Татар фольклоры

Татар фольклоры (рус. Татарский фольклор) — халык тарафыннан телдән иҗат ителеп, күп еллар, хәтта, гасырлар буе халык хәтерендә сакланып килгән сүз, музыка, сынлы сәнгать һ.б. сәнгать төрләре әсәрләре җыелмасы[1].

Фольклор, нигездә, өч төркемгә бүленә: халык авыз иҗаты (халыкның поэтик иҗаты), музыкаль иҗат, халык биюләре[1].

Халык авыз иҗаты

Халык авыз иҗаты эпос һәм лирикага бүленә. Эпоска дастаннар керә, лирикага — халык лирикасы, уен җырлары, йола җырлары һ.б. Лиро-эпик җанрларга тарихи җырлар, риваятьләр, легендалар, бәетләр, мөнәҗәтләр карый. Афористик жанрларга мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, тизәйткечләр, санамышлар, им-томнар һ.б. керә[1].

Дастан

Дастан — Якын һәм Урта Көнчыгыш, Көньяк-Көнчыгыш Азия халыклары, татар һәм башкорт халык авыз иҗатындагы һәм әдәбиятындагы эпик жанр.

Ул шигъри (төрки «Идегәй», кыргыз «Манас»), чәчмә («Йиртөшлек», «Җик Мәргән»), катнаш («Таһир белән Зөһрә», «Кузы Күрпәч белән Баянсылу») формаларда, шулай ук роман рәвешендә була. Катнаш дастаннарның шигъри өлеше гадәттә дутар, думбра белән башкарыла, ә автор-башкаручылар җырау, җырчы, чичән дип атала[2].

Татар дастаннары борынгы һәм урта гасырлар Шәрекъ әдәбияты тәэсирендә барлыкка килә. Жанр ягыннан алар мифологик («Йиртөшлек», «Түләк»), героик («Ак Күбек», «Идегәй»), мәхәббәт («Кузы Күрпәч белән Баянсылу») һәм китап дастаннары (Кол Галинең «Кыйсса-и Йосыф», «Ләйлә белән Мәҗнүн») төрләренә бүленә. Мифологик дастаннар ике дөнья арасындагы гармонияне сурәтли, героик дастаннар Алтын Урда чоры вакыйгаларына багышлана, ә китап дастаннары йортны саклау, үз мәхәббәтеңне табу һәм гаилә кору темаларныа багышланган. Шәрекъ эстетик традициясе буенча, китап дастаннары фаҗигале тәмамлана[2].

Халык әкиятләре

Татар халык әкиятләре — татар халкының дөньяга карашын, әхлакый кыйммәтләрен һәм тарихи тәҗрибәсен фантастик яисә аллегорик формада чагылдырган эпик халык авыз иҗаты жанры. Алар традицион рәвештә өч төргә бүленә: хайваннар турындагы, тылсымлы һәм көнкүреш әкиятләре. Хайваннар турындагы әкиятләрдә хәйләкәрлек белән тупас көч каршылыгы алгы планга чыга; акыл ярдәмендә көчне җиңү «Төлке белән Бүре», «Кәҗә белән Сарык» кебек сюжетларда ачык күренә. Тылсымлы әкиятләр могҗизалы сәяхәтләргә, тыюларны бозу һәм сынаулар аша камилләшүгә нигезләнә («Алтынчәч», «Нурсылу», «Үги кыз»). Көнкүреш әкиятләре исә реаль тормышка якын тора, социаль тигезсезлекне, комсызлыкны һәм наданлыкны сатира аша фаш итә («Алдар белән мулла», «Шомбай»)[3].

undefined

Башлангыч чорда татар халык әкиятләре мифологик күзаллаулар белән тыгыз бәйле була һәм халык тарафыннан реаль чынбарлыкның бер өлеше итеп кабул ителә. Ул вакытта әкият образлары — хайваннар, тылсымлы затлар, рухлар — кеше тормышына турыдан-туры тәэсир итүче көчләр дип санала. Соңрак әкиятләр сакраль мәгънәсен югалта һәм мөстәкыйль нәфис жанрга әверелә. Нәтиҗәдә, аларның төп функциясе күңел ачу һәм тәрбияви йогынты ясау белән бәйләнә, ә сюжетлар фантастик һәм аллегорик формада халыкның әхлакый кыйммәтләрен чагылдыра башлый[4].

Йола җырлары

Йола җырлары кеше тормышы һәм календарь вакыйгалары белән бәйле. Календарь җырлары Нәүрүз, Нардуган кебек бәйрәмнәр вакытында башкарыла. Йола җырларына туй җырлары, кыз елатулары, туганнар арасындагы әйтешләр, фатиха һәм үгет-нәсыйхәтләр керә[5].

Хор һәм уен җырлары

Бу җырлар күмәк һәм парлы биюләр, балалар һәм яшьләр уеннары вакытында җырлана. Уен җырлары еш кына егетләр һәм кызлар арасында әйтеш рәвешендә башкарыла. «Кура җиләге», «Дусларым», «Урманда», «Җыр әйтешү», «Сөясеңме, сөймисеңме», «Җимчәчәк», «Челтәр элдем читәнгә», «Безгә кирәк бер иптәш», «Төймә-төймә», «Зәлилә» кебек уен җырлары билгеле[6].

Тарихи җырлар

Тарихи җырлар — татар фольклорының көйләп һәм көйсез башкарылучы жанры, алар сугышлар, социаль һәм милли изү, аерым катлау кешеләренең язмышы белән бәйле вакыйгаларны чагылдыра. Жанр Болгар дәверендә үк формалаша: сәүдә элемтәләре («Болгарданмы киләсез?», «Шәһре Болгар») һәм чит илләргә коллыкка китерелгән кызлар язмышы («Болгар иленең кызлары») турында җырлар барлыкка килә. Казан ханлыгы чоры Сөембикәгә багышланган тарихи җырларда чагылыш таба[7].

XVIIIXIX йөзләр жанрның чәчәк аткан чоры булып санала; бу дәвердә «Пугачау патшаны күрсә идең», «Салават Юлай» кебек җырлар крестьян кузгалышларына багышлана. Мишәрләр арасында таралган «Ташкай», «Качкын Хәмидулла» җырлары качкын солдатлар һәм каторжаннар язмышын сурәтли. XX йөз башында исә революцион үзгәрешләрне данлаган җырлар, шул исәптән «Интернационал», «Марсельеза» кебек әсәрләрнең татарча вариантлары киң тарала[7].

Риваять

Риваять — тарихи шәхесләр, вакыйгалар һәм урыннар турында халык хәтерендә сакланып, телдән-телгә күчеп килгән фольклор жанры. Татар риваятьләре, гадәттә, чынбарлыкта булган вакыйгаларны күргән яки ишеткән кешеләр сөйләвенә нигезләнеп, сәнгатьчә эшкәртелә. Борынгы риваятьләр Идел буе Болгар дәүләте тарихы белән бәйле («Болгар каласының корылуы», «Болгарның харап булуы»), кайберләрендә Искәндәр Зөлкәрнәйн һәм Аксак Тимер исемнәре очрый. Риваятьләрнең зур өлеше Казан ханлыгы чорына карый һәм Сөембикә, Явыз Иван кебек тарихи шәхесләр турында бәян итә («Сөембикә», «Явыз Иван ничек Казанга сугыш ачкан»). Крәстияннәр күтәрелешләренә багышланган риваятьләрдә Салават Юлаев, Пугачёв көрәшчеләре образлары сурәтләнә («Юлай карагае», «Миндулла куышы»). Шулай ук гаилә-көнкүреш һәм топонимик риваятьләр киң таралган; аларда кешеләр язмышы һәм урын-җир атамаларының килеп чыгышы аңлатыла («Сак-Сок көе», «Баллы елга», «Сәрби күле»)[8].

Легенда

Легенда — дөреслеккә дәгъва итүче, әмма фантастик һәм могҗизалы элементларга бай фольклор жанры; татарларда ул еш кына ислам, Коръән вакыйгалары белән бәйле. Татар фольклорында космогоник легендалар дөнья һәм күк җисемнәренең яралуын аңлата («Җир ничек яралган?», «Ай өстендәге Зөһрә кыз»). Зоогоник легендалар хайваннар һәм үсемлекләр үзенчәлекләрен шәрехли («Чыршы нигә мәңге яшел?», «Ни өчен мәче өйдә, эт тышта яши?»). Героик легендаларда пәһлеваннар һәм алыплар сурәтләнә («Болгар пәһлеваны», «Дәфгый һәм аның сеңлесе»). Аерым төркемне Атилла, Идегәй, Колшәриф, Сөембикә кебек чын тарихи шәхесләр турындагы легендалар тәшкил итә. Иң киң таралганнары Идел буе Болгар дәүләтендә ислам диненең таралуына багышланган легендалар («Айдархан һәм сәхабәләр», «Сөләйман хуҗа»), аларда тарихи нигез фантастик уйдырма белән үрелеп бара[9].

Бәетләр

Бәет — татар халык иҗатында эпик, лиро-эпик һәм лирик характердагы шигъри жанр; ул ике юллы строфалардан торган, көйләп яки көйсез башкарылучы тәмамланган әсәр була. Жанр XIVXV йөзләрдә формалаша һәм эчтәлеге белән конкрет тарихи вакыйгаларга, фаҗигале язмышларга, социаль тормышка бәйле. Иң борынгы үрнәкләренә XIIIXIV йөз вакыйгаларын чагылдырган «Шәһри Болгар бәетләре» һәм «Казан тарихы» керә; аларда Чура батыр, Ханәкә солтан кебек эпик образлар очрый. Бәетләрдә әкияти-мифологик традицияләр дә саклана («Сак-Сок бәете»)[10].

undefined

Жанр XIX гасырда чәчәк ата: сугышлар, крәстиян чуалышлары, хатын-кыз язмышы, азатлык өчен көрәш темалары киң яктыртыла («Рус-француз сугышы бәете», «Урта Тигәнәле бәете»). XX гасырда бәетләр Гражданнар сугышы, 1920–1930 еллар, Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын чагылдыра («Кызыл сугышчы бәете», «Ана бәете»). Соңгы чор бәетләре дә заман фаҗигаләренә һәм җәмгыятьтәге кискен үзгәрешләргә җавап булып туа[10].

Мөнәҗәтләр

Мөнәҗәт — татар фольклоры һәм язма әдәбиятында Аллаһка ялвару, дога, дан җырлау формасындагы жанр, XXI гасырларда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул иткәннән соң тарала. Аларның асылы — Аллаһка һәм пәйгамбәрләргә мөрәҗәгать итеп ярлыкау сорау; борынгы мифлар һәм легендалар белән бәйле мәҗүсилек эзләре сакланмаган[11].

Мөнәҗәтләр 4 төп төркемгә бүленә: дини-фәлсәфи («Йә Рәсүлем», «Аллаһ дәйү-дәйү»), туган илне сагыну («Аерылдым илләремдин»), ана мәхәббәте («Ерак булды газиз балам») һәм яшәү-үлем турында («Исмәле, җил!», «Якты дөньяны күреп туймадым») мөнәҗәтләре. Аларда лирик герой Аллаһка мөрәҗәгать итеп авырлыкларны җиңәргә, үлем куркынычын кабул итәргә тырыша. Мөнәҗәтләр татар халкының рухи-әхлакый һәм дини карашларын чагылдыра[11].

Мәкаль

Мәкаль — татар фольклорында афористик, кыска һәм хикмәтле үгет-нәсыйхәтле сүзләрдән торган жанр. Мәсәлән, «Олы юлны кыска түгел, түземлек белән узарга кирәк». Ул борынгы «ата-баба сүзе», «халык сүзе» дип йөртелгән һәм Йосыф Баласагуни поэмасында «абышка сүзе» дип аталган. Татар мәкальләре табигать, кеше сыйфатлары, иҗтимагый тормыш, Ватан, мәхәббәт һәм дуслык кебек темаларына багышлана[12].

Әйтем

Әйтем — татар фольклорында образлы тәгъбир, әйберне яки күренешне кыска һәм төгәл тасвирлый торган сүзәйләнмә, мәсәлән, «Кырмыска оясына таяк тыгу». Ул мәкальгә якын, ритмга салынган булырга мөмкин, әмма тәрбияви мәгънәсе юк. Төп функциясе — фикерне халык тәҗрибәсенә таянып көчәйтү һәм сөйләмне тасвирлы-эмоциональ бизәү. Мөстәкыйль жанр буларак әйтемнәр беренче тапкыр Н. Исәнбәтнең «Татар халык мәкальләре» җыентыгында күрсәтелә[13].

Сынамыш

Сынамыш — татар фольклорының прозалы жанры, ул күзәтүләргә, тәҗрибәгә һәм ышануларга нигезләнеп алдан әйтү, фаразлау һәм киңәш бирүне үз эченә ала. Күк җисемнәре, табигать күренешләре, үсемлекләр һәм хайваннар буенча фаразлар күп очрый: «Тау башларында кар күп булса, җиләк уңар», «Мәче тырнашса, җил чыгар», «Озынборыннар яздан ук биектә очсалар, солы уңар». Сынамышларны Н. Исәнбәт, Х. Мәхмүтов һәм Г. Ахунҗанов өйрәнгән[14].

Им-том

Им-том — татар халык иҗатының борынгы шигъри жанры, ул әйберләргә яки күренешләргә сихри тәэсир итү максатында әйтелә торган тылсымлы сүзләрдән гыйбарәт. Алар гадәттә табигатьтәге көчләрне күзаллаулар һәм гореф-гадәтләр белән бәйле рәвештә башкарыла, ритмлы һәм поэтик формада була. Им-том төрләре: авыл хуҗалыгы им-томы, көнкүреш им-томы (чирдән, күз тиюдән саклау) һәм явыз көчләрдән саклаучы им-том. Х. Мәхмүтов сүзләренчә, кайбер яхшы теләкләр һәм каргышлар да им-томга керә[15].

Музыкаль иҗат

Татар халык музыкасының тавыш системасы ангемитон пентатоникага нигезләнә, еш кына терциясез ладлар һәм биш баскычлы аваз рәтләре кулланыла. Вокаль традиция монодиягә (бертавышлылыкка) нигезләнә. Ике төп форма бар: кыска көй (8–7 иҗекле шигырь) һәм озын көй (10–9 иҗекле шигырь), озын көй бай мелизматика һәм ритмик ирек белән аерылып тора. Җырлар гадәттә бер тавышка музыкасыз башкарыла, соңрак баян һәм күмәк башкару кулланыла; традицион инструментлар арасында кубыз, курай, думбыра, гөслә һәм гармун киң таралган.

Тарихи яктан татар халык музыкасы Идел буе Болгар дәүләте һәм Алтын Урда чорында формалаша, шәһәр җырларында ислам һәм китаплы традиция, авыл җырларында мәҗүси элементлар һәм календарь бәйләнеше саклана. Казан ханлыгы чорында профессиональ башкаручылар һәм инструменталь ансамбльләр барлыкка килә, озын көй жанры формалаша, «моң» төшенчәсе мөһим була.

XVIXVIII гасырларда шәһәр музыкасы үсеше туктый, ә авылларда керәшен татарларында күптавышлы йола җырлары саклана, мишәрләрдә лирик балладалар киң тарала. XIX–XX гасырларда шәһәр музыка мәдәнияте күтәрелә, профессиональ театрлар һәм ансамбльләр барлыкка килә, кыска көйләр киң тарала. Совет чорында музыка идеологиягә буйсына, традицион текстлар яңартыла, ә XXI гасырда электрон техника һәм профессиональ белән һәвәскәр иҗат арасындагы чикләр юкка чыга.

Халык биюләре

Татар халык биюе тирән тарихи тамырларга ия һәм үзенең башлангыч этапларында йола элементы буларак кабул ителгән. Болгар, кыпчак һәм башка төрки халыкларның кабиләләре биюләрне аучылык ритуалларында, хәрби йолаларда, кояш тору бәйрәмнәрендә кулланганнар; аларны башкарганда курай, гөслә һәм кубыз кебек музыкаль коралларда уйнаганнар. XIII гасырда ислам дине кабул ителгәч, йола биюләренә чикләүләр куела, әмма халык аларны көнкүрештә, бигрәк тә хатын-кызлар һәм балалар уеннарында, туй йолаларында һәм бәйрәм җырларында саклап кала[16].

XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында халык бию формаларының яңарышы күзәтелә: татар сәхнә биюенең классик образлары формалаша, беренче профессиональ коллективлар барлыкка килә. Бию авыл туйлары, сабантуйлар һәм аулак өйләр (кичке уеннар) вакытында башкарыла. Татар биюе хәрәкәтләрнең йомшаклыгы, нәфис мимика, ачык адымнар, нәзакәтлелек һәм тыйнаклык белән аерылып тора: хатын-кызлар йомшаклык һәм оялучанлык күрсәтсә, ир-атларның хәрәкәтләре тыйнак көч һәм җитезлекне гәүдәләндерә[17].

Милли костюм һәм реквизит бию барышында мөһим роль уйный: хатын-кызлар камзул белән озын күлмәк һәм калфак, ир-атлар — чапан, пута һәм түбәтәй кия; биюләрдә яулыклар, чигүле сөлгеләр һәм савыт-саба кулланыла. Музыкаль башкару халык инструментларына (кубыз, думбра, гармун, скрипка, баян) һәм җырлауга нигезләнә, гадәттә пентатоника ритмында башкарыла[16].

undefined

Татар биюе төрле төбәкләрдә төрлечә башкарыла: Казан татарлары тыйнаклык һәм нәфислек күрсәтсә, нагайбәкләр һәм Себер татарлары биюләрендә тормыш элементлары, чабышлар һәм кылычлар белән биюдә чагылыш таба; Кырым татарлары исә шәрык мотивлары белән сугарылган экспрессиврак башкару манерасы белән аерылып тора[16].

XX гасырдан башлап бию сәнгате профессиональләшә: ансамбльләр, мәктәпләр һәм студияләр төзелә, биюләр теркәлә һәм реконструкцияләнә. Заманча куелышлар, традицион стильне һәм фольклор нигезен саклаган хәлдә, балет, эстрада һәм акробатика элементларын да үз эченә ала. Мәшһүр биюләр арасында «Шома бас», «Әпипә», «Яулык белән лирик бию», «Җигетләр», «Сабантуй», «Аулак өй», «Уфа татарлары биюе», «Ике дус биюе» аерым урын ала. Бию татар халкының характерын, аның шатлык-куанычларын һәм кайгы-хәсрәтләрен чагылдыра, эстетик тәрбия бирү һәм мәдәни традицияләрне тапшыру чарасы булып тора[17].

Өйрәнү тарихы

Иң борынгы төрки-татар фольклоры үрнәкләре VI–VIII гасырларга караган Орхон-Енисей руник язмаларында чагыла. X гасыр Болгар дәверенә бәйле легенда һәм риваятьләр турында мәгълүматлар гарәп сәяхәтчеләре һәм галимнәре Ибне Фазлан белән әл-Гарнати хезмәтләрендә очрый — мәсәлән, алыплар турындагы хикәятләр. Төрки әдәби традициядә халык иҗаты элементлары Йосыф Баласагунинең «Котадгу белег» поэмасында да очрый: анда мәкальләр һәм әйтемнәр кулланылган.

XI гасыр галиме Мәхмүд Кашгари үзенең «Диване лөгать әт-төрк» сүзлегендә төрки кабиләләрнең, шул исәптән Идел буе болгарларының, йола һәм лирик җырларын, эпик әсәрләрдән өзекләрне, тарихи риваятьләрне теркәгән. Алтын Урда чорына караган аерым фольклор үрнәкләре Европа сәяхәтчеләре Плано Карпини һәм Марко Поло язмаларында да сакланып калган. Казан ханлыгы чорындагы татар фольклоры бүгенге көндә җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәгән.

Татарларның легендалары, риваятьләре, ышанулары һәм йолалары турындагы беренче мәгълүматлар XVIII гасырның икенче яртысында рус сәяхәтчеләре һәм этнографлары (И. Лепехин, Н. Рычков, М. Чулков) хезмәтләрендә очрый. XIX гасырның беренче яртысында, аеруча Казан университеты ачылганнан соң, фольклор материалларын системалы рәвештә җыю башлана, хрестоматияләр һәм халык авыз иҗаты үрнәкләренең беренче басмалары дөнья күрә[18].

XIX гасырның икенче яртысында татар фольклористикасы үсешендә чит ил тикшеренүчеләре (Г. Балинт, Г. Паасонен) белән беррәттән татар һәм Россия галимнәре дә зур эш башкара. Бу юнәлештә Каюм Насыйри эшчәнлеге әһәмияткә ия: ул фольклор материалларын җыеп кына калмый, ә жанрларны, ышануларны һәм йолаларын теоретик өйрәнү нигезләрен дә сала. Нәкъ менә шул чорда В. Радлов, С. Рыбаков, Н. Катановның фундаменталь хезмәтләре дөнья күрә, алар татар фольклорының региональ һәм жанр үзенчәлекләрен өйрәнүгә зур өлеш кертә[18].

XX гасыр башында теоретик эшләр саны арта. Г. Рәхим, Х. Бәдигов хезмәтләрендә халык иҗатының килеп чыгышы, жанрлар классификациясе һәм милли үзенчәлеге мәсьәләләре күтәрелә. Октябрь революциясеннән соң яңа этап башлана: 1920–1930 елларда фольклор ситемалы рәвештә җыела һәм өйрәнелә, экспедиция эшчәнлеге методикалары формалаша, фольклорның поэтикасы һәм социаль табигате мәсьәләләренә игътибар арта.

Татар фольклористикасы үсешендә 1920 елларда Казанда Халык мәгарифе комиссариаты каршында төзелгән Академик үзәк (1921–1933) мөһим роль уйный. Г. Ибраһимов җитәкчелегендәге һәм алдынгы галимнәрне, әдипләрне (Г. Рәхим, Г. Газиз, Г. Тулумбайский, Х. Бәдиги, Ф. Туйкин һ.б.) берләштергән бу оешма фольклорны өйрәнүнең фәнни нигезләрен формалаштыруга этәргеч бирә[19].

1940 еллардан башлап, Татарстанның Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институтының фольклор секторы төп тикшеренү үзәгенә әверелә. Галимнәр экспедицияләр белән Татарстан районнарында, Идел буенда, Урал алдында, Себердә һәм татарлар яши торган башка төбәкләрдә булып кайталар. Алар меңләгән җыр, бәет, әкият, мәкаль, табышмак, шулай ук татарларның төрле этник төркемнәренә хас булган йола һәм музыка традицияләренең уникаль үрнәкләрен җыялар. Бу татар фольклорының жанр составы һәм тарихы турындагы элеккеге карашларны үзгәртә[20].

XX гасырның икенче яртысында татар фольклористикасы фәнни һәм жанр җыентыкларын бастыруда, шулай ук аерым жанрларны (әкиятләр, бәетләр, җырлар, афористик жанрлар, балалар фольклоры) өйрәнүдә зур уңышларга ирешә[20][18].

XXI йөз башында Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлегендә татар фольклористикасын милли фольклор үсеше белән тыгыз бәйләнештә өйрәнү турында карар кабул ителә. Шул максаттан «Каюм Насыйри һәм татар фольклористикасы», «XX йөзнең беренче чирегендә татар фольклористикасы» кебек темалар сайлана[20].

2024 елда Тел, әдәбият һәм сәнгать институты 25 томлы «Татар халык иҗаты» басмасын тулысынча чыгаруын хәбәр итә[21].

Хәзерге татар фольклоры

Хәзерге татар фольклоры борынгы традицияләрне саклый, шул ук вакытта заманга яраклаша. Шәһәр тормышы һәм интернет үсеше аркасында фольклорның элеккеге төрләре үзгәрә. Ул бөтенләй югалмый, бары аның формалары үзгәрә.

Күп кенә борынгы жанрлар (йола җырлары, эш вакытында җырлана торган җырлар) үзләренең элеккеге сыйфатларын югалта. Хәзер аларны сихер-тылсым өчен кулланучы юк диярлек. Шул ук вакытта алар югалмый, халык хәтерендә, китап битләрендә һәм архивларда саклана. Шулай ук алар сәхнәдә, мәктәпләрдә һәм төрле бәйрәмнәрдә яңадан яңгырый. Мәсәлән, күп кенә авылларда Карга боткасы бәйрәме үткәрелә һәм йола җырлары җырлана[22].

Бүгенге көндә фольклор ансамблельләре эшләп килә. «Риваять» этно-төркеме саз, курай, думбра кебек борынгы инструментларда уйный, халык җырларын башкара[23]. Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле 1937 елдан бүгенге көнгә кадәр татар халкының фольклор мирасын сәхнә югарылыгына җиткерә[24].

Фольклор профессиональ сәнгатьтә — әдәбиятта, музыкада, театрда һәм биюләрдә киң кулланыла. Татар халык җырларын Илһам Шакиров («Зиләйлүк»), Хәния Фәрхи («Сарман»), Флёра Сөләйманова («Усакайлар»), Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов («Шома бас») һәам башка җырчылар башкара.

Бүгенге көндә интернет һәм социаль челтәрләр халык иҗаты яши торган яңа урынга әверелде. Аларда халык иҗатының заманча төрләре — челтәр мәзәкләре, мемнар, үзгәртелгән мәкальләр һәм әйтемнәр барлыкка килә. Бу яңа формалар интернет аша таралсалар да, үзләренең халыкчан табигатен саклыйлар[25][26].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Фольклор. tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 март 2026.
  2. 1 2 Урманчеев Ф.И. Дастан. tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 март 2026.
  3. Татарские народные сказки / сост. Л.Ш. Замалетдинов. — Казань: Татарское книжное издательство, 2023. — 415 с. — ISBN 9785298044905.
  4. Миннуллин Ким Мугаллимович, Закирова Ильсеяр Гамиловна. [=https://cyberleninka.ru/article/n/zhanrovoe-svoeobrazie-tatarskih-volshebnyh-skazok/viewer Жанровое своеобразие татарских волшебных сказок]. cyberleninka.ru (2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 март 2026.
  5. Урманчеев Ф.И. Йола җырлары. Tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 март 2026.
  6. Надиров И.Н. Хороводные песни. Tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 март 2026.
  7. 1 2 Урманчеев Ф.И. Тарихи җырлар. tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 март 2026.
  8. Урманчеев Ф.И. Риваять. tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 март 2026.
  9. Урманчеев Ф.И. Легенда. tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 март 2026.
  10. 1 2 .Урманчеев Ф.И. Бәет. tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 март 2026.
  11. 1 2 Мөнәҗәт. tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 март 2026.
  12. Урманчеев Ф.И. Мәкаль. tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 март 2026.
  13. Урманчеев Ф.И. Әйтем. tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 март 2026.
  14. Сынамыш. tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 март 2026.
  15. Урманчеев Ф.И. Им-том. tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 март 2026.
  16. 1 2 3 Султанова Д.Э., Гаптрахманова Э.Р. История развития татарского танца и его особенности. cyberleninka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 март 2026.
  17. 1 2 Карпенко В.Н., Григорова Е.Е., Карпенко И.А. Танцевальная культура Республики Татарстан. cyberleninka.ru (2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 март 2026.
  18. 1 2 3 Урманчеев Ф.И. Собирание и изучение татарского фольклора. (Краткий обзор литературы) // Советская этнография : журнал. — 1966. — № 5. — С. 142-144.
  19. Ямалтдинов И.И. Татарская фольклористика 20–60-х гг. XX века. Собирание, публикация и научное изучение фольклора. — Казань: ИЯЛИ, 2016. — С. 139-142. — 184 с. — (Библиотека журнала «Фәнни Татарстан»; 8-я книга).
  20. 1 2 3 Ямалтдинов И.И. Татарская фольклористика 20–60-х гг. XX века. Собирание, публикация и научное изучение фольклора. — Казань: ИЯЛИ, 2016. — С. 7. — 184 с. — (Библиотека журнала «Фәнни Татарстан»; 8-я книга).
  21. 25-томный Свод татарского фольклора. Официальный сайт Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ (22 март 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 март 2026.
  22. Татарский календарный обряд «Карга боткасы» («Грачиная каша») в Кукморском районе. tatcultresurs.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 март 2026.
  23. «У нас тюркская музыка. Чем глубже изучаем татарскую музыку, тем больше убеждаемся». Миллиард.Татар. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 март 2026.
  24. Горшков В.Н. Җыр һәм бию ансамбле. tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 март 2026.
  25. Ван Тинянь. Развитие интернет-мемов как формы сетевого фольклора в эпоху пандемии. cyberleninka.ru (2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 март 2026.
  26. Мемы и треды — это современный фольклор? Отвечает антрополог и фольклорист Никита Петров. Лайфхакер (3 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 март 2026.

Тема буенча өстәмә