Бәхетле планета индексы
Файл:Happy Planet.PNG
Илләрнең 2006 елгы Бәхетле планета индексында урыннары буенча билгеләнгән дөнья харитасы. Бу индекс буенча хәлләри иң яхшы булган илләре ачык яшел, хәлләре иң кызганыч булган илләр коңгырт/көрән төс белән билгеләнгән
Бәхетле планета индексы (The Happy Planet Index / HPI) – кешеләрнең тормыш хәлен һәм әйләнә-тирә мохиткә тәэсирен күрсәтүче индекс. Ул 2006 елның июль аенда New Economics Foundation (ингл.) (NEF) тарафыннан кертелә. Бу индексның максаты – илләрнең үсешләрен билгеләүче дип саналган Тулаем эчке продукт (ТЭП) һәм Кеше потенциалы үсеше индексы (КПҮИ) кебек билгеле индексларга көндәшлек итү, чөнки соңгыларның исәпләнелгәндә тормыш рәвешенең тотрыклылык ягы игътибарга алынмый. Кешеләрнең төп максатлары бай түгел, әмма бәхетле һәм исән-сау булуы сәбәпле, аеруча алганда ТЭП индексының урынсыз булуы билгеләнә.[1] Аннан тыш, тотрыклы үсеш фикере бу максатларга ашкынуның әйләнә-тирәгә йөкләнелгән бәяләрен дә исәпкә алынуның кирәген алга сөрә.[2]
2006 елда тикшерелгән 178 илдән иң югары дәрәҗәгә
Вануату,
Колумбия,
Коста-Рика,
Доминика, һәм
Панама иреште (ләкин Вануату соңгырак индексларга кертелмәде).[3]
2009 елда тикшерелгән 143 илдән иң югары дәрәҗәгә
Коста-Рика менде, аннан соң килүчеләр
Доминикан Җөмһүрияте,
Ямайка,
Гватемала һәм
Вьетнам, исемлекнең иң түбән урыннарда
Танзания,
Ботсвана һәм
Зимбабве урын алган.[4]
2012 елгы рейтингы өчен 151 ил сайланды – иң югары дәрәҗәгә яңадан (икенче тапкыр) Коста-Рика мендә, аннан соң килүчеләр , Вьетнам, Колумбия,
Белиз һәм
Сальвадор. 2012 елгы рейтингның иң түбән урыннарын алучылар - Ботсвана,
Чад һәм
Катар.[5][6]
Кыскача аңлату
HPI гади файда принцибына нигезләнгән — кешеләрнең күбесе озын һәм канәгатьләндерүче тормыш яшәргә тели, һәм бу яктан иң югары дәрәҗәгә ирешүче ил – үз ватандашларына бу теләкләрләренә ирешүгә мөмкинчелек бирүче, шулай да киләчәк буыннарның һәм башка илләрдә яшәүче кешеләрнең шул ук теләккә ирешүләренә киртә салмаучы ил була. Ягъни, бу индекс IUCN Халыкара табигатьне саклау берлегенең 'табигатькә йөкләтелгән (яки тартып чыгарылган ресурслар) берәмлегенә күпме матди таварлары белән чикләнмәгән кеше файдасы/муллыгы тудырылганны' күрсәтүче метриканың булдырылуына җавап бирүче бер күрсәткеч.[7] Кеше муллыгы Бәхетле тормыш еллары күрсәткече белән билгеләнелә.[8] Табигатькә йөкләтелү (яки аннан тартып чыгарылу) өчен кеше башына әйләнә-тирә мохиткә йөк күрсәткече кулланыла – илдәге тормыш стилен дәвам итү өчен күпме табигый ресурсларын кирәклеген фаразлау омтылышы. Кеше башына әйләнә-тирә мохиткә йөге югары булган ил гадел булганыннан артык табигый ресурсларны кулланып, башка илләр куллана алучы ресурсларны ала һәм планетага төзәтелә алмаслык зарар китерү аркылы киләчәк буыннар хакына да керә.[9]
Халыкара рейтинглар
2012 рейтингы
Югары фәкыйрлек дәрәҗәләренә карамастан, иң алдынгы 10 илдән тугызы Кариб диңгезе тирәсендә урнашкан. -
2012 Happy Planet Index[5]
| Ранг | Ил | HPI | Татылган муллык |
Тормыш озынлыгы |
Әйләнә-тирә мохиткә йөк |
|---|---|---|---|---|---|
| 1 | 64.0 | 7.3 | 79.3 | 2.5 | |
| 2 | 60.4 | 5.8 | 75.2 | 1.4 | |
| 3 | 59.8 | 6.4 | 73.7 | 1.8 | |
| 4 | 59.3 | 6.5 | 76.1 | 2.1 | |
| 5 | 58.9 | 6.7 | 72.2 | 2.0 | |
| 6 | 58.5 | 6.2 | 73.1 | 1.7 | |
| 7 | 57.8 | 7.3 | 76.1 | 3.0 | |
| 8 | 57.1 | 5.7 | 74.0 | 1.6 | |
| 9 | 56.9 | 7.5 | 74.4 | 3.0 | |
| 10 | 56.9 | 6.3 | 71.2 | 1.8 | |
| 11 | 56.3 | 5.0 | 68.9 | 0.7 | |
| 12 | 56.2 | 5.4 | 79.1 | 1.9 | |
| 13 | 56.0 | 5.9 | 73.1 | 1.7 | |
| 14 | 55.5 | 5.5 | 69.4 | 1.1 | |
| 15 | 55.2 | 7.4 | 81.6 | 4.0 | |
| 16 | 54.1 | 5.3 | 65.4 | 0.8 | |
| 17 | 54.1 | 6.4 | 75.9 | 2.7 | |
| 18 | 54.1 | 5.3 | 76.9 | 1.8 | |
| 19 | 53.9 | 6.6 | 79.1 | 3.2 | |
| 20 | 53.5 | 6.2 | 74.1 | 2.4 | |
| 21 | 52.9 | 6.8 | 77.0 | 3.3 | |
| 22 | 52.9 | 6.8 | 73.5 | 2.9 | |
| 23 | 52.5 | 5.8 | 75.6 | 2.4 | |
| 24 | 52.4 | 4.9 | 68.7 | 1.0 | |
| 25 | 52.4 | 5.6 | 74.0 | 2.0 | |
| 26 | 52.2 | 5.2 | 73.1 | 1.6 | |
| 27 | 51.7 | 5.7 | 73.4 | 2.1 | |
| 28 | 51.6 | 7.2 | 80.7 | 4.3 | |
| 29 | 51.4 | 7.6 | 81.1 | 4.8 | |
| 30 | 51.2 | 4.8 | 72.8 | 1.4 | |
| 31 | 51.2 | 6.0 | 69.9 | 2.1 | |
| 32 | 50.9 | 5.0 | 65.4 | 0.9 | |
| 33 | 50.7 | 4.7 | 73.4 | 1.4 | |
| 34 | 50.3 | 7.5 | 82.3 | 5.0 | |
| 35 | 49.4 | 4.2 | 74.9 | 1.2 | |
| 36 | 49.2 | 5.0 | 69.0 | 1.4 | |
| 37 | 49.1 | 5.0 | 67.5 | 1.3 | |
| 38 | 49.1 | 5.0 | 67.7 | 1.3 | |
| 39 | 48.3 | 4.7 | 74.5 | 1.8 | |
| 40 | 48.0 | 5.6 | 69.3 | 2.1 | |
| 41 | 47.9 | 7.0 | 80.2 | 4.7 | |
| 42 | 47.9 | 4.4 | 72.2 | 1.3 | |
| 43 | 47.8 | 4.4 | 67.5 | 0.9 | |
| 44 | 47.6 | 5.5 | 74.0 | 2.6 | |
| 45 | 47.5 | 6.1 | 83.4 | 4.2 | |
| 46 | 47.2 | 6.7 | 80.4 | 4.6 | |
| 47 | 47.1 | 4.1 | 75.9 | 1.5 | |
| 48 | 47.1 | 7.3 | 80.9 | 5.3 | |
| 49 | 46.8 | 4.6 | 66.7 | 1.2 | |
| 50 | 46.5 | 6.8 | 81.5 | 4.9 |
2006 һәм 2009 рейтинглары
| 2006 Happy Planet Index[3] | 2009 Happy Planet Index[4] | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
|
|
Карашлар
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Sen, Amartya (1999). Development as Freedom. New York, New York: Oxford University Press. .
- ↑ Hawken, Paul; Lovins, Amory, and Hovins, L. Hunter (1999). Natural Capitalism. New York, New York: Little Brown & Co.. .
- ↑ 1 2 Marks, N., Abdallah, S., Simms, A., Thompson, S. et al. (2006). The Happy Planet Index 1.0 2009 елның 4 октябрь көнендә архивланган.. New Economics Foundation.
- ↑ 1 2 Abdallah, S., Thompson, S., Michaelson, J., Marks, N., Steuer, N. et al. (2009). The Happy Planet Index 2.0 2009 елның 10 июль көнендә архивланган.. New Economics Foundation.
- ↑ 1 2 New Economics Foundation. Happy Planet Index 2012. New Economics Foundation (14 июнь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 июнь 2012. Архивировано 18 июнь 2012 года.
- ↑ Fiona Harvey. UK citizens better off than EU counterparts, says happiness index, The Guardian (2012-06-14). 14 июнь 2012 тикшерелде.
- ↑ Adams WM (2006). The future of sustainability: Re-thinking environment and development in the twenty-first century. Report of the IUCN Renowned Thinkers Meeting. Also, Paehlke R (2005). Sustainability as a bridging concept. Conservation Biology 19:36-8.
- ↑ Veenhoven R (1996). Happy life expectancy: a comprehensive measure of quality-of-life in nations. Social Indicators Research 39:1-58.
- ↑ Ecological Footprint - Ecological Sustainability. Global Footprint Network.