Калининград өлкәсе

Калинингра́д өлкәсе́ ( 1946 елның 7 апреленнән алып 4 июленә кадәр — Көнигсберг өлкәсе) – Россия Федерациясенең Үзәк Европа өлеше субъекты.

Калининград өлкәсе Россиянең аның башка территориясеннән тулысынча аерылган иң көнбатыш төбәге булып тора. Өлкәдә 941,8 мең кеше яши, шул исәптән шәһәрләр халкы аларның 80 процентын тәшкил итә. Өлкә үзәге – Калининград (Көнигсберг) шәһәрендә 421,1 мең кеше яши. 1996 елда Калининград өлкәсенә аерым икътисади зона статусы бирелде. Өлкә икътисады нигезен сәнәгать тәшкил итә.

География

Калининград өлкәсе Балтыйк диңгезе көньяк-көнчыгыш яр буеның бер өлешен били. Көньякта Польша белән чиктәш. Рельеф — бераз күтәрелгән түбәнлек, көньяк-көнчыгышта Балтыйк тезмәсе бар. Яр буе комлы пляжлардан гыйбарәт. Төньякта Калининград өлкәсе территориясенең бер өлеше диңгез дәрәҗәсеннән түбәнрәк ята.

Файдалы казылмаларда таш тоз, көрән күмер, балчык, төзелеш комнары, нефть, торф бар.

Климат — диңгез климаты белән уртача континенталь арасында. Гыйнварның уртача температурасы —3°…—5°С, июльнеке 15…17°. Еллык явым төшмнәр саны 700 ммны тәшкил итә. Вегетация дәвере 155—180 көн. Территориясенең 12% эчке сулар алып тора.

Эре елгалар: Неман вә Преголя. Йөздән артык күл бар. Өлкә территориясенең 7% баткаклы. Туфраклары көлсу һәм кәсле-көлсу.

Халык

Административ бүленеш

Шәһәр округләре

Шәһәр округы Мәйдан, км² Халык саны, кеше
I Гурьев 1 363 56 854[2]
II Гусев 643 37 616[2]
III Калининград 225 448 548[2]
IV Ладушкин 28 4033[2]
V Мамоново 100 8307[2]
VI Пионерский 11 633[2]
VII Светлый 80 28 563[2]
VIII Советск 41 630[2]
IX Янтарный 16 6464[2]
3 Гвардейск 783 29 465[2]
8 Озёрск 871
  1. Н/Д[3]

Икътисад

Балык, машина төзелеше, ягулык, целлюлоза-кәгазь, азык-төлек тармаклары сәнәгатьнең төп тармаклары булып тора. Машина төзелеше комплексы предприятиеләренең күпчелеге Калининградта тупланган, алар суднолар, вагоннар, краннар, яктылык техникасы җиһазлары, катлаулы технология җиһазлары эшләп чыгара. Күрше дәүләтләр, Польша, Алмания һәм Литва төп тышкы сәүдә партнерлары булып тора.[4]

Туризм

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр