Ленинград өлкәсе

Ленинград өлкәсе (рус. Ленинградская область) — Россия Федерациясенең Европа өлеше субъекты. Төньяк-Көнбатыш федераль округына керә.

Административ үзәге — Санкт-Петербург шәһәре.

География

Ленинград өлкәсе төньяк-көнбатышта Финляндия, көнбатышта Эстония белән чиктәш. Территориянең зур өлеше Балтык түбәнлегендә, көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыш өлешләре Валдай һәм Олонец калкулыкларында урнашкан. Фин култыгы, Ладога һәм Онега күлләре белән уратылган. Дүртенчел дәвер бозлануларыннан калган морена үрләре һәм тигезлекләре сакланган. Фин култыгы һәм Ладога күле арасында Карел муентыгы калкулыклары урнашкан. Фин култыгы ярлары түбәнлек, аерым урыннарда ком түбәләре очрыйлар. Төньяк ярларында бик күп култык һәм кыялы утраулар бар.

Файдалы казылмалардан боксит, янучан сәверташ, фосфорит, торф, кварц комнары, Утка чыдамлы балчык һ.б.

Климаты уртача, диңгез климаты белән континенталь климат арасында. Гыйнварның уртача температурасы —7°, июльнеке 15°. Еллык явымнар саны 850 ммны тәшкил итә. Вегетация дәвере 150—173 көн.

Төп елгалар: Нева, Волхов, Свирь, Луга, Вуокса, Сясь. Күлләр күп.

Туфраклары көлсу һәм төрле сазлык типлы, черемәгә бай карбонатлы туфраклар. Өлкә территориясенең якынча ярымын урманнар алып торалар. Кыргый хайваннардан йоклач, сукыртычкан, төлке, ак куян, поши һ.б. очрыйлар. Елгаларда һәм күлләрдә төрле балыклар (сиг, диңгез чабагы, алабалык, салака) бар.

Халык

1959[1] 1970[2] 1979[3] 1989[4] 2002[5] 2010[6]
1 244 991 1 435 729 1 519 165 1 661 173 1 669 205 1 716 868

Икътисад

Өлкәнең Эчке тулай продукты 2011 елда 563,6 млрд сум булды.

Эчке тулай продукты структурасы (2007):

  • иләү сәнәгате — 27,3 %
  • транспорт һәм бәйләнеш — 15,1 %
  • сәүдә; автомобилләр һәм көнкүреш тауарлар төзәтү — 11,8 %
  • төзелеш — 12,7 %
  • авыл һәм урман хуҗалыгы — 8,3 %

Сәнәгать

Өлкәдә Россиязен 29,1 % тәмәке, 12,1 % транспорт елганы, 11,3 % кокс эшләнә.Сосновый Бор шәһәрдә Ленинградская АЭС урнашкан.

undefined

Всеволожскта «Ford», «Gestamp Automocion», «Nokian Tyres» (шиналар); Точнода — «Caterpillar» чит илләр машиналар заводлары бар.

Тимер юллары

undefined

Эре магистральләр:

Административ бүленеш

Ленинград өлкәсе 17 муниципаль районга һәм 1 шәһәр округына бүленә.

Муниципаль берәмлек ОКТМО коды Мәйдан, км²[7] Халык Халык тыгызлыгы
кеше/км²
Шәһәр җирлекләре саны Авыл җирлекләре саны Административ үзәк
1 Бокситогорск районы 41 603 000 6 7201,7 51 941 7,27 3 6 Бокситогорск
2 Волосово районы 41 606 000 0 2680,5 51 412 18,96 1 15 Волосово
3 Волхов районы 41 609 000 3 5124,6 94 986 18,53 3 12 Волхов
4 Всеволожск районы 41 612 000 5 3036,4[8] 285 746 90,43 8 11 Всеволожск
5 Выборг районы 41 615 000 9 7431,2 205 107 27,68 7 5 Выборг
6 Гатчина районы 41 618 000 2 2891,8 244 412 83,55 6 11 Гатчина
7 Кингисепп районы 41 621 000 4 2908,1 79 656 27,24 2 9 Кингисепп
8 Кириши районы 41 624 000 8 3045,3 64 588 21,34 2 4 Кириши
9 Кировск районы 41 625 000 2 2590,5 104 301 40,41 8 3 Кировск
10 Лодейное Поле районы 41 627 000 1 4910,9 29 865 6,13 2 3 Лодейное Поле
11 Ломоносов районы 41 630 000 3 1919,2 69 989 36,44 2 13 Ломоносов
12 Луга районы 41 633 000 7 6006,4 76 109 12,84 2 13 Луга
13 Подпорожье районы 41 636 000 0 7705,5 30 784 4,03 4 1 Подпорожье
14 Приозерск районы 41 639 000 4 3597,0 62 834 17,56 2 12 Приозерск
15 Сланцы районы 41 642 000 6 2191,1 43 469 19,88 1 6 Сланцы
16 Сосновоборск шәһәр округы 41 754 000 1 72,0 67 079 930,1 - - Сосновый Бор
17 Тихвин районы 41 645 000 6 7017,7 70 692 10,12 1 8 Тихвин
18 Тосно районы 41 648 000 3 3601,9 130 954 35,88 7 6 Тосно

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр