Мәскәү өлкәсе
Мәскә́ү өлкәсе́ (рус. Московская область, Подмосковье) – Россия Федерациясенең Европа өлеше субъекты. Өлкә үзәге – Мәскәү шәһәре (өлкә составына керми).
География
Чиктәшлек
Мәскәү өлкәсе Көнчыгыш Европа тигезлегенең үзәгендә, Ука һәм Идел елгалар арасында, катнаш һәм яфраклы урманнары чигендә урнашкан.
Климат
Климат — уртача континенталь, июльнең уртача температурасы — +17…+18 °С, гыйнварның уртача температурасы — -10…-11 °С. Уртача еллык явым-төшем күләме 450 мм (көньяк-көнчыгыш) — 650 мм (төньяк, көнбатыш).
Елгалар
Мәскәү өлкәсе елгалары тулысынча Идел бассейнына карыйлар. Өлкәненң төньягы аша Иделне Мәскәү белән тоташтыручы судно йөрешле Мәскәү исемендәге канал үтә.
Тарих
Мәскәү өлкәсе 1929 елда туды. Тарихи яктан Мәскәү губернасына карый. 36 районнан, 31 каланан һәм 5 Ябык административ-территориаль территориаль берекмәсен тора.
Халык
Халык саны буенча Мәскәү өлкәсе, Мәскәүдән генә калышып, икенче урыныда тора. Шәһәр халкы 81,4 % тәшкил итә.
Милли состав
2002 ел:
- Руслар – 6 022 763 кеше
- Украиннар – 147 808 кеше
- Татарлар – 52 851 кеше
- Беларуслар – 42 212 кеше
- Әрмәннәр – 39 660 кеше
- Мордва – 21 856 кеше
- Әзериләр – 14 651 кеше
- Чуашлар – 12 530 кеше
- Молдаваннар – 10 418 кеше
- Яһүдләр – 9 899 кеше
- Гөрҗиләр – 9 888 кеше
- Алманнар – 4 607 кеше
- Үзбәкләр – 4 183 кеше
- Башкортлар – 3 565 кеше
- Таҗиклар – 3 404 кеше
- Кореялылар – 3 232 кеше
- Марилар – 2 554 кеше
- Казакълар – 2 493 кеше
- Осетиннар – 2 389 кеше
- Лезгиннар – 2 130 кеше
- Чеченнар – 1 941 кеше
- Юнаннар – 1 850 кеше
- Арлар – 1 847 кеше
- Болгар – 1 511 кеше
- Чегәннәр – 1 511 кеше
- Аварлар – 1 2428 кеше
- Литвалар – 1 172 кеше
- Үз милләтен әйтмәгән кешеләр саны – 172 090
Торак пунктлар
Мәскәү өлкәсе торак пунктлары
Административ-территориаль бүленеше
Муниципаль районнары
Административ-территориаль берәмлекләр исемлеге
Районнар
|
|
Өлкә буйсынудагы шәһәрләр
|
Ябык административ-территориаль берәмлекләре
|
Мәскәү өлкәсендә туган танылган шәхесләр
- Руслан Әхмәтов (1940-2005) — кино һәм театр артисты, Россиянең атказанган артисты (2003).
- Равил Исьянов — татар чыгышлы Америка кино артисты.
- Владимир Васильев — Россия Дәүләт думасы депутаты.
- Максим Шакиров (1967, Ногинск) — спортчы (альпинизм), «Красная звезда» гәҗите корреспонденты (1999).
- Габдрахман Кадыйров (1941, Шатур—1993, Сочи) — спортчы (спидвей, мотоузыш), 6 тапкыр дөнья чемпионы.
- Дмитрий Живов (1896, Селиваниха—1938) — фирка эшлеклесе.
- Михаил Касьянов (1957, Солнцево) — РФ хөкүмәте рәисе (2000-2004), ПАРНАС фиркасе рәисе (2015 елдан).
- Нина Дорошина (1934, Лосиноостров — 2018, Мәскәү), кино һәм театр актрисасы, театр педагогы, РСФСР халык артисты.
- Павел Фәхертдинов (1982, Электросталь) ― россияле шагыйрь, музыкант, автор-башкаручы.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2012-10-18, retrieved 2013-01-09
- ↑ 1 2 http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
- ↑ http://web.archive.org/web/20120619102950/http://www.gks.ru/free_doc/new_site/vvp/vrp98-10.xls