Агыйдел (елга)
Агыйдел[3] (баш. Ағиҙел яки Агидель[4], рус. Белая[5][4][3]) — Көньяк Урал һәм Урал алды территориясендәге елга. Башкортстан һәм Татарстан территорияләре буйлап ага[6]. Чулманның сул һәм иң зур кушылдыгы (Кама сусаклагычына коя)[7]. Көньяк Уралдагы Ирәмәл тавыннан көнчыгыштарак агып чыга[8].
Озынлыгы — 1 430 км, елга бассейны мәйданы — 142 000 км²[9][10]. Башкортстан территориясендәге иң зур елга[4].
Тарих һәм этимология
Галимнәр тарафыннан «Идел» атамасы (борынгы заманда «Идел», «Итил», баш. Иҙел), хәзерге мәгънәсе белән туры килмәгән, Идел елгасы Агыйдел һәм Караидел (Уфа) елгалары кушылган урында башлана дип каралган[11]. Агыйдел елгасы хәзерге Уфа шәһәренә кадәр аккан дип саналган. Атаманың «Идел» формасы башкорт халык авыз иҗаты әсәрләрендә һәм сөйләм телендә сакланган[12].
XVI—XVII гасырларда рус тарихи һәм географик әдәбиятында Белая Воложка формасы теркәлгән[13]. Әлеге форма 1627 елда басылган «Книга Большому чертежу» китабында теркәлгән[14].
Агыйдел сүзе «ак» һәм борынгы төрки «идел» — су, елга сүзләреннән ясалган. Шул рәвешле, Башкортстан җирлегендәге ике елга — Агыйҙел — ак елга һәм Уфа (яки Караидел, баш. Ҡариҙел) — «кара елга» аккан. Елгаларның исеме аларның урнашу урынына бәйле: Агыйдел елгасы көньяктан, Караидел төньяктан ага[15][16].
Географиясе
Елга башы Көньяк Уралда, Ирәмәл тавының көнчыгышындагы сазлыкларда[17], 744 метр биеклектә, Учалы районының Яңа Хөсәен авылы янында Әвәләк сырты итәгендә башлана. Тирлән авылыннан түбәнрәк үзән кискен тарая, кайбер урыннарда аның битләре текә, урман белән капланган. Уңъяк ярдагы Нөгеш кушылдыгы белән кушылгач, тигезлек зонасына якынайган саен, үзәнлекнең киңлеге арта бара. Уфа (Караидел) елгасы белән кушылгач, Агыйдел елгасы киң үзәнле һәм тыныч агымлы гадәти тигезлек елгасына әверелә.
Елга киң үзән буйлап, бормаланып ага, вак ермакларга бүленә. Уңъяк яры сулъяк ярыннан биегрәк.
Иң зур кушылдыклары: уң — Нөгеш, Сем, Уфа (Караидел), Бөре, Тере Танып, сул — Ашкадар, Өршәк, Дим, Кармасан, Чәрмәсән, Базы, Сөн[18].
Кушылдыклары
(Тамагыннан ничә чакрым; озынлыклары 100 чакрымнан артыграк булган елгалар күрсәтелгән).
- 68 км: Кунь (уң)
- 77 км: Ашаеш (уң)
- 83 км: Сөн (сул) (озынлыгы — 209 км)
- 85 км: Миңеште (сул)
- 101 км: Үле Танып (уң)
- 110 км: Базы (сул) (озынлыгы — 123 км)
- 115 км: Тере Танып (уң) (озынлыгы — 345 км)
- 144 км: Күәш (сул)
- 178 км: Зур Яүбәзе (сул)
- 260 км: Тутанкина (уң)
- 262 км: Бөре (уң) (озынлыгы — 128 км)
- 292 км: Талбазы (сул)
- 308 км: Юланда (уң)
- 332 км: Чәрмәсән (сул) (озынлыгы — 186 км)
- 342 км: Көдешле (сул)
- 387 км: Кармасан (сул)
- 408 км: Семёновка (уң)
- 416 км: Потеха (уң)
- 420 км: Ерык (сул)
- 475 км: Дим (сул) (озынлыгы — 535 км)
- 487 км: Караидел (уң) (озынлыгы — 918 км)
- 502 км: Бәрсүән (сул)
- 504 км: Өршәк (сул) (озынлыгы — 193 км)
- 553 км: Карламан (сул)
- 561 км: Сем (уң) (озынлыгы — 239 км)
- 585 км: Җилем (уң)
- 635 км: Бурлы
- 669 км: Усолка (уң)
- 693 км: Җигән (уң)
- 700 км: Куганак (сул) (озынлыгы — 102 км)
- 732 км: Сәләвек (уң)
- 743 км: Ашказар (сул) (озынлыгы — 165 км)
- 771 км: Тайрук (уң)
- 837 км: Нөгеш (уң) (озынлыгы — 235 км)
- 856 км: Мәләвез (сул)
- 868 км: Балҗа (сул)
- 883 км: Керәүле (сул)
- 904 км: Мәнү (сул)
- 922 км: Үзә (сул)
- 923 км: Иртөбәк (сул)
- 963 км: Акаваз (сул)
- 991 км: Мәләвез[ru] (сул)
- 994 км: Батран (сул)
- 1011 км: Кизыляр (уң)
- 1016 км: Вашиш (уң)
- 1026 км: Ыргызлы (сул)
- 1041 км: Шульган (уң)
- 1046 км: Ямашла (уң)
- 1048 км: Тютюлена (сул)
- 1052 км: Таравал (сул)
- 1060 км: Курыгас (уң)
- 1065 км: Кана (сул)
- 1067 км: Олы Мәйгәште (уң)
- 1092 км: Алакуян (уң)
- 1098 км: Көньяк Үзән (сул)
- 1107 км: Бугунды (уң)
- 1129 км: Кургашлы (уң)
- 1134 км: Кальтягау (уң)
- 1135 км: Олы Апшак (сул)
- 1158 км: Кардык (уң)
- 1159 км: Терга (уң)
- 1167 км: 2 нче Ылакты (сул)
- 1175 км: Олы Әүҗән (уң)
- 1180 км: Ашкар (уң)
- 1187 км: Ирлә (уң)
- 1188 км: Кагы (сул)
- 1212 км: Караелга (сул)
- 1218 км: Коткыр (уң)
- 1238 км: Төньяк Үзән (сул)
- 1256 км: Олы Евлук (уң)
- 1269 км: Олы Саргая (сул)
- 1271 км: Наяза (уң)
- 1274 км: Яндык (уң)
- 1277 км: Кадыш (уң)
- 1281 км: Буганак (уң)
- 1283 км: Рәз (сул)
- 1288 км: Әрвәк (сул)
- 1300 км: Ятва (сул)
- 1312 км: Укшык (сул)
- 1317 км: Нура (уң)
- 1318 км: Мата (сул)
- 1356 км: Олы Мата (сул)
- 1363 км: Тирлән (уң)
- 1367 км: Чияле Үзән (сул)
- 1379 км: Городской Ключ (сул)
- 1379 км: Кече Кульбакский (сул)
- 1387 км: Чёрный (уң)
- 1395 км: Олы Аунар (уң)
- 1396 км: Городской (сул)
- 1401 км: Иткулкин Ключ (сул)
Елга үзәне рельефы һәм туфрагы
Агыйдел елгасының үзәне асимметрияле. Рельеф формасы иңкү тигез җирләрдән, калкулыклы тигезлекләрдән, тау сыртларыннан гыйбарәт. Башкортстанның Урал алды калкулыклы тигезлекләре төбәк мәйданының якынча 2/3 өлешен тәшкил итә[19].
- Тугай (пойма): биеклеге 5-7 метр, киңлеге сул ярында 5 чакрымга кадәр җитә. Тугайда борын-җыерчыклы рельеф, яр буе валлары, борынгы күлләр, сазлыклы карст һәм суффозион уйсулыклар очрый. Тугайларда күл-сазлык комплекслары киң таралган[19].
- Беренче терраса: биеклеге 9-20 метр, дулкынлы рельефлы. Аның өслеге сайлык юллары, карст һәм суффозион уйсулыклар белән катлауланган[19].
- Икенче терраса: биеклеге 25-35 метр, аеруча сулъякта киң таралган (киңлеге 6-7 км га кадәр). Өслеге тигезрәк, ерымнар һәм карст формалары белән бүленгән[19].
Үсемлекләр дөньясы
Агыйдел елгасы бассейны үсемлекләр дөньясына бай һәм төрле.
- Таулы-урман зонасы (елганың югары агымы): ылыслы (карагай, нарат) һәм киң яфраклы (имән, юкә, өрәңге) урманнар өстенлек итә[20]. Куаклыклардан болан үләне, тубылгы, елга мүге очрый[21].
- Урман-дала зонасы (урта агым): урман массивлары дала участоклары белән чиратлаша. Имәнлекләр, каенлыклар, усаклыклар таралган. Елганың ярларында шулай ук бөрлегән, урта агымындагы ике як ярында тал, тирәк һәм гөлҗимеш агачлары, үлән үсемлекләре (меңъяфрак, аю баланы, балтырган һ.б.) үсә.
- Дала зонасы (түбән агым): болынлы далалар өстенлек итә, алар күбесенчә сөрүлек җирләре буларак кулланыла. Сакланган участокларда үләннәр (меңъяфрак, кылган, алабута, балтырган) һәм куаклыклар (тубылгы, карагач) очрый.
- Елга буе тугайлары: Агыйдел елгасының яр буйларында тал, тирәк, гөлҗимеш кебек агачлар үсә. Тугай урманнарында карама, кара җиләк, кура җиләге, чия кебек куаклыклар да киң таралган.
Планктон флорасы да бай. Урта агымда 4 бүлектән 54 төр суүсем һәм цианопрокариот, шулай ук 4 типтан 16 төр зоопланктон организмнары теркәлгән[22].
Гидрологик режим
Елга суының төсе аксыл-көмеш. Төс суда эрегән кальций составындагы карбонат токымнары булуга бәйле.
Агыйделнең югары агымындагы ярлары сазлыклы. Елга үзәне Тирлән авылыннан түбәнрәк кискен тарая. Аерым җирләрдә үзән һәм яр битләре текә һәм урман белән капланган. Уң кушылдыгы — Нөгөш елгасы койган урыннан түбәнрәк, тигезлек җиренә күчү барышында елга үзәне акрынлап киңәя бара. Елга бормаланып ага һәм тармакларга бүленә. Уң як яр сул як ярга караганда калкурак.
Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Бөре янында уртача еллык су чыгымы — 858 м³/с, тамагында — 950 м³/с. Су өсте ноябрьнең икенче яртысында боз белән каплана, апрель уртасында ачыла. Еллык су агымының якынча 60 % ы язгы ташу чорына туры килә, ул якынча 75 тәүлек дәвам итә. Язгы ташу башлануның уртача вакыты 10 апрельдә, тәмамлану вакыты — 23 июль. Ташу вакытында суның болганчыклык дәрәҗәсе 900 мг/л га кадәр җитә (башка вакытларда 50 мг/л дан артмый).
Ихтиофауна
Хуҗалыкта кулланылышы
Башкортстанның мөһим су магистрале. Республикасының Гафури районы Табын авылыннан (656 км) суднолар йөри. Уфадан суднолар даими йөзә. Агыйдел туристлык рейслары оештырылган Мәскәү — Уфа су юлының бер өлеше булып тора.
Өч су узелыннан торган каскад төзү планлаштырыла: 2003 елда беренче Йомагуҗа сусаклагычы төзелә, 2005 елда Йомагуҗа ГЭСының соңгы агрегаты эшли башлый. Бу сусаклагычны төзү нәтиҗәсендә елга бик нык саега.
Елга суы бакчага сибү өчен кулланыла, сирәк очракта эчәр су итеп тә файдаланыла. Сәнәгать производстволары («Газпром нефтехим Салават» һәм башкалар) өчен куллану чикләнгән, предприятиеләр судан куллануның йомык циклына күчә.
2019 елда Башкортстанның Илеш районы Груздевка авылыннан Татарстанның Актаныш районы Азәкүл авылына кадәр елганың юлы үзгәртелә һәм 23 километрлы участогы тирәнәйтелә[23]. Эшләрнең максаты — әлеге су-транспорт магистрале буенча Төркиягә һәм Иранга «елга-диңгез» классы суднолары ярдәмендә ашлык экспортлау[24][25][26].
Татарстан җирлегендәге Агыйдел буйларында ком-гравий чыганаклары эшкәртелә[27].
Экологик торышы
Агыйдел елгасының экологик хәле аның хуҗалыкта интенсив кулланылуына бәйле. Төп проблемалар булып суның сәнәгать һәм коммуналь-көнкүреш агызулар белән пычрануы, елганың саегуы, гидрологик режимның үзгәрүе тора[28].
Суның пычрануы
Елга суының сыйфаты предприятиеләр һәм торак пунктлар агызган сулар тәэсирендә формалаша. Пычрануның төп чыганаклары:
- сәнәгать предприятиеләре: нефть эшкәртү, химия, нефтехимия, металлургия, машин төзелеше тармаклары предприятиеләре («Газпром нефтехим Салават», «Сода», «Каустик» һ.б.)[28];
- коммуналь хуҗалык: Уфа, Стәрлетамак, Салават кебек эре шәһәрләрдән аккан пычрак сулар;
- авыл хуҗалыгы: авыл хуҗалыгында кулланылган матдәләрнең суга керүе;
- өслек агымы: яңгыр һәм кар сулары белән юылып төшкән пычраткыч матдәләр.
Агыйдел суы өчен марганец, никель, бакыр, тимер, нефть продуктлары, азот кушылмалары кебек пычраткычлар характерлы[28].
Елганың саегуы
Соңгы елларда Агыйдел елгасының саегуы проблема булып тора.
2024 елда Уфа шәһәре янында суның дәрәҗәсе күзәтүләрнең 146 еллык тарихында иң түбәне була, ул 165 см тәшкил итә[29]. Максималь су дәрәҗәсе язгы ташу вакытында да күпьеллык уртача күрсәткечләрдән сизелерлек түбәнрәк[29]. Саегу процессы нәтиҗәсендә сулыкларның суүсемнәр белән каплануы күзәтелә.
Саегу сәбәпләре
1. Глобаль климат үзгәреше. 2024 елдагы язның эссе, явым-төшемсез килүе суның саегуына китергән[30].
2. Павловск сусаклагычы эшчәнлеге. Елгадагы су дәрәҗәсе Павловск сусаклагычыннан суны җибәрү күләменә бәйле. Суднолар йөрү өчен суны күбрәк җибәрү таләп ителә (400 м³/с), әмма бу күрсәткеч 300 м³/с тан артмый.
3. Урманнарны кисү, елга буйларында су саклау зоналарының кимүе һ.б.[30].
Бу проблемаларны чишү өчен комплекслы чаралар мөһим: су саклау зоналарын киңәйтү, су ресурсларын рациональ куллану, сәнәгать предприятиеләрендә су әйләнешле циклларын кертү, су чистарту корылмаларын яңарту һ.б.[31][29].
Күперләр
Елга аша бик күп күперләр салынган, шуларның иң зурлары — Уфада дүрт автомобиль һәм бер тимер юл күпере.
Административ чикләре
Агыйдел елгасы (су баскан тамагын да кертеп) түбәндәге районнар территориясе яисә чиге буйлап ага:
- Татарстанның Актаныш районы;
- Башкортостанда — Архангел, Авыргазы, Белорет, Бөре, Благовещен, Борай, Бөрҗән, Гафури, Дүртөйле, Иглин, Илеш, Ишембай, Кырмыскалы, Краснокама, Күгәрчен, Кушнаренко, Куергазы, Мәләвез, Стәрлетамак, Уфа, Учалы районнары, Агыйдел, Күмертау, Салават, Стәрлетамак, Уфа шәһәр округлары;
- Удмуртиянең Каракүл районы.
Мәдәнияттә
Облака проходят бело-белые,
Но белей, чем эти облака,
Агидель, или по-русски Белая, —
Светлая, как девушка река.
Александр Филиппов
Белая река, капли о былом, ах, река-рука, поведи крылом.
ДДТ төркеме җыры.
Елга исеме татар һәм башкорт әдәбиятында һәм мәдәниятендә еш очрый (Тала тала, Ай, былбылым, Шайморатов генерал, Гүзәл Өфем — баш калам).
Агыйделне рәссамнәр Александр Тюлькин «На родине Нестерова», «Труниловка», «Ледоход» һәм башка эшләрендә[33], Борис Домашников «Утро на Белой», «На реке Белой» картиналарында сурәтләгән.
Елга турында Александр Филиппов һәм Сәләх Кулибайның шигырьләре бар, ДДТ төркеме «Агидель» (Белая река) җырын башкара.
Инкыйлабка кадәрге ачык хатларда
Истәлекле урыннар
Агыйделнең башы — су туризмы өчен популяр урын.
Елга шактый озын булганлыктан, аның яр буйларында бик күп истәлекле урыннар бар: Белорет һәм Кагының тимер ясау заводлары, югары агымында күп санлы мәгарәләр (шул исәптән Шүлгәнташ мәгарәсе), Стәрлетамакның элеккеге тоз пристане һәм Табын ныгытмасы.
Су реестры күрсәткечләре
Россиянең дәүләт су реестры мәгълүматлары буенча, Кама бассейны округына керә, елганың су хуҗалыгы участогы — Агыйдел елгасы чишмәсеннән алып Арский Ташы су үлчәү постына кадәр, елгасының кечкенә бассейны — Агыйдел, елга бассейны — Чулман.
Дәүләт су реестрында объект коды — 10010200112111100016731[9].
Галерея
Искәрмәләр
- ↑ В. А. Балков. БЕЛАЯ, река // Башкирская энциклопедия / гл. ред. М. А. Ильгамов. — Уфа : ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.
- ↑ Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 11. Средний Урал и Приуралье. Вып. 1. Кама / под ред. В. В. Николаенко. — Л.: Гидрометеоиздат, 1966. — 324 с.
- ↑ 1 2 Матвеев А. К. Белая // Географические названия Урала : Топонимический словарь. — Екатеринбург : Издательский дом «Сократ», 2008. — С. 35. — 352 с. — 8000 экз. — ISBN 978-5-88664-299-5.
- ↑ 1 2 3 Ағиҙел // Словарь топонимов Республики Башкортостан / сост.: А. А. Камалов, Р. З. Шакуров, З. Г. Ураксин, М. Ф. Хисматов. — Уфа : Китап, 2002. — С. 23. — 5000 экз. — ISBN 5-295-03192-6.
- ↑ Бе́лая // Словарь названий гидрографических объектов России и других стран — членов СНГ / под ред. Г. И. Донидзе. — М. : Картгеоцентр — Геодезиздат, 1999. — С. 42. — ISBN 5-86066-017-0.
- ↑ Белая (река в Башк. АССР) // Большая советская энциклопедия / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд.. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978. — (Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров).
- ↑ Кама, река // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- ↑ Агыйдел (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 апрель 2026.
- ↑ 1 2 Дәүләт су реестры. Белая (рус.). textual.ru. Русия Табигать министрлыгы (1 гыйнвар 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2026. Архивировано 29 март 2009 года.
- ↑ Н.И. Алексеевский, М.М. Антонова. Белая (рус.). — статья из научно-популярной энциклопедии «Вода России». Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2017.
- ↑ Егоров В. М. Историческая география Золотой Орды в XIII—XIV вв.
- ↑ Словарь топонимов Башкирской АССР. — Уфа: Башкирское книжное издательство, 1980. — 200 с. — С. 18-19.
- ↑ Словарь топонимов Республики Башкортостан. Уфа: Китап, 2002. — 256 с. — С. 23.
- ↑ Матвеев А. К. Географические названия Урала: Топонимический словарь. — Екатеринбург: Сократ, 2008. — 352 с. — С. 35.
- ↑ Поспелов Е. М. Географические названия мира: Топонимический словарь. — М: АСТ. 2001
- ↑ Уфа, река // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- ↑ Фролова Н.Л. Белая (река, бассейн Камы) (рус.). Большая российская энциклопедия. bigenc.ru (16 февраль 2024). [Тикшерелгән 21 апрель 2025]
- ↑ Река Белая (рус.). Всероссийская общественная организация «Русское географическое общество». www.rgo.ru (25 ноябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2025. [Тикшерелгән 21 апрель 2025]
- ↑ 1 2 3 4 Природа, хозяйство и проблемы окружающей среды южной лесостепной зоны Республики Башкортостан (рус.). referat.co. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 апрель 2026.
- ↑ Климатическая характеристика Республики Башкортостан (рус.). Башкирское управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 апрель 2026.
- ↑ Бассейн реки Белая (рус.). Plantarium. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 апрель 2026.
- ↑ Планктонные сообщества среднего течения реки Белой (рус.). КиберЛенинка. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 апрель 2026.
- ↑ Русло реки Белая в Башкирии углубят для экспорта зерна водным путем (рус.). ПортНьюс - Информационно-аналитическое агентство. portnews.ru (12 август 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 апрель 2024.
- ↑ Башкирия изменит русло Белой для экспорта зерна в Турцию и Иран (рус.). РБК. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2019. Архивировано 18 май 2019 года.
- ↑ Башкирия планирует поставлять зерно через реку Белую в Иран, Турцию и Прибалтику (рус.). www.bashinform.ru (17 май 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2019. Архивировано 18 май 2019 года.
- ↑ Башкирия планирует поставлять зерно в Иран, Турцию и Прибалтику по реке Белой (рус.). Bash.News (17 май 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2019. Архивировано 18 май 2019 года.
- ↑ Агыйдел. «Tatrica» татар энциклопедиясе. tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 апрель 2025.
- ↑ 1 2 3 Очистные сооружения за 160 млрд на Байкале и Волге возвели неправильно (рус.). РЕН ТВ (3 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 апрель 2026.
- ↑ 1 2 3 Уровень воды в реке Белой достиг рекордного минимума — 165 см (рус.). newsbash.ru (11 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 апрель 2026.
- ↑ 1 2 Эксперт прогнозирует дальнейшее обмеление рек Башкирии (рус.). Prufy.ru (7 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 апрель 2026.
- ↑ Радий Хабиров ответил на вопрос про обмеление реки Белой (рус.). Башинформ (11 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 апрель 2026.
- ↑ Пройти реку Белую (Агидель) (рус.). Всероссийская общественная организация "Русское географическое общество". www.rgo.ru (21 ноябрь 2022). [Тикшерелгән 22 апрель 2025]
- ↑ Художник Тюлькин Александр Эрастович — Художник Тюлькин Александр Эрастович — жизнь и творчество (рус.). Архивировано из оригинала 17 ноябрь 2016 года.
Әдәбият
- В. А. Балков. БЕЛАЯ, река // Башкирская энциклопедия / гл. ред. М. А. Ильгамов. — Уфа : ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.
- Ситников Г. Г., Феденко И. И. Москва—Уфа: По плёсам пяти рек. — М.: Географгиз, 1954. — С. 155—169. — 200 с. — 15 000 экз.
- гл. ред. О. Ю. Шмидт. Белая, река в Башкирии // Большая советская энциклопедия : [в 66 т.]. — 1-е изд.. — М.: Советская энциклопедия, 1926—1947.
- Белая, притоки Камы и Лугани // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.