Урыссу

Урыссу шәһәр сыман бистәсе — Татарстан Республикасының Ютазы районы үзәге. Казаннан 380 км ераклыкта, Ык суының сл ярында урнашкан.

Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 423951. Урыссу бистәсе 1945-46 елларда Урыссу ГРЭСы төзелү сәбәпле барлыкка килә. Бистәгә якындагы Урыссу (хәзерге Иске Урыссу) дигән татар авылы исеме кушыла. Ырыс-су иске татар теллэренден муллык, бэрэкэтле су мэгнэсе белэн килэ. Соңгы вакытта халык саны кимүгә таба бара.

Халык

1959[1] 1970[2] 1979[3] 1989[4] 2002[5] 2010
11 572 11 929 10 738 10 663 11 258 10 986

Халыкның 71% — татарлар, 25% — урыслар тәшкил итә. Шулай ук чуашлар, арлар, алманнар бар.

Транспорт

Урыссу аша Куйбышев тимер юлы, берничә төбәк һәм район дәрәҗәсендәге автомобиль юл уза. Ык аша салынган күпер Урыссуны Башкортстан ягындагы Октябрьски белән тоташтыра. Бистәдә күпсанлы җитештерү ширкәтләре эшләп килә: ЖБИ, Казан «Элекон» заводының бүлекчәсе «Электросоединитель» заводы, химия заводы, бемит заводы, Урыссу ГРЭСы (2016 елда ябылган) һ.б.

Мәгариф

Урыссуда 1 урта мәктәп, 2 төп мәктәп, 1 гимназия, сәламәтлеге чикле балалар өчен 1 мәктәп-интернат, балалар сәнгать мәктәбе, «Олимп» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, 7 балалар бакчасы эшли (2017).

Шәхесләр

Искәрмәләр

  1. Перепись 1959 года, archived from the original on 2012-02-19, retrieved 2011-11-09 
  2. Перепись 1970 года, archived from the original on 2012-02-03, retrieved 2011-11-09 
  3. Перепись 1979 года, archived from the original on 2012-02-03, retrieved 2011-11-09 
  4. Перепись 1989 года
  5. Перепись 2002 года, archived from the original on 2018-07-08, retrieved 2011-11-09 

Чыганаклар

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.

Тема буенча өстәмә