Аванта +, 2011. — 224 с. — (Секрет успеха). — 3000 экз. — ISBN 978-5-271-37687-0.
  • Он был первым. — М.: Воениздат, 1984. — 432 с.
  • Осташев А. И. Испытание ракетно-космической техники — дело моей жизни: события и факты. — Изд. 2-е, испр. и доп. — Королёв, 2005. — 284 с.
  • Осташев А. И. Сергей Павлович Королёв — гений XX века: прижизненные личные воспоминания об академике С. П. Королёве. — М.: Изд-во Московского гос. ун-та леса, 2010. — 128 с. — ISBN 978-5-8135-0510-2.
  • Первушин А. И.Юрий Гагарин: Один полёт и вся жизнь. Полная биография первого космонавта планеты Земля. Архивная копия от 22 сентябрь 2020 на Wayback Machine (Главы из книги на личной стр. автора). М.: Пальмира, 2017. 671 с. ISBN 978-5-521-00287-0.
  • Порохня Виктор. Дорога на Байконур. Рассказ о Юрии Гагарине. — Казахстан, 1977. — 104 с.
  • Ребров М. Ф. Воспоминания ветерана ракетно-космической корпорации «Энергия», соратника С. П. Королёва, нженера-испытателя ракетно-космических комплексов, лауреата Ленинской и Государственной премий СССР Аркадия Ильича Осташева // Сергей Павлович Королёв : Жизнь и необыкновенная судьба. — М.: ОЛМА-ПРЕСС, 2002. — С. 255—258. — 380 с. — (Архив). — ISBN 5-224-03679-8.
  • Ребров М. Ф. Советские космонавты. — 2-е изд., доп. и перераб. — М.: Воениздат, 1983. — 308 с.
  • Степанов Виктор. Юрий Гагарин. — «Молодая гвардия», 1987. — 336 с. — (Жизнь замечательных людей).
  • С. П. Королёв. Энциклопедия жизни и творчества / Под ред. В. А. Лопота. — РКК «Энергия» им. С. П. Королёва, 2014. — ISBN 978-5-906674-04-3.
  • Хайрюзов Валерий. Юрий Гагарин. Колумб Вселенной. — Вече, 2011. — 368 с. — 3000 экз. — ISBN 978-5-9533-4994-9.
  • Черток Б. Е. Ракеты и люди. — М.: Машиностроение, 1999. — ISBN 5-217-02942-0.
  • Швецова, Людмила. Жизнь замечательных людей. Юрий Гагарин // «Кругозор» : Журнал. — 1984. — № 3. — С. обл.2—1.
  • Человек в космосе! Капитан первого звездолёта — наш, советский! // Комсомольская правда. — 1961. — Апрель (№ 88 (11028)). — С. 1—4.
  • Абрамов, Анатолий Петрович. «Оглядываюсь и не сожалею». — Барнаул, 2022. — 256 с. — ISBN 978-5-00202-034-8.
На других языках
  • Michael D. Cole. Vostok 1: First Human in Space. — Springfield: Enslow, 1995. — 48 с. — ISBN 0-89490-541-4.
  • Robert Kluge. Der Sowjetische Traum Vom Fliegen: Analyseversuch Eines Gesellschaftlichen Phanomens. — München: Verlag Otto Sagner, 1997. — 345 с. — (Slavistische Beiträge). — ISBN 3-87690-665-2.
  • Gerhard Kowalski. Die Gagarin-Story. Die Wahrheit über den Flug des ersten Kosmonauten der Welt. — Berlin: Schwarzkopf & Schwarzkopf, 1999. — ISBN 3-89602-184-2.
  • Jamie Doran, Piers Bizony. Starman: The Truth Behind The Legend Of Yuri Gagarin. — London: Bloomsbury, 2011. — 256 с. — ISBN 0-7475-3688-0.
  • Walter Famler. Im Zeichen des Roten Sterns: Zur ikonografischen Kodierung des Kosmospiloten Juri Gagarin. — Berlin: Kulturmaschinen, 2011. — 51 с. — (Kulturmaschinen Prosaedition). — ISBN 978-3-940274-35-9.
  • Susanne Göhlich. Juri fliegt zu den Sternen. — Frankfurt: Moritz Verlag-GmbH, 2011. — 40 с. — ISBN 978-3-89565-230-1.
  • Gerhard Kowalski. Heute 6:07 UT: vor 50 Jahren: Juri Gagarin als erster Mensch im Weltraum. — Halle: Projekte-Verlag Cornelius, 2011. — 319 с. — ISBN 978-3-86237-507-3.
  • Ludmila Pavlova-Marinsky. Juri Gagarin Das Leben. — Berlin: Neues Leben, 2011. — ISBN 978-3-355-01784-8.
  • Позамантир Р. Д. «Ракетно-космический наукоград Королёв». — М.: ИП Струченевская О.В., 2018. — 260 с. — ISBN 978-5-905234-12-5.
  • Andrew L. Jenks. The Cosmonaut Who couldn't Stop Smiling: The Life and Legend of Yuri Gagarin. — Northern Illinois University Press, 2012. — ISBN 978-0-87580-447-7.

Сылтамалар

Калып:Гагарин Юрий Алексеевич

Тема буенча өстәмә