Нуриман районы
Нуриман районы (баш. Нуриман районы) — Башкортстан республикасындагы муниципаль район. Районда барлыгы 47 торак пункт исәпләнә.
Район үзәге — Кызылъяр исемле татар авылы Уфадан 100 чакрым ералыкта урнашкан.
Районда 21 499 (2009), 20 353 (2017) кеше яши.
2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча: башкортлар ― 37,4 %, татарлар ― 28 %, руслар ― 22,7 %, марилар ― 10,2 %, башка милләт кешеләре ― 1,7% %[1].
География
Район Уфа елгасының түбән агымының сул ярында, Уфа шәһәреннән төньяк-көнчыгышта урнашкан. Башкортстанның Иглин, Благовещен һәм Караидел районнары, көньяк-көнчыгышта Чиләбе өлкәсе белән чиктәш. Районның мәйданы 2 634 км² тәшкил итә, шуның 78 процентын яки 203 мең гектарын урманнар били.
Тарих
1920-21 елларда Бүләкәй-Көзәй вулысы 4 вулыска бүленгән:
- Башкортлар яшәгән авылларны колачлаган Бүләкәй-Көзәй вулысы, үзәге — Яңа Күл.
- Типтәр вулысына — татарлар һәм руслар яшәгән авыллар кергән: Нимесләр, Үкәрле, Үктәй, Теңкәш һ.б. Үзәге — Байгилде авылы.
- Яңаникольская олысына төньягракта урнашкан татар һәм рус авыллары кергән.
- Яңа Александровка авылы шул исемле олысның үзәге булып тора.
Район 1930 елның 20 августында барлыкка килә. Үз атамасын район Яңа Күлдән революционер-коммунист Баһаветдин Нуриманов хөрмәтенә ала.[2]
Демография
| 1939[3][4] | 1959[5][4] | 1970[6][4] | 1979[7][4] | 1989[8][4] | 2002[9][4] | 2008[10] |
|---|---|---|---|---|---|---|
| 62 249 | ↘42 205 | ↘34 119 | ↘28 077 | ↘22 985 | ↘21 932 | ↘21 421 |
| 2009[11] | 2010[12] | 2012[13] | 2013[14] | 2014[15] | 2015[16] | 2016[17] |
| ↘21 410 | ↘20 824 | ↘20 667 | ↗20 723 | ↘20 620 | ↘20 591 | ↘20 522 |
| 2017[18] | 1 гый 2018[19] | 1 гый 2019[20] | 2021[21] | |||
| ↘20 353 | ↘20 120 | ↘19 906 | ↗20 523 |
Танылган шәхесләр
- Ярулла Вәлиев (1921―1985), язучы, БАССР атказанан мәдәният хезмәткәре (1981).
- Ришат Исмәгыйлев (1920―2020), мәктәп директоры, Бөек Ватан сугышы ветераны, РСФСР атказанган укытучысы (1960).
- Сәгыйть Мифтахов ― язучы, драматург. Бөек Ватан сугышында һәлак булган.
- Халисә Мөдәрисова — татар шагыйрәсе.
- Зиннур Насыйбуллин — татар язучысы.
Мәгариф
Нуриман районында 8 тулы урта һәм 10 төп 9-еллык мәктәп бар. Укучылар саны 2783, шул исәптән[22]:
руслар– 684 24,5%,
башкортлар– 789 28,3%,
татарлар- 941 33,8%,
чирмешләр — 342 12, 2%,
чуашлар — 5 0,1%,
украиннар- 2 0,07%,
белоруслар- 1 0,03%,
башкалар- 19 0,68%. Ике мәктәптә (Иске Күл (башлангычта) һәм Ишморатта) укыту башкорт телендә, берәр мәктәптә татар телендә (Нимесләр) һәм чирмеш телендә (Иске Бәдәй) укыталар. Калган мәктәпләрдә укыту рус телендә.
941 татар баласының 524е мәктәптә туган татар телен өйрәнә.
Матбугат
1985 елга кадәр татар телендә Кызыл чишмә гәҗите нәшер ителгән.
Атнага 2 тапкыр русча «Красный ключ», айга 2 тапкыр башк. «НурИман» гәҗит-кушымтасы чыгып килә.
Искәрмәләр
- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения по Республике Башкортостан (pdf). Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Башкортостан. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2013. Архивировано 9 март 2013 года.
- ↑ [1](үле сылтама)
- ↑ СССР җанисәбе (1939)
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008. — С. 448.
- ↑ СССР җанисәбе (1959)
- ↑ СССР җанисәбе (1970)
- ↑ ССҖБ җанисәбе (1979)
- ↑ СССР җанисәбе (1989)
- ↑ Бөтенроссия җанисәбе (2002)
- ↑ http://bashstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/bashstat/resources/88ec76804db875b29208d3356f373569/4+%D1%80%D0%B0%D0%B7%D0%B4%D0%B5%D0%BB.pdf
- ↑ https://web.archive.org/web/20150518102941/http://www.gks.ru/bgd/regl/B09_109/IssWWW.exe/Stg/d01/tabl-21-09.xls
- ↑ Бөтенрусия халык санын алу, 2010
- ↑ https://web.archive.org/web/20130516092833/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2012/bul_dr/mun_obr2012.rar
- ↑ https://web.archive.org/web/20131012013314/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2013/bul_dr/mun_obr2013.rar
- ↑ https://web.archive.org/web/20140810202114/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2014/bul_dr/mun_obr2014.rar
- ↑ https://web.archive.org/web/20150923180801/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2015/bul_dr/mun_obr2015.rar
- ↑ http://web.archive.org/web/20210508043701/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2016/bul_dr/mun_obr2016.rar
- ↑ http://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
- ↑ 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте.
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019. — С. 62.
- ↑ https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Tom1_tab-5_VPN-2020.xlsx
- ↑ http://nuriman.moy.su/index/nacionalnoe_obrazovanie/0-22