Печән базары (фестиваль)

«Печән базары» фестивале (рус. Фестиваль «Сенный базар») — шәһәр татар мәдәнияте һәм дизайны фестивале, татар мәдәниятен актуальләштерүгә һәм популярлаштыруга юнәлтелгән чараларның берсе[1].

Фестиваль 2013 елдан бирле ел саен Казан шәһәренең Кабан күле яр буенда, Иске Татар бистәсендә үткәрелә[2][3]. Беренче тапкыр татар шагыйре Габдулла Тукайның вафатына 100 ел тулу уңаеннан оештырыла[4]. Фестивальнең максаты — XX гасыр башы, шагыйрь яшәгән һәм иҗат иткән чор атмосферасын торгызу[4]. Проектның авторы — Гөлназ Бәдретдин (Бәдретдинова)[5][6].

Тарих

Төп мәкалә: Печән базары

Беренче елны фестивальдә 12 дизайнер катнаша[7]. 2023 елда фестивальгә 400 дән артык, ә 2024 елда 500 дән артык гариза килгән, шулардан 100 дән артык сатучы сайлап алынган[7][8]. Фестивальгә ел саен 50 меңнән артык кеше килә. Казаннан һәм Татарстан Республикасының башка шәһәрләреннән, Башкортстаннан, Чуашстаннан, Пермьнән, Новосибирсктан, Төмәннән, Кировтан, Түбән Новгородтан, Оренбургтан, Самарадан, Екатеринбургтан, Сочидан һәм Мәскәүдән дизайнерлар катнаша[2][9].

2024 елда фестиваль «Гаилә елы» кысаларында үтә, аның төп темасы булып татар гаиләсе тора[2]. Фестиваль кысаларында дизайн-маркет, балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар, лекторияләр, журнал архивларын уку, татар чәй тантанасы, кино карау, заманча татар музыкасы һәм «СалаваTIKи» балалар вокаль төркеме концерты, тиз танышулар һәм башкалар оештырыла[2][3]. 2024 елгы фестивальнең үзенчәлеге булып «Туй күлмәге» флешмобы санала[2]. Лекторий вакытында татар телен гаиләдә ничек саклап калу темасына дискуссия оештырыла, Иске Татар бистәсенең гаиләләренә багышланган экскурсия үткәрелә[8]. Фестиваль Айнур Әскәровның «Ел гаиләсе» нәфис фильмын күрсәтү һәм заманча татар музыкасы концерты белән тәмамлана (концертта Рәдиф Кашапов, Муса Гаянов, Al Su, Elina, Азат Гыймадиев һәм lunami катнаша)[2].

2025 елда фестиваль тарихта беренче тапкыр дүрт көн дәвамында — 26 августтан 29 августка кадәр үтә. Чара Иске Татар бистәсе территориясендә һәм Кабан күле яр буенда оештырыла. Фестивальнең 2025 елгы концепциясе татар йорты темасына багышлана — тарихи рәвештә формалашкан эчке бизәлеш принцибына, традицион көнкүрешкә һәм заманча татар интерьерына[10][11][12].

Максаты

«Печән базары» татар шәһәр җәмәгатьчелеген — дизайнерлар, шагыйрьләр, музыкантлар, аш-су осталары, галимнәр, хореографлар, кинорежиссерлар, балалар һәм аларның ата-аналарын берләштерә. Фестиваль төрле телләрдә аралашкан шәһәр халкы арасында мәдәниятара бәйләнешләрне һәм диалогны үстерүгә юнәлдерелгән. Шәһәр яшьләре арасында татар милли мәдәниятен популярлаштыру, татар телендә заманча музыка башкаручыларны киң җәмәгатьчелеккә таныту фестивальнең төп бурычларының берсе булып тора. Чараларда милли мәдәнияткә кызыксынучы, шәһәр шартларында милли стильне үстерүче һәркем катнаша[3].

Оештыручылар

Фестивальнең төп оештыручысы — Бөтендөнья татар яшьләре форумы[3]. Шулай ук фестивальне оештыруда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Казан башкарма комитеты, Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе, «Иске шәһәр» префектурасы, «Түбәтәй» ашамлыклары селтәре, «Салават күпере», «Идел», «Ялкын», «Сөембикә» журналлары, Yummy Music, Татарстан Республикасы Милли музее, Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры, «Алтын тәлинкә» төбәкара кинопремиясе, «Кино вакыты» кинопроектларга ярдәм итү һәм киночараларны оештыру дирекциясе катнаша[9][13].

Тәнкыйть

2025 елда фестивальне уздыру урынына бәйле җәмәгатьчелектә бәхәсләр туа. 26 апрельдә «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында Камал театрының яңа бинасында беренче тапкыр үткәрелгән «Язгы Печән базары» дизайн-маркеты күп кеше җыю һәм аны театр бинасында уздыру урынлы түгел дигән фикергә китерә[14]. Берәүләр театр бинасын базарга әйләндерүне хупламаса[14], икенчеләре исә, моның бернинди куркыныч ягы да булмавын, базарда бары татар милли әйберләре сатылгач, театр бинасында «алыш-биреш» — гадәти күренеш, дигән фикер белдерә[14].

Искәрмәләр

  1. Бүгенге Печән базары. Мәдәни җомга (4 август 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 сентябрь 2024.
  2. 1 2 3 4 5 6 Приглашаем на Фестиваль татарской городской культуры «Печән базары» (рус.). Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы (21 август 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 сентябрь 2024.
  3. 1 2 3 4 Казанда «Печән базары» татар шәһәр мәдәнияте фестивале узачак. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы (19 август 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 сентябрь 2024.
  4. 1 2 Ежегодный фестиваль «Печән базары» состоится в Казани 24 августа (рус.). Московский комсомолец — Казань (23 август 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 сентябрь 2024.
  5. «Кузница брендов»: в Казани проходит фестиваль «Печән базары» (рус.). Татар-информ (2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 сентябрь 2024.
  6. Гөлназ Бәдретдин: Татар киемен популярлаштыруда иң нәтиҗәле ысул — аны урамда киеп йөрү. Татар-информ (2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 сентябрь 2024.
  7. 1 2 «Печән базары» шәһәр татар мәдәнияте һәм дизайны фестиваленә – 10 ел! Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы (25 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 сентябрь 2024.
  8. 1 2 Гөлназ Бәдретдин: «Печән базары»нда быел рекорд. Татар-информ (2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 сентябрь 2024.
  9. 1 2 В Казани пройдет фестиваль современной татарской культуры «Печән базары» (рус.). Башинформ (29 август 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 сентябрь 2024.
  10. Раис Республики Татарстан посетил «Сенной базар» (рус.). Всемирный конгресс татар (29 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 сентябрь 2024.
  11. Минниханов в Казани посетил праздничную площадку Мавлид ан-Наби и «Печэн базары» (рус.). Реальное время (29 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 сентябрь 2024.
  12. Фестиваль «Печән базары» в этом году впервые пройдет на протяжении четырех дней (рус.). БИЗНЕС Online (19 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 сентябрь 2024.
  13. «Печән базары-2024»: нигә татар «Салкын чәй»не яратмый, милли бренд оятсыз була аламы? СамТатар (27 август 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 сентябрь 2024.
  14. 1 2 3 «Язгы Печән базары»: оештыручылар нинди нәтиҗә ясаганнар. Интертат (2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 сентябрь 2024.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә