Архангельск өлкәсе

Арха́нгельск өлкәсеРоссиянең төньяк Европа өлешендә урнашкан өлкә. Өлкә составына Ненец автономияле округы керә.

Өлкә үзәге – Архангельск каласы.

География

Чиктәшлек

Як Россия субъекты
Көнбатыш Карелия
Көньяк-көнбатыш Вологда өлкәсе, Киров өлкәсе
Көньяк-көнчыгыш Коми Республикасы
Төньяк-көнчыгыш Төмән өлкәсе (Ямал-Ненец автономияле округы)

Архангельск өлкәсе Көнбатыш Европа тигезлегенең төньягында урнаша. Ак, Баренц һәм Кара дингезләре белән юыла.

Архангельск өлкәсе территориясендә Россия, Европа һәм Евразияның кырый төньяк ноктасы — Флигели борыны һәм Европаның кырый көнчыгыш ноктасы — Флиссингский борыны урнаша. Өлкәнең мәйданы — 589 913 км²; мәйдан буенча Европа өлешендәге иң зур Россия субъекты һәм Европада иң зур провинция.

Климат

Климат — уртача континенталь, төньяк-көнбатышта — диңгез климаты, төньяк-көнчыгышта — субарктик климат, Яңа Җирдә — арктик климат. Гыйнварның урта температурасы — -12...-18 °C, июльнең урта температурасы — +8…+17 °C. Уртача еллык явым-төшем күләме — 300-550 мм.

Торак пункт Абсолют минимумы, °C Иң салкын айның температаурасы, °C Иң салкыны өч айның температаурасы, °C Еллык уртача температурасы, °C Иң җылы айның температурасы, °C Иң җылы өч айның температурасы, °C Абсолют максимумы, °C Уртача еллык явым-төшем күләме, мм
Архангельск −45,2 −12,8 −11,3 1,3 16,3 14,1 34,4 607
Канин Нос −32,8 −9,0 −8,1 −0,5 9,0 7,9 30,0 436
Койнас −52,2 −16,3 −14,5 −0,3 16,3 13,8 36,0 581
Котлас −47,1 −13,0 −11,6 2,0 17,6 15,5 35,5 576
Малые Кармакулы −39,0 −14,6 −13,2 −4,5 7,1 5,9 28,3 333
Нарьян-Мар −47,6 −17,0 −15,9 −3,0 13,5 10,9 33,9 504
Онега −42,5 −11,4 −10,1 2,2 16,9 14,8 35,8 617

Гидрография

Төп елгалар — Төньяк Двина, Онега, Мезень, Печора. Өлкәдә ~2 500 күл бар; иң зур күлләре — Лача, Кенозеро, Кожозеро.

Үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы

Архангельск өлкәсе күбесенчә тайга һәм тундра зонасына керә; Франц-Иосиф Җире, Яңа Җир һәм Виктория утравы арктик чүлләре зонасына керә.

Административ бүленеш

Шәһәр округлары

Шәһәр округы Халык (2006) Мәркәзе
Архангельск 355 813 Архангельск
Коряжма 42 831 Коряжма
Котлас 72 694 Котлас
Мирный 36 935 Мирный
Новая Земля 2 724 Белушья Губа
Новодвинск 42 537 Новодвинск
Няндома 22 124 Няндома
Северодвинск 197 135 Северодвинск

Өлкәдә туганнар

Искәрмәләр

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә